Татар халык җырларында сыйфатлар. Фәнни- эзләнү эше.
Вложение | Размер |
---|---|
Татар халык җырларында сыйфатлар. Фәнни- эзләнү эше. | 38.06 КБ |
V Городская конференция
школьников имени Д.В. Вилькеева.
Секция: Татарская филология.
Исследовательская работа
ТАТАР ХАЛЫК ҖЫРЛАРЫНДА СЫЙФАТЛАР
Cөнгатуллина Алия Рафаэлевна
6 класс
МАОУ средняя общеобразовательная школа №141
Советского района г. Казани РТ
Научный руководитель:
Ахмадуллина Рамзиля Фирдинатовна
учитель татарского языка и литературы
МАОУ средней общеобразовательной
школы Советского района г. Казани РТ
Казан-2014
Кереш……………………………................................................................................... 3.
Сыйфатларның татар халык җырларында кулланылышы.
1. Сыйфатларның лексик-семантик төрләргә бүленеше…..................................…. 4.
2. Асыл һәм нисби сыйфатлар…………………………….................................... .... 8.
3. Сыйфат дәрәҗәләре……………………………....................................................... 9.
4. Сыйфатларның ясалышы……………………………............................................ 11.
Йомгак……………………………................................................................................ 12.
Файдаланылган әдәбият исемлеге………………………..................................….. 13.
Җыр-татар халкының иң таралган иҗат җимеше. Ул көйдән һәм сүзләрдән тора.
Җыр хәзинәсе - үзенә күрә бер тарих ул. Анда без ерак гасырлар тавышын ишетәбез. Җырларда хезмәт кешесенең көнкүреше, мәхәббәт хисләре чагыла.
Татар халкының бөек галиме Каюм Насыйри җырларны рух азыгы дип атый.
Бөек шагыйребез Габдулла Тукай аларга әһәмият бирергә кирәк. Шуңа да халык җырларын барлау, аларны киләчәк буыннарга тапшыру изге бурыч булып тора.
Татар фольклоры өйрәнүнең бай тарихы бар. Гасыр башында Каюм Насыйри хезмәтләре зур урын биләгән. Аннан соң Г.Тукай, Н.Исәнбәт халык авыз иҗатын җыюга өлеш кертә.70-80 нче елларда КДУ галимнәре фольклорны ныклап өйрәәләр. Бүгенге көндә татар халык җырларына игътибар артты. Алар үзләренең актуальлелеген югалтмыйлар. “Татар моңы” кебек бәйгеләр моны тагын бер кат дәлилли.
« Татар халык җырларында сыйфатлар» дип аталган хезмәтебезне башкарганда, без татар халык җырларындагы сыйфатлары тикшерүне максат итеп куйдык. Максатка ирешү өчен, без түбәндәге бурычларны үтәдек:
а) сыйфатларны өйрәнелү дәрәҗәсенә күзәтүләр ясадык;
б) җырларда очраган сыйфатларны семантик төркемчәләргә, асыл, нисби төрләргә бүлдек, сыйфат дәрәҗәләренә һәм ясалышына игътибар иттек, нәтиҗәләр ясадык.
Хезмәтебезне язганда Ф.С.Сафиуллина һәм М.З.Зәкиеваның « Татар әдәби теле» һәм « Татар грамматикасы»ның 2нче томы кебек фәнни хезмәтләр файдаланылды.
Фактик материал « Татар халык җырлары» җыентыкларыннан алынды.
Әлеге хезмәттә татар халык җырларында сыйфатлар морфологик, синтаксис, лексик-семантик яктан, кулланылыш сферасы буенча тикшерелә.
Эшебез керештән, бер бүлектән, йомгактан тора. Ахырдан файдаланылган әдәбият исемлеге күрсәтелде.
Сүзләрне ике зур төркемгә бүләләр: мөстәкыйль сүз төркемнәре; ярдәмлек сүз төркемнәре. Сыйфат мөстәкыйль сүз төркеменә керә.
