Табигатьне саклау, экологик темага укучы фикере.
Вложение | Размер |
---|---|
uylanu.docx | 15.45 КБ |
Уйлану.
кошларны күреп, тыңлап аларның яшәү рәвеше турында уйланам. Уйланам да үземне шулар арасында
дип хис итәм.Кешеләр кошларга яшәү җиңел, рәхәт
дип уйланалар, нык ялгышалар. Кышның зыкы суыкларында да, җәйнең челлә эссесендә дә, язның яңгырларында да, көзнең әче җилләрендә дә аларга
теше тырнаклары белән ябышып яшәргә туры килә.
Без, җылы өйдә, сый тулы табында, әти-әни назында
яшәүчеләр, бу турыда уйланып, аларга оя ясарга да вакыт тапмыйбыз. Кошларга бер җимлек ясап, мактанып,үз-үзенә сокланып йөрүчеләр дә бар. Ләкин ул җим күпмегә җитә. Бер көннән соң аңа яңадан җим салырга кирәк. Ә кайсыбыз сала? Вакыт юклыгын сәбәп итеп, әллә нигә бер аларга азык куябыз. Үзебез гел “Кошлар - безнең дусларыбыз” дип әйтергә яратабыз. “Ник һәм кайчан дуслаштык соң без?” – дигән сорау күңелне бимазалый. Төрле яктан уйлап карыйм. Алар табигатьне корткычлардан чистарталар, үсемлекләрнең орлыкларын таратып, кешегә ни кадәр файда китерәләр. Ә кешеләр бу яхшылыкка нәрсә белән җавап бирәләр? Без үзебезне кошларның дуслары дип әйтә алабызмы? Без моңа лаеклымы? Шулай дип әйтергә хакыбыз бармы?
Кошлар белән кешеләр арасында аерма нык сизелә, ә нинди уртаклык бар соң безнең арада? Хисләр ташкы-ныннан күңелемдә җыр яңгырый:
Кошларда да кеше язмышлары
Чит җирләргә китеп барышлары.
Бар икән уртаклык, бар. Шуңа күрәдер дә кошлар хәлен, бәлки, туган туфрактан, үскән нигездән аерылып
яшәүчеләр күбрәк аңлыйлардыр?
Кешеләр! Бер мизгелгә тукталып, шул нәни затларның киләчәккә яшәү тулы өмет белән сугарылган күзләренә карап уйлансагыз иде. Малайлар, төз атуыбызны тикшереп карыйбыз дип, аларга рогатка төбәмәгез! Һәр имгәтелгән, үтерелгән кошның үлеме сезнең намусыгызда калачак.
Мин чишмә буеннан кайтып киләм. Үзем барам, үзем уйлыйм. Иртәгә нәрсә булыр? Кошлар нишләрләр? Аларны яклаучы, саклаучы булырмы? Тизрәк җәй җитсен иде инде.
Татарстан Республикасы Балтач районы
Шеңшеңәр төп гомуми белем мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Вәлиева Диләрә эше.
Распускающиеся бумажные цветы на воде
Рисуем белые грибы пастелью
Мост из бумаги для Киры и Вики
Лист Мёбиуса
Рисуем акварелью: "Романтика старого окна"