Һәр кеше үз гаиләсенең тарихын, ата- бабаларының, кемнәр булуын белергә тиеш. Әле бик борынгы заманнарда ук олылар балаларына нәсел тарихын сөйләп, аңлатып, аны шәҗәрә рәвешендә язып калдырырга тырышканнар.Җиде буынын белмәгән кешенең киләчәге юк, дип санаганнар алар.
Вложение | Размер |
---|---|
shzhr.doc | 71.5 КБ |
БАШКОРТСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ
БАШКОРТСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ МӘГАРИФНЕ
ҮСТЕРҮ ИНСТИТУТЫ
«БАШКОРТСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ БАЛТАЧ РАЙОНЫ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ХАКИМИЯТЕ МӘГАРИФ БҮЛЕГЕ»
МУНИЦИПАЛЬ УЧРЕЖДЕНИЯСЕ ЮГАРЫ КАРЫШ УРТА
ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ
Фәнни-тикшеренү эше.
Агачның тамыры – җирдә,
кешенең тамыры туган ыруда.
(Хаҗиевларның шәҗәрә тарихы)
Төзеде: Хаҗиева Нурия Шамил кызы,
8 нче сыйныф укучысы.
Фәнни җитәкчесе: татар теле һәм әдәбияты
укытучысы Кәшфуллина Ленария Сәгъдула кызы
2015 ел.
1.
Эчтәлек
1.Кереш 2
2.Төп өлеш:
а). Хаҗиевлар нәселе.......................................................................3-9
3.Йомгаклау…………………………………………………………....10
4.Кулланылган әдәбият………………………………………….…....11
5.Кушымта
2.
Кереш
Һәр кеше үз гаиләсенең тарихын, ата- бабаларының, кемнәр булуын белергә тиеш. Әле бик борынгы заманнарда ук олылар балаларына нәсел тарихын сөйләп, аңлатып, аны шәҗәрә рәвешендә язып калдырырга тырышканнар.Җиде буынын белмәгән кешенең киләчәге юк, дип санаганнар алар.
Нәрсә соң ул шәҗәрә? Ул гарәп теленнән кергән сүз, “агач” дигәнне аңлата. Шәҗәрәнең агач рәвешендә булуы да әнә шуннан килә. Аның тамырларына нәселдәге иң олы ата-бабаларның, ботак һәм яфракларга алардан соң килгән буын кешеләренең исемнәре языла.
Шәҗәрә, гадәттә, ир кеше нәселе буенча төзелә. Ләкин хәзер инде хатын-кыз нәселе буенча да төзергә мөмкин.
Башкорт, татар борын-борыннан җиде буын туган-тумачасын яхшы белгән. Бу, бердән, үзеңнең нинди ыру кешесе булуыңны, ата-бабаларыңны һәм якыннарыңны истә тотуга булышлык итсә, икенчедән, якын кардәшләрнең үз-ара өйләнешеп, кан аралашуына китермәү өчен кирәк булган. Бөген, хәтта бер туганнарның да бер- берсен танымаган рәхимсез заманда, шәҗәрә бәйрәмнәренең тәрбияви роле аеруча күтәрелә. Шул ук вакытта үз зат-дәверен танымаган, ыруын белмәгән, гаилә бәсен сакламаган кешедә өмет юк. Соңгы елларда шәҗәрәне өйрәнүгә, шәҗәрә бәйрәмнәре оештыруга игътибар артуы – куанычлы күренеш. Башкортстан җитәкчелеге бу мәсьәләне күтәргән икән, димәк, халкыбызга бердәм кузгалып, тамырларыбызны өйрәнү эшен тагы да җанландырырга гына кала.
3.
Төп өлеш.
Балтач районы Югары Карыш авылыннан укытучы, хәзер хаклы ялда булучы Наил Мәгафүр улы Хаҗиев, минем зур әтием, үзенең шәҗәрәсен генә түгел, ә авылдашларының нәсел агачын тергезүче. Шәҗәрәм ул җыйган архив чыганаклары, гаилә архивы, олы кешеләрнең истәлекләренә нигезләнеп төзелде.
