МӘКАЛЬ ҺӘМ ӘЙТЕМНӘРДӘ ТЕЛ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Юнысова М.М.
Эчтәлек
Кереш
Халык хисен чагылдырган әсәрләр
Халык күңелендә туган хисләрне, кичерешләрне чагылдырган әсәрләр бездә бик күп. Алар: әкиятләр, бәетләр, мәкаль һәм әйтемнәр, табышмаклар, җырлар һәм башкалар. Сөйләшкәндә сүзгә ямь бирү өчен, кыска, ләкин тирән мәгънәне эченә алган халык авыз иҗаты әсәре мәкаль дип атала.
Мәкальнең көчен укыганда гына белеп бетереп булмый. Аның матурлыгы һәм куәте сөйләшкәндә ачык чагыла. Мәкальне урыны килгәндә генә кыстыра белергә кирәк. Югыйсә урынсыз әйтелгән мәкаль вакытсыз кычкырган әтәч шикелле.
Мин үземнең хезмәтемне мәкаль һәм әйтемнәргә багышладым. Халык авыз иҗатының бу төрен җыйган галимебез Нәкый ага Исәнбәтнең өч томлык “Татар халык мәкальләре”китабы белән танышып чыктым. Башка галимнәрнең хезмәтләрен дә кулландым. Мәкаль һәм әйтемнәр тел белеменең лексика, морфология, синтаксис бүлекләре белән тыгыз бәйләнештә яшәвен белдем. Төрле сурәтләү чаралары – чагыштыру, гипербола, охшатуга мисаллар таптым. Аларда рифма һәм ритм бик оста кулланылганын аңладым. Хезмәтемне эшләү барышында үз алдыма түбәндәге максатларны куйдым:
Мәкаль – сүзнең җиләге
Афористик иҗат эченә фольклорның кечкенә күләмле жанрлары керә. Аларга тирән һәм үткен фикерне җыйнак итеп, образлы формада әйтеп бирү сыйфаты хас. Шуңа күрә мондый әсәрләрне еш кына “хикмәт энҗеләре”, “алтын бөртекләре”, “фикер җәүһәрләре” кебек шигъри исемнәр белән атап йөртәләр.
Халык афоризмнары арасында әдәби-эстетик кыйммәте һәм саны буенча төп урынны мәкальләр алып тора. Татар фольклоры җыентыкларында илле мең чамасы мәкаль исәпләнә. Бу искиткеч бай хәзинә озак вакытлар меңләгән кешеләрнең тырышлыгы белән җыйналган.
Мәкаль атамасы безгә гарәп теленнән кергән. Аның мәгънәсе “сөйләү, әйтеп бирү” дигәнне аңлата. Фольклорның бу төре иң борынгы ыруглык җәмгыятендә үк булган. Ерак гасырлардан башлап, мәкаль халыкның аерылгысыз юлдашы, киңәшчесе, үгет-нәсихәт бирүчесе булып килә.
Мәкальләрне өйрәнү фольклорчыларның һәм лингвистларның игътибар үзәгендә тора. Галимнәр мәкальнең төгәлләнгән җөмләдән торуын, образлы булуын, сөйләмгә матурлык бирүен күрсәтәләр.
Мәкальнең төзелеш үзенчәлекләре
Мәкальнең төзелеше шактый үзенчәлекле. Ул ике төргә аерып күрсәтелә. Беренче төргә караучы мәкальләр тәмамланган бер тулы җөмләне хасил итә. Составлары, җөмлә кисәкләре буенча әлеге төр мәкальләр ике буыннан, ягъни субъекттан (S) һәм предикаттан (Р) торалар. Әлеге очракта субъект (логик ия) җөмләдә сүз нәрсә турында барса – шул, предикат (логик хәбәр) – субъектның сыйфатын белдереп килә торган сүзләр. [Бакиров М. Х. 2008: 91].
М ә к а л ь л ә р | |
Ия – субъект компонентына бүленгән. | Хәбәр – предикат компонентына бүленгән. |
Киңәшле эш | таркалмас. |
Барлы | ярлы булмый. |
Тырышкан | тау кичкән. |
Ут | төтенсез булмый. |
Икенче төр мәкаль текстлары ике планлы була, үзара бәйләнешле ике җөмләгә корыла: 1) Ир – баш, 2) хатын – муен.
1) Аерылганны аю ашар, 2) бүленгәнне бүре ашар.
