Зарипов Рузиль М.Җәлилнең "Куык" шигыре белән Г.Тукай исемендәге шигырь сөйләүчеләр бәйгесенең муниципаль этабында катнашты һәм 1 нче урынны яулады. Шигырьгә туры китереп презентация дә ясады.
Вложение | Размер |
---|---|
ruzil.pptx | 643.94 КБ |
Слайд 2
Герой шагыйрь Муса Җәлилнең “Куык” шигыре.
Слайд 3
Илдар чыкты урамга Куык белән уйнарга. Очып китте куыгы Ул каранып торганда
Слайд 4
Җилләр килеп җиттеләр, Алай-болай иттеләр. Һәм куыкны һавага Алып менеп киттеләр.
Слайд 5
Күрәсезме куыкны? Узып китте кыекны. Шуны күргәч Илдарның Тәмам күңеле боекты.
Слайд 6
Еларга да белми ул, Көлергә дә белми ул. Күзен алмый куыктан- Нишләргә дә белми ул.
Слайд 7
Менә халык җыйналды, Тулып китте йорт алды. Кайсы карый югары Кайсы назлый Илдарны
Слайд 8
Куык оча бик җитез Күтәрелә шундый тиз. Менгән саен кечерәя Чак аера инде күз.
Слайд 9
Бар да карый куыкка Күңелле дә, кызык та. - Карагыз, дип, карагыз. Хәзер җитә болытка.
Слайд 10
Илдар тора аптырап, Иреннәре калтырап. Килеп басты янына Бер очучы лейтенант.
Слайд 11
Шуны күргәч Илдарның Йөзе кинәт ачылды. Һәм шатланып ул аның Җиңенә килеп асылынды. Абый, син бит очучы! Самолётка утырчы. Күктән минем куыкны Табып Җиргә төшерче.
Слайд 12
Самолётта син аны Бик тиз куып җитәрсең. Куып җиткәч куыкны Миңа хәбәр итәрсең.
Слайд 13
Көлештеләр барсы да, Очучы да елмайды. Утыртты да алдына Кочаклады Илдарны.
Слайд 14
- Очуын мин очармын Очу ул бик кызыклы. Ләкин мин бит танымам Күктә синең куыкны.
Слайд 15
Тиздән үзең үсәрсең, Өйрәнерсең очарга. Һәм менәрсең һавага Куыгыңны тотарга.
Слайд 16
Үзең аны тиз танып Очып куып җитәрсең. Самолётыңа тагып Җиргә алып төшәрсең.
Слайд 17
Илдарга бу ошады. Чын күңелдән шатланып: Ярый,-диде,-алайса, Үскәч үзем очармын. Өйрәнермен очарга Һәм табармын куыкны
Слайд 18
Ул очучы булырга Уен шулай ныгытты.
Слайд 19
Илдар кич тә, көндез дә Күккә карый моңаеп. Уйлый аның куыгы Һаман шунда тора дип.
Слайд 20
Тәмам.
Рукавичка
Гном Гномыч и Изюмка. Агнеш Балинт
Ах эта снежная зима
Владимир Высоцкий. "Песня о друге" из кинофильма "Вертикаль"
Пейзаж