Укучыларымның шигырь һәм хикәяләре газеталарда басыла,шулай ук төрле бәйгеләрдә призлы урыннарга лаек була.
Вложение | Размер |
---|---|
ukuchylar_izhaty.docx | 14.21 КБ |
Аңлашу
Беркөнне, һич көтмәгәндә ,
Авырып китте сеңел.
Калдырып китү әбигә
Түгел аны бик җиңел.
Тинтерәткән әбиемне ,
Тегесен-монсын сорап.
Иртәдән-кичкә кадәрле
Кара син шуңа чыдап.
Ашыйсы килгәндер инде
Сораган сгущёнка.
Аңламыйча телен әби
Алып кергән зур сумка.
“Юк “,-диеп ,сеңел мөлдерәп,
Тагын елап җибәргән .
“Сумка түгел, “зумсумка “дип ,
Барысын читкә тибәргән.
Тырыша торгач, бер-берләрен
Аңлаганнар ,әлбәттә . Минһаҗева Алсу, 9 класс
Тик сеңелне шулай үртәү Коркачык гомуми урта белем мәктәбе
Керде минем гадәткә.
Бөек шагыйрь
Тетрәнүдән тирән уйга калдым,
Үттек бүген Җәлил иҗатын.
“Ишеткәннәр чынмы икән ?”-диеп,
Алдым кулга шигырь китабын.
Әй син,Муса абый, илне саклап,
Күпме авырлыкка түзгәнсең.
Шигырьләрем кайтып сөйләр диеп,
Төн йокламый иҗат иткәнсең.
Әйе,кайткан илгә синең шигырьләрең,
Йөрәгеңнән чыккан җырларың.
Бетерергә теләсә дә немец,
Саклап калган аны дусларың.
Бар тормышың чагыла бу җырларда,
Күпне күргән бөек шагыйрь син.
Янәшәңдә булган дус-ишләрнең,
Ышанычын аклар батыр син.
Балта тотып килгән палачка да,
Башың ими горур калгансың.
“Көчле булыгыз,дуслар!”-дигән кебек,
Хәтта елмаер көч тапкансың.
Синең ышанычлы карашыңнан,
Көч алганнар бик күп әсирләр.
Фашист түзә алмый нәфрәтләнгән,
Үтәлмичә калгач әмерләр.
Гильотина кисте башыгызны,
Тик үлмәде сезнең исемнәр.
“Җәлилчеләр” булып кайтты алар,
Мәркәз үзәгендә һәйкәлләр.
Минһаҗева Алсу, 9 класс
Коркачык гомуми урта белем мәктәбе
Чишмә
Авылымның һәрбер сукмагы,
Әйтерсең лә миңа эндәшә.
Челтер-челтер аккан чишмәләре
Күңел кылларымны тибрәтә.
Элек монда кемнәр тормыш көткән?
Кемнәр иген чәчкән,урган,суккан?
Яшел болынында көтү көтеп,
Сихри табигатькә хозурланган?
Бу сорауга көн дә җавап эзләп,
Эндәшәм мин серле чишмәләргә.
Гүя шунда берсе мине аңлап,
Кинәт әкрен генә килә телгә:
-Чишмәләрнең изге исемнәре
Бер дә юкка гына бирелмәгән.
Һәрбер атаманың нигезендә
Ерак тарихларның эзе калган.
Барла,чишмәләрне,сеңелкәем,
Саклап,карап,чистартып тор.
Шул вакытта гына минем суым,
Кешелеккә дәва,шифа булыр.
Челтерәп аккан чишмә тавышын тыңлап,
Тирән уйга калдым.
Чишмәләрсез яшәү юклыгын мин
Күңелемә салдым.
Минһаҗева Алсу
Биектау районы Коркачык урта
мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы
Әбием
Әбиемнең чәчләренә
Ап-ак булып бәс кунган.
Өлкән шул инде әбием-
Яше җитмешкә тулган.
Җитмеш яшем тулды,диеп,
Тик торуны белми ул.
Кыш кияргә безнең өчен
Оекбашлар бәйли ул.
Без әбине яратабыз,
Зур рәхмәтләр әйтәбез.
“Озак яшә,әбием!”-дип,
Битеннән “пәп” итәбез.
Минһаҗева Алсу
Биектау районы Коркачык урта
мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы
Пока бьют часы
Сказка "Колосок"
3 загадки Солнечной системы
Учимся рисовать горный пейзаж акварелью
Вода может клеить?