"Киләчәге бар милләт без, шәхесләргә бай милләт без" фәнни - гамәли конференция
Вложение | Размер |
---|---|
konferentsiya_r._kharis_i_muzyka_yunusova_m.m.docx | 35.63 КБ |
“Минем дә бар үз Тукаем!”
(“Ренат Харис һәм музыка сәнгате” номинациясенә)
Эшне башкарды: Татарстан Республикасы Буа муниципаль
гомуми белем бюджет учреждениесе
“М.М.Вахитов исемендәге гимназия”нең
11а сыйныфы укучысы
Сәмерханова Рузилә Наил кызы
Җитәкче: татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Юнысова Мәсгудә Мәсхут кызы
2014
Эчтәлек
1. Кереш. Ренат Харис һәм музыка сәнгате.................................................3
2. Төп өлеш. “Минем дә бар үз Тукаем!”.....................................................4
1) Тукайның серле һәм фаҗигале мәхәббәте................................................4
2) Образлар системасы..................................................................................6
3) Әсәрнең сәнгатьчә эшләнеше....................................................................8
4) “Шагыйрь мәхәббәте” операсы.................................................................9
3. Йомгаклау..................................................................................................10
4. Кулланылган әдәбият................................................................................11
Ренат Харис һәм музыка сәнгате
Бүгенге көндә Буа төбәге Татарстанның халык шагыйре, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе, Россия Федерациясенең Дәүләт премиясе лауреаты Ренат Харис белән горурланып яши. Р. Харис – күпкырлы талант иясе. Ул - шагыйрь, җыр һәм романслар, кантата һәм ораторияләр авторы. Аның иҗатына Н. Җиһанов, Р. Яхин, С. Садыйкова, М, Яруллин, Р. Ахиярова кебек төрле буын композиторлары мөрәҗәгать иткән. Поэмалары буенча опера һәм балет, телевизион фильм һәм радиоспектакльләр куелган. Р. Харис - М. Яруллин белән берлектә татар милли сәнгатендә оратория жанрын башлап җибәрүчеләрнең берсе.
Р. Әхиярова музыка язган “Шагыйрь мәхәббәте” татар опера сәнгатенең соңгы еллардагы зур казанышына әйләнә. М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театрындагы премьерасына татар зыялылары белән чит ил кунаклары да җыела.
Хезмәтем операның нигезе булган “Тукайның мәхәббәт төшләре” поэмасын анализлауга багышланды. Әсәрнең төзелешен, образлар системасын, сәнгатьчә сурәтләү чараларын тикшерү бурычлары куелды. Р. Харисның 2006 нчы елда басылып чыккан җиде томлык сайланма әсәрләре, опера хакындагы кызыклы интернет материаллары файдаланылды.
Төп өлеш. “Минем дә бар үз Тукаем!”
Тукайның серле һәм фаҗигале мәхәббәте
Шагыйрь иҗаты һәрчак татар композиторларының игътибарын үзенә җәлеп итә. Ике арада нык элемтә урнашу 150гә якын җыр, татар музыка сәнгатенең яңа жанрлары тууга китерә. Иң беренчеләрдән булып аның иҗатына композитор Мирсәет Яруллин игътибарын юнәлтә: “Җирдә бер кояш” җыры языла. Шуннан соң республикадагы истәлекле вакыйгалар уңаеннан Р. Харис әсәрләренә төрле жанрдагы музыкаль әсәрләр иҗат ителә.
Ораторияләр белән бер рәттән Р. Харисның драматик поэмаларына опера һәм балетлар да языла. Резедә Әхиярованың “Шагыйрь мәхәббәте” операсы “Тукайның мәхәббәт төшләре” поэмасына нигезләнә. Минем Г. Тукайның мәхәббәт темасына язылган “Кызык гыйшык”, “Гашыйк бу, йа!” , “...гә” , “Бер рәсемгә” , “Соңра” шигырьләрен укыганым бар. Чистай шәһәреннән Казанга килгән Зәйтүнә исемле кызны яратуын да беләм. Ә Р. Харисның “Тукайның мәхәббәт төшләре” поэмасы Г.Тукайны тагын да күбрәк аңларга ярдәм итте.
Г. Тукай яшәгән еллар – татар халкының зур сынаулар чоры. Поэмада Р. Харис шагыйрь җилкәсенә төшкән авырлыкларны аның төшләре аша бирә. Әсәрнең нигезенә Тукайның өч төше салынган. Беренче төштә ул Фәрештәне; икенчесендә Шүрәле, Газраил, Апушны, ягъни балачагын, Печән базарындагы бер картны; өченче төштә Зәйтүнәне һәм Газраилне күрә. Әсәр төшендә курай уйнаган Тукай янына Фәрештә килү вакыйгасы белән башланып китә. Шагыйрь фәрештәгә катлаулы балачагыннан егерме ике яшенә кадәр күргәннәрен сөйләп бирә:
Шат яратса да җиһанга ят яраткан” Раббымыз –
яшәр йорт юк, сөйгән яр юк, һәм сулар һавам тыгыз...
