Һәрбер халыкның тарихы үзенә күрә катлаулы һәм үзенчәлекле. Халкыбызның күп гасырлык тарихында героик һәм шул ук вакытта фаҗигале, хәсрәт белән сугарылган сәхифәләр бик күп. Безнең төбәкнең – Казан артының – бу тарихи вакыйгаларда үзенең тоткан урыны бар (Камай, Иске Казан, Урмат). Шундый тарихи урыннарга бай төбәктә яшәү – үзе горурлык.
Безнең төбәк Татарстан, Россия тарихында тирән эз салган шәхесләре белән дә горурлана. Садри һәм Әхмәтһади Максудилар, Хәсәнгата һәм Солтан Габәшиләр, Мөхәммәтвәли Мәхмүдов, Галимҗан Баруди кебекләр – халык бәхете, татар милләтенең аң-белемле булуы өчен гомерләрен багышлаган шәхесләр. Аларның иҗатлары җитәрлек дәрәҗәдә өйрәнелгән. Без дә әлеге шәхесләрнең эшчәнлекләре белән яхшы таныш. Шулай да алдагы елларда эзләнүләребез, өйрәнүләребез белән канәгатьләнмичә, төбәгебездән чыккан шәхесләребез исемнәрен барлауны дәвам иттек. Менә чираттагы исем. Ул - Галимҗан Җамалетдин улы Сәйфетдинов – ялкынлы революционер һәм яңа карашлы педагог. Милләт азатлыгы өчен көрәшеп яшәгән якташыбызның исеме ил тарихында үз урынын алган.
Иң беренчеләргә, юл яручыларга, һәрвакыт кыен була. Патша Россиясе шартларында колониаль коллыкта яшәгән татар халкының революционер улларына яшерен политик матбугатны оештыру һәм тарату гаять авыр булган, күп көч, тапкырлык һәм осталык таләп иткән.
Галимҗан Сәйфетдинов, Хөсәен Ямашев, Гафур Коләхметов кебек беренче журналистлар белән берлектә һәм аларның безгә мәгълүм булган һәм мәгълүм булмаган ярдәмчеләре татарча матбугат тудыру һәм хезмәт ияләрен революцион күтәрелешкә хәзерләү юлында бәяләп бетергесез зур эш башкара. Легаль булмаган партияле матбугатны оештырып һәм аңа таянып, алар объектив рәвештә, гомумән, татарча вакытлы матбугат булдыру өчен шартлар тудыралар.
Якташыбыз Галимҗан Җамалетдин улы Сәйфетдинов- Хөсәен Ямашевнең көрәштәше -татарлар арасында беренче марксист -педагог, революционер була. Татар илендә барган инкыйлаби хәрәкәтләр тарихында Галимҗан Сәйфетдинов эшчәнлегенең тоткан урыны турында Г. Ибраһимовның "Татарлар арасында революция хәрәкәтләре (1905)" исемле хезмәтендә дә телгә алына. Кызганычка каршы, халык бәхете өчен көрәшүче бу якташыбызның тормышы һәм эшчәнлеге тулысынча өйрәнелмәгән.
Шуңа күрә фәнни эшебезнең максаты итеп “Якташыбыз Галимҗан Сәйфетдиновның педагогик һәм революцион эшчәнлеге турында мөмкин кадәр тулырак өйрәнү”не куйдык. Шул максаттан чыгып, түбәндәге бурычлар билгеләнде:
1) Г. Сәйфетдинов нәселенең Биектау районы Таршна авылы белән бәйләнешен ачыклау;
2) Галимҗан Сәйфетдиновның яңа карашлы педагог буларак татар халкының иҗтимагый аңын үстерүгә ни дәрәҗәдә йогынты ясавын билгеләү;
3) инкыйлаби эшчәнлеген өйрәнү.
Фәнни-эзләнү эшебез Керештән, Төп өлеш һәм Йомгактан тора. Төп өлеш ваграк бүлекчәләргә бүленде. Ахырдан файдаланылган әдәбият күрсәтелде.
