Әни кадере
Таң атадыр инде диеп уйлап,йокы аралаш,авыр керфекләремне күтәрергә тырышам.Өйгә төшкән ай яктысында әниемнең сабыйларча тәмле итеп йоклап яткан таныш гәүдәсен күреп,тынычлап,кабат йокыга талам.Әнием йоклый,димәк,әле бик иртә,чөнки минем әнием дә таң белән бергә уяна.Мин, изрәп,татлы йокыга талам.Берникадәр вакыттан соң назлап дәшкән тавыш минем колакларымны иркәли: “Тор,кызым,йоклап кала күрмәгез,мин киттем”,-дәшә ул миңа йомшак кына.Шул назлы тавыш сине көн дә уята.Әмма ,өлкәннәр сөйләве буенча,син аның үзең өчен никадәр мөһим һәм кадерле икәнен еллар узгач кына аңлыйсың икән.
Вложение | Размер |
---|---|
khikya-ni_kadere.docx | 14.37 КБ |
Әни кадере
Таң атадыр инде диеп уйлап,йокы аралаш,авыр керфекләремне күтәрергә тырышам.Өйгә төшкән ай яктысында әниемнең сабыйларча тәмле итеп йоклап яткан таныш гәүдәсен күреп,тынычлап,кабат йокыга талам.Әнием йоклый,димәк,әле бик иртә,чөнки минем әнием дә таң белән бергә уяна.Мин, изрәп,татлы йокыга талам.Берникадәр вакыттан соң назлап дәшкән тавыш минем колакларымны иркәли: “Тор,кызым,йоклап кала күрмәгез,мин киттем”,-дәшә ул миңа йомшак кына.Шул назлы тавыш сине көн дә уята.Әмма ,өлкәннәр сөйләве буенча,син аның үзең өчен никадәр мөһим һәм кадерле икәнен еллар узгач кына аңлыйсың икән.
Юк шул, мин замана баласы.Кулымда кыйммәтле телефон.Һәм ул телефонның будильнигына әллә нинди ямьсез авазлар,ят тавышлар куелган.Берәүнең дә башына,әнисенең шул татлы сүзләрен яздырып, “уяткычына” куярга башына килми.Кызганыч,әни кирәклеге ашыйсы килгәндә,матур киенәсе яисә башка проблемалар килеп чыкканда искә төшә.Без бит әле балалар,үз дөньябызга чумганбыз.Олыгайгач кына әни кадере турында уйланабыздыр.Шулай бар,булган һәм булачак.
Кадерле дустым!Бәлки уйланырсың,хәзерге вакытта әниең ни белән мәшгуль икән?!Тиз генә янына йөгер һәм аны ничек каты яратуыңны әйт.
Колагыңа гына әйтәм,әйдә башкалардан бераз гына булса да аерылып карыйк.Бераз сәер болар дисеннәр.Телефоныңның “уяткычына”әниеңнең тавышын яздыр.Менә күрерсең,безнеңчә әйткәндә,бик “клёво” булачак.
Киттекме?!..
Астрономический календарь. Октябрь, 2018
Ледяная внучка
Красочные картины Джастина Геффри
Украшаем стену пушистыми кисточками и помпончиками
Барсучья кладовая. Александр Барков