Ренат Харисның “Тукайның мәхәббәт төшләре” поэмасы Тукай белән Зәйтүнә Мәүледова исемле туташның серле һәм фаҗигале мәхәббәтенә багышлана. Поэмада Тукай югары дәрәҗәдәге әхлаклы зат итеп бирелә. Гомере кыска икәнлеген белеп, кызны гашыйк итүдән курка. Р. Харис үзе бу мәхәббәтне болай аңлата: “Платоник мәхәббәт, ягъни бер-береңне читтән генә яратып йөрү дигән төшенчә бар. Тукай мәхәббәте дә шуңа охшаган. Ул Зәйтүнәне ярата, әмма аңа якын килми, чөнки үзенең һәлакәткә таба баруын сизенә. Операның төп фикере шул.Тукай мәхәббәте –саф, үкенечле, аек...”
Образлар системасы
Тукай образы шагыйрьләр иҗатында төрлечә ачыла. Р. Харисның романтик герое да беркемне кабатламый. Ул бөек шагыйрь, милләтен кайгыртучы фәрештә, татар классик шигъриятенә юл салучы була.
Күңелемдә яши аман
Өч бөек нур эретмәсе:
Шагыйрь, фәрештә, юламан...
Минем өчен Тукай эшкә чумган “Әлислах”чы, нечкә күңелле егет, мәхәббәт утында янучы гашыйк буларак ачылды. Ул мәхәббәт хисендә яна, шул ук вакытта үз хисләреннән кача.
.Җир яшәрмәс, гөл ачылмас – төшми яңгыр тамчысы;
Кайдан алсын шигъре шагыйрь, булмаса илһамчысы?
Поэмада шагыйрьне бәхетле итәргә теләгән Зәйтүнә образы матур бирелгән. Ул Тукай белән аның “Шүрәле” имзалы шигырьләрен укып таныша. Чибәр кыз шагыйрьгә гашыйк була. Шигырьләрен яттан сөйли, “Шәрык клубы”нда чәчәкләр бирә, артыннан йөри башлый. Ләкин шагыйрь үзенең тиздән үләсен белә һәм яшь, чибәр кызны бәхетсез итәргә теләми.
Тукай образы Фатих белән сөйләшүдән тулырак ачыла. Фатих яшь егетнең ялгыз яшәвенә борчыла, кыз белән егетне кавыштырырга тели. Мәхәббәткә “йөрәгенең ишеген ачарга, хисләрен тыеп йөрмәскә” куша. Бу киңәшләре өчен шагыйрьнең “җилбәзәк син, җитди бул” дигән тәнкыйть сүзләрен дә, фаҗигасен дә ишетә.
Тиз сүнәчәк гомерем шәме...
Артык иртә китәчәкмен...
Поэмада мифологик образлар да бар. Фәрештә белән беренче төштә үк танышабыз. Үлем фәрештәсе рәхимсез, каты күңелле итеп күз алдына килә. Тукайны поэманың башыннан ахырына кадәр сагалап йөрсә дә, автор аны начар яктан сурәтләми. Ул шагыйрьнең үлүен теләми, аны яшәтәсе килә.
Яшә, шагыйрь, шуңа күрә мин өнеңә кермим,
Әлегә төшләреңә генә керәм.
Кырлай урманыннан килгән Шүрәле Тукайны ялгыз яшәве өчен тәнкыйтьли. Аны хатын – кызлар белән мавыгырга, я балачагына кайтып уйнарга чакыра. Яшьлекнең ләззәтен татып калырга куша. Шагыйрьнең мәхәббәттән газаплануын сизми дә кебек. “Уйнап алырбыз кети-кети”, - ди. Автор бу образны Тукайның җанын алырга килгән начар көч буларак бирә төсле.
Ренат Харисның “Тукайның мәхәббәт төшләре” поэмасы бүгенге көн белә дә аваздаш. Автор моннан бер гасыр элек булган вакыйгалар турында язса да, әсәрдә күтәрелгән проблемалар XXI гасырныкы. Тел, милләт язмышы, сәясәт, әхлаксызлык хакында да уйлана шагыйрь. Шул пролемалар аша Тукай образы да яңача ачыла.
Әсәрнең сәнгатьчә эшләнеше
“Тукайның мәхәббәт төшләре” драматик поэмасы – матур эчтәлекле әсәр. Вакыйгалар шагыйрьнең төшләре белән үрелеп бирелә:
Төш ишеген өреп ачып,
Тукай төшләренә керәм.
Автор әкият алымын куллана һәм Тукайның төшләренә ”җайлы” гына кереп китә. Тормышка, сәясәткә караган фикерләрен белдерә, шуны алдагы вакыйгага куша, хис-кичерешләр белән чиратлаштыра.
Поэмада төшләр Тукайның фаҗигале язмышы белән бәйләп карала. Шагыйрьнең төшләрен яманга юрыйлар:
Кемгә генә сөйләсәм дә, юрыйлар төшне яманга.
Төшендә Зәйтүнәне күрү генә аңа язарга илһам бирә, яшәүгә көчен арттыра. Поэмага Р. Харис Фатих белән кызларның такмак әйтешү эпизодын керткән. Халкыбызның гореф-гадәтләре, җор телле булуы шул такмакларда ачык чагыла.
