Яфраклар коелу турында укучылар язган тасвирлау сочинениеләре
Вложение | Размер |
---|---|
Укучылар язган тасвирлау сочинениеләре | 12 КБ |
Көзге яфраклар
Әкрен генә көзге җил исә. Мин мәктәптән кайтып киләм. Мәктәп бакчасында төрле-төрле агачлар үсә. Алардан берсеннән-берсе матур яфраклар җиргә коела. Менә каен яфраклары, әйтерсең, күбәләкләр берсе-берсе куышкан кебек, очалар. Якында гына өрәңге, миләш агачлары. Аларның яфраклары агачларыннан теләр-теләмәс кенә өзелеп төшәләр. Алмагачның яфраклары әле яшел төстә. Алар, агачларыннан аерыласы килмәгән кебек, шыбыр-шыбыр итеп сөйләшәләр, өзелеп очып китәргә уйламыйлар әле. Менә яшь чыршы агачы. Аның да бит яфраклары – ылыслар. Ә ни өчен чыршы “яфраклары”н коймый икән?мин беләм! Чыршының Яңа ел бәйәменә безгә кунакка киләсе бар! Ылысын койган чыршыны беркем дә бәйрәмдә түргә бизәп куймас бит инде!
Менә шулай һәр агач яфракларын үзенчә коя, кышка үзенчә әзерләнә.
Гарипов Ришат, 4-а сыйныф.
23.10.204
Кояшлы матур көн. Көзге яфраклар сап-сары. Кинәт җил исте, каен агачының яфраклары күбәләкләр кебек очып төштеләр. Ә берсе, бүтәннәренә караганда да матуррак очты. Башта туган агачыннан аерылмый торды. Аннан һавага – күккә күтәрелде һәм әйләнә-әйләнә җиргә төште.
Хөсәенова Дилә.
Көз агачларга сары күлмәк кидерде. Тик җилгә бу ошамады, ул бер көчәеп, бер салмак кына исеп, агачларның сары күлмәген салдырырга кереште. Яфраклар әкрен генә туган агачларыннан аерыласы килмичә, бөтерелә-бетерелә җиргә төшәләр. Кайберләре биеккәрәк омтылалар, кайберсе читкәәрәк оча. Җиргә яфраклардан кызгылт-сары келәм түшәлә.
Корбанов Ильяс
Көз килде. Агачлардан яфраклар кышкы кар кебек коела. Алар бик матур төшә. Клён яфраклары вертолёт кебек төшә. Имән яфраклары бик тиз коелып бетте. Каен яфраклары бирешми, алар җиргә төшәргә ашыкмыйлар. Менә бик каты җил исеп китте. Каенбер яфрагы төшеп китте.
Хамидуллин Фәннур
Акрын гына искән җил агач яфракларын җиргә коя башлады. Яфраклар әйләнә-әйләнә җир өстенә төшеп түшәлә башлады. Җир өсте сары-кызгылт яфраклар белән капланды. Яфракарын иң соңыннан коючы чия яфраклары гына агачында эленп калды. Алар җил белән шыбыр-шыбыр килеп торалар.
Бикмөхәммәтов Зәмир.
3 загадки Солнечной системы
Заяц-хваста
Как нарисовать зайчика
Упрямый зяблик
В.А. Сухомлинский. Для чего говорят «спасибо»?