Работу "Судьба нации в произведениях Гаяза Исхаки" на научно-практическую конференцию выполнила Валеева Эндже,ученица 11 класса.В этой работе изучались произведения Г.Исхаки ",в которых поднимаются проблемы вымирания нации.Работа может быть дополнительным материалом для учителей и учащихся при изучении творчества Гаяза Исхаки.
Вложение | Размер |
---|---|
iskhakyy_izhatynda_millt_yazmyshy.doc | 76.5 КБ |
РЕСПУБЛИКАНСКИЙ ФЕСТИВАЛЬ ИССЛЕДОВАИТЕЛЬСКИХ РАБОТ УЧАЩИХСЯ 9-11 КЛАССОВ
«ПАРУСА НАУКИ»
Гуманитарные науки: татарская филология
Гаяз Исхаки иҗатында милләт язмышы
Эчтәлек
Кереш. Милли рух төшенчәсе турында мәгълүмат бирү....................................4
Беренче бүлек. Гаяз Исхакыйның 1917 елга кадәрге чор иҗатында милләт язмышы....................................................................................................................6
Икенче бүлек. Гаяз Исхакыйның мөһаҗирлек чоры иҗатында инкыйразга каршы көрәш мотивларының сәнгати формада гәүдәләнеше...................................................11
Йомгаклау.Әлеге әсәрләрдән чыгып, милләт проблемасын күтәрү.................13
Библиография.........................................................................................................15
Кереш
Милли рух төшенчәсе турында мәгүлүмат бирү
Таң вакыты... татар йоклый...
Мин, йокысыз, уянам,
Уянам да, тиле кебек.
Тик берүзем уйланам.
Уйланам. Уема батамын
Тормыймын үзем ятам...
Ятмас идем дә, җибәрми
Атадан калган хатам.
Хатам тирән, тамыры ерак...
Ботагы дөнья каплаган,
Каплпган да тора – тора һаман,
Яфрагын да какмаган.
......................................................
Югыйсә син, әй татар,
Бел. Бетәсең! – ди, - -надан.
Бетмә надан, туг яңадан!
Мәгърифәтле анадан!
Бул кеше, үзең тырыш, өмид итмә,
Хата ул өмид алладан!
2013 нче елның 22нче февралендә классик язучы, журналист, сәясәт һәм җәмгыять эшлеклесе Гаяз Исхакыйның тууына 135 ел тула. Аның иҗат иткән әсәрләрнең һәммәсе дә, чәчмә әсәрләрме алар, сәхнә әдәбияты үрнәкләреме яки әдәби – гыйльми публицистикамы, бер максатка – татар халкының милли яңарышын булдыруга юнәлдерелгән. Гаяз Исхакый иҗаты тулысынча татар милләтенең олылыгын раслауга, бөеклеген дәлилләүгә, аның башка халыклар һәм милләтләр белән тигез хокуклыгын исбатлауга хезмәт итә һәм аның һәр әсәре шул олы максатка буйсындырылган. Милли кыйблага йөз тоткан.
Фәнни эшнең максаты: Г.Исхакый әсәрләрендә милләт проблемасы, милләт язмышы юкка чыгу сәбәпләрен өйрәнү. Бигрәк тә бу проблеманы аның әсәрләре “Зөләйха”, “Кәләпүшче кыз”, “Дулкын өчендә”, “Бай угълы”, Җан Баевич” аша яктырту.
Күрсәтелгән максатка ирешү өчен түбәндәге эшләрне үтәү бурычы куелды:
- Г.Исхакыйның фәнни эш темасына кагылган әсәрләрен уку;
- Әлеге әсәрләрдән чыгып, милләт проблемасын күтәрү, анализлау;
- Темага багышланган материаллар туплау.
20 йөз башында татар җәмгыятендә милләтне алга җибәрү, моңа аң - белемне арттыру юлы белән ирешү җәмгыятьчелекнең төп юлларыннан берсе иде. Шуның өчен каләм әһелләре милләт алдында торган бурычларны, күпмедер дәрәҗәдә булса да, әхлакны үстерү, яхшырту ярдәмендә хәл итү мөмкин дип исәпләделәр, мәгърифәтчелек карашларын уздырдылар.