Югары Карыш авылы Башкортстанда бик билдәле авыл. Бу авылда 1755-1756 елгы халык ихтилалының җитәкчесе Габдулла Гали улы Батырша туган.
Югары Карыш авылына 1640 елларда ике ыру мишәрләре нигез сала. Алар Тукай һәм Байбирде нәселләре булган.
1702 елда 23 гаилә килә һәм алар арасында Батырша хәзрәтнең атасы Туктаргале мулла була. Ә менә авылның аксакаллары сөйләгән легенда буенча безнең нәсел агачының иң олы вәкиле булып саналган Акбалтыр бабаемның атасы Агый Алмаш улы да булган. Әмма бу легенда буенча архив материалларын табып булмады.
Башкорт һәм татар язучылары Али Карнай “Без кайтырбыз”. Вәзих Исхаковның “Умырзая- яз чәчкәсе”, Җәмит Рәхимовның “Батырша” романында шул авыл турында язылган.
Авыл бик тиз үсеш алмаган, 1748 елгы икенче ревизия чыганакларында 35 йорт булганлыгы күренә, ә инде йөз елдан 134 хуҗалык булса 1917 елда йортлар саны 404 кә җитә, бу елда халкы 2042 гә җитә.Авылымның халкы- мишәрләр, башкортлар белән хәрби походларда, чик буен саклауда төп фигура булалар. Элек-электән авылымда ике мәчет эшләп килгән. Күп еллар авыл волость үзәге була.
Минем авыл кешеләре Башкортстанда берничә авыл да нигезлиләр. Авыргазы районында Солтанморат; Чишмә районында Сәлих, Сәфәр; Аскын районында Яңа Карыш; Балтач районында Кызыл Күл, Кызыл Восток авыллары.
4.
Бүгенгесе көндә авылда 145 бала укый торган урта мәктәп, социаль приют, телефон станциясе, элемтә бүлеге, җирле хакимият, китапханә, өч кибет эшли.
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә стела куелган.
Бүгенге көндә 154 хуҗалыкта 532 кеше яши.
5.
Хаҗиевлар нәселе.
Мин үземнең нәсел агачының иң яшь вәкиле булам. Югары Карыш
Габдулла Галиев(Батырша) исемендәге мәктәбенең 8 нче сыйныфында
укыйм.Тахир абыем Әлмәт дәүләт нефт югары уку йортында 2 нче курста укый, ә иң кечебез Алиягә 6 гына яшь, ул мәктәптә өйрәнчекләр төркеменә йөри.
Әтием- Хаҗиев Шамил Наил улы 1970 елда туган. 1992 нче елда Бөре дәүләт педагогия институтын тәмамлап, Балтач районы Югары Карыш мәктәбендә физика һәм математика укытучысы булып эшли башлый. Ул 8 ел авылыбызның социаль приют директоры булып эшләде,ә быел яңадан мәктәпкә күчеп математика укытучысы булып эшли башлады.
Минем әтием ягыннан зур әтием Наил Мәгафүр улы Хаҗиев, 1940 елның 1 июлендә туган.Аңа ике яшь чакта әтисе фронтка китә һәм һәлак була. Сугыш һәм сугыштан соңгы бөтен авырлыкларны да күрергә туры килә зур әтиемә. Ул гаиләдә өченче бала була.Хәзерге көндә зур әтиемнең апасы Вәгәфәнә генә исән. Ул Аскын авылында яши. Бик матур итеп бакча үстерә. Чәчкәләрнең ниндие генә юк. Ире Иммәт белән 5 бала тәрбияләп үстергәннәр.
Зур әтием урта мәктәпне туган авылында бетерә. Бик сәләтле укучы була.
1959-1962 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. I-нче класслы радиотелеграфист, гвардия старшинасы.
1963-1968 елларда мәдәният йорты директоры булып эшли. Ул эшләгән чорда авыл гөрләп тора иде дип сөйлиләр олы яшьтәге кешеләр. Һәр бәйрәмгә зур концертлар, спектакльләр әзерләнгән булган. Минем зур әтием оста гармунчы, бик матур җырлый. 1968 елдан алып ул хаклы ялга чыкканчы (33 ел буена) үзенең туган авылында физика- математика укытучысы булып эшли. Читтән торып Бөре дәүләт педагогия институтын тәмамлый.
