Укучыларыбыз шигырьләр иҗат итәргә бик яраталар. Аларның иҗатлары "Актаныш таңнары" район газетасында, "Мәйдан" журналында, "Көмеш кыңгырау" газетасында басылып чыкты.
Вложение | Размер |
---|---|
Укучылар иҗаты һәрдаим матбугатта яктыртылып бара. | 28 КБ |
alar_beznen_yorklrd_komesh_kyngyrauga_2015.doc | 35.5 КБ |
Булмасыннар иде сугышлар
Зәңгәр күктә язгы кояш көлә,
Ак каеннар шаулап утыра.
Бер кечкенә бала, көлә-көлә,
Әнисеннән узып йөгерә.
Йөгерсен ул бала, уйнасын ул
Нәни күңеле кайгы сизмәсен.
Бу сабыйның нәни кулларына
Әнисенең яше таммасын.
Сыкранмасын ана йөрәге,
Сыкранмасын бала йөрәге
Яшь балалар киләчәктә инде-
Зур Ватаным, илем терәге.
Сабыйларның татлы йокысын
Бүлмәсеннәр иде атышлар.
Очсын иде күктә ак күгәрчен
Булмасыннар иде сугышлар.
Нәҗмиев Илдар, Актаныш районы кадет интернат-мәктәбе, XI класс
Яратам мәктәбемне
Үзем теләп килдем кадет мәктәбенә
Бик яратып укыйм мин монда,
Формаларым үземә килешеп тора
Кылтайталар дуслар авылда.
“Подъем!”- дигән кереп эндәшүгә,
Сикереп торып смирно басабыз.
Күзебез дә ачылмаган килеш,
Зарядкага чыгып чабабыз.
Яратабыз абый-апаларыбызны
Дүшәмбе көн сагынып киләбез.
Атна буе укып белем алып,
Җомга киче кайтып китәбез.
Мөхәммәтгалиев Ильвир, Актаныш районы кадет интернат-мәктәбе, VI класс
Җәүһәрләребез, сез өлкәннәр!
Октябрьдә өлкәннәрне
Җыеп хөрмәт итәләр.
Бергәләшеп, чәйләр эчеп,
Җырлап, биеп китәләр.
Кемдер гел ялгызы яши,
Өлкәннәр көнен көтә.
Күңелләр яшәсен өчен
Бер күрешү дә җитә.
Җылы сүзгә мохтаҗ булып,
Яшәүчеләр дә байтак.
Яшиселәр килеп китә,
Искә алсалар мактап.
Кадет интернат-мәктәбе,
6 нчы сыйныф укучысы
Фәрхетдинова Айназ.
***
Өлкәннәр көне җитә бит
Кирәк диләр хөрмәт аларга.
Нигә октябрьдә була
Кемнәр килгән андый карарга.
Өлкәннәрне хөрмәт итеп,
Яшәргә өйрәтәләр.
Алар бездән изгелекләр
Җылы сүзләр көтәләр.
Кадет интернат-мәктәбе,
5 нче сыйныф укучысы
Әгълетдинов Ленар.
Алар безнең йөрәкләрдә
Минем бабам Солтанов Шагали Солтан улы 1920 елда Кәзкәй авылында беренче бала булып дөньяга килә.Бала вакытта яшьли әниләре үлеп китә.Шуннан соң минем карт ерак әбиемә өйләнә.
Үсмер еллары авылда үтә. Яшь булса да, колхозда атлар бригадиры булып эшли.18 яше тулгач ,1938 елның көзендә Совет армисе сафларына алына .Чита якларында хезмәт итә.Көзгә туган ягыма кайтам дип күңеле ашкынганда,1941 елнын 22 июнендэ сугыш башланып китә.Шуннан аларны сугышка алып китәләр. Бик каты сугышларда катнашырга туры килә ана.Бер бәрелештән соң ,әсирлеккә эләгә.Төрмәдән иптәшләре белән качалар. Алар Франциягә барып чыгалар.