Милләт язмышы, милләт киләчәге мәсьәләсе Гаяз Исхакыйның бөтен иҗаты буенча яшел җеп булып сузылып бара, һәм бу мотив чагылган әсәрләр жанр табигатенә хас булган сәнгать кануннары нигезендә үзенчәлекле рәвештә хасил булалар. Гаяз Исхакый кебек бөтен иҗатын, бөтен мирасын аерым бер мәсьәләгә - милли идеягә һәм милли яңарышка багышлаган һәм шуның уңай чишелешен әсәрләре аша ярсып – ярсып эзләгән әдип татар әдәбиятында юктыр, мөгаен. Аның кебек гоиерен һәм иҗатын олы максатка – татар милләтен саклап калуга һәм аны яклауга буйсындырган һәм шушы изге, фаҗигале юлда үзен тәмам сарыф итеп бетергән шәхесне татар милләтендә юктыр дип саныйм.
Әдипнең иҗат кредосы – татар милләтен саклап калу һәм аны дөньядагы иң мәгърифәтле, алдынгы халык итеп таныту өчен актив көрәш алып бару, шул юнәлештә игелекле, саваплы гамәлләр кылу, нәтиҗәсе соңрак күренгән эшләрне яратмауның зыянлы булуын искәртү: “Без дә шулай итик, бу көн чәчеп, иртәгә алма җыярга тубал күтәреп чыкмыйк, һәм, алмасы булмаса, агачны бәреп, сугып бетермик, тагы хезмәт сарыф кыйлырга тотыныйк, тора – бара, вакыты җиткәч, алмасы да булыр, файдасы да булыр”.
Татарлар, ди Гаяз Исхакый, борынгы заманнан бирле уңган, акыллы, укымышлы, киң күңелле һәм максатка омтылучан горур табигатьле милләт. Ул дөньяның башка халыклары кебек үк, тигез хокуклы булып дөньяга килгән һәм шул принциплар нигезендә яшәргә тиеш. Моның өчен, әлбәттә, фикердә, уйда һәм гамәлдә хөррияткә ирешергә кирәк. Моңа ирешү өчен нишләргә кирәк соң, дигән сорауга әдип җавапны борынгы тамырларыбыздан, гореф – гадәтләребездән, ислам диненнән, төрки кардәшләребездән һәм, әлбәттә, беренче чиратта тарихи хәтеребездән эзләргә чакыра. Гаяз Исхакый, шул максатны күздә тотып, ерак бабаларыбызның батыр рухына мөрәҗәгать итә һәм алар ярдәмендә аңы, зиһене йокымсырый башлаган милләтнең күңелен күтәрергә, дәртен кузгатырга, рухына канатлар куярга омтыла.
Беренче бүлек
Гаяз Исхакыйның 1917 елга кадәрге чор иҗатында милләт язмышы
Милләт язмышы турында уйлаганда, Г.Исхакый хатын – кыз мәсьәләсенә зур игътибар бирә. Аларның милләт яшәешендә бик мөһим роль уйнавын автор болай аңлата: “Һәр милләтнең яртысы хатыннар, һәр милләтнең рухын саклаучы – хатыннар, һәммә милләтнең телен, хосусый тәләффызын (сөйләшүен), шивәсен саклаучылар – хатыннар, киләчәктәге ата булачак ирләргә ана булачак хатыннарны саклаучы хатыннар идеге һәркемгә мәгүлүм”1.
Барыбызга да таныш булган милләт анасы - Зөләйха язмышы белән Г.Исхакый чаң суга: миллилек – ул дин, әхлак, иман. Болар сакланганда гына, милләт яшәячәк. Шуңа күрә “Зөләйха” драмасын иҗат иткәндә, Г.Исхакый, беренче чиратта, татар милләте кичергән авыр язмышны, аңа карата үткәрелгән каты һәм җимергеч сәясәтне күздә тоткандыр. Биредә әдип, милләт язмышы турында уйлаганда, үзен аеруча борчыган мәсьәләләрнең берсенә - татарларны чукындыруга мөрәҗәгать итә.
