Реферат
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 113.5 КБ |
ГБМБУ “Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган В.Ф.Ежков исемендәге Арча 1 нче урта гомуми белем мәктәбе”
Габдулла Тукай иҗатында пейзаж
Эшләде: 10 нчы А сыйныфы укучысы
Мортазина Гөлгенә Рүзәл кызы
Фәнни җитәкче : татар теле һәм
әдәбияты укытучысы Сафиуллина
Миләүшә Мәүлит кызы
2013
Кереш өлеш.Тукай иҗатында пейзаж.
Габдулла Тукай иҗаты - татар халкының йөз аклыгы ул . Габдулла Тукай … Бу бөек исем турында барысы әйтелгән , сөйләнгән кебек инде. Укучылар аның турында күптөрле фәнни эшләр , иншалар язса, язучыларыбыз бик күп әдәби әсәрләр иҗат итә тора . Ләкин бу тема бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмый . Әле һаман ул серле булып укучыларны иҗатка илһамландырып тора . Тукай яшьли киткән бит ,бәлки шуңадыр аның әйтергә теләгән фикерләрен укучылар үзләренчә җиткерергә, аңлатырга телиләр кебек . Тукай күп темаларга иҗат итсә дә , мин бүгенге көндә иң актуаль булган табигать темасы Габдулла Тукай иҗатында ничек яктыртылуы турында уйланып , фәнни эшемне шул турыда язарга булдым . Хәзерге көндә четерекле саналган табигатьне ничек сакларга дигән сорау барыбызны да борчый . Ә Габдулла Тукай бу хакта ничек уйлады икән ? Туган як табигатен ничек сурәтләгән икән ? Фәнни эшебезнең максаты: Габдулла Тукай иҗатында пейзаж бирелешен тикшерү. Максатыбызны чишү өчен түбәндәге бурычлар куелды:
Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган авылына мәхәббәте чиксез зур була . Бу авылның челтерәп аккан чишмәләре , яшел чирәмле урамнары , ерактан ук күренеп торган басу юллары - барысы да газиз , барысы да шагыйрь күңелендә тирән уелып калган . Шуның өчен ул аны сагынып искә ала :
Тау башына салынгандыр безнең авыл ,
Бер чишмә бар , якын безнең авылга ул ;
Авылыбызның ямен , суы тәмен беләм ,
Шуңа күрә сөям җаным – тәнем белән .
Тукай туган җирен үзенең бәхетле балачак бишеге итеп күрсәтергә генә өлгерә , без шунда ук анда эштә үткән көннәре турында гына укыйбыз . Шулай да “ Туган авыл ” шигырендә пычрак , караңгы , михнәтле авыл тормышыннан зарлану юк . Шагыйрьнең туган ягын сагынуы шул сәбәпле бик табигый булып күренә . Туган як Габдулла Тукайның бик күп шигырьләренә килеп кергән . Әйе , шагыйрь үз туган ягының киләчәге өчен кайгыра . ”Туган җиремә ” шигырендә ятимлекләр күрүен , иптәшләреннән рәнҗетелүен яза , әмма шунысы ачык : туган якның бала чакта аркаңа атылган ташы да кадерле , Туган як төшенчәсе шагыйрь күзаллавында үз эченә бик күп нәрсәләрне сыйдыра : ак оек , киндер күлмәк , чабата кебек киемнәр дә ул ; таныш кырлар һәм болыннар да ; шул болыннарда көтү көткән көтүче , аның этләре һәм хайваннары да һәм хәтта шүрәлесе дә ... Туган якны сагыну хисе мәңгелек . Лирик герой белән шул кырлар һәм болыннар арасында әллә нинди күренмәс җепләр бар . Һәркемгә таныш “Китмибез” шигырендә исә туган якка , илгә тугрылык күренә . Кеше үз илендә яшәргә дә , ата-баба туфрагында үләргә дә тиеш , ди шагыйрь .
2. Төп өлеш.Тукай һәм табигать
2.1. “Шүрәле”дә табигать гүзәллеге
Балалар өчен язылган “Шүрәле “ һәм “Су анасы” шигырьләрендә дә туган як бик матур сурәтләнә .