6.
Башкортстанның атказанган укытучысы, Балтач районының “Почетлы гражданины”, журналист. Район гәзитенең бик сирәк саны аның язмасыннан
башка чыга. Авылның данлыклы кешеләре, авыл тарихы һәм бик күп башка темаларга кагыла аның очерклары.
Зур әтием үзенең кече улы, Илшат абыем белән берлектә “Югары Карыш авылы тарихы” дигән китап язып чыгарды. Шулай ук “Балтач районы. Вакыт һәм кешеләр” дигән китап авторларының берсе.
Хәзер ул лаеклы ялда.Бөгенге көндә Югары Карыш авылының имам-хатибы.
Ул зур әнием Фларида Гәлләметдин кызы белән 45 ел бергә бик тату, матур гомер кичерәләр. Зур әнием дә гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган.
Зур әнием Фларида- Шәргия (1916 елгы) белән Гәлләметдиннең (1915 елгы) бердән-бер кызлары. Гәлләметдин дәү әтием Фин сугышында катнашкан, кадровый хәрби буларак 1941 елның июнь аенда ук сугышка китә һәм тиздән фронттан “Хәбәрсез югалды” дигән кайгылы хәбәр килә.
Зур әтиемнең әтисе- Мәгафүр Хәҗиәхмәт улы 1898 елда Югары Карыш авылында туган. Авыл мәдрәсәсен тәмамлый.1919 елда кызыл Армия сафларында хезмәт итә, Себердәге ак банданы тар- мар итүдә катнаша. 1922 елда гаскәри хезмәттән бушый. Кизгәнбаш авылында, җир комитетында эшли. 1926 елда Олы Шады авылыннан Хәлимә дигән кызга өйләнә. Хәлимәнең нәселе Шәмшәде ыруы башкортыннан килә. Ул Миргаяз бабайның гаиләсендә туган. Хәлимә дәү әнинең тагы да 4 кыз туганы була. Мәгафүр белән Хәлимә башта аерым хуҗалык булып яшиләр.1930 елда колхозга керәләр. Мәгафүр дәү әтием колхозда ферма мөдире, ревком әгъзасы була. 1942 елның март аенда фронтка китә һәм 1943 елның июнь аенда һәлак була.
7.
Зур әтием фамилиясе Хаҗиев, Хәҗиәхмәттән килә. Хәҗиәхмәт- Мәгафүрнең әтисе 1865 елда туган. Хәҗиәхмәт хатыны Бибинур Вилдан кызы белән 5 ул карап үстерәләр. Ягәфәр исемле уллары 1915 елда беренче
бөтен дөнья сугышында һәлак була. Шулай ук аларның Хуҗиәхмәт, Солтанбәк һәм Солтангали исемле уллары да яшьли үләләр.
Хәҗиәхмәтнең әтисе Әхмәт 1828 елда туган. 1883 елда үлүе билдәле. Аның турында башка мәгълүматлар юк. Ә менә Әмир (Әхмәтнең әтисе) бабабызның 4 хатыны, алты улы һәм өч кызлары булган. Уллары күп булгач, безнең Әмир бабабызны “Бай Әмир” дип йөрткәннәр, аның җирләре бик күп була.
Әмирнең әтисе Әмитнең (1761-1822)өч улы булган.
Әмитнең әтисе Мостафа Акбалтыр улы. Ул 1755-1756 еллардагы Батырша җитәкчелегендәге халык ихтилалыгында катнаша һәм шуның өчен төрмәгә утыртыла. Төрмәдән чыккач өйләнеп, тормыш кора, Колык һәм Әмит исемле уллары була. Мостафа бабам турында Батырша хәзрәт үзенең патша- Елизавета Петровнага язган хатында искә ала.(Г.Хөсәенов. “Батыршаның патшага язган хаты”. Уфа- 1993, 54 бит, кушымта №3)
Әнием Светлана Әнәс кызы 1972 елда Югары Карыш авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлагач, Нефтекама шәһәрендә педагогик училище
тәмамлый һәм башлангыч сыйныфларда укыта башлый. Читтән торып Бөре социаль – педагогия академиясенең башлангыч сыйныфлар укыту
факультетын тәмамлый. Әлеге көндә Габдулла Галиев- Батырша исемендәге Югары Карыш урта мәктәбендә укытучы булып эшли.