Җиңү килә. Алар туган җиребезгә кайталар. Ләкин туган авылына кайтырга насыйп булмый.Шул чорның кырыс законнары буенча аларга сатлык исеме тагыла. Аларны Әзәрбайҗан республикасының Мингечуар шәһәрендәге совет төрмәсенә җибәрелә. Алар анда урман кисәләр. Бары тик 1949 елда гына туган җиренә аяк баса. Язмыш аны Кыргызстан якларына алып китә. Шахтада күмер чаба.Тырыш хезмәте өчен күп бүләкләргә лаек була. Пенсиягә чыккач, Актанышка күчеп кайталар.Тынгысыз бабай Актанышта да тик ятмый. Икмәк пешерү цехында кочегар булып озак еллар намуслы хезмәтен куя.Оешманың алдынгы эшчесе була. Шундый көчле ихтыярлы, кыю, гомерен хезмәткә багышлаган бабам булуы белән мин чиксез горурланам.
Ул хәзер безнең арада юк инде. 2004 елның 10 ноябрендә вафат булды. Әтисе, әнисе янында җирләнде. Зияратына барып, аны тәрбияләп торабыз.
Җиңүнең 60 еллыгы да үтеп китте.Ул аны бик көткән иде. Еллар утә, быел җиңүнең 70 еллыгын каршы алабыз. Синең каһарман батырлыгың, фидакарь хезмәтең өчен бик зур рәхмәт. Син безнең хәтерләрдә мәңге сакланырсың.
Актаныш кадет интернат-мәктәбенең
VII класс укучысы Фәрхетдинова Айназ.
Минем олы ерак әбием
Актаныш төбәгендә туып –үскән данлы кешеләр, талант ияләре җитәрлек. Алар кайда гына яшәмәсеннәр, кайда гына эшләмәсеннәр, Актаныш данын югары йөртәләр.
Бөек Ватан сугышы елларында районыбыздан киткән ир-егетләр фронтларда каһарманлык үрнәкләре күрсәтәләр. Сугышка киткән ир-егетләрнең урыннарын хатын-кызлар тулыландыра. Үзләренә хак булмаган авыр хезмәттә дә алар сынатмыйлар. Сугыш елларында танылган хатын-кыз тракторчылар һәм комбайнчылар үсеп чыга. Хатын-кызлар арасында беренче тракторчылардан исәпләнгән, лаеклы ялга киткәнче һөнәренә тугрылыклы булып калучыларның берсе – Мәфтуха Заһриева. Ул минем олы ерак әбием. Аңа 9 яшь вакытында әнисе, 18 яшендә әтисе вафат була. Әбием абыйсы, ике энесе белән ятим кала. Абыйсы армиягә киткәч, җаваплылыкның үзенә калуын аңлый. Ул МТС та тракторлар курсында укыганнан соң, 19 яшеннән эшли башлый. Үз эшен сөйгән әбием хезмәт җимешен тиз күрә. 1939 елны әбием Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә катнаша. Мактау кәгазе белән бүләкләнә. Ел саен кыйммәтле бүләкләр ала. 1955 елдан Татарстан Югары Советы депутаты булып сайлана. Түшенә медаль арты медаль өстәлә, мактау кәгазьләре күбәя. Әбием кебек олы ерак бабам да гомере буена механизатор булып эшли. МТСның алдынгы тракторчысы, аннары алдынгы бригадиры буларак шөһрәт казанды, районның мактаулы кешеләренең берсенә әверелде.
Бабам 1943 елда сугышка алынып, исән генә әйләнеп кайтты. Сугыштан соң да, пенсиягә чыкканчы, үз эшен дәвам итте.
Быел Бөек Җиңүгә 70 ел тула. Әбием белән бабам да җиңүгә үзләреннән зур өлеш керткәннәр. Җиңүне бер адымга гына булса да якынайтканнардыр дип уйлыйм.
