Исследовательская работа посвящена 114 - летию татарского поэта - земляка Х.Туфана. Материал включает огромное содержание о жизни и творчестве поэта связанное с городом Казань.Можно использовать на уроках татарской литературе.
Вложение | Размер |
---|---|
ezlnu_eshe_kh.tufan_.doc | 76 КБ |
ezlnu_eshe_kh.tufan_.doc | 76 КБ |
Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе “Н.Думави исемендәге Яңа Дума гомуми белем бирү мәктәбе”
ЭЗЛӘНҮ ЭШЕ
Шагыйрь, якташыбыз Хәсән Туфанның 114 еллыгына багышлана
Хәсән Туфанның тормыш һәм иҗат юлында Казан
Башкарды:
“Н.Думави исемендәге Яңа Дума гомуми белем бирү мәктәбе” нең 8 нче сыйныф
укучысы Кәбирова Айгөл Азат кызы
Фәнни җитәкче: “Н.Думави исемендәге Яңа Дума гомуми
белем бирү мәктәбе” нең 1 нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Абдушева Гөлназ Әнәс кызы
2014
Эчтәлек:
Эзләнү эшенең максатлары:
Хезмәтемнең төп максаты – Хәсән Туфанга шагыйрь һәм олы Шәхес буларак бәя бирү, аның татар әдәбиятында урынын билгеләү, Казан белән тормышын һәм иҗат эшчәнлеген күзаллау.
Төп максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар куелды:
-күренекле язучының тормыш юлын кыскача бәян итү;
- күренекле шагыйрь , язучы буларак яктырту;
- әдипнең Казан белән бәйле иҗади эшчәнлегенең әһәмиятен ачыклау.
Кереш өлеш
Яшь күңелем очар кошлар булып,
Шигырь дөньясына талпына.
Х.Туфан
Хәсән Туфан чын мәгънәсендә татар поэзиясенең җанлы тарихы дип атарга мөмкин. Ул егерменче елларның урталарында ук күренекле, талантлы шагыйрь буларак таныла. Такташ эстафетасын кулына алып, ил һәм халык белән бергә, иҗатында яңа биекләргә күтәрелде. Илле елдан артыкка сузылган эшчәнлегендә ул һәрвакыт әдәбиятның алгы сафында була.
Бөек әдипнең отрмыш юлы шактый озын, катлаулы, җәя кебек киеренке. Ул, ничектер, дистәләгән кешенең гомерен бер үзенә җыйган, алар өчен яшәгән, эшләгән кебек.
Хәсән Туфан 1900 нче елның 9 нчы декабрендә Татарстанның хәзерге Аксубай районы Иске Кармәт авылында туа.
Хәсән укырга – язарга әтисеннән һәм үзлегеннән өйрәнә, күрше чуваш авылындагы мәктәптә бер ел русча да укый. 1905 нче елгы революциядән соң , авылда мәктәп ачыла.
Белем алырга теләге зур булса да,мохтаҗлык Х.Туфанны бик иртә “тормыш арбасына” җигелергә мәҗбур итә. 1914 нче елның язында ул, Хизбулла Хәзрәтов исеменә ( әтисен авыл кешеләре хәзрәт дип кенә йөрткәннәр) паспорт алып, Уралга, бакыр шахталарында эшләүче абыйлары янына китә. Анда бер ел эшләгәч,абыйлары үзара киңәшеп, аны Уфадагы атаклы “Галия” мәдрәсәсенә укырга җибәрәләр. Х.Туфан үзен монда икенче дөньяга эләккәндәй хис итә. Мәдәни мохит аны бик тиз үз эченә тартып ала. Ул хорда җырлый, мандолинада уйный, ике курс өлкән укыган Ш.Бабичның әдәбият түгәрәгенә йөри. ( Берничә елдан әлеге “туфан” сүзе шагыйрьнең әдәби псевдонимына әйләнә.) “Галия” мәдрәсәсендә ике ел укыганнан соң, акча эшләп алырга диеп, абыйлары янына китә. Анда заводта слесарь булып эшли.
Әдәбиятчылар аның иҗатын өч зур чорга бүлеп өйрәнәләр:
1. 20 -30 нчы еллар - шигырьләре, поэмалары белән күренекле татар совет шагыйре булып танылган чор.