Предметның төсен, тәмен, формасын, күләмен, характерын белдереп, нинди, кайсы сорауларына җавап бирүче мөстәкыйль сүз төркеме сыйфат дип атала.
Сыйфатлар предмет билгесенең төрле күләмдә артуын, кимүен, уртача дәрәҗәдә булуын күрсәтәләр. Бу күренеш сыйфат дәрәҗәсе дип атала. Татар телендә дүрт дәрәҗә бар: кимлек, артыклык , чагыштыру .
Сыйфат исемне ачыклап килә. Сыйфат ачыклап килгән исем сыйфатланмыш була. Салкын кыш килде.
Синоним, антоним сыйфатлар була: матур,чибәр; матур-ямьсез.
Татар халык җырларында сыйфатларның кулланылышы.
1. Сыйфларның лексик-семантик төркемчәләргә бүленеше.
Рус телендә дерево сүзе исем, деревянный формасында сыйфатка әйләнә: деревянная ручка,деревянный мост.
Татар телендә исемнәр шул сүз төркеме булып калалар. Мәсәлән, агач күпер, икенче көн кебек тезмәләрдә агач, икенче сүзләре синтаксис яктан аергыч булалар,ә морфологик яктан агач- исем, икенче- сан.
Рус телендә сыйфат сүз төркеменә керүче сүзләр сан ягыннан күбрәк.
Сыйфат турында И.Гиганов (1841) грамматикаларында язылган.
Октябрь революциясеннән соң Җ.Вәлиди (1919) хезмәтләрендә сыйфатларның ясалышына зур игътибар бирелә.
Д. Г. Тумашеваның (1978) грамматик хезмәтләрендә сыйфатларның лексик-семантик, морфологик, синтаксис үзенчәлекләре җентекләп өйрәнелгән. Сыйфатларның ясалышы Ф. Ә. Ганиева (1980) хезмәтләрендә тирән яктыртыла.
Предметның конкрет нинди билгесен белдерүләренә карап сыйфатлар түбәндәге төркемнәргә бүленәләр:
1) төс ягыннан билге белдерүчеләр: яшел,сары,кара,соры.
Карар инде, карар инде
Кара күзләре белән;
Өзәр инде үзәгемне
Матур сүзләре белән.
(Татар халык җырлары, 1972,347)
2) тәм ягыннан билге белдерүчеләр: тәмле, ачы, татлы, баллы.
Ямьле Агыйдел буйлары,
Тәмле Агыйдел сулары,
Ямьле,тәмле шул Агыйдел сулары,
Ямьле,тәмле шул Агыйдел сулары.
(Татар халык җырлары,1972, 435)
3) ис ягыннан билге белдерүчеләр.
Тәрәзә төбем хуш исле гөл,
Җилләр искәндә бөгелә;
Бөгелеп төшкән гөлләр кебек
Үзәкләрем өзелә.
(Татар халык җырлары,1972, 56)
4) пространствога бәйле билге белдерүче сыйфатлар: иксез, чиксез,кыска .
Биек тауга менгән чакта,
Таптым ак кашлы йөзек;
Агыйделләргә төшсәң
Алып чыгармын йөзеп.
(Татар халык җырлары,1972, 330)
5) күләм-чама ягыннан билге белдерүче сыйфатлар: зур, кечкенә, түгәрәк.
Төнбоеклы тирән күлдә
Тезелеп йөзә аккошлар;
Үсеп җиткәч чит җирләрдә
Йөртә безне язмышлар.
(Татар халык җырлары,1972, 31)
6) вакыт ягыннан билге белдерүчеләр: ике атналык, язгы, кичке.
Алтын пәкемне сындырдым
Гөл тамырларын кискәндә;
Сәламнәремне җибәрәм
Кичке җилләр искәндә.
(Татар халык җырлары,1972, 328)
7) тышкы сыйфатны белдерүчеләр: гүзәл, матур, ямьсез.
Син дә җырла батыр егет,
Син дә җырла матур кыз.
