Нәкый Исәнбәтнең "Хуҗа Насретдин" комедиясендә фольклорның бирелеше.
Вложение | Размер |
---|---|
Нәкый Исәнбәтнең "Хуҗа Насретдин" комедиясендә фольклорның бирелеше. | 27.97 КБ |
Кашбразиева Азалия Почетная Грамота белән бүләкләнде
IV Всероссийская научно-практичечкая конференция
“Татарская лингвокультуралогия: проблемы и перспективы”.
__________________________________________________________________________
Секция: ”Отражение языковой картины мира в произведениях татарских писателей и этнокультурные особенности фольклорной лексики”.
“Фольклор в комедии Накый Исанбета “ Хужа Насретдин”
НӘКЫЙ ИСӘНБӘТНЕҢ “ХУҖА НАСРЕТДИН “ КОМЕДИЯСЕНДӘ ФОЛЬКЛОРНЫҢ БИРЕЛЕШЕ
Кашбразиева Азалия
МАОУ средняя общеобразовательная школа №141 Советского района г. Казани РТ
9 класс
Научный руководитель:
Ахмадуллина Рамзиля Фирдинатовна
учитель татарского языка и литературы
МАОУ общеобразовательная средняя школа
Советского района г. Казани РТ
Казань 2013
Татар драматургиясе элек-электән халык авыз иҗаты белән тыгыз бәйләнештә булды.
Фольклор- инглиз сүзе, халык аңы дигәнне аңлата, телдән җыелган сүзләр җыелмасы.
Соңгы вакытларда халык авыз иҗатын өйрәнүче махсус дисциплина лингвофлористика үсеш алды. Бу өлкәдә И. Гиганов, М. Иванов хезмәтләре игътибарга лаек.
Татар фольклорын өйрәнүнең бай тарихы бар. Гасыр башында Каюм Насыйри хезмәтләре зур урын биләгән. Аннан соң Г. Тукай, Н. Исәнбәт, Г. Бәширов халык авыз иҗатын җыеп бастыруга өлеш кертә. 70-80 нче елларда КДУ галимнәре фольклорны ныклап өйрәнә башлыйлар.
Фольклор буыннан –буынга тапшырыла. Аларда халкыбызның тормыш тәҗрибәсе, тел үзенчәлекләре чагыла.[2:45].
Бүгенге көндә фольклорны халыкка җиткерү актуаль мәсьәләләрнең берсе булып кала. “Башваткыч”, “Татар моңы”, “Тамчы-шоу”,”Аулак өй” кебек тапшыру һәм бәйгеләрдә мәкальләргә, табышмакларга, җырларга, йолаларга зур игътибар бирелә.
Безнең татар драматургиясендә дә халыкчан әсәрләр язучылар шактый. Боларга Муса Җәлил, Нәкый Исәнбәтне кертеп була.
Без хезмәтебездә Нәкый Исәнбәт иҗатына һәм аның “ Хуҗа Насретдин” комедиясенә тукталдык. Бүгенге көндә дә актуаль булган фольклорны тикшерүне максат итеп куйдык. Түбәндәге бурычларны үтәдек: драматургның иҗатына карата башка язучыларның мөнәсәбәтен ачыклау, әсәрдәге проблеманы, конфликт , идеяне өйрәнү, комедияне тарих белән бәйләп карау. Хезмәтебез ахырында файдаланылган әдәбият исемлеге бирелде.
Хезмәтебездә әлеге теманы сайлавыбыз очраклы гына түгел, чөнки һәр кеше үз теленең фольклорын белергә тиеш. Халык авыз иҗаты телебезне баета, сөйләм байлыгыбызны арттыра. Хәзерге вакытта күп кенә йолалар, мәкаль-әйтемнәр, табышмаклар онытылып бара. Халык җәүһәрләрен кабат эзләп табу, аларны кабат кулланылышка кертү кирәк.
Н.Исәнбәтнең иҗатына Г.Әпсәләмов, С.Кудаш кебек язучылар югары бәя бирә.[1:5].
Халык авыз иҗатын җыю, эшкәртү өлкәсендә ул куйган хезмәтне махсус институттагы коллектив хезмәт белән тиңләп булыр иде.Ул татар теленең аңлатмалы сүзлеген , мифлар, ырымнар турында гыйльми хезмәтләр язды.