2. 40 – 50 нче еелар – сәяси гаепләнеп, әдәби процесстан көчләп читләштерелгән чоры.
3. 60 -70 нче еллар – сәяси тоткынлыктан котылып, иҗатын тулы хокуклы шагыйрь булып дәвам иткән чоры.
Беренче чорда Х.Туфан шагыйрь булып таныла. Ә менә икенче чор безне тетрәндерә. Ил язмышының кара җилләре Туфанны уналты ел буена гаиләсеннән, балаларыннан, туганнарыннан аерылып торырга мәҗбүр итә. Ләкин шулай булса да ул әдәбияттан аерылмый. Аның шигырьләре моның ачык мисалы.
“Шигырьләрдә – шагыйрь язмышы” дигән гыйбарә тулысынча олы әдип язмышына туры килә. Әлеге эзләнү эшемдә шагыйрьнең каршылыклы, фаҗигале тормышын өйрәнү барышында, аның гаҗәеп буталчык, кыен шартларда да туган халкына, җиренә, шигъриятенә тугрылыклы булып калуын, кешелек намусына тап төшермәвен күрсәтү максат итеп куям.
1905 нче елгы инкыйлабка кадәр булачак шагыйрь Гөлзизин фамилиясе белән йөргән. Әти-әнисе кушкан исем-Хизбулла.
1918—1924 елларда X. Туфан Урал һәм Себер мәктәпләрендә балалар укыта. 1924 елның җәендә Казанга килә һәм 1928 елга кадәр Н. Нариманов исемендәге 17 нче номерлы Бишбалта мәктәбендә укытучылык хезмәтен дәвам иттерә.
Эзләнүнең төп методы итеп, тикшерелә торган мәсьәләләрне шул чордагы вакыйгалар белән, шул заманның теле, язучы яшәгән тирәлек белән чагыштырып тикшерү методы алынды.
Мәңгелек йорты да аның Казанда. Хәсән ага Казанда татар зиратына җирләнә. Зурлап, кабер ташы да куела. Бөек шәхеснең исемен мәңгеләштерү өчен, Казанның бер урамына Х.Туфан исеме бирелә.
Төп өлеш
Х.Туфанның Казан белән бәйле әдәби эшчәнлеге күпкырлы. Аның өчен Казан – үзе бер чор. Бу вакытта аның заман рухы белән яшәве, илһамланып иҗат итүе, хисләренең кайнарлыгы һәм киеренкелеге белән үзенчәлекле. Соңгы көннәренә кадәр ул иҗат эшен Казанда дәвам итә.
1924 елда татар мәркәзе булган Казанга алар икәү киләләр. Шагыйрь Хәсән Туфан һәм булачак артистка Луиза Салиаскарова. Юлда бер-берсенә юлыккан юлдашлар гына түгел, алдан сөйләшеп юлга чыккан кешеләр.Алар арасында зур мәхәббәт булган. 1934 елда, ниһаять, алар өйләнешәләр. Гаиләсе белән Хәсән ага ике еллап кына тыныч шартларда яшәп кала.
Х.Туфан Казанда килә зур активлык белән иҗат итә башлый. Шагыйрь беренчеләрдән булып җәмгыятьчелекнең игътибарын ятим балаларны тәрбияләү мәсьәләсенә юнәлтә. Казанда язган шигырьлэре: “Зәңгәр бүре” поэмасында (1925) урам шайкасының башлыгы булган малайга әдипнең лирик герое тормышта үз урынын табарга булыша.
Х.Туфан үзенең бунтарь характерлы геройларның тормышчан шартларда сурәтли. Алар искегә киртә куеп , яңа тормыш төзүче, чорның яңа геройлары, киләчәк кешеләре булып алга килеп басалар. Күбесенең тормышта прототиплары булган геройга үз эшләренең дөреслегенә ышану , оптимистик рух, бетмәс-төкәнмәс энергия хас.