Вложение | Размер |
---|---|
якташыбыз Г. Сәйфетдиновның тормышы һәм эшчәнлеге турында фәнни-эзләнү эш | 512.86 КБ |
Татарстан республикасы
Биектау муниципаль районы
МБУ “Дөбъяз урта гомуми белем бирү мәктәбе”
Фәнни-эзләнү эше
Якташыбыз Галимҗан Сәйфетдинов – педагог һәм революционер
Эшне башкаручы:
11 нче сыйныф укучысы
Хәмидуллина Илүзә Булат кызы.
Җитәкче: татар теле һәм
әдәбияты укытучысы Вафина
Гөлия Илдүс кызы.
2015 нче ел.
Эчтәлек
Кереш............................................................................. 3
Төп өлеш. Якташыбыз Галимҗан Сәйфетдинов -
азатлык өчен көрәшүче............................................... 5
1. Безнең яктан, шушы туфрактан ул......................... 5
2. Көчле революционер.............................................. 6
3. Яңа карашлы педагог.............................................. 9
Йомгак.......................................................................... 10
Файдаланылган әдәбият.............................................. 11
Кушымта .................................................................... 12
Кереш
Һәрбер халыкның тарихы үзенә күрә катлаулы һәм үзенчәлекле. Халкыбызның күп гасырлык тарихында героик һәм шул ук вакытта фаҗигале, хәсрәт белән сугарылган сәхифәләр бик күп. Безнең төбәкнең – Казан артының – бу тарихи вакыйгаларда үзенең тоткан урыны бар (Камай, Иске Казан, Урмат). Шундый тарихи урыннарга бай төбәктә яшәү – үзе горурлык.
Безнең төбәк Татарстан, Россия тарихында тирән эз салган шәхесләре белән дә горурлана. Садри һәм Әхмәтһади Максудилар, Хәсәнгата һәм Солтан Габәшиләр, Мөхәммәтвәли Мәхмүдов, Галимҗан Баруди кебекләр – халык бәхете, татар милләтенең аң-белемле булуы өчен гомерләрен багышлаган шәхесләр. Аларның иҗатлары җитәрлек дәрәҗәдә өйрәнелгән. Без дә әлеге шәхесләрнең эшчәнлекләре белән яхшы таныш. Шулай да алдагы елларда эзләнүләребез, өйрәнүләребез белән канәгатьләнмичә, төбәгебездән чыккан шәхесләребез исемнәрен барлауны дәвам иттек. Менә чираттагы исем. Ул - Галимҗан Җамалетдин улы Сәйфетдинов – ялкынлы революционер һәм яңа карашлы педагог. Милләт азатлыгы өчен көрәшеп яшәгән якташыбызның исеме ил тарихында үз урынын алган.
Иң беренчеләргә, юл яручыларга, һәрвакыт кыен була. Патша Россиясе шартларында колониаль коллыкта яшәгән татар халкының революционер улларына яшерен политик матбугатны оештыру һәм тарату гаять авыр булган, күп көч, тапкырлык һәм осталык таләп иткән.
Галимҗан Сәйфетдинов, Хөсәен Ямашев, Гафур Коләхметов кебек беренче журналистлар белән берлектә һәм аларның безгә мәгълүм булган һәм мәгълүм булмаган ярдәмчеләре татарча матбугат тудыру һәм хезмәт ияләрен революцион күтәрелешкә хәзерләү юлында бәяләп бетергесез зур эш башкара. Легаль булмаган партияле матбугатны оештырып һәм аңа таянып, алар объектив рәвештә, гомумән, татарча вакытлы матбугат булдыру өчен шартлар тудыралар.
Якташыбыз Галимҗан Җамалетдин улы Сәйфетдинов- Хөсәен Ямашевнең көрәштәше -татарлар арасында беренче марксист -педагог, революционер була. Татар илендә барган инкыйлаби хәрәкәтләр тарихында Галимҗан Сәйфетдинов эшчәнлегенең тоткан урыны турында Г. Ибраһимовның "Татарлар арасында революция хәрәкәтләре (1905)" исемле хезмәтендә дә телгә алына. Кызганычка каршы, халык бәхете өчен көрәшүче бу якташыбызның тормышы һәм эшчәнлеге тулысынча өйрәнелмәгән.
