Котб иҗатына анализ
Вложение | Размер |
---|---|
kotb_izhatyna_analiz.doc | 36 КБ |
Котб ничәнче елларда яшәгән? Кайларда торган? Нәрсәләр белән шөгыльләнгән? Остазлары кем? Бу сорауларга төгәл генә җавап биреп булмый.Ләкин “Хөсрәү вә Ширин” авторы төрки- татар вәкиле дип әйтә алабыз. Котб 14 нче йөзнең беренче яртысында Идел буенда яшәгән һәм иҗат иткән. Котбның “Хөсрәү вә Ширин” поэмасы хакында төрле телләрдә шактый гына мәкалә хезмәтләр язылган. Әмма алар әдәбият тарихын өйрәнүдә безнең беренче һәм бүгенге ихтыяҗларга җавап биреп бетерә алмый.Беренчедән аларның төп өлеше лингвистик поэзиядә торып кына язылган. Икенчедән,Котбка багышларган хезмәтләрдә шагыйрь иҗаты әле күпьяклы тикшеренүләр көтә.”Хөсрәү вә Ширин” әсәре 1913 нче елда фәнни матбугат тарихы Милли китапханәсендә табыла һәм шуннан соң бу әсәр төрле галимнәр тарафыннан тикшерелә.Котб иҗаты буенча беренче зур һәм махсус хезмәте 40 нчы елларда Г.Таһирҗанов тарафыннан языла. Бу хезмәт Ктбка багышланган тикшеренүләр арасында иң күренеклесе булып тора. Поэма Танибәк ханга һәм аның хатынына багышлап язылган. Танибәк мәшһүр Үзбәк ханының олы улы. Ул 30 нчы елларда ук дәүләт,идарә эшләрендә актив катнаша башлый. Үзенең матурлыгы, акыллы һәм белемле булуы белән аерылып тора.Әтисе аны үзенең варисы итеп билгели. Үзбәк хан 742 нче елның шәввәл аенда,ягъни 1342 нче елның мартларында Сарай шәһәрендә үлә.Бу вакытта Танибәк гаскәр белән чымытай улусына киткән була.Идарә эшләре вакытлыча Үзбәк ханның уртанчы улы Җанибәк кулына күчә. Танибәк исә, әтисенең үлем хәбәрен ишетеп, бик зур тизлек белән Сарайга кайтып җитә һәм тәхеткә утыра.Әмма аңа озак идарә итәргә туры килми. 1343 нче елда ул,үзенең энесе Хызыбәк белән берлектә,Җанибәк тарафыннан үтерелә.Танибәк 1342 нче елның языннан алып 1343 нче елның башларына кадәр Сарай ханы булып тора.Котбның әсәре нәкъ менә шушы ханга һәм аның хатыны Маликәгә багышлый һәм поэма Танибәк хан исән вакытта ук төгәлләнә. Ә соң “Хөсрәү вә Ширин” кайда языла? Фән бу сорауга төрлечә җавап бирә. Күпчелек авторлар әсәрнең язылу урыны Ак Урда дип нисбәт итәләр. Чынлап та бу поэма Ак Урдада язылган икәнлеге Котбның поэмасы белән дә дәлилләп була. Мәсәлән:Җамилллә хан – Мәлик ул бәхет , тәхет күрке.
