Сочинение.
Вложение | Размер |
---|---|
sochinenie_yarullina.docx | 17.89 КБ |
Бөек Җиңү
Бабайлар көрәшеп безгә
Тынычлык яулап алган.
Ә күпләре кайталмыйча,
Сугыш кырында калган.
Тиздән Җиңү бәйрәме,
бәйрәм итәр бар халык.
Кайберләре сагышланып,
Кайберләре шатланып.
Халкыбызның фашизмны җиңүенә 69 ел тулды. 1945нче елның дулкындыргыч 9нчы май көне ватаныбызныэ гына түгел, ә бөтен кешелекнең тарихына мәңгелеккә кереп калды. 1941нче елның 22 июнендә сәгать 4 СССРга герман илбасарларны басып керде. Халкыбыз 871 көн блокада да яшәгән. Без гаҗәеп тырышлык һәм кайтара алмаслык югалтулар бәрабәренә дөньяны һәлакәттән аяулап калганнарның сугышчан һәм хезмәт батырлыгы белән горурланабыз. Бөек Җиңүнең күптәнлек срогы юк. Еллар ничек кенә ашыкмасын, тормышыбыз ничек кенә үзгәрмәсен, әлегә шатлыклы һәм бер вакыт та моңсу бәйрәм илебездә иң мөһим, изге даталарның берсе.
Безнең бәхетле тормышыбыз һәм азатлыгыбыз өчен түгелгән канны ничек онытырга мөмкин соң?! Үз гәүдәсе белән дошман пулеметын каплаган Александр Матросов батырлыгын, дошман әсирлегеннән фашист самолетына утырып качкан һәм иптәшләрендә әсирлектән коткарган Михаил Девятаев, фашистлар куркып “төнге шәүләләр” дип атаган хатын-кызлар эскадрильясен һәм аның командиры Мәгүбә Сыртланова, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең батырлыкларын ничек онытып булсын!
Бөек Ватан сугышы еллары .. Бу елларны, вакыйгаларны без китаплардан укып, кинолардан карап кына беләбез. Күпме яп-яшь егет һәм кызлар, сабыйлар һәм апалар, бала-чагалар сугыш кырларында мәңгелеккә ятып калган. Әмма тылда калганнар да зур батырлыклар күрсәткән. Хатын-кызлар сугыш вакытында күп авырлыклар күргән. Ләкин ач-ялангач тормыш, авыр хезмәт аларны куркытмаган. Завод-фабрикларда да, кыр-басуларда да тырышып эшләгәннәр.
Сугыш башланганда минем карт әбием Гайшәгә дә 31 яшь булган. Ул да Җиңү көнен якынайту өчен барасында эшләгән. Җәй көне ул кырда урак урган, кыш көне урманда агач кискән. Җиңү сүзен зарыгып көткән. Аның тормыш иптәше карт бабам Ризатдин энеләре белән сугышта катнашкан һәм әйләнеп кайтмаган. Карт әбием 3 баласы белән ятим калган. Әбиемне сугыш елларында эшләгән олы һәм авыр хезмәтләре өчен аны медаль белән бүләкләгәннәр.
Сугыш, сугыш ... Кемнәрнең язмышына кагылмаган да, кемнәрнең башларына кайгы, күз яше, хәсрәт китермәгән ул. Кешелек дөнҗясы, сугышлардан ачы сабак алып, җир йөзендә мәңге тынычлык, бәхет өчен көрәшергә тиеш.
Халкыбызның кылган батырлыклары һәрвакыт хөрмәт итәм һәм соклану белән искә алалар. Ә безнең бурычыбыз – ул еллардагы халыкның батырлыгын үзебез дә онытмыйча, бездән соң килгән буыннарга да тапшыру. Ләкин безнең илгә кире 24 миллионнан артык кеше мәңгегә сугыш кырларында ятып калган. Күпме кеше туган иленә кайта алмаган. Аларның сәбәбе дә – аларны дошман дип атаудан.
Җиңү көне – яшьле күзләр бәйрәме ул. Җиңү көне безнең өчен һәрвакыт горурлык, сугышчан дан һәм батырлык символы ул. Еллар, ил – көннәр имин һәм тыныч булсын! Җиңү көннәре безнең хәтердә шулай мәңге сакланыр!
Яруллина Алинә,
Әлмәт районы Түбән Мактама
2нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы
Укытучы: Вильданова Ләйсән Марс кызы
e-mail: gulnaz.aglieva@yandex.ru
Твёрдое - мягкое
Прекрасное далёко
Три орешка для Золушки
Рисуем тыкву
Несчастный Андрей