Мәктәптә Әниләр көненә шигырь язу конкурсы игълан иткәч, без дә шигырь язып карарга булдык. Уңышлы чыкканнарын район газетасына җибәрдек.
Вложение | Размер |
---|---|
ukuchylar_izhaty_2-4_kl.docx | 16.45 КБ |
Ул миңа гел булыша.
Мин дә әнигә булышам,
Чөнки аны яратам. (Нигъәмәтҗанова Әдилә, 2 сыйныф)
Сабырлыклар биргәнгә.
Төн йокламый безнең өчен
Янып – көеп йөргәнгә. (Байназарова Мәликә, 2 сыйныф)
Әни сүзе бөек исем
Һәрчак кирәк һәркемгә.
Тазалык, сәламәтлек
Бирсен ходай әнигә.
Бик яратам әниемне,
Тәмле ашлар пешерә.
“Бәхетле бул, кызым, -диеп
Аркамнан һәрчак сөя.
Әнием алтын куллы,
Бөтен эшкә өлгерә.
Шуңа күрә яратабыз,
Әни бит ул бер генә. (Максудова Айсылу, 4 сыйныф)
Әнием, бәгърем,
Яратам мин сине.
Күктәге кояшка,
Җирдәге чәчәккә,
Күктәге йолдызга
Охшатам мин сине.
Яратам мин сине. (Исламов Фирзәр, 4 сыйныф)
Бик ягымлы булганга.
Аның белән бик күңелле,
Гел елмаеп торганга. (Тимербаев Рәнис, 4 сыйныф)
Әни! Мин яратам сине!
Моңа синең тулы хакың бар.
Ялгыш сүзләр әйтеп рәнҗетмик,
Күрсәтик без сиңа игътибар.
Тәмле ашлар пешерәсең,
Белмим моңа ничек өлгерәсең?
Безне көйләп чәчең агарадыр,
Уңышларга күңелең шатланадыр.
Рәхмәт, әни, мин яратам сине. (Зарипов Гадел, 4 сыйныф)
Иң кадерле кешебез
Әниебез була шул.
Безне назлап үстергән,
Ашаткан һәм эчерткән,
Ана телен өйрәткән,
Матур гөлләр үстергән,
Өебезне яктыртучы
Ул бит безнең әниебез.
Тәмле ашлар пешерә,
Күмәчләр һәм бәлешләр.
Ачуланып та ала,
Ә барыбер елмая. (Мөхәммәтшина Мәрьям, 4 сыйныф)
Дөньяда иң матур кеше,
Ул минем әнием!
Дөньяда иң уңган кеше,
Ул минем әнием!
Үзе зирәк, акыллы,
Кара чәчле ул минем.
Әниемне яратам
Кадерлем бит ул минем! (Галимуллин Булат, 4 сыйныф).
Весёлая кукушка
В поисках капитана Гранта
Для чего нужна астрономия?
Валентин Берестов. Аист и соловей
Лепесток и цветок