(Татар халык җырлары,1980, 95)
8) характерны, психик үзенчәлекләрне белдерүче сыйфатлар: юаш, усал, батыр.
Мөслимнең киң болыннары,
Матур әрәмәләре шул,
Матур әрәмәләре;
Шунда чыгып күңел ача
Эшчән, батыр яшьләре.
(Татар халык җырлары,1980, 103)
9) форма белдерүчеләр: яссы, очлы, тулы.
Вак бүрәнәдән келәтен,
Шулмы,әтекәй,теләген.
Әтекәй, теләген тотмадың,
Үсә төшкәнемне көтмәдең.
( Татар халык җырлары ,1976, 87)
10) физик халәтне белдерүчеләр: каты, сыек, йомшак.
Тау астында, тал астында
Салкын чишмә түгәрәк;
Очып барып кайтыр идем,
Күбәләгем түгәрәгем,
Асыл кошым,сандугачым,
Әгәр булсам күбәләк.
(Татар халык җырлары ,1976, 56)
11) кешенең сынфый дәрәҗәсен, гаилә хәлен белдерүчеләр: ярлы, бай, ятимә.
И бай улы, бай улы-
Кесәләре чигүле;
Ятсаң урның җәюле,
Чыксаң атың җигүле.
(Татар халык җырлары,1972, 137)
12) предметның нинди материалдан ясалуын белдерүче: челтәрле, мамык (шәл).
Мамык перчатка эчендә
Алтын балдак шәүләсе.
Күзем йомсам,күз алдымда
Хафизәләнәм иркәм шәүләсе.
(Татар халык җырлары, 1980, 279)
13) абстракт билге белдерүче сыйфатлар: яңа, иске, саф.
Яңа яуган кар өстеннән
Атлый бәхетле парлар.
Нигә соң бергә булалмый,
Бер-берсен сөйгән ярлар?
(Татар халык җырлары,1980, 3)
14) кешелек җәмгыятенең алга таба үсеше нәтиҗәсендә,сүзлек составы һәрвакыт баеп, үсеп тора. Сыйфатлар да сан ягыннан күбәяләр. Аның өстенә рус теленнән дә сыйфатлар керә: революционный, самоходный. Тора-бара әлеге күренеш җырларга да үтеп керә.
Тальянский гармуннары
Уйныйлар тартып-тартып;
Егетебез матур,үзебез задур,
Алабыз кызыгызны елатып.
(Татар халык җырлары, 1980,20)
Бер үк төрле билгене берничә сыйфат белән белдереп булла, синоним сыйфатлар дип атала: эссе-кайнар; чибәр-матур. Бу күренешне татар халык җырларында да очратырга була.
Синтаксик яктан сыйфат нигездә аергыч функциясен үти .
Сандугач булган алмагачның
Тамырың корытмагыз.
Чит җирләрдә ялгыз башым,
Якын дусларым, онытмагыз.
(Татар халык җырлары, 1980,50)
Сыйфат хәбәр функциясендә дә киң кулланыла:
Безнең колхоз кыры күңелле,
Колхоз бакчасы гөлле,
Колхоз бакчалары гөлле,
Күмәк тормыш күңелле.
(Татар халык җырлары, 1980,140)
Сыйфат хәл дә булып килә ала.
Безнең авыл өстендә
Йолдыз яна яктырак,
Айга да йолдыз бик якын,
Син генә миннән ерак.
(Татар халык җырлары, 1980,65)
Исемләшкәндә, сыйфат исем үзенчәлекләрен ала: килеш.тартым белән төрләнә, берлектә, күплектә килә, исемнең синтаксис функциясен үти.
Эчим микән ,эчмим микән
Суларның салкыннарын;
Эчсәм,алып китәр микән
Эчемнең ялкыннарын.
