Башлангыч сыйныфлар атналыгында укучылар язган сочинениеләр.
Вложение | Размер |
---|---|
Укучылар язган сочинениләр | 13.53 КБ |
Минем яраткан укытучым
Укытучы – бөек кеше.
Рәхмәтле без аңарга.
Үзендәге бар гыйлемне
Өләшә балаларга.
Инде дүрт ел узса да тәүге мәртәбә очар коштай канатланып, мәктәпкә барганым, мине әниләрдәй елмаеп, башымнан сыйпап каршы алган беренче укытучым Фирзәлия апа турында язам. Хәреф танырга өйрәтүдән башлап, күпме белем бирүче, туган илгә чиксез мәхәббәт уятучы кеше бит ул. Аның һәр дәресе, әйткән һәр сүзе күңелгә уелып кала. Шуңа күрә дә мин аны тормыш маягым, дияр идем.
Ул безнең сабый күңелләребезгә ачкыч таба белде, һәрвакыт ягымлы, киң күңелле, гадел һәм искиткеч сабыр булды. Безнең белән бергә шатланды, борчылды. Чын кеше итеп тәрбияләргә тырышты. Кешеләргә карата шәфкатьле, мәрхәмәтле, намуслы булырга өйрәтте. Безне апабыз җырларга, биергә, сәнгатьле укырга, рәсем ясарга да өйрәтте. Укытучы һәрвакыт матур итеп сөйли, безгә аңлашылмаган бик күп сүзләрне гади итеп аңлатып бирә. Гаҗәеп кеше ул:ниндидер бер ягыңны күреп ала да, төрле яклап сиңа үсәргә ярдәм итә. Дәрестән соң да аның яныннан укучылар өзелмиләр: әле киңәш сорап киләләр, әле өстәмә дәрес сорыйлар яки ниндидер чарага әзерләнәләр, яки аның белән бергә чын күңелдән сөйләшеп кайту өчен көтеп торалар.
Фирзәлия апа ачуланмый безне, ләкин ул әйткәнне тыңламыйча, үтәмичә калганыбыз юк. Ул гомере буена укытучы һөнәренә тугры булып эшли һәм яши.
Язгы җилдәй йомшак, җылы, саф һәм яхшы күңелле укытучым белән һәрвакыт горурланам мин.
Гарипов Ришат,
Кукмара районы
“Зур Сәрдек гимназиясе”нең
4-а сыйныфы укучысы
Минем яраткан укытучым.
Укытучы – һөнәре кирәкле һәм хөрмәткә лаек һөнәрләрнең берсе булып санала. Бу һөнәр кызыклы да, авыр да, шул ук вакытта бик җаваплы да. Укытучы – белемле, укымышлы, һәрчак сиңа ярдәм итәргә әзер булучы, укучыларны тәртипле, тәрбияле булырга өйрәтүче кеше. Укытучы булу өчен белемле булу гына җитми әле. Ул балаларны чын күңелдән, үз балаларыдай якын күреп ярата алса гына чын укытучы була әле. Андый укытучыны укучылар да хөрмәт итә, ярата.
Мин безне ярата һәм үзен дә яраттыра белә торган укытучыбыз – Сафиуллина Фирзәлия Хәлил кызы турында язарга телим. Без аны яратып, “Фирзәлия апа” дип дәшәбез. Безнең апабыз бик сабыр да, белемле дә , түзем дә, таләпчән дә. Ул безне һәр көнне балаларыдай якын күреп, елмаеп каршы ала, безгә белем бирә. Шулай ук безне бер-беребез белән дус булырга өйрәтә, дәресләр беткәч, безне изге теләкләр теләп озатып кала. Ул берничә көнгә укырга китсә, без аны бик сагынабыз, аның кайтуын түземсезләнеп көтәбез. Бик яратабыз без һәрвакыт елмаеп торучы, шат күңелле Фирзәлия апабызны!
Тиңләп булмый аны башка хезмәт белән,
Үлчәнми ул минут белән, сәгать белән,
Синең хезмәт айлык түгел, еллык түгел.
Хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрер өчен
Дистә еллар түгәсең син акыл көчең.
(Айметов Марат)
Бикмөхәммәтов Зәмир,
Кукмара районы
“Зур Сәрдек гимназиясе”нең
4-а сыйныфы укучысы
Большое - маленькое
Мост из бумаги для Киры и Вики
О путнике
Снежный всадник
Каргопольская игрушка