X. Туфанның исеме матбугатта беренче тапкыр 1924 елда күренә. Шул елны «Октябрь баласы» журналы һәм «Кызыл Татарстан» газетасы битләрендә аның берничә шигыре басылып чыга. Шуннан соң үткән ике-өч ел эчендә исә ул татар шигъриятенә һәм эчтәлек, һәм форма җәһәтеннән яңа бер аһәң, сыйфат алып килгән үзенчәлекле шагыйрь булып таныла. Бу елларда X. Туфан поэма жанрында аеруча зур иҗади уңышларга ирешә. Тематик яктан нигездә Урал эшчеләре тормышыннан алып язылган «Урал эскизлары» (1926), «Ике чор арасында» (1927), «Башлана башлады» (1927), «Бибиевләр» (1927) кебек лиро-эпик әсәрләрендә шагыйрь тормыш фактларын чынбарлык күренешләрен заман турындагы фәлсәфи уйланулары белән тыгыз бәйләп, революция чорындагы социаль атмосфераны, искелек белән яңалык көрәшен, идеяләр бәрелешен, шул процесста тормышның, кеше шәхесенең ничек үзгәрә, яңара баруын җанлы картиналар һәм колоритлы эшче характерлары аша ачып бирә. Чорның әһәмиятле, олы темаларын, әхлакый фәлсәфи проблемаларын зур социаль яңгырашлы итеп гәүдәләндерүе, сөйләм теленә нигезләнгән язу стиленең яңача шигъри чараларга, образларга бай булуы белән бу поэмалар егерменче еллар татар совет поэзиясенең үзенчәлекле бер сәхифәсен тәшкил итәләр.
Х.Туфанның беренче әсәрләрендә үк үзенчәлекле поэтик форма сиземләнә. Ул поэтик сурәтләрне сөйләм теле аша бирергә омтыла , шунлыктан аның шигырь-поэмалары нәтиҗәсе буларак “Ак каен” (1933) шигыре языла. Классик шигырь формасына нигезләнеп , шул ук вакытта шартлылык алымнары белән оста үрелгән әсәр тирән эчтәлек белән сугарылган. Әдип күз алдында гражданнар сугышының җан тетрәткеч фаҗигасен китереп бастыра , һәм ул вакыйгаларның башка кабатланмаска тиешлеген искәртә.
30 нчы елларда Х.Туфан үзенең каләмен җырлар, маршлар,балалар өчен әсәрләр язып сынап карый. Аның чор, үткән һәм бүгенге турында уйланулары фәлсәфи характердагы “Ант” (1935) поэмасында чагыла. Шагыйрь анда күренекле большевик ,дәүләт җитәкчеләреннән берсе- С.М.Кировның үтерелүенәдә үзенең мөнәсәбәтен белдерә. Бу елларның катлаулы , каршылыклы атмосферасы, билгеле, Х.Туфанга да тәэсир итә. Ул еш кына икеләнеп кала, төрле юнәлештә эзләнә. Аның якын дусты , олы әдип Һ.Такташка багышланган шигырьләр циклында (“Давыл”,” Ул өйдә юк иде”, “Ә үткәнгә хатлар бармыйлар”) иң самими уй-хисләре чагыла, поэтик осталыгы билгеле бер үсеш кичерә. Х.Туфан Такташның иҗаты алдында баш ия, вакытсыз үлеменә үкенүен белдерә:
Киләчәккә хатлар барып җитә,
Ә үткәнгә хатлар бармыйлар...
Лирик герой гражданнар сугышының фаҗигасен, аның гайре табигый булуын күрсәтә. Ак каен белән үлемгә дучар ителгән егетнең сөйләшүе бирелә. Лирик геройның элеге вакыйгага мөнәсәбәте күрсәтелә.
Күбесенең тормышта прототиплары булган геройга үз эшләренең дөреслегенә ышану , оптимистик рух, бетмәс-төкәнмәс энергия хас. Әдип олы тормышка фатиха биргән завод-фабрикалы, шахталы Уралына яратып, үз итеп эндәшә:
Хуш,Урал,хуш!
Әгәр еллар мине
Кайтармаса сиңа тагын да,
Бу балаңның төсе булып сиңа
Үзең биргән җырлар калырлар...
(“Урал эскизлары”)

Х.Туфан иҗатының тагын бер чоры шагыйрьнең 1956 елны, ирек алып, Казанга кайтуыннан башлана.
Сөргенлек кысасыннан котылу аның рухын да, шигъри телен дә үзгәртә. Ул канатланып, дәртләнеп, олы дөньяның бөтен шатлык – борчуларын йөрәгенә сыйдырырга омтылып иҗат итә башлый:
Кил әле, кил,
Үбим үзеңне бер!