“Хөсрәү вә Ширин”нең үзәгендә мәхәббәт темасы.Ул геройларның эчке кичерешләре, үзара мөнәсәбәтләре,авторның фәлсәфи уйланулары,лирик чигенешләре аша төрле яклап ачыла.Әсәрнең төрле өлешендә мәхәббәтнең яшәеше,тереклек өчен гомуми төшенчә булуы әйтелә.Шагыйрь фикеренчә, чын мәхәббәт кешелекнең төп асылын тәшкил итә.Поэманың төп геройлары Ширин һәм Фәрһад тышкы матурлыклары гына түгел,ә күркәм холыклары,олы җанлы булулары белән аерылып торалар. Аларга тугрылык, түбәнчелеккә нәфрәт, рухи ераклык,сафлык хас. Алар өчен мәхәббәт яшәү, илһам чыганагы.Хөсрәү төп теманы ачудан үзенчәлекле урын тота. Ул матур,аңа акыллылык,батырлык кебек кайбер уңай сыйфатлар да чит түгел. Әмма Хөсрәүгә намуслылык, гаделлек,тугрылык җитеп бетми. Фәрһадтән көнләшеп, андагы рухи куатне күреп,ул аңа карата мәкерлек эшли.Башка кешеләргә карата да Хөсрәү еш кына ике йөзлелек күрсәтә. Анда власть сөючәнлек,тәкәбберлек,үз-үзен генә ярату көчле. Хөсрәү Ширинне яратса да, аның яратуы эгоистик характерда,ул теләкләре һәм мәнфәгатьләре турында кайгыртып Шириннең хис-кичерешләре,рухи хәле хакында юньләп уйламый да: кәеф-сафа кора. Исфахан гүзәле белән мавыга.Фәрһад һәм Ширин үз мәхәббәтләре өчен көрәшәләр, бу изге юлда фидакарьлекләр күрсәтеп һәлак та булалар. Аларның үсеше бөек мәхәббәткә гимн булып яңгырый. “Хөсрәү вә Ширин” поэмасының тагын бер мөһим бер үзенчәлеге һәм кыйммәте шунда: биредә мәхәббәтнең кешене үзгәртергә мөмкин шифалы көч икәнлеге раслана. Шириннең бөек мәхәббәтенә әлбәттә Хөсрәү лаек түгел. Бу- Шириннең трагедиясе. Әмма кыз Хөсрәүгә күңелен шулкадәр нык бәйләгән ки, аны үз сөйгәненнән бернинди көч тә, хәтта Фәрһаднең искиткеч хисләре дә аера алмый. Ширин мәхәббәтен идеал мәхәббәт рәвешендә аңлый. Чынбарлыктагы Хөсрәүне ул үзе күрергә теләгән олы җанлы,гадел кеше дәрәҗәсенә күтәрү өчен көрәшә.Шириннең нык ихтыяр көче, тырышлыгы һәм сабырлыгы тәэсирендә Хөсрәү бик авырлык белән үз кимчелекләреннән арына бара,аның күңелендәге мавыгу хисләрен әкренләп чын сөю
хисләре алыштыра.”Хөсрәү вә Ширин “ авторы үз әсәрендә мәхәббәттә тигезлекне яклый,гыйшык дөньясында властьның, материаль якның әһәмияте юклыгын күрсәтә. Шагыйрь карашынча, сөю хисләре кешеләрнең күңелен пакьлый, начарлыклардан арындыра. Нәкъ менә шуңа күрә дә ул мәхәббәт темасына мөрәҗәгать итә. “Хөсрәү вә Ширин” әсәрендә мәхәббәт темасына бәйләнешле рәвештә башка мөһим мәсьәләләр дә гәүдәләнеш таба. Шундыйларның берсе гадел хөкемдар идеясе. Поэма дөньяви рух белән сугарылган. Автор яшәешкә дан җырлый. Тереклекнең кадерен белергә чакыра.Котбның “Хөсрәү вә Ширин” поэмасы әдәбиятта вакытлы күренеш кенә булып калмаган, аның традицияләрен төрки- татар әдәбиятында дәвам иткәннәр.Бу әсәр укучыны дулкынландыра.Аның күңел дөньясын баета.
МУУ Биектау муниципаль районы Зур Битаман гомуми белем бирү урта мәктәбе.
Котбның
“Хөсрәү вә Ширин” поэмасына анализ
9 нчы сыйныф укучысы
Насыйбуллина Эльмира.
Укытучы: Р.Г. Багавиева.
Золотой циркуль
Как выглядело бы наше небо, если вместо Луны были планеты Солнечной Системы?
Рисуем одуванчики гуашью (картина за 3 минуты)
Злая мать и добрая тётя
Кто грамотней?