Димәк, сыйфатларны төркемләүдән күренгәнчә, алар төрле мәгънә төсмере белдерәләр, җөмләдә ия, тәмамлык, хәбәр һәм аергыч булып киләләр.Татар халык җырларын күзәткәннән соң шундый нәтиҗә ясарга була:
1) җырларда төсне, вакытны, предмет яки затның тышкы үзенчәлекләрен белдерүче сыйфатлар күп очрый. Халкыбыз ал, зәңгәр, алсу, матур, кичке, эшчән кебек сыйфатларны җырларда күп кулланыла;
2) тәмне, исне белдерүче сыйфатлар аз файдаланыла;
3) татар телендә сыйфатларны дөрес куллану нәтиҗәсендә, халык җырлары эмоциональ яктан байыйлар;
4) җырларда сыйфатлар җөмләдә аергыч, хәбәр булып киләләр.
2. Асыл һәм нисби сыйфатлар.
Сыйфатларны асыл, нисби төрләргә бүләләр.
Асыл сыйфатлар предметның саф билгеләрен-төсен, күләмен, формасын, физик сыйфатларын белдерәләр.
Пәрдәләрен зәңгәр бүз,
Мин сөямен зәңгәр күз.
Зәңгәр күзне алыр булсам,
Әйтмәс идем авыр сүз.
(Татар халык җырлары,1980,89)
Нисби сыйфатлар предметның башка предметлар белән төрле мөнәсәбәтләреннән килеп чыккан билгеләрен белдерәләр: язгы җил, аскы бүлмә. Алар дәрәҗә белән төрләнмиләр.
Алмалы тау, чияле тау.
Чияле тау итәге.
Пар сандугачлар сайраган күк
Сайрыйбыз бит әле.
(Татар халык җырлары,1980,350)
Асыл сыйфатларга дәрәҗә категориясе хас: ак, аграк, ап-ак, аксыл. Алар нигездә тамыр сүзләр: саф, Кызыл, аяз. Асыл сыйфатлар исемнән ясалган сыйфатлар барәбәренә тулыланып торалар: башлы, көчле.
Асыл сыйфатлар җөмләдә аергыч,хәбәр,хәл булып киләләр.
Ак юка агач суйдыгыз,
Кабыгын кая куйдыгыз?
Ап-ак тастар салдыгыз,
Яулыгым кая куйдыгыз?
(Татар халык җырлары ,1980,68)
Нисби сыйфатлар аергыч кына булып йөриләр.
Алтын пәкемне сындырдым
Гөл тамырларын кискәндә.
Саләмнәремне җибәрәм
Кичке җилләр искәндә.
(Татар халык җырлары, 1980,356)
Димәк, асыл сыйфатлар җөмләдә аергыч, хәл, хәбәр, ия булып киләләр, ә нисби сыйфатлар аергыч булалар. Татар халык җырларында нисби сыйфатлар асыл сыйфатларга караганда азрак кулланыла. Күзәтүдән күренгәнчә, вакытка бәйле билге белдерүче
( кичке саләм,язгы җилләр,таңгы нурлар) нисби сыйфатларны гына очратырга мөмкин.
Предметның төсен,затның эчке сыйфатларын белдерүче асыл сыйфатлар җырларда күп очрый.
Асыл,нисби сыйфатлар татар халык җырларының эчтәлеген ныграк ачарга ярдәм итәләр.
3. Сыйфат дәрәҗәләре.
Сыйфатлар предмет билгесенең төрле күләмдә артуын, кимүен, уртача дәрәҗәдә булуын күрсәтеп киләләр. Бу күренеш сыйфат дәрәҗәләре дип атала. Татар телендә дүрт дәрәҗә бар.
Предметның билгесен башка предмет белән чагыштырмыйча биргән дәрәҗә гади дәрәҗә дип атала: ак кар, тыныч елга,кара туфрак.
Төп дәрәҗә- сыйфатның чыганак формасы, билгене чагыштырмыйча бирә. Бу дәрәҗәнең махсус күрсәткече юк: ак ( күлмәк), кечкенә (авыл).
Ак чәчәчкләгә күмдереп
Үстердек гөлебезне.
Без дошманнарга таптатмабыз
Сөекле илебезне.