Минемчә,Г.Исхакыйның чукындыру объекты итеп татар анасы Зөләйха алынуы да очраклы түгел, бәлки авторның идея максаты белән бәйләнгән. Эш шунда: пьесада Зөләйха образына киң идея –фәлсәфи мәгънә йөкләнә, ягъни ул милләт анасы дип карала. Нәтиҗәдә, бу татар анасын чукындыру бөтен милләтне чукындыру мәгънәсен ала. Чукындыру объекты итеп ана кешене сайлау, икенче яктан, автор тарафыннан көчләп чукындырып, кешене аның диненнән, иманыннан ваз кичтерергә тырышуның кешелексезлеген, әхлаксызлыгын калкурак күрсәтү максатында да файдаланыла. Шул ук вакытта автор бу имансыз гамәлне героиняның рухи - әхлакый асылын сынау чарасы итеп тә карый2. Минем уйлавымча, “Зөләйха” – ничә йөз еллар изелеп яшәп тә, телен, динен, гореф – гадәтләрен, милли йөзен саклап кала алган татар халкының аяныч хәлен һәм рухи батырлыгын күз алдына китереп бастырган әсәр.Чөнки әсәрдә тетрәндергеч язмышка дучар булган милли геройларны сүрәтләгән эпизодлар күп: Гыймади картның мөселманча күмелүен үтенүе, мин мөселман дип, тилмереп үлүе; Зөләйханы, балалаларыннан, иреннән аерып, көчләп руска бирүләре; Сәлимҗанны, бер гаепсезгә төрмәгә утыртып, соңыннан кыйнап үтерүләре; яшьләрнең поп рөхсәтеннән башка өйләнешә алмаулары һәм башкалар. Ләкин берниниди кыйналулар, үтерүләр, каторгалар да Зөләйханы, Сәлимҗанны һәм башка образларны теленнән, диненнән яздыра алмый. Зөләйха образы аша Гаяз Исхакый халкыбызның гореф – гадәтләренә һәм йолаларына булган ихтирамын күрсәтә.Билгеле булганча, гореф – гадәтләренең нигезе – дин. Зөләйха ислам динен ихтирам итә. Ул җаны –тәне белән үз диненә тугры. Хәтта каторгада да Зөләйха мөселман дине кануннарын үти: намаз, дога, Коръән укый. “Зөләйха” драмасында без көчләп чукындыруның фаҗигале нәтиҗәсен күрәбез. Дин алмаштыру – иманны югалту. Ә имансыз кеше – кеше түгел инде ул. Чөнки дин – буыннан – буынга күчкән иң кадерле нәрсәләрнең берсе3.
Гаяз Исхакыйның Зөләйхасындагы кебек сабырлык, түземлелек, минемчә, барлык татар хатын кызларына да хас үзенчәлек булып тора. Татар хатын – кызлары элек – электән шундый тыйнак, әдәпле булулары белән аерылып торалар. Татарның гүзәл заталары, нинди генә авырлыклар килмәсен, тормыш сынауларын җиңеп чыгарга үзләрендә көч табалар. Гомумән, Гаяз Исхакый драмаларында күбрәк татар хатын – кызлары милли геройлар булып гәүдәләнә. Мин дә үземнең татар кызы булуым белән горурланам.