Җәй көне . Эссе һавада мин суда коенам , йөзәм ;
Чәчрәтәм , уйныйм , чумам , башым белән суны сөзәм ,-
юлларында суның үзе , яр буендагы таллыклары турында бер сүз булмаса да , бала хәрәкәтләре белән бергә күз алдына инеш буе сурәте килеп баса . Әлеге суларның , елга - инешләренә аркылы салынган басмаларның хуҗабикәсе булган Су анасы белән дә танышабыз без Тукайның шул исемдәге әкияте аркылы . Туган як , әкиятле -җырлы , уенлы туган як ! Шүрәле туган як . Шул туган якта Тукайга аеруча якын берничә авыл бар . Иң мөһиме - Кырлай :
Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл - Кырлай диләр ;
Җырлаганда , көй өчен , ”тавыклары җырлай “ диләр .
Шагыйрьнең туган авылы булмаса да , ул аңа бик кадерле . Хәтта Шүрәле дә бары тик Кырлайда яшәгән , ул Кырлайның аерылгысыз бер өлеше булып тора . Башка бер генә шигырендә дә авылны , аның табигатен Тукай “ Шүрәле ” дәге кадәр тасвирламый . Монда без Кырлай урманнарында үскән һәр агач , куак белән танышабыз . Кырлайда җиләк мул , чәчәкле аланнарында гөмбәләр үсә . Кырлай урманнары чып - чын театр сәхнәсен хәтерләтә , һәм әле тарихи театр сәхнәсе ул . Монда ата – бабаларыбыз дәүләте булган ...
Шүрәле татар халкының борынгыдан бирле сөйләнеп килә торган мифик образы . Халык әкиятендә ул - урман хуҗасы , кешеләрне кытыклап үтерелә дип уйланыла . Кеше табигать баласы булып яшәгәндә үзен чолгап алган тирә - юньне серле итеп тойган , бөтен нәрсәнең җанлы булуына ышанып , үзенең күзәтүләрен , омтылышларын, хыял образлары аша сурәтләп , һәр нәрсәнең хуҗасын , аллаларны уйлап чыгарган .
Габдулла Тукай халык тормышына аның гореф - гадәтләре аша , ерак тарихында уйлап чыгарган мифик образлары аша карый . Болар барысы да бергә туган җирнең газизлеген , урман – сулары , сайрар кошлары , кояшлы иртәсе белән күз алдына китерә . Шүрәле – шагыйрьгә Туган җир моңын , Туган җир сагышын яңарткан , сабый чак истәлекләрен хәтерләткән , халыкның кабатланмас хыялында туган образы . ”Шүрәле” әкиятенә таянып , ул “Шүрәле” поэмасын иҗат иткән . Әмма Тукайда “Шүрәле” – шигъри әсәр : ул халык моңнары , биюләре , табигать кочагындагы тормышы , чәчәкле болыннары белән күңелләрне кузгата , туган як истәлекләренә күмеп ташлый . Поэманың һәр юлы җырлап тора ; халык көйләренең дәртле яңгырашын , интонация байлыгын , шигъри төгәллекне укучы сизеп кенә калмый , матурлык дөньясын күрә .
Габдулла Тукай – сүз остасы . Шигырьне ул күңелне тибрәтерлек итеп сурәтләп бирә . Язучы теленең байлыгы , матурлыгы үзенә генә хас сурәтләү чараларын табуда , аларны белеп куллануда . Чагыштыру һәм эпитетны ул ,”Шүрәле “ поэмасын язганда кулланып, күренешне җанлырак, тәэсирлерәк итеп укучыга җиткерергә тырыша. Кырлай ягы – алсу йөзле , кара кашлы , кара күзле чибәркәйләр иле . Монда ирләр мәйдан тота ,сабан туйлары уза ...
Күбәләкләр , гөлләр генә үбеп яшәгән Туган җирдән дә газизрәк ни бар , дип әйтәсе килә шагыйрьнең .
2.2.Туган җир табигате
Кырлай , Кырлай урманы , Кырлай табигате , Сәгъди абзый йорты ... Бер Кырлай булачак шагыйрь – Тукай күңеленә күпме хис салган “Шүрәле” шуннан , ”Су анасы” шуннан . Кайчан , кайда язылуларына карамастан , ”Туган авыл” , ”Туган җиремә” , ”Туган тел” , ”Пар ат” ”Көзге җилләр” - барысы да шуннан . Табигать кешенең күңелен нечкәртә , сафландыра , рәхимле , шәфкатьле итә , баета . Шуның өстенә халыкның бәйрәмнәре , җырлары , моңнары , әкиятләре, гореф - гадәтләре.
