Авыр сугыш елларында ачлык ятимлек кичергән балалар истәлекләреннән
Вложение | Размер |
---|---|
sugysh_chory_balalary.doc | 228 КБ |
Апас районы Кече Күккүз авылы
Җиһаншина Рокыя Нурулла кызы истәлекләреннән:
(Балачагым Мәүлетова)
Сугыш чоры балалары
Бәхетле бәхетсезләр.
Иң бәхетсез балалар ул
Әтисез үсүчеләр.
Минем әтинем Мәүлетов Нурулла , семьясын һәм 4 баласын калдырып сугышка китә. Ике абыем, бер яшьлек энем һәм 8 яшьлек мин .Олы абыема 14, кечесенә 12 яшь. Алар сугышка китүче әтием һәм башкалар урынына колхозның уң кулы булып , ат һәм үгезләр җигеп , ач килеш барлык хезмәтләрне башкардылар.
1942 елда олы абыемны ФЗО га алып киттеләр. Икенче абыем безгә дә , һәм колхозга да терәк булып , колхозга хезмәт итте. 1942 елдагы ачлыклар бигрәк тә истә калган.(миңа 11 яшь).
Ачлыктан, авырудан ат үлсә, авыл халкы көтеп кенә тора . Врач тикшергәннән соң, атны кисәкләргә бүлгәләп , җыелган халыкка тараталар иде. 7 балалы бер ана ит кисәген алып кайткач, пешерергә җыенганда, 5 яшьлек улы ачлыктан шул итне чи килеш ашап үлгән.
Кычыткан, алабута, зәһдә, кузгалак, балтырган, кәҗә сакалы, юкә мөресе, черек бәрәңге безне үлемнән коткарды. Хәзер дә кычыткан чыга башлауга, турап ашын да, йомырка белән пирожкиен да пешерәм.Ул безне ачлыктан алып калган ходай биргән ризыгым дип ашыйм.(Яшьләр аны аңламый да, ашамый да).
Миңа 12 яшь -1943 ел.
“Бер шешә сөт”
Ул чорларда колхозда дежур тору дигән тәртип бар иде.Чират бездә иде. Әнием анда барып әштән калса , аларга биреләчәк 1 кашык он эләкми.(Алабутаны турап, шул бер кашык онны болгатып аш пешерә иделәр.Әй, ул ашның тәмлелекләре.!) Шуңа дежурга мин киттем. Нинди эш кушарлар диеп көтеп утыра идем, күршеләр базыннан бер шешә сөт урлаган 14 яшьлек бер ир баланы тотып алып килделәр.(Сөт хуҗасы Султахәй бабай) Зәңгәр шешәгә тутырылган ярты литр сөт иде ул.Сөтне өстәлгә куйгач , теге баланы участковый килгәнче дип , амбарга ябып куйдылар, һәм җыелышеп үзләре төшке ашка дип кайтып киттеләр. Мине сөт шешәсен сакларга дип калдырдылар. Утырам шулай сөткә карап , их эчәсе килә сөтне, ашыйсы килә, түзәр хәл юк. Я ялгыш эчеп җибәрермен дип , урамга чыктым да мәче борчагы җыеп ашадым.(Көз иде) Ашыйсы килү әз генә басылды.Хуҗалар төшке аштан килде, ике бухгалтер һәм сөт хуҗасы, аларга ияреп мин дә кердем. Керсәк өстәлдә сөт шешәсе юк. Бар да миңа карый. Кая куйдың? Сөт хуҗасы Султанхәй бабай бигерәкләр куркыта.”Хәзер участковый килә. Сөтне узе ашаган, бусын да амбарга ябарга”, ди.Ул бабай авылның старостасы дип тә атала бит.
Бабакаем коткарсана мине
Амбарга ябудан куркам ла
Их син , бабай күңлең тар икән
Нахак сүздән авыры бармы икән?
Бабакаем ышан эчмәдем мин сөтне
Әниемә ниләр диярмен?
Зинһар япма мине амбарыңа
Сугыш беткәч, үскәч түләрмен.
Мине амбарга өстери башлаган Султанхәй бабай кулыннан , баш хисапчы, Кәлимуллин Хәбибулла абый йолкып алды.”Юк ул безнең урам кызы , ышанам- сөтне ул эчмәгән”. Шулай итеп участковый килгәч теге баланы амбардан алырга барсалар, батыр бала тәрәзәдән чыгып, мин мәче борчагы ашап азапланганда , кире кереп өстәлдәге сөтне алып чыгып эчкән, ә шешәсен кычыткан арасына ыргыткан. Ул бик шешенгән иде, бәлки шул сөт аны үлемнән алып калгандыр. Ул егет сугышлар беткәч Төркмәнстанга китеп буровойда мастер булып эшләп , медальләр алып кайткач , заңгәр шешәдәге сөтнең серен ачты., урыны җәннәттә булсын.(Сөт хуҗасы аның күршесе иде бит).Ул зәңгәр шешәдәге сөт һәм амбар онытылмый, картайган саен озата бара.
Шулай да без бирешмәдек әле
Без бит үттек әрсез балачак
Без күргән нужалар яшь буынга
Сабак кына булып калачак.
“...Без дә 81 гә җиттек
Әтине күрми бер дә.”
1943 ел- әтием үлде. Әтисез калдык. Тверь өлкәсе, Завеньева авылына күмелде.
Акты китте язгы ташу
Гомерләр белән бергә.
Без дә 81 гә җиттек
Әтине күрми бер дә.
