Туган якның табигате, һәр ел фасылының кабатланмас матурлыгы турында.
Вложение | Размер |
---|---|
sochinenie.docx | 16.06 КБ |
Үз илемдә.
Минем туган ягым Рәсәйнең урта полосасында урнашкан. Шуңа күрә аның табигате дә уртача.Нәкъ Тукайдагыча, җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява торган табигать.
Минем туган ягымда, вакыты җиткән саен алышынып торучы, елның дүрт фасылының һәрберсен түземсезлек белән көтеп алам. Кайбер төбәкләрдә кыш булмый бит! Ничек инде ул кышсыз табигать?!Мин туган ягымны кышсыз күз алдына китерә алмыйм. Кышкы сафлык, пакълек, яктылык туган җиремне кабатланмас гүзәл итә. Калын мамык түшәлгән кырлар, уйсу җирләр, киң болыннар, куе урманнар, елга үзәннәре – барысы да тыныч йокыда.
Өши күрмәгез, тыныч кына йоклагыз дигән сыман, кар юрганын тагын да калынайтып, ябалак – ябалак кар ява.Кайчак кышкы табигать үзенең кырыс холкын күрсәтеп куя. Бөтен дөнья тоташ кар өермәсенә күмелә. Ләкин бу кырыслык туган ягым табигатенең гүзәллеген бер дә бозмый, киресенчә, үзенә килешеп тора. Утсыз төтен булмаган кебек, бурансыз кыш та булалмый.
Салкын кыштан соң шаулап-гөрләп килүче яз туган ягымны тагын да яшәртеп җибәрә. Кояш нурларында эреп челтәрләнгән кар әбиемнең кулдан чиккән челтәре сыман нәфис, кабатланмас бизәкле. Ә өй кыекларыннан асылынып үскән боз сөңгеләре гаскәр күк тип- тигез, туп-туры. Гаҗәпләнмеслекмени?! Әнә туган якларын сагынып кайткан кара каргаларның тавышы да күңелгә якын.
Күзләрне камаштырып җәй килә. Купшы кызлар сыман аллы-гөлле чәчәккә күмелә туган ягым. Кояш кыздырса, артыннан яңгыр килеп ява. Бөтенесе үз җаена көйләнгән, үлчәнгән кебек. Арыш серкә очырса, җил чыга. Төннәрен күкне камчылап аҗаган уйный.
Ә көзге матурлык туган ягыма муллык белән бергә килә. Һәр агач үзенә генә хас бер төскә буялып каршылый көзне. Әкрен генә сеңдереп пыскып яуган вак яңгырның да көне буе явуына кәеф кырылмый. Күңел шул кәеф көенә тынычланып рәхәтләнеп китә. Бакчаларга таралган бәрәңге сабагы исе әллә нинди затлы хушбуйлардан кадерлерәк. Җырдагыча “үз илемдә ямьле миңа бәрәге бакчасы да”.
Шәрәпова Эльза , 10нчы сыйныф укучысы.
Есть в осени первоначальной...
Гном Гномыч и Изюмка. Агнеш Балинт
Воздух - музыкант
У меня в портфеле
Ёжикина Радость