Чагыштырулар кулланып язган укучының кечкенә генә "иҗат җимеше".
Вложение | Размер |
---|---|
min_niemnen_kyzy.docx | 12.78 КБ |
Мин әниемнең кызы.
Мин әниемнең кызы. Чөнки ул мине бу дөньяга тудырган, күкрәк җылысы биргән һәм үзендә булган сыйфатларны биргән кеше. Аның яшел күзләре яшел чирәм бөртегенә ошаган. Ә куллары – алтын. Аларның җылысын мин җәйге кояш җылысы белән чагыштырыр идем. Әнием авыл даруханәсендә дарухәнәче булып эшли. Ул буш вакытларын безнең белән күңелле итеп үткәрә. Әнием безне Казанга да алып барды. Анда без кайларда гына булмадык! Җәйләрен бергәләп балык та тотабыз, минем туган көнне урамыбызның бар балаларын җыеп, Сабантуй кебек итеп уздырабыз. Шундый күңелле була! Әнием безгә нинди генә тәмле ризыклар пешереп ашатмый: аның бәлешләре, тортлары, пироглары телеңне йотарлык була.
Минем дә әнием кебек сабыр, тырыш һәм акыллы буласым килә!
Хөсәенова Дилә,
4-а сыйныфы
Рыжие листья
Лиса и волк
Как выглядело бы наше небо, если вместо Луны были планеты Солнечной Системы?
В.А. Сухомлинский. Самое красивое и самое уродливое
Несчастный Андрей