“Пар ат” шигырендә геройның кичерешләре туган җир күренешләре , тирә - юнь киңлекләре белән бәйләнгән . Шагыйрьнең тасвирлавында торган җирдән аерылу сагышлары сурәтләнә . Шул ук вакытта табигатьне серле итеп күз алдына бастыра :
Кич иде . Шатлык белән нурлар чәчеп ай ялтырый ;
Искән әкрен җил белән яфрак , агачлар калтырый .
Шигырьләрендә Тукай пейзажга еш мөрәҗәгать итә . Эстетик яктан тәрбиягә зур игътибар биреп , табигать матурлыгы аша бала күңеленә үтеп керергә омтыла . Бу аңлашыла да . Чөнки Габдулла Тукайның бала чагы тугыз яшенә чаклы авылда – матур табигате белән данлыклы Казан артында үтә . Бу матурлык үз вакытында сабый күңеленә тәэсир итми калмый , әлбәттә . Мифологик сурәтләргә бай ”Шүрәле” , ”Су анасы” әсәрләре дә халык әкиятләре стилендә язылган , тирән халыкчанлык белән сугарылган . Биредә табигатьнең бөтен матурлыгы һәм серлелеге сыйдырылган . Шагыйрь үзенә генә хас алым һәм зур осталык белән балаларны табигать дөньясына алып керә , матурлыкны тоя һәм күрә белергә өйрәтә :
Ул авылның - һич онытмыйм – һәр ягы урман иде ,
Ул болын , яшел үләннәр хәтфәдән юрган иде .
Биредә табигать тә , авыл яшәеше һәм тормышы да кыска гына аралыкта матур детальләр аша ачыла :
Урманында кып - кызыл кура җиләк тә , җир җиләк ;
Күз ачып йомганчы : һичшиксез , җыярсың бер чиләк .
Әлеге әсәрләрдә әйтергә теләгән фикерләр матурлык , ирек сөючәнлек, хезмәт , акыл һәм тапкырлыкка дан әкияти алымнар ярдәмендә гармониядә бирелә .
Төрле эпитетлар кулланып әсәрен тагын да бизәкләп бирә :
Ал , кызыл , ак , сап-сары , зәңгәр , яшелдән чәчкәләр ,
Һәр тарафка тәмле исләр чәчкәли бу чәчкәләр .
Авторның табигатьне яратуы , аңа соклануы һәр сүзендә чагыла :
Бик хозур ! Рәт-рәт тора , гаскәр кеби , чыршы , нарат ;
Юкә , каеннар төбендә кузгалаклар , гөмбәләр
Берлә үсә аллы – гөлле гөлләр , гөнҗәләр .
Үпкәлиләр чәчкәләрне төрле төстәге күбәләкләр килеп ,
Киткән булып , тагын да шунда чүгәләп
Бервакыт чук-чук итеп , сайрый ходайның кошлары ;
Китә җаннарны кисеп , ярып садаи хушлары .
Иҗатта табигатьнең төрле фасылы һәм манзарасы белән очрашырга мөмкин : ”Елның дүрт фасылы” , ”Яз галәмәтләре” , ”Яз хәбәре” , ”Яңгыр “, ”Җәйге таң хатирәсе” , ”Чыршы” , ”Мәктәптә” һ.б. Балаларның яшь үзенчәлекләрен истә тотып , шагыйрь табигатьне төрле юнәлештә һәм планда ачарга омтыла . Фикер тирәнлеге дә шуннан чыгып бер -берсеннән аерыла . ”Чыршы” шигырендә автор көзнең бер билгесен – агач һәм үләннәрнең саргаюын , чыршының “үз төсен үзгәртми “ калуын контраст кую рәвешендә ача . Чөнки кече яшьтәге мәктәп баласы өчен әдәби детальнең конкрет , ачык һәм төгәл булуы мәҗбүри:
Саргаядыр көз көнендә һәр агач яфраклары;
Юк яшеллекләр хәзер,урман вә сахра сап-сары .
...Үз төсен үзгәртми саклаучы арада берсе бар:
Көз көне һәм кыш буе саргаймый торган чыршы бар.