(Татар халык җырлары ,1980, 98)
Чагыштыру дәрәҗәсен ясаучы -рак, рәк кушымчалары сыйфатка кушылып языла. Чагышттыру дәрәҗәсе асыл сыйфатларга гына хас.
Ал тасмалар алдым әле
Чәчләремне үрергә.
Бу хат миннән бәхетлерәк,
Бара сине күрергә.
(Татар халык җырлары, 1980, 345)
Артыклык дәрәҗәсе бер предметтагы билгенең башкаларга караганда бик күпкә артык булуын күрсәтә. Ул ике төрле юл белән ясала:
1) сыйфатның беренче җайлаштырылган көчәйткеч кисәкчә ярдәмендә: кып-кызыл, сап-сары. Алар сызыкча аша язылалар. Калган кисәкчәләр аерым язылалар: дөм сукыр, иң файдалы.
2) бер үк сыйфатны кабатлау аша: чибәрнең чибәре, сарының сарысы.
Ап-ак, ап-ак миләүшәне
Таптап китүләреңдер иҗегенә.
Таптап китүләрең түгел,
Ташлап китүләреңдер.
(Татар халык җырлары, 1980, 78)
Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатлар кабатланып та ясала.
Японнарның туплары
Кыра зур-зур ташларны.
Курапаткин йөзе кара,
Ашый безнең башларны.
(Татар халык җырлары, 1980, 6)
Кимлек дәрәҗәсе. Бу дәрәҗәдәге сыйфатлар белән бирелгән билге гадәттәгедән ким, аз итеп бирелә: алсу, аксыл. Кимлек дәрәҗәсе -кылт, -келт, -сыл, -сел, -кыштым, -келтем, -су, -елҗем кушымчалары ярдәмендә ясала.
Уйнасак та, җырласак та,
Гармун кулларыбызда.
Алсу гөлләр чәчәк атсын
Йөргән юлларыгызда.
( Татар халык җырлары, 1980, 405)
Димәк, сыйфат дәрәҗәләре турында шундый нәтиҗә ясарга була:
1) сыйфат дәрәҗәләре предметның билгесенең артырып, киметеп, чагыштырып күрсәтәләр, яисә төп бигене белдерәләр;
2) җырларда төп дәрәҗәдәге сыйфатлар киң таралган;
3) чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар аз очрый.
4) предметның төсен белдерүче ак сыйфаты төп һәм артыклык дәрәҗәсендә дә бик күп кулланыла. Җырларда башка төр сыйфатлар көчәйткеч кисәкчәләр ярдәмендә артыклык дәрәҗәсе ясамыйлар. Берничә җырда гына кабатлаулы юл белән ясалган башка төрле сыйфатларны очратырга мөмкин;
5) җырларда предметның төсен белдерүче сыйфатлардан гына кимлек дәрәҗәсе ясала. Алсу, кызгылт - татар халык җырларында иң таралган сыйфат.
4. Сыйфатларның ясалышы.
Ясалышы буенча сыйфатлар тамыр, кушма, тезмә, парлы сыйфатларга бүленәләр. Тамыр сыйфатларга түбәндәгеләр керә: ак, чибәр, туры.
Кара карлыгач микән?
Сары сандугач микән?
Аны үстергән әнкәсе.
(Татар халык җырлары, 1980, 365)
Ясалма сыйфатлар күп очракта исем ,фигыль сүз төркеменә төрле кушымчалар ялганып ясала. Мәсәлән, -лы, -ле (китаплы), -сыз. -сез ( ваемсыз), -ык,-ек (бозык)
Агыйделдә ак кораб,
Утырдым алга карап;
Бер генә сүз әйтер идем,
Нурлы йөзенә карап.
(Татар халык җырлары, 1980, 78)
Кушма сыйфатлар ике тамыр кушылу нәтиҗәсендә барлыкка киләләр, кушылып язылалар: үзйөрешле, коточкыч, искиткеч.
Парлы сыйфатлар сызыкча аша язылалар: аллы-гөлле, ала-кола, очсыз-кырыйсыз.