Шуңа күрә фәнни эшебезнең максаты итеп “Якташыбыз Галимҗан Сәйфетдиновның педагогик һәм революцион эшчәнлеге турында мөмкин кадәр тулырак өйрәнү”не куйдык. Шул максаттан чыгып, түбәндәге бурычлар билгеләнде:
1) Г. Сәйфетдинов нәселенең Биектау районы Таршна авылы белән бәйләнешен ачыклау;
2) Галимҗан Сәйфетдиновның яңа карашлы педагог буларак татар халкының иҗтимагый аңын үстерүгә ни дәрәҗәдә йогынты ясавын билгеләү;
3) инкыйлаби эшчәнлеген өйрәнү.
Фәнни-эзләнү эшебез Керештән, Төп өлеш һәм Йомгактан тора. Төп өлеш ваграк бүлекчәләргә бүленде. Ахырдан файдаланылган әдәбият күрсәтелде.
Төп өлеш. Якташыбыз Галимҗан Сәйфетдинов -
милли азатлык өчен көрәшүче.
1. Безнең яктан, шушы туфрактан ул.
Галимҗан Җамалетдинович Сәйфетдинов исеме мәңге онытылмас кешеләр төркеменә карый. Ул 1882 нче елның 15 нче январендә Оренбург өлкәсенең Троицк шәһәрендә җирсез крестьян гаиләсендә туа. Аның әтисе Җамалетдин Баязит улы Казан өясе һәм губернасы (хәзерге Биектау районы) Салкын Чишмә волосте Таршна авылыннан ярлы крестьян гаиләсеннән була. Әнисе Хәбибҗамал Вәлиулла кызы шушы як крестьян кызы, бик тә киң күңелле һәм тырыш хатын була.
1870 нче елларда Баязит Сәйфетдин улы – Галимҗанның бабасы гаиләсе бөлә: җитештерү чыганакларыннан мәрхүм кала. Гаилә әгъзалары өйдән китеп эшләргә мәҗбүр булалар. 1880 нче елда 28 яшьлек Җамалетдин өйләнә һәм җирсез булганга Троицк шәһәренә китә. Ике елдан Галимҗан, аннары Фазылҗан һәм Хәдичә дөнья күрә.
Галимҗан мәдрәсәдә, Троицк шәһәр училищесында укый, соңрак Казанга кайта. 1901 нче елның 22 нче августында ул Казандагы Укытучылар мәктәбенә укырга керә. Бу уку йортында Х. Ямашев, Г. Коләхмәтов һәм башка инкыйлаби рухлы яшьләр белән бергә яшерен рәвештә марксистик юнәлештәге түгәрәк оештыра.
1904 нче елның 12 нче декабрендә Казан җандармериясе идарәсе кушуы буенча Г. Сәйфетдиновны актив инкыйлабый эшчәнлеге өчен Укытучылар мәктәбеннән чыгаралар. Аны җинаять Кодексының 126 нчы матдәсенең 1 нче һәм 51 нче пунктлары нигезендә дәүләтчелеккә каршы җинаятьтә гаеплиләр. Г. Сәйфетдинов полициянең көчле күзәтүе астына куела. “Сәяси ышанычсыз кеше” буларак, аңа хөкүмәт мәктәпләрендә эшләү тыела. Бу елларда якташыбыз татар балаларына гимназияләргә керү өчен әзерлек дәресләре биреп көн күрә.
2. Көчле революционер
Әдәбиятны, тарихны, хезмәтне сөю, ныклык һәм югары сәләт Галимҗанда әйләнә-тирәгә, илдәге һәм шәһәрдәге сәяси вакыйгаларга кызыксыну уята.
Г. Сәйфетдиновның сәяси аңы үсүгә аның И. Әхмәтов белән дуслыгы да йогынты ясый, сөргеннән татарлардан беренче большевик Х. Ямашев та әйләнеп кайта. Галимҗанның сәяси белеме акрынлап киңәя бара. Ул профессиональ революционер юлына баса.