Минем әниемнең нәселе, тирә якта дан тоткан Хуҗиәхмәт нәселеннән килә. Минем 7 нче буын бабам Хәбибулла Биктимер улы указлы азанчы (мөэзин) булып, Югары Карыш авылының икенче мәхәлләсендә хезмәт иткән. Бу мәхәлләнең имамы указлы мулла Әбделгәни Мөхәммәтрәхимов(1802 елда туган) булган. Хәбибулла бабам вафат булганда улларына җирләрне, урманнарны мирас итеп калдыра.
8.
6 нчы буын бабам Хуҗиәхмәт авылның иң күп җир биләүчеләрнең берсе булган. Бу турыда “Башкортстан тарихы буенча очерклар”да да языла. Анда Хуҗиәхмәт Биктимеровның 250 десятин җире булганы турында бәян ителә.
5нче буын Фазлиәхмәт(1843-1906) бабам турында бер мәгълүмат та табып булмады.
Гомумән, “Хуҗи”нәселе дип йөретелгән нәсел- нәсәпләребез “бай”нәселләр булганнар. Шуның өчен дә 1929-1938 елларда бу нәселдән булган 8 кешенең өйләрен тартып алалар, ә гаилә башлыкларын сөргенгә озаталар.
Минем 4 нче буын Габдрәхип (1885 елгы) бабам гына бу хөкемнән иртә вафат булуы нәтиҗәсендә генә кала.
Зур әтием Әнәснең әтисе Әхсән 1920елда туган. 1940 елның 4 октябрендә Кызыл Армия сафларына алына. Бу вакытта Әхсән бабам Аскын авыл хуҗалыгы мәктәбен тәмамлап (1938 ел), Карыш машина трактор станциясендә тракторчы, ә соңыннан шофер булып эшләгән.
Армияда да ул шофер була. Ул хезмәт иткән берләшмә Ерак Көнчыгышта, Амур өлкәсендә урнашкан булган.
1941 елда Бөек Ватан сугышы башлангач, бабам хезмәт иткән дивизияне, Мәскәү юнәлешендәге алгы сызыкка китерәләр.
Анда да ул йөк машинасында, сугыш кирәк яракларын ташый. Мәскәүдән 190 км. ераклыкта Верея шәһәре өчен сугыш бара. Шунда Әхсән бабам каты яралана. Күп канын югалта ул, шулай да үзебезнекеләргә кадәр шуышырга көч таба. Озак кына дәваланырга туры килә аңа, ләкин госпитальдән чыккач аны “стройга яраксыз” дип кайтарып җибәрәләр.1942 елдан башлап башта МТСта тракторчылар бригадиры,соңыннан Калинин исемендәге колхозда бригадир булып эшләгән. Ул 1990 нчы елда вафат булды.
9.
Зур әтием Әнәс Әхсән улы. 1949 елда туган. Югары Карыш урта мәктәбендә белем ала, Балтачта профессиональ училище бетереп, колхозда шофер, бригадир булып эшли.
10.
Йомгаклау.
“Агачның тамыры – җирдә, кешенең тамыры туган ыруда” исемле бу эзләнү эшем өстендә без 2011 – 2012 нче уку елында эшли башладык. Мин үземнең шәҗәрәмне зур кызыксыну белән өйрәндем. Үземнең әти- әниемнән, зур әти –зур әниемнән, дәү әниемнән бик күп мәгълүматлар алдым, тамырларымны тирәннән өйрәндем.
Борын-борыннан безнең нәсел кешеләре бик тырыш, уңган, үз илләренең, үз вакытларының лаеклы кешеләре булганнар.
Мин нәселем белән чиксез горурланам. Әби-бабаларым, зурәти зурәниләребез халкымның мирасын, тарихын буыннан-буынга тапшыра
килгән изге җаннар бит алар. Мин дә алар кебек изге җанлы, инсафлы, тырыш булып үсәрмен дип уйлыйм. Шәҗәрә агачыбызның тамырлары тирән, кәүсәсе мәһабәт, ботаклары тармаклы, яфраклары күркәм. Димәк, нәсел җепләребез беркайчан да өзелмәс.