Фатих: Чаптым балта, салдым тамга имәнгә түгел, талга.
Безгә кызы матур булсын, кызыкмыйбыз без малга.
Кызлар тавышы: Егетләр бүрек кияләр, кызлар шәл ябыналар.
Егетләр горур булса да, кызларга ялыналар.
Сурәтләү чаралары Тукайны төрле яктан ачарга булыша. Метафоралар (гомер йөге, гомер шәме, яшәү – ләззәт, ләззәт дәрьясы, мәхәббәтнең кайнар күмере, сөю уты), эпитетлар (чокырлы йөз, изге вакыт), сынландырулар (йөрәгем мәхәббәткә сусаган), чагыштыруларга (сәясәт кислотасы кебек көмеш каләм) мисалларны күпләп табарга мөмкин.
“Шагыйрь мәхәббәте” операсы
“Тукайның мәхәббәт төшләре” поэмасы композитор Резеда Әхиярованы “Шагыйрь мәхәббәте” операсын язарга илһамландырган. Әсәр Татарстан Республикасының әдәбият һәм сәнгать елында Г. Тукайның 120 еллык юбилеена туры китереп языла һәм шагыйрьнең туган көнендә тамашачыга күрсәтелә. 2008 нче елда әсәр Р. Әхияровага һәм төп партияне башкаручы Әхмәт Агадига, дирежер һәм режиссерга - иҗат төркеменә уңыш китерә: Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була. Сәнгать фәннәре докторы Земфира Сәйдәшева операга түбәндәгечә бәя бирә: “Әсәрнең төп идеясе - Тукай һәм Зәйтүнә мәхәббәте аерым – аерым музыкаль күренешләр аша ачыла. Төшләр, үткәндә булгән вакыйгаларны кайтып – кайтып искә төшерүләр калыбындагы бу күренешләр барысы да, геройны хастаханәдә яткан көе гәүдәләндергән күренешкә симметрик буйсынган хәлдә, шуның тирәсендә әйләнә. ...Газраил һәм аның иярченнәре аша чагылдырылган ачы тәкъдир һәм аның тарафыннан яшьли үлемгә дучар ителгән, әмма соңгы көннәренә чаклы бәхеткә омтылучы шагыйрь арасында каршылык тоябыз.” Р. Харис шагыйрь тормышындагы фактлардан файдалана, шигырь юлларын либреттога кертә. Операда Тукай бөек шагыйрь, аянычлы язмышлы шәхес итеп бирелә. Р. Әхиярованың көчле музыкасы аша егетнең сөйгәненә карата мәхәббәте тагы да көчәя.Ул мәхәббәт шагыйрьнең халыкка карата мәхәббәте буларак та яңгырый.
Йомгаклау
Г. Тукай иҗаты бер гасырдан артык өйрәнелә, әсәрләре яратып укыла. “Тукайның мәхәббәт төшләре” поэмасы белән танышкач, мин дә шагыйрьне яңа яктан ачтым. Р. Харис һәм Р. Әхиярова аны шагыйрь итеп кенә түгел, ә бөек шәхес буларак та бирәләр. Үткән гасыр башы шигъриятенә нигез салучы Тукай образы – авторлар өчен юл күрсәтүче маяк, көрәшче шәхес.
Ренат Харисның “Тукайның мәхәббәт төшләре” поэмасы бүгенге көн белән аваздаш. Автор моннан бер гасыр элек булган вакыйгалар турында язса да, әсәрдә күтәрелгән проблемалар XXI гасырныкы. Тел, милләт язмышы, сәясәт, әхлаксызлык хакында да уйлана шагыйрь. Шул проблемалар аша Тукай образы да яңача ачыла.
Кулланылган әдәбият
1. Галиуллин Т. Акыл һәм хис берлеге. – “Казан утлары”, №5, 2011. 2. Галиуллина М. “Шагыйрь мәхәббәте” яки татар операсының сәхнәгә кайтуы”. – “Сәхнә” журналы, 2008. 3. Рәсүлова З. “ Тукай эзләреннән”. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. 4.Тукай Г. “Шигырьләр, әкиятләр, поэмалар”. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1990. 5. Харис Р. Сайланма әсәрләр. Җиде томда. 4, 5,6 нчы томнар - Казан: Тат. кит. нәшр., 2006.
ЗАЯВКА
на участие в конференции исследовательских работ школьников
«Р. Харис исемендәге республикакүләм конференциясе»
Название работы | “Минем дә бар үз Тукаем!” |
Секция | Ренат Харис һәм музыка сәнгате |
ФИО (полностью) автора работы | Самерханова Рузиля Наиловна |
Класс | 11а |
ФИО (полностью) руководителя | Юнусова Масгуда Масхутовна |
Организация, представляющая работу | МБОУ «Гимназия имени М.М. Вахитова города Буинска Республики Татарстан» |
Рисуем белые грибы пастелью
Ласточка. Корейская народная сказка
Шелковая горка
Пятёрки
Хрюк на ёлке