Актаныш кадет интернат-мәктәбенең
VII класс укучысы Фазлыева Эльвира
Безнең горурлыгыбыз.
Мин "батырлык" төшенчәсенә туры килгән батыр дип әтиемнең дәү әнисен әйтә алам. Бабамның әнисе, ач - ялангач, хәлсез өч бала белән күз яшьләренә буылып, ирен сугыш кырына озаткан. Ләкин, аннары елап утырырга вакыт булмаган, тылда калган хатын-кызлар алны-ялны белмичә, көне-төне басуда эшләгәннәр. Аларга хәтта басудан өйгә кайтып килергә дә насыйп булмый торган булган, мескен балаларны карап торучы кеше дә булмаган. Минем бабамның әнисе – Заһретдинова Мәфтуха Заһретдиновна алдынгы тракторчы була, басу эшләре аннан башка башкарыла алмый, барысы да үлем хәлендә булсалар да басуга чыгалар алар. Мескен хатын-кызлар, кара конвертлар алып, алга таба яшәү мәгьнәсен югалта башлый, нәни балалар ачтан, суыктан үлә башлыйлар. Шулар арасында әбиемнең газиз балалары да була, алар өчесе дә ачлыктан чирләп үләләр. Шушы авыр югалтуларны да әбием батырларча кичерә, балавыз сыгып утыра алмый, басуга чыгып чаба. Менә шулай авыр, газаплы үтә сугыш еллары.
Менә, җинү килде! Җиңү...Ничек яңгыраган бу сүз ул вакытта, күңелләргә май булып яткан моңлы җыр кебектер. Бабамның әтисенә исән әйләнеп кайту насыйп була. Әбием белән бабам яңадан тыныч, имин тормыш белән яши башлыйлар, тагын бер бала - минем дәү әтиемне алып кайталар.
Әбием хәзер исән түгел. Ләкин, мине сөеп кала алды ул. Мин ике-өч яшьләрдә булганда, миңа үткән, газаплы сугыш еллары, аларның шул елларны ничек кичерүе турында еш кына сөйли торган иде.
Хәзер инде без, аның оныклары, оныкларының балалары, әтиемнең дәү әнисеннән, бабамның әнисеннән сакланып калган әйберләрне еш алып карыйбыз, аны искә алабыз. Шул әйберләр арасында иң күбе - аның ирешкән уңышлары, хөкүмәт бүләкләре, медальләр, орденнар, грамоталар. Аны шушы ирешкән уңышлары өчен Мәскәү шәһәренэ ВДНХ га алып барганнар. Шунда әбием РСФСРның югары советы депутаты итеп сайлана.Әбиемнең ирешкән уңышлары санап бетергесез, аның тырышлыгы, батырлыгы шунда кабат күренә . Әбиемне шулай искә алып утырганда, аның безнең күңелләрдә мәңгелеккә уелып калырлык итеп әйтә торган сүзләре искә төшә: ”Балакайлар, сез бәхетле, бик бәхетле. Сезнең тыныч тормышыгыз өчен сугыш кырында меңләгән ир-ат башларын салды. Сезгә инде шушы зур бүләкне ясаган батырларны истән чыгармаска, аларга рәхмәт укырга һәм бу якты, тыныч, имин тормышны рәхимсез, җәфалы, газаплы сугыш алмаштыра күрмәсен дип алладан сорыйсы гына кала”-дип әйтә торган иде әбием...
Актаныш кадет интернат-мәктәбенең
VIII класс укучысы Габдрахманова Регина
Җитәкчеләре татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәрхетдинова Ләйлә Фәвис кызы.
Почему люди кричат, когда ссорятся?
Три способа изобразить акварелью отражения в воде
Спасибо тебе, дедушка!
Тупое - острое
Отчего синичка развеселилась