Аерым кешеләрнең, гаиләнең, тирәлекнең хатын – кызга мөнәсәбәте мәсьәләсе, әйткәнемчә, Г.Исхакыйны да кызыксындыра. Гаяз Исхакый татар хатын – кызларының язмышын ул милләт язмышына бәйләп карый, аларның ирләр белән бертигез хокуклы булмавын милләтне инкыйразга алып баручы сәбәпләрнең иң җитдие итеп таный, ди. Хатын –кызны хөрмәт итмәгән, аның шәхес һәм балалар тәрбиячесе булуын танымаган һәм бу нәфис затларның рухи үсеше һәм камилләшүе өчен уңай шартлар тудыра алмаган милләтнең киләчәге бик караңгы, өметсез булуын искәртә.Шулай ук хатын – кызны санга сукмаган, аны бары тик физиологик теләкләр канәгатьләндерү объекты итеп кенә санаган җәмгыять тә, Гаяз Исхакый раслаганча, инкыйраз өчен яхшы җирлек тудырырга булыша. Татар милләтен шундый хата адым – гамәлдән аралау максатында иҗат ителгән “Кәләпүшче кыз” повестеның мотивы, кызганычка каршы, бүгенге көнгә кадәр әһәмиятен югалтмаган. Камәр төсле кулдан кулга йөргән яшь кызларның фаҗигасен йөрәге аша үткәргән Исхакый, җан әрнүенә түзә алмыйча, повесть алдыннан татар милләтенә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була:
“Укучым! Минем бу хикәяне язудан максудым – Камәр кеби булуның ахыры ни булачагын күрсәтеп, милләтемнең туташларын шул кара бәхетләрдән коткарыр өчен, аларга, Камәр булудан нинди авырлыклар барлыгын белдереп, үзләрен саклар өчен бер тәнбиһдер”4.
Повестьта Камәрнең шушы фаҗигагә килү юлы һәм сәбәпләре күрсәтелә. Героиняның мондый хәлгә төшеүндә төп гаеплеләр итеп автор әсәрдә сүрәтләнгән Вафа белән Зөһрә кебек кешеләрне саный. Ә аларның менә шундый тискәре затлар булулары мәгърифәтчеләрчә аңлата.Казандагы сәүдәгәрләр Сәлимовларның кибетендә сатучы булып эшләүче Вафа хатын – кызлардан файдалану ягын карый. Әнисе теккән кәләпүшләрне Сәлимовлар кибетенә китергән Камәрне күргәч, Вафа бу чибәр кызны да әлеге максатта файдаланырга була һәм бераздан теләгенә ирешә. Алданган кыз асламчы Зөһрә карчык кулына эләгә һәм героиня кулдан – кулга китә.5
Повестьнең эпилогында автор Камәр фаҗигасенең күпләр өчен гыйбрәтле һәм сабак алырлык булуына басым ясый.Бу мәсьәләдә милләтәшләрнен чаң сугып уятырга теләвенең сәбәбе авторның бу героиня хәлендә калган хатын – кызларны татарлар арасында аеруча күп күрүе.Минемчә,Гаяз Исхакый татар кызларын Камәр фаҗигасеннән саклау – милләтнең, аның җан сакчысы булган зыялаларының мөһим бурычы дигән нәтиҗәгә килә, дип уйлыйм.
“Кәләпүшче кыз” повесте Г Исхакының киләчәк иҗат йөзен билгеләгән әсәргә дә әверелде. Чөнки алга таба аның иҗатында татар дөньясында милләт яшәешенә һәм язмышына куркыныч янаучы “чуанлы”, авыру күренешләрне ачу төп максатка әверелә. Моны “Кләпүшче кыз” дан соң язылган “Бай угълы” повестенда да ачык тоярга мөмкин.
