Конкурс эше. Алар минем горурлыгым.
Вложение | Размер |
---|---|
alar_minem_gorurlygym.doc | 39 КБ |
Алар минем горурлыгым!
Кеше үзенең яшәү мәгънәсен төрлечә аңлый. Тик гасырлардан килгән тәгълимәт нигезендә, кеше җирдә үзеннән соң якты эз, матур эшләр, яхшы гамәлләр калдыру нияте белән яшәргә тиеш. Ә мондый шәхесләрне тарих үз битләренә кертә, дөньяга таныта, алардан үрнәк алырга өнди.
Әйе, минем якташларым арасында да тарих битләрендә урын алган, үрнәк итеп куярлык бөек затлар бик күп. Һәм бу бөек затлар арасында минем дәү бабайларым – Шәйсолтанов Фазлыйәхмәт белән Хәсәнов Солтангирлар да бар әле. Алар - Бөек Ватан сугышы ветераннары.
Мин курыкмыйча бабамнарны бөек затлар дип әйтә алам. Чөнки алар Ватан өчен барган сугышта катнашып, безнең ирекле тормышыбыз өчен көрәшкәннәр. Безнең шушындый рәхәт, тыныч тормышта яшәүебездә аларның өлешләре әйтеп бетермәслек дәрәҗәдә зур.
Дәү бабамнарның берсе - Хәсәнов Солтангир Азнакай районы Чалпы авылында туа. Совет армиясе сафларына 1943 елда алына, Ижевск шәһәре янындагы 18нче запасной стрелковый полкка эләгә. Шул ук елны Мәскәүгә җибәрәләр, анда 2 нче гвардейский минометный бригадада хезмәт итә. 2 айга сузылган укулардан соң 1943 елда З нче Белорус фронтына сугышка озатыла. Бу фронтта ул 74 нче полк, 4нче батареядә сугыша.
Сугышны Грозно, Лоза, Минский шәһәрләрендә дәвам итә.
Аннары Балтик диңгезе буена чыгалар. Рига, Вильнюс шәһәрләрен азат итүдә катнаша. Алда — Польша, Варшаваны азат итү. Ниһаять, Германиянең үз җиренә барып җитә һәм Кенигсбергны азат итәләр.
Сугыш тәмамланганнан соң Япония белән барган сугышларда катнаша. 1946 елга кадәр Маньчжуриядә була. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен «II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы» ордены, Жуков медальләре белән бүләкләнә.
Ә икенче дәү бабам - Шәйсолтанов Фазлыйәхмәт 1943 елның көзендә армиягә алына. Япония - СССР чигенә озатыла. 27нче Кызыл Чапаев дивизиясе. 211 полкта хезмәт итә. Урман кисүдә катнаша.
Сугыш беткәч, юл төзү эшләрендә катнаша. 1945 елның 8нче августында Япон сугышында катнаша, юл булмагач, башта урман кисеп юл әзерлиләр. Бу озак вакытны ала. Җәяү, кораллар күтәреп, күп километрлар үтәргә туры килә аларга. Мульлин, Музянь, Харбин шәһәрләрен алуда катнаша. Көз көне Владивостокка, Камчаткага җибәрелә.
Исән-сау туган илләренә әйләнеп кайткач, авылларында намуслы хезмәт итәләр.
Әбием белән бабам дәү бабайларым турында сөйләгәндә, минем күңелемә Р. Харисның әлеге шигырь юллары килә:
Кеше кайчан матур була?
Кеше матур шул вакыт –
Иле өчен, халкы өчен
Яшәгәндә җан атып.
Замананың авырлыгын
Җилкәсенә алганда,
Олы данга ирешеп тә
Кече булып калганда.
Олы җан булып калганга,
Олы җанлы булганга.
Ничек олыламыйсың да, ничек олы җанлы димисең инде үлем белән яшәү арасындагы газаплы мизгелләрне үз җилкәләрендә татыган кешеләрне. Сүз дә юк, сугышның кырыс юлларын үтүчеләр бер минем дәү бабамнар гына түгел, илебезгә тыныч тормыш бүләк итүче ил батырлары бихисап.
Ә менә бу гомерләре бәрәбәренә яулап алынган “бүләккә” хәзерге яшь буын рәхмәтлеме соң!? Кызганычка каршы, яшь буынның барысы да моны аңлап бетерми шул, бәхетле тормышның кадерен белмичә, тайгак юлга кереп китәләр, упкынга тәгәриләр.
Ә мин дәү бабамнарның, якыннарымның өметен аклауны үземә максат итеп куйдым: тырышып укырга, җәмгыятькә кирәкле шәхес булып җитешергә.
Үземнең әлеге иншамны тәмамлап, шуны әйтәсем килә: кешелек дөньясы, сугышлардан ачы сабак алып, җир йөзендә мәңге тынычлык, бәхет өчен көрәшсен иде. Җиңү көнен якынайткан һәм халыкның ирекле, бәхетле тормышына юл ачкан сугышчыларның батырлыклары турында онытмасын иде.
Заявка на участие в конкурсе
Фамилия, Имя, Отчество автора | Шайхулова Алсу Ильшатовна |
Место учебы | Новокашировская средняя школа Альметьевского района. |
Контакты:
| (8 – 8553) 34-96-85 gulnazshaihulova@mail.ru |
Название работы | |
Фамилия, Имя, Отчество руководителя работы | Шайхулова Гульназ Фаязовна, учитель татарского языка и литературы 1 кв. категории |
Привередница
Снежная книга
Камилл Фламмарион: "Астрономия - наука о живой Вселенной"
Распускающиеся бумажные цветы на воде
Весенняя гроза