Иң кадерле, иң якын кешеләр - әниләр турында.
Вложение | Размер |
---|---|
in_yakyn_keshem.docx | 74.49 КБ |
Иң якын кешем
Әниеңнең биргән олы киңәшләре
Җиңеләйтә синең тормышны.
Кисәтә ул сине алга таба
Эшләмәскә кабат ялгышны.
Бу дөньяда иң кадерле, иң якын кешем – әнием турында язам. Ул нинди генә эшкә тотынмасын, барысын да җиренә җиткереп башкарып чыга. Аның куллары алтындыр. Әнием оста итеп бәйли дә, рәсем дә ясый, чигү дә чигә, ә пешергән ризыкларыннан телеңне йотарсың! Җәен бакчада төрле-төрле җиләк –җимешләр үстерә, көз көне үстергән яшелчәләр һәм җиләк-җимешләрдән төрле-төрле салатлар, компот һәм кайнатмалар әзерли. Әнием кыш көне дә тәрәз төбендә матур-матур гөлләр үстерә. Безнең өебездә барыбызны да шаккаттырыплимон да үсә әле. Ул да әнием тырышлыгы. Гаилә учагыбыз –йортыбызны һәрвакыт тртиптә тота, ә без – әти, абый һәм мин аңа ярдәм итәбез.
Авырып китсәк, әниебез яныбыздан китми, шифалы киңәшләрен биреп, үләннәр белән дәвалап тора. әни –өебезнең кояшы кебек, ул өйдә булганда барыбызга да рәхәт, күңелле. Мин әниебезнең һәрвакыт безнең янәшәдә булуын, озын гомер, йөзендә елмаю телим.
Әни – минем дустым, сердәшчем, киңәшчем дә. Ул миңа акыллы киңәшләр бирә, һәрчак ярдәм итә. Мин әниемә бик зур рәхмәтле. Ул мине бер караштан аңлый һәм һәрвакыт ярдәм кулы сузарга тора. яхшы укуым белән мин дә аны сөендергә тырышам; ләкин бу гына аз кебек. Мин үскәч, әниемә гел булышырмын, матур, йомшак сүзләр, акыллы эш-гамәлләрем белән гел сөендереп торырмын.
Әнине эшендә дә яраталар, хөрмәт итәләр. Чөнки ул бик юмарт, ярдәмчел һәм ачык йөзле. Үземдә дә шул сыйфатларны тәрбияләргә тырышам. Әнием минем өчен үрнәк, мин аны бик яратам әм хөрмәт итәм. Минем дә аның кебек җитез, ярдәмчел, уңган һәм тырыш буласым килә!
Әнием, зур рәхмәт сиңа!
Гарипов Ришат. 4-а сыйныфы
Два петушка
Рисуем домики зимой
Как представляли себе будущее в далеком 1960-м году
Простые новогодние шары из бумаги
Лягушка-путешественница