“Көз” , ”Мәктәптә” шигырьләрендә әлеге тема тулырак бирелә , фикер катлаулана төшә : ”саргаю” билгесенә кошлар китүе , игеннәр җыелу , кояшның җылысы кимү һ.б. сыйфатлар өстәлә.
Кешеләр гомер-гомердән яшел бишегебез – Җир анабыз үзенең табигый байлыгын мәңге саклар дип уйлаганнар һәм табигатькә үзгәрешләр кертергә тырышканнар, шуның белән табигатькә зыян салуларын башларына да китермәгәннәр. Үзен “табигать патшасы” дип исәпләгән адәм баласының эшчәнлеге һәрчак уңай нәтиҗә бирми , киресенчә, фаҗигале үзгәрешләр дә алып килгәли.
Ул төтен, ул төтен!
Алып та булмый тын!
Көпчәкләр дөберди, -
Чыгарырлык котың.
(“Кярханәдә”)
Габдулла Тукай үсеп килүче буында табигатькә, аның “тере почмагына” мәрхәмәт иясе тәрбияләргә тели. Иң кечкенә балаларга язылган “Бала белән Күбәләк” шигыре балага гомерлек үгет-нәсихәт булырлык. Күбәләк баладан:
Тик гомрем бик кыска:
Бары бер көн генә, -
Бул яхшы, рәнҗетмә
Һәм тимә син миңа! –
дип ялвара.
Күбәләкнең бу сүзләре һәркемнең күңелендә калырга тиеш. Шагыйрь шуны тели.
Тукай иҗаты белән танышкач , шундый фикергә киләсең : шагыйрь – табигать сакчысы . Җирнең матурлыгын , һаваның сафлыгын саклау мәсьәләләре бөек шагыйребезне борчыган . Ул бу турыда уйланган , шул хакта күп кенә әсәр иҗат иткән . Шагыйрь фикеренчә , дөнья матур , шушы матурлыкны күп вакыт кеше үзе бетерә . Аның иҗатында кеше яшәгән бердәнбер урын буларак , Җир күпмегә түзәр икән , дигән хафалану да чагыла . Шулай да Габдулла Тукайның табигатькә , туган ягына багышланган шигырьләре саф табигатькә дан җырлаудан гыйбарәт . Аның кичерешләре дә табигать белән чагыштырыла .
И күңелнең шаулап аккан чишмәдән сафрак чагы!
И гомернең нурланып үскән яшел яфрак чагы!
(“Сагыныр вакытлар”)
Шагыйрь табигатьнең һәртөрле матурлыгын күреп шатлана , аның белән горурлана . Үзенең рухи халәте дә табигатькә бәйле .
Әй кояш нурлы – ачылган бакчаларның гөлләре ;
Яктылык ! Рәхәт ! Бәхет ! Сайрый ходай былбыллары !
(“Кичә һәм бүген”)
Шагыйрьне илһамландыручы да табигать үзе . Туган ягына мәхәббәтне дә Тукай табигатьне сурәтләүдән башлый . Ул эчкән суга зур әһәмият бирә . Кешенең бөтен гомере су белән бәйле . Бер “кечкенә генә инеш” (“Шүрәле”) бөтен авылны саф су белән тәэмин итеп тора .
Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм ,
Шуңар күрә сөям җаным, тәнем белән .
(“Туган авыл”)
Габдулла Тукай үз ягының урманнарына чын күңеленнән гашыйк . Ул яхшы белә : урман саф һава чыганагы да , бетмәс-төкәнмәс байлык та . Аның фикеренчә , урман – саулык , байлык сандыгы . Шагыйрьне һәр кош , чәчәк агач илһамландыра . “Чыршы” шигырен генә алыйк. Авторда ул табигатьнең мәңге яшь булуын дәлилләүче образ буларак бирелә .
Үз төсен үзгәртми саклаучы арада берсе бар :
Көз көне һәм кыш буе саргаймый торган чыршы бар .
“Ай һәм Кояш” , “Яз галәмәтләре” , “Яшен яшьнәгәндә”, “Җәй көнендә” шигырьләре шагыйрьне табигатьнең һәр гамәле урынлы булуына соклануын белдерә . “Яратырга ярый” шигырендә исә табигатьнең күп вакытта кешегә дә бәйле булуы искәртелә . Кеше еш кына табигый матурлыкка тап төшерә .