Аллы-гөлле чәчәк ата
Бакчадагы әфлисун;
Сагынмыйм түгел, сагындым.
Сагынсам да нишлим соң?
(Татар халык җырлары, 1980, 89)
Татар телендә тезмә сыйфатлар да бар: киң җилкәле,аз сүзле, зифа буйлы.
Алтын кашыклар тотарга
Кара кашлы кыз кирәк,
Кара кашлы кыз каршына
Батыр егетләр кирәк.
(Татар халык җырлары, 1980, 392)
Димәк, сыйфатлар ясалышы буенча тамыр, кушма, тезмә, ясалма булалар.
Халык җырларында тамыр сыйфатларны; -сыз,-сез,-лы,-ле ясагыч кушымчалары ярдәмендә ясалган сыйфатлар еш очрыйлар; кушма сыйфатлар татар халык җырларында файдаланылмый; иң күп кулланыла торган парлы сыйфат--аллы-гөлле; җырларда тезмә сыйфатлар да очрарга мөмкин.
Йомгак.
Без «Татар халык җырларында сыйфатлар» дип аталган хезмәтебезне эшләгәннән соң түбәндәге нәтиҗәләрне ясый алдык:
1. Татар халык җырлары-үлемсез. Алар тәрбия чарасы булып тора, тарихны күзалларга ярдәм итә.
2. Халык җырларында сыйфатларга күп урын бирелгән, дөрес файдаланылган.
3. Җырларда төсне, вакытны, предмет һәм затның тышкы үзенчәлекләрен белдерүче сыйфатлар еш очрый; тәмне, исне белдерүче сыйфатлар аз кулланылган.
4. Нисби сыйфатлар аз, вакытка бәйлеләрен генә очратырга була. Асыл сыйфатлар бик күп, дәрәҗә белән төрләнәләр.
5. Төп дәрәҗәдәге сыйфатлар иң таралган, чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар аз кулланыла, ап-ак артыклык дәрәҗәсендә күп очрый, ә калган сыйфатлар кабатлаулы юл белән генә артыклык дәрәҗәсен ясыйлар, предметның төсен белдерүче сыйфатлардан (алсу, кызгылт ) гына кимлек дәрәҗәсе ясала.
6. -сыз,-сез, -лы, -ле ясагыч кушымчалары белән ясалган сыйфатлар кулланыла, кушма сыйфатлар очрамый диярлек, ә тамыр, тезмә, парлы сыйфатларга киң урын бирелә.
7. Гомумән, сыйфатлар җырларның эчтәлеген баеталар,төрле җөмлә кисәге булып (ия, аергыч, хәл, хәбәр) киләләр.
Файдаланылган әдәбият исемлеге.
1. Абдуллин И.А.,Ахунҗанов Г.Х. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге-Казан: Тат. кит. нәшр.,1979-726 б.
2. Нигъмәтҗанов М. Н. Татар халык җырлары- Казан: Тат. кит. нәшр., 1976, 1980-217 б.
3. Сафиуллина Ф. С., Зәкиева М. З. Хәзерге татар әдәби теле. Югары Һәм урта уку йотрлары өчен дәреслек.- Тулыландырылган икенче басма. Казан: Мәгариф, 2002.-392б.
4. Татар грамматикасы:3 томда. Т.-2: Инсан,Казан: Фикер, 2002-448 б.
5. Татар грамматикасы: 3томда. Синтаксис.- Мәскәү- Казан, 1999, 512 б.
6. Тумашева Д. Г., Юсупов Ф. Ю. Татар теле: 6 нчы сыйныф өчен дәреслек.- Казан. Мәгариф.Төзәтелгән һәм тулыландырылган 3 нче басма, 2001-290 б.
7. Тумашева Д. Г. Хәзерге татар әдәби теле: морфология.- Казан, 1978, 221б.
Владимир Высоцкий. "Песня о друге" из кинофильма "Вертикаль"
Рисуем кактусы акварелью
Неньютоновская жидкость
Одеяльце
10 зимних мастер-классов для детей по рисованию