Укучының яшәү турындагы фәлсәфи уйланулары
Вложение | Размер |
---|---|
yakty_ez.sochin.docx | 14.1 КБ |
Якты эз.
Эссе.
Бер генә мизгелгә булса да тирә-ягыбызга күз салыйк. Зур-зур өйләр, кибетләр, шау-шулы урамнар, азагы күренмәгән машина төркемнәре.... Гадәти шәһәр тормышы. Мәңге бетмәс проблемаларга уралган кешеләр арасында яшим. Һәркайсы каядыр чаба, ашыга. Мондый шартларда без бер-беребезнең генә түгел, хәтта үзебезнең эчке дөньябызга да күз салырга өлгермибез.Ә тормыш дулкыннары һаман алга бара, кемдер бер урында тора, кемдер ияреп алга бара, ә кайсысы, бөтенләй түбәнгә тәгәри.
Тормыш – гаҗәеп нәрсә. Без нинди максат белән яшибез соң? Без бу якты дөньяга ни өчен һәм кайдан килгәнбез соң? Нәрсә көтеп яшибез?! Кем өчендер тормыш зур биеклекләр яулау урыны, кемгәдер – бушка вакыт уздыру.
Кайбер кешеләр чын бәхетне татып карагач, максатына ирешкәч, кинәт кенә вакытсыз дөнья куя. Ә кайсылары, киресенчә, гомер буена бер яхшы гамәл дә кылмыйча, әллә нинди мәгънәсез тормыш алып бара.Мин бу хәл белән үз тормышымда бик күп тапкыр очраштым. Картлардан “тегендә дә яхшы кешеләр кирәк бит”дигән фикерне еш ишеткәнебез булды. Бу фикер дөрескә охшаган, чөнки бу хәлләрне туры килү дип атап булмый.
Тормышның нәрсә икәнен төгәл белмәсәк тә, аны бушка әрәм итмик, истәлекле вакыйгалар күбрәк булсын, туган җиргә, илгә, табигатькә файда китереп, үзебез турында якты эз калдырып китик.
Зиннәтова Динара, 9нчы сыйныф укучысы
Лиса и волк
Девочка-Снегурочка
Стрижонок Скрип. В.П. Астафьев
Ёжикина Радость
Земля на ладонях. Фантастический рассказ