Яратырга ярый дөнья : матур кырлар , матур таулар ;
Яратмыйм мин вәләкин һич , сәбәп шул : ибне адәм бар ! –
(“Яратырга ярый”)
дип , шагыйрь кешенең табигый агымга тыкшынуы матур нәтиҗәләргә китермәскә мөмкинлеген искәртергә тели кебек .
Габдулла Тукай табигатьнең һәр фасылын , һәр мизгелен үзенчә күрә . Аны табигатьтәге үзгәрешләрнең кеше ихтыярыннан тыш булуы шатландыра “Җир йокысы” , “Яз галәмәтләре” , “Валлаһи” , Буран” , “Яңгыр” , “Яз хәбәре” , “Елның дүрт фасылы” шигырьләрендә автор кабатланмас бизәкләр белән бөтен табигать мизгелләрен күз алдында җанландыра .
Әллә ычкынганмы баудан Каф тау арты җеннәре ?
Йә тишелгәнме ходайның бихисап зур мендәре ?
(“Буран”)
Яз , аныңча – “матур кыз” , “язның алтын фәйтуны”, “гөлләр патшасы” кыш – “аксакал” , аның матурлыгы чиксез – “һәр ягында аллы-гөлле күбәләктән гаскәре ” (“Кышка бер сүз”) . “Яз җитә” , - дип әйтәсе урынга шагыйрь болай ди:
Күпме февраль, каш җыерсаң һәм ачулансаң да син ,
Барыбер, ди, җитте яз һәм рухына кышның ясин .
Яуса да карлар, табигать эшли инде үз эшен ;
Тиздән иснәрбез кызыл, ал-гөл чәчәкләрнең исен .
(“Яз хәбәре”)
Табигать күренешләрен сурәтләгәндә , автор матур сүзләрен – чагыштыру-эпитетларын , төрле тел бизәкләрен кызганмый , мулдан тезә. Аның һавасы да “ак күмәч белән ашарлык” (“Валлаһи”) ; яңгыр яумый , ә “алтын төшә” (“Яңгыр”) . Шагыйрь өчен :
Һәр чәчәк – сеңлең, апаң; абзаң – үсеп торган агач ;
Син сабыйдай , нечкә аваз берлә сайрый сандугач .
(“Сагыныр вакытлар”)
Әдипнең таң ату вакыты , иртәләре, кичләре , кояш бату күренеше рәссам сурәте булып күз алдына килеп баса .
Галибанә яктырып, әкрен генә ал таң ата ;
Моңланып, хәсрәтләнеп, ялкау гына ак ай бата.
(“Җәйге таң хатирәсе”)
яки
Иртә. Дөнья җанлана ,
Мәшрикъ ягы аллана ,
Кояш чыгып, нурлары
Төшеп җиргә ялгана .
(“Иртә”)
Габдулла Тукай үз иҗатында табигатькә ямь өстәүче , аны җанландыручы кошларга зур урын бирә , аларны гөнаһсыз фәрештәләр белән тиңли . “Карлыгач” ,”Карга” , “Кошларга”, “Кошчык”, “Күгәрчен”, “Фатима белән Сандугач” шигырьләре аша шагыйрь балаларны кечкенәдән үк кошларны яратырга, аларга мәрхәмәтле булырга өнди. Кошларның табигатькә бик күп файда китерүенә басым ясый, аларның иркендә генә матур итеп сайрый алуын әйтә. “Фатима белән Сандугач” шигырендә читлектәге кош ирек турында:
Белмисеңме син: читен мәхбүслек ул,
Булса да алтын, һаман да читлек ул, -
дип әйтә. “Кошларга” шигырендә исә:
Әллә иркендә торуның кадерен белмимме мин?! – ди.
ХХ гасыр башында промышленность үсә башлый. Казан авыл кешеләрен җыя. Завод-фабрикаларда эшләү өчен кешеләр кирәк. Саф табигать кочагыннан шәһәргә килгән кеше тынчу, пычрак мохиткә эләгә. Бу хәл шагыйрьне борчуга сала. Сәнәгать үсеше табигый матурлыкка зыян китерә.
Ут, төтен, фабрик-завод берлә һаман кайный Казан;
Имгәтеп ташла савын, сау эшчеләр сайлый Казан.
(“Казан”)
Шагыйрьне бөтен “өязгә нур чәчеп” торган Казанның пычрануы, төтен, корымга күмелүе сызландыра.
