Бүгенге тормышыбызны электр энергиясеннән башка күз алдына китерүе дә авыр. Без инде физика дәресләрендә электр энергиясе, аның барлыкка килүен өйрәндек. Ә кешелек дөньясы ул барлыкка килгәнче дә бик озак яшәгән бит. Электрдан башка тормыш җиңел булды микән? Минемчә,электр энергиясеннән башка кешенең тормышы бик авыр булган. Яктылык өчен шәмнәр, чыралар, керосин лампалары, факеллар яндырганнар.Бүгенге көндә электр көче белән башкарыла торган бөтен эшне дә кул белән эшләргә туры килгән.Телевизор да, суыткыч та, феннар да, компьютер да, гомумән, бик күп әйбер бөтенләй булмаган.Электр энергиясен җитештерә башлау, аны куллану кеше тормышын бик күп авырлыклардан азат иткән. Дөрес, бу процесс бик тиз генә бармый. Электр энергиясен куллана башлау тарихына күз салыйк әле.
Вложение | Размер |
---|---|
esse-elektr_energiyasenen_tarikhy.docx | 17.35 КБ |
IV Республиканский Энергетический
конкурс учащихся
МБОУ «Азбабинская СОШ»
Апастовского района РТ
Класc 9
Направление:«Журналистика»
ЭССЕ
Тема: « Электр энергиясенең тарихы »
Руководитель: Мубаракшина Энже Муллануровна,учитель татарского языка и литературы
Учащийся: Давлетшин Нияз Рамилович
Азбаба,2013
Бүгенге тормышыбызны электр энергиясеннән башка күз алдына китерүе дә авыр. Без инде физика дәресләрендә электр энергиясе, аның барлыкка килүен өйрәндек. Ә кешелек дөньясы ул барлыкка килгәнче дә бик озак яшәгән бит. Электрдан башка тормыш җиңел булды микән? Минемчә,электр энергиясеннән башка кешенең тормышы бик авыр булган. Яктылык өчен шәмнәр, чыралар, керосин лампалары, факеллар яндырганнар.Бүгенге көндә электр көче белән башкарыла торган бөтен эшне дә кул белән эшләргә туры килгән.Телевизор да, суыткыч та, феннар да, компьютер да, гомумән, бик күп әйбер бөтенләй булмаган.Электр энергиясен җитештерә башлау, аны куллану кеше тормышын бик күп авырлыклардан азат иткән. Дөрес, бу процесс бик тиз генә бармый. Электр энергиясен куллана башлау тарихына күз салыйк әле.
Хәзерге Татарстан җирендә ул иң беренче тапкыр 1887нче елда кулланыла башлый. Казан дары заводында электр генераторы урнаштырыла һәм ул биргән электр тогыннан беренче тапкыр лампочкалар кабына. Ә инде 1915нче елда монда, беренче тапкыр буларак, көчәнеше 2100 Вт булган өч фазалы алмаш ток генераторы эшли башлый. 1895нче елда Казанда Бельгиянең “Газ һәм электр” дигән акционерлык җәмгыяте электр станциясен эшләтеп җибәрә. Станция аз егәрлекле була һәм аның куәте шәһәр халкы ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен җитеп тә бетми. Шулай булса да, Казан революциягә кадәрге Россиядә электр энергиясе белән тәэмин ителгән иң яхшы 10 шәһәр арасында була.1917нче елгы революциядән соң станция исемен үзгәртә һәм “Кызыл таң” дип атала башлый. Ул 1926нчы елга кадәр эшли. Ә Казан губернасында исә электр энергиясе станцияләре бары тик 20 нче гасыр башында гына эшли башлый: 1913нче елда – Чистайда, 1914нче елда – Мамадышта.
Революциядән соң илдә яңа тормыш төзү башлана. 1920нче елның декабрендә Советларның VIII Бөтенроссия съезды ГОЭЛРО планын раслый. Әлеге план буенча илдә алдагы ун-унбиш ел эчендә 30 яңа электр станциясе төзелергә тиеш була.1925 нче елда ТАССРның 3 еллыгы исемендәге электр станциясе эшли башлый. Казанда 1 нче ТЭЦ төзелә. Иң гаҗәбе – әлеге төзелештә бернинди техника кулланылмый. Шулай да ул 2ел да 6 айдан соң аякка баса. 1933нче елның 17 январендә ук инде аның 20 мең кВт егәрлектәге беренче чираты эшли башлый.Беренче бишьеллык елларында Татарстанда район дәрәҗәсендәге 13 электр станциясе төзелә. Бу вакытта инде республикабыздагы электр станцияләренең тулаем егәрлеге 32 мең кВтка җитә. Әйе, яңа урнашкан Совет власте энергетика тармагын үстерүне төп бурычларның берсе дип саный.Хәзерге вакытта электр станцияләренең саны күп.Шулай да без электр энергиясен сакларга, кирәксә - кирәкмәсә лампочкаларны яндырып куймаска , электр приборларын да кирәккә генә кабызырга һәм алардан дөрес итеп, кагыйдәләрне үтәп кенә кулланырга тиешбез.
Учимся рисовать горный пейзаж акварелью
Свинья под дубом
Космический телескоп Хаббл изучает загадочную "тень летучей мыши"
Камилл Фламмарион: "Астрономия - наука о живой Вселенной"
Убунту: я существую, потому что мы существуем