1905 нче елның 11 нче февралендә Г. Сәйфетдинов приказчиклар арасында фетнә оештыруда гаепләнеп кулга алына. Тиешле дәлилләр җитмәү сәбәпле, 11 көннән иреккә чыгарыла. Тик ул сак хезмәткәрләренә карата “Без сезне дә, патшагызны да юк итәбез!” дигән сүзләре өчен тагын полиция кулына төшә.
1905 нче елның 12 нче декабрь төнендә Казан губернасының жандарм идарәсе Казан большевикларын массакүләм кулга алу үткәрә. Шул ук төнне
Г. Сәйфетдинов йортында тентү ясала. Аның “Барлык партия эшчеләренә”, “Азатлык өчен!” прокламацияләрен алалар, үзен Оренбургка сөрәләр.
Г. Сәйфетдиновның һәр адымын күзәтеп торган Оренбург жандарм идарәсе болай дип яза: “Галимҗан Җамалетдин улы Сәйфетдинов 1906 нчы елның 8 нче июлендә килеп, Коротков номерларының берсендә урнашты”. Монда ул полициянең көчле күзәтүе астында яши.
Педагогик белеме булган Галимҗан Сәйфетдинов, татар уку йортларының берсендә укытучылык эшен дәвам итәргә теләп, Оренбург мәгариф бүлегенә үтенеч белән мөрәҗәгать итә. Аның үтенече шәһәр губернаторына җиткерелә. Рус мәктәпләре өчен әзерлекле татар укытучылары җитмәсә дә, аның үтенече кабул ителми. Аннан соң Г. Сәйфетдинов әти-әнисе яшәгән Троицк шәһәренә барырга рөхсәт сорый, әмма уңай җавап ала алмый.
Якташыбыз Оренбургта яшәү дәверендә Хөсәен Ямашевның якын дусты, “Урал” газетасы чыгаруда ярдәмчесе була. Ул рус телендәге марксистик мәкаләләрне татар теленә тәрҗемә итеп, “Урал” газетасы битләрендә бастыра. Язучы Галимҗан Ибраһимов үзенең бер китабында: “1907 нче елның 4 нче январенда Х. Ямашев Г.Сәйфетдинов белән бергә “Урал” газетасы чыгара башлыйлар. Патша хөкүмәте газетаны яба һәм аларны җавапка тарта”,- дип язган.
Күзәтү астында яшәсә дә, Г. Сәйфетдинов татар эшчеләре һәм укучы яшьләр арасында инкыйлаби агитацияләр алып бара. Шул елларда Оренбург губернасының жандарм идарәсе башлыгы губернаторга түбәндәгеләрне җиткерә: “Галимҗан Җамалетдин улы Сәйфетдинов (тәхәллүсе – Гассан) җирле мөселман халкы өчен куркыныч шәхес”. Шуңа күрә жандармерия башлыгы революционерны Оренбургтан куарга тели. Эчке эшләр министрлыгы Оренбург губернаторының үтенечен раслый һәм Галимҗан Сәйфетдиновны ике елга Вятка губернасына сөрәләр.
Сөргеннән Казанга кайткач, Г. Сәйфетдинов кабат инкыйлаби эшчәнлеккә алына, социал- демократлар белән элемтәләрен яңарта һәм РСДРП комитеты әгъзасы була. Казан губернасы жандарм идарәсе архивында сакланган социал-демократлар партиясе хакындагы агентлык белешмәләре көндәлегендә болай дип күрсәтелә: “Г. Сәйфетдинов 1909 нчы елның маенда сөргеннән Казанга кайтты һәм партия эшләрен җайга сала башлады.”
Г. Сәйфетдинов үзенең мәкаләләрен газета битләренә еш кына “Гассан” һәм “Баязит” тәхәллүсе астында бастыра. 1909 нчы елда гына “Камско-Волжская речь” газетасында аның унлап мәкаләсе дөнья күрә.
Берничә мәкаләсендә “Йолдыз” газетасының баш мөхәррире А. Х. Максудов кебек буржуаз милләтчеләрнең милләтләр арасында дошманлык уятуда гаепләп яза[1].