Г.Тукай табигатьне ярата, аның һәр күренешенә, җан иясенә саклык белән, яратып карый. Кешеләрне дөрес яшәргә чакыра. Бүгенге көн белән генә яшәүнең табигатькә зур зыян салуын искәртә.
Йомгаклау
Бөек шагыйребез туган йортыбыз булган Җир һәм табигатьнең кешегә яшәү өчен матди мөмкинлекләр дә, иҗат өчен илһам да бирүен дөрес аңлаган. “Сагыныр вакытлар” шигыре үзе генә дә әдипнең җирдәге матурлыкның сагында торучы зур Кеше икәнлеге турында сөйли.
Шагыйрь күңеле табигатьтән илһам ала.
Бар күңел хәдсез, хисапсыз мәрхәмәт, шәфкать тулы.
Габдулла Тукай фикеренчә, кеше табигатьне яратырга, сакларга, аның белән хозурланырга, аның кочагына омтылырга тиеш. Шул чакта гына шагыйрьгә илһам килер.
Каршыларга иң сәза чак, иң матур чак, җәйге таң;
Шул вакытта уйла, шагыйрь: килде илһам уйласаң.
(“Җәйге таң хатирәсе”)
Җир- һәр җанлыларның ризык бирүчесе һәм анасыдыр,дип язган автор “Җир”әсәрендә.Шуның өчен ,туган җирне иң кадерле кешебез белән тиңләп,аны гаҗәеп итеп итеп укучы күз алдына бастыра ,төрле серле бизәкләр белән бизәп ,җылы нурлар чәчеп торган әсәрләр иҗат итә алган.Табигатьнең һәр күзәнәге якты җылы хисләр белән сугарылып ,тиңсез гүзәллеккә чолганып укучыны сихри тылсымлы дөньяга чакыра.
Эшебезне йомгаклап,шуны әйтәсе килә: шагыйрьләргә илһам канатлары биргән табигатебез һәрчак Тукай әсәрләрендәгечә серле,сихри,тылсымлы гүзәллеген саклап калса иде.Һәм яшь буынны да бөек әсәрләр язарга рухландырса иде.
Кулланылган әдәбият
1. Минһаҗева Л.И., Мияссарова И.Х. /Татар балалар әдәбияты. –Казан : ТаРИХ, -2009
2.Тукай Г. “Безнең гаилә”,Казан:”Раннур”нәшрияты,2001
3.Тукай Г. Сайланма әсәрләр.VII том. Шагыйрь турында истәлекләр.-Казан:Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты, 2002.-511 б.
4. Тукай Г. Сайланма әсәрләр. II том. Шигырьләр, поэмалар.Татарстан китап нәшрияты, 1985.
5.Халит Г. Габдулла Тукай./Татар әдәбияты тарихы.-Казан : Тат.кит.нәшр.,1986.
№ | Укучының фамилиясе, исеме, әтисенең исеме, туган елы | Район,мәктәп, класс | Адрес, индекс | Паспорты буенча мәгълүмат: серия , номер,кем тарафыннан, кайчан бирелгән | ИНН һәм пенсия һәм иминият таныклыгы | Фәнни җитәкченең фамилиясе, исеме, әтисенең исеме |
1. | Фәйзиева Алия Рамил кызы,1994 | ГБМБУ “Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган В.Ф.Ежков исемендәге Арча 1 нче урта гомуми белем мәктәбе”,11А классы | 422000 Арча шәһәре,М.Жуков урамы,7а-17 | 92 07 516764, Арча Эчке эшләр бүлеге тарафыннан 17.12.2008 бирелгән. | ИНН 160904585379 СНИЛС 143-60-38-68-53 | Сафиуллина Миләүшә Мәүлит кызы |
.
Габдулла Тукай күп темаларга иҗат итсә дә , мин бүгенге көндә иң актуаль булган табигать темасы Габдулла Тукай иҗатында ничек яктыртылуы турында уйланып , фәнни эшемне шул турыда язарга булдым . Хәзерге көндә четерекле саналган табигатьне ничек сакларга дигән сорау барыбызны да борчый . Ә Габдулла Тукай бу хакта ничек уйлады икән ? Туган як табигатен ничек сурәтләгән икән ? Фәнни эшебезнең максаты: Габдулла Тукай иҗатында пейзаж бирелешен тикшерү. Максатыбызны чишү өчен түбәндәге бурычлар куелды:
1.Габдулла Тукай иҗатында пейзаж бирелеше белән танышу.
