Сугыш - бик куркыныч сүз. Ул бөтен дөньяга, гаиләләргә кайгы китерә. Бөек Ватан сугышында бик күп кеше катнашкан. Безнең нәселне дә сугыш урап узмаган. Алар арасында минен бабайлар һәм әби-бабайларның әтиләре дә бар.
Вложение | Размер |
---|---|
shzhrd_chal_tarikhy_babaylarnyn.doc | 34 КБ |
Шәҗәрәдә чал тарихы бабайларның.
Минем өстән пуля яуса да,
Җәрәхәттән каннар тамса да,
Халкым өчен постта торырмын,
Халкым өчен туры булырмын.
Нур Баян
Сугыш - бик куркыныч сүз. Ул бөтен дөньяга, гаиләләргә кайгы китерә. Бөек Ватан сугышында бик күп кеше катнашкан. Безнең нәселне дә сугыш урап узмаган. Алар арасында минен бабайлар һәм әби-бабайларның әтиләре дә бар.
Мин сезгә минем бабайның әтисе турында язам. Ул Шәрәфетдинов Шәрифҗан Шәрәфетдин улы, 1903 елда Иске Кәкерле авылында туган.
Минем алдымда фоторэсем. Ул рәсемдә шинель кигән һәм бик күп медальлар таккан, горур ир сурәте. Ул миңа моңсу күзләре белән карап тора. Бабайның әтисе бик авыр тормыш кичергән. Аның, сукса тимер эзәрдәй ир-егет вакыты, сугыш елларына туры килгән. Сугыш башланган чакта аңарга 38 яшь була. Аңа сугышның беренче көннәрендә үк алгы сызыкта булырга туры килә. Ай ярымнан соң анарга сержант званиясе бирелә. 1943 елның апрелендә фронтка жибәрелә. Аларның дивизиясе Смоленскийга озатыла. Каты сугышларның берсендә яралана һәм госпитальгә эләгә.
Госпитальдән соң дивизиясе белән приказ буенча Минскига жибәрелә. 1943 елда аның дивизиясе батырлык күрсәтә. Ике дистәдән артык немец солдатын һәм офицерын әсир итеп алалар.
1944 елда ул тагын да җаваплы задания ала: үзенең взводы белән дошман тылына еракка үтеп керә, чолганышта калып дошман кулына өләгә. Татар халкынын батыр улы Шәрәфетдинов Шәрәфетдин 1944 елда дошман белән каты сугышларның берсендә һәлак була. Указ нигезендә аңарга Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
Аның хатыны Рәйсә ханым иренең сугыштан батырларча җиңеп кайтуын көтә. Ләкин аңа кайгылы хәбәр булып иренең батырларча үлүе турында хат килә.
Беренче класслы тракторчы-машинист Шәрәфетдинова Рәйсә Әхмәдулла кызы 1910 елда туган. Авыр сугыш башланган елларында механизаторлар курсын тәмамлаган. Ире үлгәч ул тол хатын 6 бала белән кала. Шул балаларның 3се ачлыктан үлә. 1945 елда Рәйсә апа МТСка тракторчы итеп эшкә алына. Ул күп еллар буе МТСка беркөтелгән хуҗалыкларның җирләрен сөрә, чәчә, ура. 1957 елда машина-трактор станцияләре бетерелгәч, «үзенең корыч аты» белән туган авылы Иске Кәкерлегә - «Ялкын» колхозына кайта һәм пенсиягә чыкканчыга кадәр-1974 елның соңгы көннәренәчә тракторчы булып эшли. 30 елга якын тракторчы булып эшләү дәверендә һәрвакыт алдынгылар сафында була. Рәхмәт сүзләрен дә күп ишетә ул. Орден-медальләргә дә лаек була. Хезмәт ветераны Рәйсә апа сиксән икенче яшендә каты авырудан үлеп китә.
3 калган баланың берсе минем бабай Шәрәфетдинов Алимҗан Шәрәфетдин улы. Ул сугыш беткәч, үсеп җиткәч, балта остасы булып эшләгән. Бик күп өйләр салган, әби белән икәү 5 бала тәрбияләп үстергәннәр. Әби-Шәрәфетдинова Фирүзә Кашаф кызы колхозда бозау караучы булып эшләгән.
Бу текста язылган кешеләрем белән мин горурланам һәм аларның шундый авыр тормышта югалып калмаганлыкларына мин бик шат. Без аларга рәхмәтлебез, чөнки алар безгә якты, тыныч тормыш бүләк иткәннәр.
Шарафутдинова Айгель
Красный Гуляй урта мәктәбенең
10 сыйныф укучысы
Астрономы наблюдают за появлением планеты-младенца
Четыре художника. Осень
Нас с братом в деревню отправили к деду...
Сорняки
Как нарисовать портрет?