Якташыбыз “Правда” газетасы белән хезмәттәшлек итә. Бу газетаның татарлар арасында таралуына күп көч куя. 1913 нче елда полиция Департаменты бүлеге җитәкчесе Г. Сәйфетдиновның “Правда” газетасына юлланган бер мәкаләсен кулга төшерә һәм, тикшерү өчен, Казан губернасы жандармериясе идарәсенә җибәрә. Татар һәм рус приказчикларын күмәк көрәшкә күтәрелергә өндәгән бу мәкаләнең авторы “Ибне Әмин” дип куелган була. Казан губернасы жандармериясе идарәсе җитәкчесенең 1913 нче елның 4 нче мартында Департамент адресына язылган яшерен хатында “Ибне Әмин” - шул ук Галимҗан Сәйфетдинов булуын хәбәр итә.
Революционер Г. Сәйфетдинов РСДРПның Үзәк комитеты белән дә элемтәдә була. Н. К. Крупскаяның 1912-1914 нче еллар язмары кенәгәсендә башка рус адреслары арасында Галимҗан аганың Казан адресы билгеләнә. Бу адреслар, кенәгә табылгач, “Тарихи архив”[2] журналында басыла.
1916 нчы елда Галимҗан Сәйфетдинов “Денежка рубль бережет” кооперативы составына керә һәм төрле районнар буенча йөри. Бу аңа хаклы рәвештә революцион попаганда алып бару өчен мөмкинлек бирә. Казан губернасы жандармериясе идарәсе үзенең 1916 нчы ел өчен бирелгән отчетында түбәндәгеләрне билгели: “Денежка рубль бережет” кооперативы җәмгыятьнең төрле катлау кешеләрен (эшчеләрдән алып интеллигентларга кадәр) җәлеп итүе, аның җитәкчеләре турында да безгә билгеле”. Шулай да Г. Сәйфетдиновны даими күзәтү астында тоталар. Галимҗан ага бер айлык ял алып, партия эшләре буенча Самарага китә. Казан губернасы жандармериясе анда да күзәтүсез калдырмый: шәһәргә килгән беренче көненнән үк Самара җитәкчелеге Г. Сәйфетдиновны игътибар үзәгендә тота.
1917 нче елның апрелендә Г. Сәйфетдинов Мулланур Вахитов тарафыннан төзелгән мөселманнарның социалистик комитетына (МСК) керә. Ул К. Якубов, Х. Гайнуллин, К. Саттаров, В. Шәфигуллиннар белән бергә татар милләтчеләренә каршы көрәш алып баралар. Бу комитетка, большевиклардан тыш, вак буржуаз партия вәкилләре дә кергән. Шулай да мөселманнарның социалистик комитеты белән большевиклар идарә итә. Бу комитет тирәсенә татар интеллигенциясенең яңа көчләре (Галиәскар Камал, Галимҗан Ибраһимов һәм башкалар) туплана.комитет “Кызыл байрак” исемле газета чыгара. Бу газета чыга башлаганчы, татар большевиклары “Аваз” кебек демократик юнәлештәге вак буржуаз газеталары белән эш итәләр. Мөселманнарның социалистик комитеты һәм аның җитәкчеләре Г. Сәйфетдинов, М. Вахитов, К. Якубовлар “Хәрби шура”, “Милли шура” кебек милли оешмаларга каршы көчле көрәш алып баралар.
3. Яңа карашлы педагог
Г. Сәйфетдинов инкыйлаби эшчәнлеге белән беррәттән укытучылык эшен дә дәвам итә. Педагогика белгече буларак, ул бу эшендә укыту мәсьәләренә зур игътибар бирә. “Мөселманнар игътибарына” мәкаләсендә педагог татар балалары арасында үлем күрсәткече югары булуына борчылып яза. Татарлар арасында табибларның юк дәрәҗәсендә булуы, медицина ярдәме оештырылмавы турында искәртә. Балаларның көнкүреш хәлен яхшыртуга руслар белән берлектә ирешергә кирәклеген аңлата.
“Татарлар өчен мәктәпләр булдыру мәсьәләсе” мәкаләсендә Г. Сәйфетдинов татар педагоглары кадрлары ихтыяҗы турында ассызыклый.
Халык мәктәпләрендә укыту-тәрбия эшенең хәле укытучыларның әзерлегеннән торуын да билгели ул бу мәкаләсендә.