Үткән тарихка сәяхәт кызыклы да, катлаулы да эш. Мин бу сәяхәт вакытында үз нәселемнең зур, эшкә кыю, куркусыз икәнлеген аңладым. Үткәннәрне барлап, киләчәк өчен зур байлык калдыруым белән чиксез горурланам.
11.
Кулланылган әдәбият
Кушымта №1
Әнием Светлана Әнәс кызы ягыннан шәҗәрәм
Биктимер(1749-1811)
Указлы азанчы Хабибулла(1784-1848)
Хуҗиәхмәт(1820-1884)
Арслангале (1846-1896) Фазлиәхмәт(1843-1906) Хаҗиәхмәт (1860-1924)
↓ ↓ ↓
Кыяметдин (1895-1940) Габдрәхип(1885-1921) Галиәхмәт (1900-1971)
↓ ↓ ↓
Кавый (1923-2000) Әхсән (1920- 1990 ) Газнави (1946-)
↓ ↓ ↓
Гөлфәт (1955-) Әнәс(1949-1994) Гөлшат (1972-)
↓ ↓ ↓
Кадрия (1982-) Светлана 1972 Илназ (1996-)
↓ ↓
Радмил (2009-) Таһир 1995
Кушымта №2
Әтием Шамил Наил улы ягыннан шәҗәрәм
↓
Акбалтыр(1705-1767)
↓
Мостафа(1728-1781)
↓
Колык (1756-1827) Әмит (1761-1781) Хәмит(1767-…)
↓ ↓
Әбделсаттар(1793-1858) Әмир(1792-1863) Әмин(1788-1850)
↓ ↓ ↓ ↓
Фәйрүз(1820-1885) Фазлутдин(1836-1881) Әхмәт(1828-1900) Сәхәветдин(1815-1869)
↓ ↓ ↓ ↓
Гыйльметдин(1849-1918) Ситдикҗан(1866-1950) Хаҗиәхмәт(1865-1921) Хаматхан(1851-1919)
↓ ↓ ↓ ↓
Камалетдин(1878-1963) Шәрифулла(1904-1941) Мәгафүр(1898-1943) Хөрмәтулла(1898-1958)
↓ ↓ ↓ ↓
Нисафутдин(1905-1942) Сәвия(1939) Наил (1940) Әдеһәм (1930-1999)
↓ ↓ ↓ ↓
Рәлиф(1939) Римма (1962) Шамил (1970) Рөстәм (1967)
↓ ↓ ↓ ↓
Валерик (1965) Павел (1986) Таһир (1996) Исмәгыйл (1999)
Кушымта №3
Батыршаның Мостафа Котлый улы белән әңгәмәсе.
…Аннан соң указ килде. Нугай юллылар даһи атланганнар, старшина Яныш командасын атландырып, алар өстенә җибәрсен дип. Халык арасында гауга төште. Үзебезнең авыл кешеләреннән нинди сүз ишетермен дип Солтан Котлый углының йортына бардым. Ул үзенең бертуган абыйсы Мостафа белән Солтанның йорт кәртәсенә таянып торалар иде.
“Ни сөйләшәсез?”-дидем. Әйттеләр: “Гәйнә ягы халыклары атларга атланалар, безнең якларга киләләр дип байтак заманнан башлап ишетәбез. Әгәр ул тарафлар килсәләр, безнең мишәрләребез һич калмый атланырлар иде”, диделәр. Бу сүздән соң Мостафа әйтте: “Безнең мишәр халыкларыбызны бүлеп туктатып торадыр өч-дүрт кеше старшина,сотниклары белән”,-диде. “Сабыр итегез, өметегезгә ирешерсез”,- дидем. Киттем.
(Г.Хөсәенов. “Батыршаның патшага язган хаты”. Уфа- 1993, 54 бит.)
Снежный всадник
Пейзаж
Вода может клеить?
Госпожа Метелица
Рисуем кактусы акварелью