Әсәр үзәгендә татар бае Фатыйхның бердәнбер улы Кәрим язмышы куела.Баштан ук Кәрим дөрес тәрбиянең нәрсә икәнен белмәгән.Беренче тәрбиячесе ата – анасыз үскән, урамнан – урамга садакчы булып йөргән, мәктәп бусагасына аяк басмаган, китап битенә күз ташламаган, дин белмәгән Фәхри исемле малай булган. Икече тәрбиячесе – кендек әбисе Сәхилә, рухы белән Фәхридән ерак китмәгән. Әнисе Сагыйдә бикә дә аңа уңай йогынты ясый алмый. Мәктәпкә баргач, андагы яхшы тәрбия йогынтысында ул “ бөтенләй сабак укырга дәртләнеп” китә. Ләкин иске карашлы Сәхилә әби малайны кадими мәктәпкә күчертерә.Малайның холкы начарлана. Ул янә Фәхри йогынтысына бирелә. Улларының ялгыш юлга басканын ниһаять аңлаган ата – анасы аны дөрес юлга бастырыр өчен төрлесен эшлиләр, хәтта Бәдрия исемле эшчән һәм акыллы кызга өйләндереп тә карыйлар, әмма теләкләренә ирешә алмыйлар.Кәрим бозыклык сазлыгына батканнан –бата бара. Ализлаганда бу күңелсез хәлнең сбәбәбен язучы Фатыйх байның дөнья рәтен белмәве, гыйлем кадрене белмәве, Сагыйдә бикәнең бала тәрбиясендә хәбәрсезлеге, Сәхилә әбинең юк – бар сүзләренә ышанып, аның сүзе берлән баласын мәктәптән алулары, фәхри кебек мәктәп бусагасына аяк басмаган, китап битенә күз ташламаган, дин белмәгән, дөнья күрмәгән жулик малайга иптәш итеп , аның белән йөртүләре белән бәйли дип уйлыйм. Нәтиҗәдә үзе кебек исерекләр белән сугышуда алган яралардан дөньядан китеп бара.6 Исхакый романда бүгенге көн өчен дә гаять әһәмиятле һәм үткен булган җитди проблема яшь буынны тәрбияләү мәсьәләсен күтәрә. Чөнки яшь буын – милләтнең киләчәге, өлкәннәрнең дәвамы гына түгел, бәлки олыгайгач үзләре дә тәрбияче булачак затлар, халыкны инкыйраздан коткарырга тиешле фидакарьләр. Шуның өчен, үсеп килүче яшь буынны намуслы һәм гадел итеп мөһим фактор, ди Исхакый һәм фикерен дәлилләү өчен бай угылы Кәримнең язмышы хакындагы кыйссаны тәкьдим итә.
Күренә ки, бу бу әсәрләрендә Исхакый үзенең буындашлары турында сүз алып бара, аларның төрле язмышларын алга бастыра. Ул әсәрләрдә яшь геройның тормыштагы юлын һәм язмышын билгеләүче төп фактор итеп гаилә тәрбиясе алына.
“Кәләпүшче кыз” белән “Бай угълы”повестьлары персонажлары исә, гаиләдә шундый тәрбия ала алмыйлар.
Милләтнең киләчәге булган яшь буынның язмышын билгеләүдә гаиләнең ролен шулай югары бәяләп, Исхакий “Өч хатын берлә тормыш” пьесасында төп игътибар автор тарафыннан татар гаиләсендә зур зыян китерә дип уйлаган күп хатынлык мәсьәләсенә юнәлтә. Бу хәлне Г.Исхакый гыйлемсезлек, наданлык аркасында татар дөньсында яшәп килгән кадими бер күренеше дип саный.
Г.Исхакый “Өч хатын берлән тормыш” драмасында игълан иткән “Һәр җинаятьнең җәзасы була” дигән кагыйдә нидән гыйбәрәт соң?
Хатын – кызлар хокукын яклауга хезмәт иткән һәр татар дөньясында киң таралган “күп хатынлык” күренешен тәнкыйть утына алган биш пәрдәле бу драманың төп герое Кәрим исемле кылынчык һәм надан бер яшь Казан бае өч хатын белән яши. Г Исхакый Кәрим байның беренче хатыны Әсма акыллы һәм арасында белемлерәге, икенче хатыны Мәрьям гомерен бозыклыкта үткәрүче, өченче хатыны Сорур исә йомшак табигатьле бер кеше. Бер түбә астында яшәүче бу өч хатын бер – берсе белән тыныша алмыйлар, һәр яшәгән көннәре тәмугка әйләнә. Кәрим байның итагатьсезлеге һәм азгынлыгы аркасында гына бер йортта яшәргә мәҗбүр ителгән бу хатыннарның авыр, фаҗигале язмышы берәүне дә борчымый. Кәрим белән бозыклык юлында йөргән Мәрьям тарафыннан җәберләнгән Сорур образы татар хатын – кызларының ул чордагы авыр язмышына иллюстрация буларак драмада үзенчәлекле гәүдәләнә.