XX йөз башында татар мәдрәсәләрендә дини фәннәр укытыла, дини тәрбия бирүгә өстенлек куела. Педагог-марксист Г. Сәйфетдинов мәдрәсәләрнең бу юнәлештә эшләвенә каршылыклы карый. “Мәдәрәсәләр яхшы әзерлекле педагоглар әзерли алмый”,- дип билгели ул. Чын белгечләр әзерләү өчен яңа карашлы якташыбыз дөньяви уку йортлары ачарга тәкъдим итә. Г. Сәйфетдинов хөкүмәтнең тиешле таныклыгы булмаган педагогларга укыту хокукы бирмәвенә борчыла. Педагогларның хокукларын яклап, “Татарлар өчен тиешле дәрәҗәдәге мәктәпләр булмауга укытучылар гаеплеме?” дигән сорауны куя.
Үзе кебек социал-демократ педагоглар фикеренә кушылып, Галимҗан ага хатын-кызларның ирләр белән тигез хокуклы, мәктәпләрдә дөньяви белем алуга хаклы итүне таләп итә.
Галимҗан Сәйфетдинов яшьләр тормышындагы яңа күренеш – татар театры үсешенә дә зур игътибар бирә. Театр труппаларының сәхнәләштергән әсәрләренә рецензияләр яза. 1914 нче елның 20 нче февралендә “Сәйяр” труппасы җитәкчесе Габдулла Кариев квартирасында яшьләр алдында чыгыш ясый.
Йомгак
Галимҗанның улы Веняга әтисеннән калганда бары ун гына яшь була. Ак чехлар басыр кергәндә Галимҗан яшеренгән була һәм 1918 нче елның сентябрендә Казанны интервентлардан азат иткән ккөннәрдә һәлак була. Хезмәт халкының бәхете өчен көрәшүче, өч революция герое, Хөсәен Ямашевның, Галимҗан Ибраһимовның, Мулланур Вахитовның яраткан дустының гомере шулай вакытсыз өзелә.
1913 елның августында ул Нижний Новгородтан улына яза: “Сөекле улым Венька! Мин сине сагынам. Биредә көннәр салкын, ә мин пальтосыз киттем. Синең килүеңне көтәм”.
Икенче хатында: “Хезмәт хакы алдым һәм аны сезгә җибәрәм, үземә бер сум калдырам – уенчыклар алырга”, -дип язган.
Вениамин әтисенең хатларын кадерләп саклый. Ул әтисе белән горурлана, гомерен бөек максатлар хакына бирүен, аның яхшы күңелле кеше булуын аңлый.
Түбән Новгород, Самара, Саратов, Әстерхан, Царицын...революция солдаты булган шәһәрләр менә шушылар.
Йомгаклап әйтсәк, Галимҗан Сәйфетдинов күренекле татар революционеры, татар эшчеләре, приказчиклары һәм укытучылары арасында марксизм идеяләрен алга сөрүче яңа карашлы педагог була. Мондый милләтпәрвәр якташларыбыз белән без горурланырга тиешбез.
Файдаланылган әдәбият
1. Ә. Җәләлиев. “Галимҗан Сәйфетдинов” (тууына 10 ел тулуга карата); “Ильич юлы”, 1992 нче ел, гыйнвар.
2. Ә. Җәләлиев. “Таршна авылы тарихыннан”; “Ильич юлы”, 1989 нче ел, 14 нче апрель,№47.
3. Габдулла Тукайга багышланган Интернет-портал
4. “Тарихи архив” (“Исторический архив”), № 1, 1959 нчы ел.
5. Ханбиков Я. И. История педагогики татарского народа. Казань: КГПИ, 1975.-163 б.
Кушымта
Кызганычка каршы, Г. Сәйфетдиновның сакланып калган фотолары юк дәрәҗәдә.
[1] “Кама-Идел сөйләше” (“Камско-Волжская речь»), 26 нчы май, 1909 нчы ел.
[2] “Тарихи архив” (“Исторический архив”), № 1, 1959 нчы ел.
Филимоновская игрушка
Астрономический календарь. Февраль, 2019
Северное сияние
Привередница
Весёлые польки для детей