“Хуҗа Насретдин” әсәрендә татар халкының Аксак Тимергә каршы көрәше чагыла. Әлеге әсәрдә ул Җиһангир буларак бирелә.
Хуҗа Насретдин- тапкырлыгы, үткенлеге, кыюлыгы белән гади халык мәнфәгатьләрен яклаучы образ, аның ярдәмендә халык көрәштә җиңә.[4:38].
Автор илбасарларга каршы көрәш чарасы итеп халык авыз иҗатын куллана.Төп герой-Насретдин-халык аңын, акылын, кыюлыгын җыйган халыкчан характер. Н.Исәнбәт мактау сүзләрен, тел-сурәтләү чараларын, мәкальләрне мул файдалана. Мәсәлән, « Сәхилә: « Юк димә,мин әйтим әле сиңа, менә каләм кашлы, сөмбел чәчле, айдай иякле, асыл сөякле, шикәр телле, ширбәт сүзле, энҗе тешле, гөл йөзле.» [Хуҗа Насретдин, 1989,70].
Яисә Хуҗа киявен мондый сүзләр белән мактый: «Ике кулыңа шәм яндырып эзләсәң дә мондыйны таба алмыйсың.»
Персонажларны сурәтләүдә автор шул чорда хөкем сөргән йолаларны, ышануларны, сынамышларны, гореф-гадәтләрне истә тота. Мәкальләрдә халыкның әхлакый сыйфатлары, туган илгә чиксез мәхәббәте, дөреслек кебек сыйфатлары чагыла. Яраткан язучыбыз да аларны тәмен белеп, чамасын югалтмый, бик кирәкле куллана. Ул еш кына аланы үзгәртеп, үз сөйләменә үреп җибәрә.
Мәсәлән, « Менә сиңа мә. Бай кисә-котлы булсын, ярлы кисә-каян алдың?», «Акча җимеше бездә үсмәгән, тукта, бакча җимеше белән генә сыйлыйм», « Син аны ярлы дип уйлама, егете ярлы булса, намусы бай», « Туры сөйләр идем, син яратмыйсың, ялган сөйләр идем, үзем яратмыйм», « Кунак өмет иткәнне ашамас, алдына куйганны ашар», «Татарга тылмач кирәкми». [3: 68].
Әсәрдә дөньяви мотивлар әкият, миф, дин мотивлары белән бергә үрелә: Сәлвинең Алчынга чиккән яулык бирүе, каш, тел каралту, ”ирлек зиннәте сакал йөртү”, 3, 4, 7. 70, 100 саннарын фольклордагыча мул куллана. «Егет-егетнең көзгесе», «Май чүлмәгеннән билгеле»,« Җиде кат үлчәргә кирәк».[3:45].
Кыз бирү йоласын, никах укуны, сәдака бирү, каргышлар, фалчылык кебек күренешләрне яктырта. Кияүгә биргәндә “кыз елату” йоласына бәйле җыр-такмаклар урынлы кулланылган.
Гомумән , Нәкый Исәнбәт иҗатын фольклордан башка күз алдына да китереп булмый. Авторның “Хуҗа Насретдин” комедиясе- үлемсез. Бу әсәр халык тарафыннан яратып кабул ителде, чөнки укуы җиңел, теле аңлаешлы, ә иң мөхиме, үткән тарихыбызны дөрес күзалларга ярдәм итә. Фольклорны җыярга, тупларга кирәк, чөнки аларда үткән тарихыбыз да чагыла.
Файдаланылган әдәбият исемлеге
1. Әхмәдуллин А. Әсәрләрдә халык язмышы.Нәкый Исәнбәт. Кырлай егете. –Казан. Тат.кит. нәш.,1980, 6б.
2. Гайнетдинова А. Мәкаль-сүзнең көзгесе, Мәгариф,
1998, 96 б.
3. Нәкый Исәнбәт. Хуҗа Насретдин. Әсәрләр. 3 томда-Казан: Татар кит. нәшр.,1989, 431б.
4. Ханзафаров Н. Нәкый Исәнбәт драматургиясе. Казан: Татар кит. нәшр.,1987, 436б.
Красочные картины Джастина Геффри
Как нарисовать осеннее дерево акварелью
Лиса-охотница
Повезло! Стихи о счастливой семье
О чем поет Шотландская волынка?