Бозык, надан Кәрим вафат була. Азгын Мәрьям урамда кала, йомшак табигатьле Сорур иреккә чыга, акыллы һәм гыйлемле Әсма исә кылган изгелекләре өчен мул бүләкләнә.
Пьеса үзәгендә бәхес оештарыла: күпхатынлы Кәрим белән бер хатынлы Риза.Һәм бәхеснең Риза файдасына хәл ителүе күрсәтелә.
Минем уйлавымча,бу драмасы белән Г.Исхакый фихри яңалык, көрәш дәрте һәм оптимистик рух алып килде. Татар дөньясында тулып яткан кимчелекләргә күз йоммыйча, аларның милли үсешкә аяк чалучы җитди көч булуларын курыкмыйча яктыртты. Бигрәк тә ул татар милләтен инкыйразга сөйрәгән кимчелекләрнең берсен – татар хатын – кызларының хокуксызлыгы мәсьәләсен бөтен кисенлеге белән милләт алдына куйды һәм бу авыр мәсьәләнең уңай чишелешен бергәләп эзләргә чакырды.
Икенче бүлек
Гаяз Исхакыйның мөһаҗирлек чоры иҗатында инкыйразга каршы көрәш мотивларының сәнгати формада гәүдәләнеше
Һавадагы киек каздан
“Син кайдан?” дип сорадым.
Каз кычкырып җавап бирде,
Мин утырып еладым.
Г Исхакый ярты гомерен, аның җитлеккән дәверен мөһаҗирлектә уздыра.Аның бу чор тормышы һәм эшчәнлеге шактый бай, катлаулы һәм күпкырлы.Ләкин, мөһаҗирлектә дә туган халкының милли азатлыгы өчен көрәшкә багышланган актив һәм фидакарь җәмәгать эшчәнлеге белән бергә, Г.Исхакый мөһаҗирлектәге күпкырлы иҗатын да шул максатларда хезмәт иттерә.Биредә ул нигездә революциягә кадәргә уй – нятләрен чагылдыруны дәвам итә.
Әдипнең мөһаҗирлек дәвере иҗаты идея – тематик яктан шактый бай, төрле. Әмма шулай да аның үзәгендә - тарихи вакыйга – хәлләр. “Олуг Мөхәммәд”, “Өйгә таба”, “Дулкын өчендә”, “Җан Баевич”, “Локман Хәким” һ.б.. Аларда халкыбыз тарихының мөһим күренешләре, кайгы – шатлыклары, өмет – теләкләре сәнгати яктан калку һәм үтемле гәүдәләнеш тапкан.Чит илдәге беренче әдәби әсәрләреннән булган “Җан Баевич” комедиясендә Г.Исхакый яңадан катнаш гаилә мәсьәләсе яктыртыла.7
Шакирҗан атлы сәүдәгәр баеп киткәч, зыялы буласы килә, шуңа күрә ул исем – фамилиясен русныкына алыштыра, рус сүзләрен кыстырып сөйләшә башлый, ике баласы белән хатынын аерып, бер фахишә марҗага өйләнеп, “урысча” яши башлый.Рус купецлары кебек киенә, аларча ашый – эчә, тәмәке тарта, аракы чөмерә. Һәм наданлыгы аркасында мал – мөлкәтен җилгә очырып бетерә. Милләтенә, диненә, гореф – гадәтләргә һәм милли яшәешкә карата ихтирамсызлык күрсәтеп хәерче хәленә төшкән кичәге сәүдәгәр, тәүбәгә килеп, кире үз милләтенә кайта.
Комедиядә бу проблема уңай хәл ителсә дә, кызганычка каршы, эш бөтенләй башкача тора. Гаяз Исхакый күтәргән проблема бүгенге көнгә кадәр көн үзәгендә тора.