2.Бөек шагыйребезнең иҗатында табигать , туган җир гүзәллеге һәм аңа багышлап язылган әсәрләренә күзәтү ясау.
Габдулла Тукай халык тормышына аның гореф - гадәтләре аша , ерак тарихында уйлап чыгарган мифик образлары аша карый . Болар барысы да бергә туган җирнең газизлеген , урман – сулары , сайрар кошлары , кояшлы иртәсе белән күз алдына китерә . Шүрәле – шагыйрьгә Туган җир моңын , Туган җир сагышын яңарткан , сабый чак истәлекләрен хәтерләткән , халыкның кабатланмас хыялында туган образы . ”Шүрәле” әкиятенә таянып , ул “Шүрәле” поэмасын иҗат иткән . Әмма Тукайда “Шүрәле” – шигъри әсәр : ул халык моңнары , биюләре, табигать кочагындагы тормышы , чәчәкле болыннары белән күңелләрне кузгата , туган як истәлекләренә күмеп ташлый . Поэманың һәр юлы җырлап тора ; халык көйләренең дәртле яңгырашын , интонация байлыгын , шигъри төгәллекне укучы сизеп кенә калмый , матурлык дөньясын күрә .
Шигырьләрендә Тукай пейзажга еш мөрәҗәгать итә . Эстетик яктан тәрбиягә зур игътибар биреп , табигать матурлыгы аша бала күңеленә үтеп керергә омтыла . Бу аңлашыла да . Чөнки Габдулла Тукайның бала чагы тугыз яшенә чаклы авылда – матур табигате белән данлыклы Казан артында үтә . Бу матурлык үз вакытында сабый күңеленә тәэсир итми калмый , әлбәттә . Мифологик сурәтләргә бай ”Шүрәле” , ”Су анасы” әсәрләре дә халык әкиятләре стилендә язылган , тирән халыкчанлык белән сугарылган . Биредә табигатьнең бөтен матурлыгы һәм серлелеге сыйдырылган . Шагыйрь үзенә генә хас алым һәм зур осталык белән балаларны табигать дөньясына алып керә , матурлыкны тоя һәм күрә белергә өйрәтә. Тукай иҗаты белән танышкач , шундый фикергә киләсең : шагыйрь – табигать сакчысы . Җирнең матурлыгын , һаваның сафлыгын саклау мәсьәләләре бөек шагыйребезне борчыган . Ул бу турыда уйланган , шул хакта күп кенә әсәр иҗат иткән . Шагыйрь фикеренчә , дөнья матур , шушы матурлыкны күп вакыт кеше үзе бетерә . Аның иҗатында кеше яшәгән бердәнбер урын буларак , Җир күпмегә түзәр икән , дигән хафалану да чагыла . Шулай да Габдулла Тукайның табигатькә , туган ягына багышланган шигырьләре саф табигатькә дан җырлаудан гыйбарәт . Аның кичерешләре дә табигать белән чагыштырыла . Г.Тукай табигатьне ярата, аның һәр күренешенә, җан иясенә саклык белән, яратып карый. Кешеләрне дөрес яшәргә чакыра. Бүгенге көн белән генә яшәүнең табигатькә зур зыян салуын искәртә. Җир- һәр җанлыларның ризык бирүчесе һәм анасыдыр,дип язган автор “Җир”әсәрендә.Шуның өчен ,туган җирне иң кадерле кешебез белән тиңләп,аны гаҗәеп итеп итеп укучы күз алдына бастыра ,төрле серле бизәкләр белән бизәп ,җылы нурлар чәчеп торган әсәрләр иҗат итә алган.Табигатьнең һәр күзәнәге якты җылы хисләр белән сугарылып ,тиңсез гүзәллеккә чолганып укучыны сихри тылсымлы дөньяга чакыра. Эшебезне йомгаклап,шуны әйтәсе килә: шагыйрьләргә илһам канатлары биргән табигатебез һәрчак Тукай әсәрләрендәгечә серле,сихри,тылсымлы гүзәллеген саклап калса иде.Һәм яшь буынны да бөек әсәрләр язарга рухландырса иде.
Рисуют дети водопад
Ночная стрельба
Два петушка
Астрономический календарь. Январь, 2019 год
3 загадки Солнечной системы