1)Агач күрке – яфрак, 2) адәм күрке – чүпрәк.
Мәкальләр арасыннан бер составлы фигыль җөмләләргә дә мисалларны күп: “Адашкан кешедән юл сорамыйлар”. “Ни чәчсәң, шуны урырсың”. “Сигез сыер асраганчы, симез сыер асра”. “Киемгә карап каршы алалар, акылга карап озаталар”. “Ятып калганчы, атып кал.“ Мисаллардан күренгәнчә, билгесез һәм гомуми үтәүчеле җөмләләр барлыкка килгән.
Мәкальләрнең күбесе ике бүлектән тора. Боларның беренче өлеше шарт яки хәбәр төсендә килсә, икенче бүлектә инде йомгак ясала, төп фикер әйтелә. (“Ачу килсә, акыл китәр”. “Үзенең башын зур тоткан, агай- эне башын хур иткән”.) Эчке мәгънә ягыннан да мәкальләрне ике төргә бүлеп карыйлар. Аларның берсендә әйтергә теләгән фикер туры мәгънәдә әйтелә. (“Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел”.) Ә кайбер мәкальләрдә фикер читләтеп әйтелә. (“Чебен дулап тәрәзә вата алмас”, “Яхшы сүз балдан татлы”.)
Сурәтләү максатыннан мәкальләр ономастиканың бер бүлеге булган кеше исемнәренә дә мөрәҗәгать итә: “Әрле Мәликәгә коры тәлинкә”. “Гали үз эшендә, Вәли үз эшендә.”. “Печәнне мал итим дип Халик чабар, маллыктан чыгарыйм дип Малик чабар”. “ Бер көн Харис белән, бер көн Борис белән”.)
Мәкаль үз эченә халыкның мең еллар буена туплаган тормыш тәҗрибәсен сыйдырган. Аларда халыкның тормышы, яшәү рәвеше, милли рухы чагылдыра.
Мәкальләрнең поэтик төзелеше
Мәкальнең төп максаты - тирән мәгънәле фикер әйтү. Моның өчен халык төрле поэтик чаралардан файдалана. Аларда чагыштыру, читләтеп әйтү, охшату еш очрый, рифма һәм ритм оста кулланыла. (“Иске дус яңасыннан яхшырак”, “Әйткән сүз – аткан ук”, “Элек күреш, аннан сораш”.) Образлылыкны көчәйтү өчен, кайбер мәкальләрдә аерым сүзләр кабатланып килә. (“Күп сүзнең азы яхшы, аз сүзнең үзе яхшы”, “Туры сүз таш яра, ялган сүз баш яра”.) Халык гиперболадан да оста файдалана. (“Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”. “Беләге юан берне егар, белеме булган меңне егар”.)
Янәшәлек алымы мәкальләрдә еш файдаланыла. Ул капма – каршылык белән бергә үрелеп бирелә. Мәкальләрдә әйберләрне, күренешләрне, кешенең тойгы – кичерешләрен, характер үзенчәлекләрен яхшыга һәм яманга аерып күрсәтәләр. Шулай чагыштырганда, алар җиңел аңлашыла. Татар мәкальләрендә капма – каршылыкны тасвирлау өчен файдаланыла торган йөзләрчә антоним бар: батыр – куркак; яз – көз; иртә – кич; җәй – кыш; юмарт – саран; ир – хатын. (“Яз уңмаган – көз уңмас.” “Куркак ашта батыр, кыю эштә батыр”. Ир – ат, хатын – арба”. Ир – баш, хатын – муен”.)
Мәкальләрнең поэтик төзелеше камилләшкән. Аны таблицада түбәндәгечә күрсәтергә мөмкин:
Мәкальләрнең поэтик төзелеше | Мисаллар |
Капма-каршы куелган ике өлештән тора. | Тунның яңасы, дусның искесе яхшы. |
Сузык авазлар кабатлана. | Алма агачыннан ерак төшми. |
Тартык авазлар кабатлана. | Кеше киңәшен ишет, үз акылың белән эш ит. |
Охшаш иҗекләр чиратлаша. | Ялгыз кеше – сансыз кеше. |
Образлы охшатулар кулланыла. | Суына күрә балыгы, авылына күрә халыгы. |
Мәкальләрдән төрле сүз төркемнәренә мисаллар күп табарга була. “Сыйфат” темасын үткәндә, төрле мәкальләр белән таныштык, кызыклы биремнәр үтәдек:
Мәкальләрне файдаланып, сочинениеләр дә яздык. Күренекле язучыларыбыз әсәрләреннән мәкальләргә мисаллар да таптык. Г. Бәширов, М. Мәһдиев һ. б. язучыларның халык авыз иҗаты байлыкларыннан уңышлы файдалануларын белдек.