Минем уйлавымча, Г.Исхакый комедиясендә кеше һәм милләт, шәхес һәм әхлак, ата – ана һәм бала мөнәсәбәтләре дә гәүдәләнеш тапкан. Җан Баевич – дөнья әдәбиятындагы күп кенә классик типлар белән янәшә торырлык образ.
Белгәнебезчә, Г.Исхакый мөһәҗирлектә еракта калган ватаны – советлар Россиясендәге хәлләр белән актив кызыксына.Һәм шул темага “Дулкын эчендә” пьесасын да шуңа багышлый. Пьесаның исеме үк күрсәткәнчә, ул дөньяның бик булган чорында, аерым гына кешеләр түгел, тулы бер халыклар, илләр үзүзләре давыллы океан дулкыннары эчендә калган кебек сизгән вакытта – беренче бөтендөнья сугышы, Россиядәге мәгълүм революцияләр һәм гражданнар сугышы елларына алып кереп китә. Автор әсәр үзәгенә менә шул дөньяның асты өскә килгән вакытта бик яшьли тол калган Разыя абыстай белән аның бердәнбер кызы Банудан калган кечкенә бер гаилә язмышы мәсьәләсен куя.8 Пьесада әлеге дәһшәтле һәм рәхимсез заманда аерым кешеләр язмышының бер йомычка хәлендә булуы күрсәтелә. Яңа заманның кырыс җилләре бары бердәнбер баласы турында кайгыртып, шуның өчен башка иргә дә чыкмаган Разыяны һәм Бануны төрлечә бәргәли. Аларның хәле, большевиклар властька килгәч, тагын да авыраюы һәм хәтта фаҗигале төс алуы күрсәтелә. Кызыллар аның киявен бернинди гаепсез атып үтерәләр. Разыяны буржуй дип карап, булмаган акчаларын чыгарып бирүне таләп итеп газаплыйлар, теләкләренә ирешә алмагач, өйдәге бөтен нәрсәне талап алып китәләр. Пьеса Разыяның бу газаплап – талауларны күтәрә алмыйча үлеп китүен сүрәтләү белән тәмамлана.9
Минем уйлавымча, сәясәттән бик читтә торган шушы кечкенә генә гаиләнең ачы язмышы аша әсәрдә әлеге революцияләр заманының рәхимсезлеге, кешелексез яклары калку итеп гәүдәләндерелә. Минемчә, бу әсәрдә драмада төрле кавемнәр арасындагы мөнәсәбәтләр дә гәүдәләнгән, вакыйга – хәлләрне, халыкның гореф – гадәтләрен бәйләнештә биргән, татарның кунакчыл икәнен дә күрсәткән, дингә ышану, мөселман йолыларын үтәлүен дә күрсәткән. Ә Разыя язмышында, аның васыятьләрендә авторның да шәхси язмышы, йөрәк сагышлары, бәлкем, билгеле бер дәрәҗәдә гәүдәләнешен дә тапкандыр, дип уйлыйм.
Йомгаклау
Әлеге әсәрләрдән чыгып, милләт проблемасын күтәрү
Гаяз Исхакый пьесалары фикерләре бай,алар күп төрле.Берсе - җәмгыятьтә кеше башкаларның колына әверелмәскә, берәүләр икенчеләр исәбенә яшәмәскә тиеш дигән фикер.Язучы милли азатлыкны сыйныф көрәш белән генә хәл итеп булмаганлыгын тормышта үзе күрә.