Ачлык ялангачлыктан укуын ташлаган балаларны да, сугыштан яраланып кайткан Хантимеров Якуб абый, мәктәп директоры булып , үз канаты астына алды. Икенче әтиебез дия идем мин аны. Сугыш туктаса да өскә, башка юк. Чабата тузгач мәктәпкә йөрүне туктатсак каяндыр чабаталар юнәтеп, дәфтәр урынына сары кәгазьләр табып укуыбызны дәвам итеп , 7 классны тәмамлап чыгарга ярдәм иттеләр. Ул чордагы укытучыларның һәр берсе күңел түрендә саклана. Без сугыш вакытында тәрбиясезгә әйләнгән балаларны , кызлар акырып сөйләшми,каты басып йөрми диеп, атлап йөрергә дә өйрәткән сугыш ветераны, ярты әтиебез булган- Зур Күккүз 7 еллык мәктәбен җитәкләгән Хантимеров Якуб абыйны догадан калдырмыйм. Урны җәннәттә булсын. Сугышлар булмаса,бәлки минем хыялым да,тормышка ашар иде. Гомерем буе татар теле укытучысы булырга хыялландым. Хыяллар тормышка ашмады.
Гомер китабымны укыдым мин
Соңгы бите әле күренми
Бала чакларымны уйлаганда
Куллар гына түгел, йөрәгем дә минем дерелди.
Апас районы Кече Күккүз авылы
Җиһаншин Хәлим сөйләгәннән:
Сугыш чоры балаларына : әниләргә, әбиләргә, бер кешегә дә җиңел булмады. Минем дә әтием Әдһәмов Җиһанша Мәскәүдә Метро төзелешендә эшләгән. Сугыш башлангач та фронтка киткән. Авылда калучылар нинди авырлыклар, ачлык кичерсә, 9 яшҗлек миңа да шул эләкте.Без әтидән ике бала калдык. Энем 43 нче елда кишер диеп тилебәрән тамыры ашап үлде, ә бер баланы коткарып калдылар. Ачлыгы белән бергә, ягарга диеп алып кайта торгантал һәм агач ботакларын бушатып, чананы турап, балталарны алып клалар иде. Моны үз сталиннарыбыз башкарды. Әти сугышта хәбәрсез югалды. Аның соңгы хаты шундый эчтәлекле иде: “Рәхимә (әни) сыерыңны сат. Кәҗә ал.Кәҗәгә налог юк. Сыер асрасаң , аның сөте түләүгә китеп бара. Калган акчаңа тоз, шырпы ал .”
Минем әтием бик тә акыллы фикер язган. Мин мәктәпкә һәркөн кечкенә шешә белән сөт алып барам. Сөтнең яртысын Әҗем авылы дустым Кәбирдән бәрәнгегә алыштырам. Ач калмас өчен нишләмәдек кенә. Артыбызда гына Үләмә елгасы бугач, балыкка йөрдем, вак балыклар тотып кайта идем дә аңа бер күкәй дә сытып җибәргәч, әни белән икебезгә ярап куя иде. Олыгайгач туганнар кирәк, ләкин ул елларда без күп балалы гаиләләр кебек ачка интекмәдек.
Аякта чабата тиз туза. Уйлап ятам , тузмый торган аяк киеме каян табарга? 12 яшҗлек егет. Киттем Зөя елгасы буена, мөрге чыбыгы җыярга. Ике каз мөргесе урдем. Мөргеләремне сатарга 4 километр ераклыктагы Ключи (Җиде Чишмә авылы) базарына киттем. Капри (кабык Күпер авылы) аркылы чыкканда ук бер марҗа түти мөргеләремне алып калды. Күңел үсеп китте. Икене, өчне базарга алып барып сатып аягыма күн итек, өстемә телогрейка алып кидем. Зур Күккүз мәктәбенең 7 классын тәмамладым да, шул җәйдә авыл советы председателе Сөләйманов Әнвәр абый безне ФЗО га диеп алып китте. Шонгатыга җиткәч әни кала диеп бара торган җирдән качтым. Башкалар кача алмады. Шул ук җәйдә Әнвәр абый ат арбасы кырыена бәйләп Ключи станциясенә илтеп бирде. Анда безне алып китүчеләр көтә иде. Без Кемерово өлкәсенә эләктек. Тамак тук, өс бөтен булды. Безне һөнәрле иткәне өчен Әнвәр абыйга бик рәхмәтле идек. Шуннан ук Армиягә алдылар. Ике ел хезмәттән соң, кемнәр тели шуларны Китобойга алдылар. Анда Тын океанда ике ел хезмәт иткәч, Япон утраулары яныннан узып, эшне төгәлләп , әзерәк акча туплап , исән сау кайтып, алда төпләндем. Кайткач бер еллык төзүчеләр техникумын тәмамлап, тагы читтән торып укырга кереп, олы прораб булып, колхозларга фермалар, мәдәниять сарайлары, районга больница салуга үземнән зур өлеш керттем.
Үз тырышлыгыбыз аркасында сугыш чорындагы һәм аннан соңгы елларның авырлыкларын җиңеп 80 яшемне тутурып бугенге көндә үземнең тормыш иптәшем Рокыя белән Кече Күккүз авылындап яшәп ятам. Яшьләргә теләгем шул: дөньялар тыныч булсын, авырлыклар каршында куркып калмагыз, сабыр һәм түзем булыгыз.
Татарстан Республикасы Апас районы Зур Күккүз урта гомуми белем бирү мәктәбе
“Сугыш чоры балалары “
проекты
төзүче 8 сыйныф җитәкчесе
Зәйнуллина Зәлия Минһади кызы.
2014 ел.
Бабочка
Свадьба в Малиновке
Мост Леонардо
Снежная сказка
Золотой циркуль