Әйтем – сөйләм бизәге
Мәкальгә аеруча якын торган жанр – әйтем. Ул да сөйләмне сәнгатьчә бизи, аның эмоциональ көчен арттыра. Аларны аерганда еш кына “мәкаль тулы җөмләле була, әйтем исә тәмамланган җөмлә хасил итми” дип әйтәләр. Мәсәлән: “Тавык мие эчкән”. “Кырмыска оясына таяк тыгу”.[“Халык афоризмнары.” 2002: 8]. Тулы җөмләгә охшаш әйтемнәр дә бар: “Кулыннан гөлләр тама”. “Ата улны белми, ана кызны белми”.
Мәкальләр туры да, күчерелмә дә мәгънәдә килсә, әйтемнәр күчерелмә мәгънәдә генә кулланылалар. Татар фольклорчысы Н. Исәнбәт “әйтем” һәм “фразеология” атамаларын тәңгәл итеп карый. [”Татар халык иҗаты. Мәкальләр һәм әйтемнәр.” 1987: 27].
Әйтемнәрне мәкальдән аера торган тагын бер үзенчәлек – аларны синоним вариант белән алыштырып булуда. “Баскан эздән ут чыгару" - булганлыкны, ”тәлинкә тоту” – ялагайлыкны, ”мыек та селкетмәү” ис китмәүне белдерә. Кайбер әйтемнәрне синонимик ояларга җыярга мөмкин. Мәсәлән, “агач атка атландыру”, “сабын куыгы очырту”, “борчак ату” кебек текстлар барысы да ялганлау, алдау мәгънәсендә килә.
Әйтемнең мәкальдә булган нәтиҗә ясау сыйфаты юк. Шуңа күрә элек алар “кинаяләр” дип йөртелгән. Ул әйбер яки күренешнең бер сыйфатын образлы итеп ачып бирә. “Тавык йөрәк”, “Кәкре кул”, “Бер кулы балда, бер кулы майда” һ. б. шундыйлардан. Моннан аларның кешедәге бер сыйфатны (куркак кеше, карак кеше, бай кеше) ачыклауга хезмәт итүе аңлашыла. Шулай итеп, әйтемнәр дә әйләнә - тирәне танып белергә булыша, акылны үстерә, зиһенне активлаштыра.
Йомгаклау
Халыкта: “Кәгазьгә язылмаган гыйлем югала”, - дигән мәкаль бар. Безнең борынгы бабаларыбыз моны яхшы аңлаганнар. Башта телдән телгә сөйләп, аннары кулъязма китапларга язып, “фикер җәүһәрләре” булган мәкаль һәм әйтемнәрне безнең көннәргә кадәр китереп җиткергәннәр. Мин, бу хезмәтемне башкарганда, мәкаль һәм әйтемнәр турында күп яңалык белдем. Халкыбызның гап-гади сүздән бизәк ясый алуына сокландым. Бөек шагыйребез Г. Тукай: “Халык шагыйрь ул”, - дип юкка гына әйтмәгән икән. Халык авыз иҗаты әсәрләре бервакытта да искерми. Ул халыкның җанлы сөйләмендә хәзер дә кулланыла. Безгә акыллы киңәшләр бирә, дөрес фикер йөртергә өйрәтә; туган җиребезгә мәхәббәт, әти-әнигә, олыларга хөрмәт, сабырлык, тыйнаклык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияли. Минемчә, мондый зур хәзинәле халыкның киләчәге якты.
Әдәбият
5. Татар халык иҗаты. Мәкальләр һәм әйтемнәр.- Казан: Татар. кит. нәшр., 1987.
Вложение | Размер |
---|---|
mkal_hm_ytemnrd_tel_uzenchleklre_0.doc | 75.5 КБ |

ГЛАВА ТРЕТЬЯ, в которой Пух и Пятачок отправились на охоту и чуть-чуть не поймали Буку
Хрюк на ёлке
Груз обид
Туманность "Пузырь" в созвездии Кассиопея
10 зимних мастер-классов для детей по рисованию