Исхакыйның”халык дошманы”дип тәнкыйтьләделәр,әсәрләрен юкка чыгарырга тырыштылар.Ләкин халык җиңде:күпкырлы талант иясе Гаяз Исхакый иҗаты,ниһаять, халкыбызга кайтты.1991 нче елда “Зиндан” китабы дөнья күрде. Мин мәктәптә уку дәверендә татар милләте дип гомер буе җан аткан,милли каһарман булган Гаяз Исхакый әсәрләре белән таныштым һәм бөек шәхеснең иҗатына гашыйк булдым.Аның әсәрләрәндә сүрәтләнгән милли геройлар язмышы аша милләтемнең үткәнен тагын тулырак күз алдына китердем,ләкин бу әсәрләрне укып чыккач,күңелсез нәтиҗәгә дә килдем:бүгенгесе көндә Г.Исхакый әсәрләрендә куйган проблемалар бүгенге көндә дә актуаль һәм көннән-көн катлаулана: бүгенге көндә дә шактый киң таралган нәсел җепләрен, гореф-гадәтләрне, бишек җырларын, динебезне белмәвезне, туган телебезне пычрату, оныту, катнаш никахлар һ.б.-татар милләтен инкыйраз упкынына иң якын юлдан алып баручы күренеш татар милләте үзен югалта кебек,катнаш гаиләдә дә балалар татар буларак тулы тәрбия ала алмыйлар,аннан да бигрәк,татар гаиләләрендә дә күп бала урыслашып бара.Үз халкыңның лаеклы улы, кызы булу өчен аның гореф-гадәтләрен,җыр-моңнары, әкиятләрен ана сөте белән сеңдереп үсү кирәк.Ягымлы ана теле-бигрәк тә бала өчен аң, белем һәм тәрбия бирүче иң шифалы чишмә.Миләт-халыкның яшәү формасы. Милләтнең төп күрке тел һәм моң.Тел яшәсә,милләт яшәсә,милли горурлык яши,ә милли горурлык ул-иң көчле тәрбия һәм сәнгатьлелек чишмәсе.
Әсәрләрнең нигезендә милли идея салынган.Алар бары милли рухта белем,тәрбия алган яшь буын гына татар милләтенең бөтенлеген,якты киләчәген тәэмин итәргә сәләтле дигән фикер белән сугарылганнар.
Минем уйлавымча, әгәр мөселман халкы Г.Исхакыйның берәр генә әсәрен укыса,мондый күренешләр әзрәк булыр иде.
Әйе, дин һәм милләт язмышы бүген иң актуаль проблема булып тора.Ләкин, динне, милләтне үстерү өчен, күп кенә чаралар үткәрелә. Милләтебез язмышы өчен җан атып йөрүче кешеләр дә бар, димәк, татар халкының рухи тормышы сүнмәгән, милләт югалмаган, аның дине дә,теле дә югалмаячак! Бу фикер Рашат Низамиевның түбәндәге шигъри юллары белән дә раслана:
Халкым әнә: “Ирек! Азатлык!”- дип,
Ил өстенә ташлый чакыру.
Иген игә,Сабантуйлар ясый -
Мөмкин түгел
Бу халыкны төпкә батыру!
БИБЛИОГРАФИЯ
3. “Зөләйха”.Корылтай.-1917.-19июль.
. .Исхакый Г. Зөләйха. Драмма 4 пәрдәдә,5 мәнзарада.Мәҗмугаи асәр.7 нче җилд.3 нче китап.-Казан: “Гасыр” китап нәшрияты, “Мәгариф” типографиясе, 1928.- Б.68.
4 .Әхмәдуллин А. Гаяз Исхакый һәм драматургиясе \\Мирас.-1995.-№1-2(38-39).-Б.60.кит.нәшр.,1954.-Б.464.
5 . Исхакый Г. “Кәләпүшче кыз”. Повесть \\Мирас.-1996.-№10(59).-Б.5-20.
6 . Исхакый Г. “Бай угълы”ның беренче басылуына мөкаддим\\Мирас.-1996.-№9(58).-Б.32-53.
7 . Хатыйп Миңнегулов. Гаяз Исхакыйның мөһаҗирлектәге иҗаты. Татарстан китап нәшрияты.2004.Б.10-131
8 Исхакый Г.Дулкын эчендә.Драмма\\Мирас.-1992.-№4(5).-Б.52.
9 . Исхакый Г. Дулкын эчендә.Драмма \\Мирас.-1992.-№4(5).-Б.52-71;1992.-№5(6).-Б.52-66.
10
Павел Петрович Бажов. Хрупкая веточка
"Портрет". Н.В. Гоголь
Колумбово яйцо
Эта весёлая планета
Девчата