Яратам мин сине, Җир шарым!
Кочагыма минем сыймасаң да,
Җаныма бит сыясың, җаным!
Шагыйрьнең бәхетсез язмышлы мәхәббәтен шул чор иҗтимагый тормышы белән контекста караганда гаилә Фаҗигасе олы социаль- тарихи яңгыраш ала. “Кайсыгызның кулы җылы?” шигырендә (1956) ул нәкъ шул чор фаҗигасе, яралы йөрәкле кешеләрне күз алдына бастырып тетрәндерә:
Кайсыгызның кулы җылы?
Бәйлисе бар йөрәкне!
Шагыйрьнең “тышы гына салкын, ә йөрәге җылы дөньяны” күрәсе, шундый җәмгыятьтә кешеләрне яшәтәсе, бәхетле итәсе килә.
Йомгаклау
Хәсән Туфан – татар поэзиясенең горурулыгы. Олы шәхеснең Казан белән бәйле иҗаты турында сөйләшүне аның үз сүзләре белән йомгаклап куярга була: “Әдәбият кырларында, шигырь төбәкләрендә яшәлгән шактый озын гомерем юлында төп иманым – халыкның Тукай әйткән сыйфатларына инануым торган саен үсә, ныгый барды һәм ныгый бара”.
Әйе, Хәсән Туфан шигърияте ул серләргә бай дөнья. Туфан ага шигырендәге серне ачу сиңа ләззәт бирсә, иҗат куанычы китерсә, шул серне башкаларга сөйләү икеләтә сөенеч алып килә.
Тукай эстафетасын лаеклы дәвам итүе белән ул халыкка якын, кадерле. Хәсән Туфанның тормышы һәм иҗаты батырлыкның матур үрнәге. Аның ике тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнүе, мөгаен, үзеннән бигрәк аның талантына баш июче укчыларын шатландыргандыр.
1966 елда Хәсән ага Туфана “Сайланма әсәрләр”е өчен Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе бирелде. Чын мәгънәсендә халык шагыйре булган олы җанлы бу шәхес әдәбиятыбызның үлемсез бер өлеше булып яши.
Туган илгә, гөлләргә, гомумән, җир йөзендәге барлык тереклек иясенә булган мәхәббәт, мөгаен, аны күп тапкырлар үлемән коткарып калгандыр да. Бу мәхәббәт аның иҗатына үзенә бер матурлык, үзенә бер самимилек өсти. Язмыш аны ничек кенә рәнҗетмәсен, ничек кенә кимсетмәсен, шагыйрь бер вакытта да туган иленә, туган җиренә, халкына, туган теленә ышанычын да, мәхәббәтен дә югалтмый, тормышка гашыйк кеше булып кала.
Туган төбәгебездән Хәсән Туфан кебек күренекле шагыйрь чыгу белән без бик бәхетле. Без Туфан ага белән чын күңелдән горуурланабыз, аның иҗатын тагын да тирәнрәк өйрәнергә тырышабыз.
Хәсән Туфан – без, якташларының гына түгел, ә бәлки барча татар халкының йөз аклыгы, вөҗданы, намусы, күренекле әдибе.
Омтыла җан бәйге аты сыман
Мәйданнарга һаман, яшәүгә.
Тагын бер кат шулай яшәр идек,
Ике килсә гомер згәр дә.
Хәсән Туфан, 1957.
Кулланылган әдәбият исемлеге:
5.Туфан Х.Ф. Әсәрләр : 5 томда / төз. М. Гайнетдинов.– Казан: Татар.кит.нәшр., 2007.
1 т.: шигырьләр, поэмалар; кереш сүз авт. М. Гайнетдинов.- Казан : Татар. кит. нәшр., 2007.
6.- http://tatar.museum.ru/M2656
7.Сайт «Моя Казань» - http://kazan.ws/cgi-bin/people/print.pl?action=view_cul&id_cul=407&id_razdel=7&id_sub=36&id_sub_sub=10&wh=s

Снежная зима. Рисуем акварелью и гуашью
Лист Мёбиуса
Лепесток и цветок
Земля на ладонях. Фантастический рассказ
Рисуем лошадь акварелью