Кая барма, шунда әнкәй йөзе,
Кая барсам- әнкәй күңелдә.
Әни генә шулай синең өчен
Җанын биреп яши гомергә.
Вложение | Размер |
---|---|
minem_ni_in_yagymlysy.doc | 27 КБ |
Минем әни иң ягымлысы.
Әни, бөек исем!
Мин үземнең язуымны әни турындагы бик матур шигырь юллары белән башлыйсым килә.
Әнкәй.
Кая барма, шунда әнкәй йөзе,
Кая барсам- әнкәй күңелдә.
Әни генә шулай синең өчен
Җанын биреп яши гомергә.
Авырсаң янда тора ул
Төн буе керфек какмый.
Үз саулыгын да кызганмый
Ул безне саклый-саклый.
Рәхмәт яусын безнең әнкәйләргә
Аларгадыр бөтен авырлык.
Әнкәйләргә якты йолдызлардан,
Я кояштан һәйкәл салырлык.
Җан җылысын тоя күңелебез,
Әнкәй көчен тоя кулыбыз.
Үпкәләмәсеннәр!
Әнкәйләргә гел изгелек кенә кылыгыз.
Бу сүзләр дөньядагы бик күп әниләргә туры килә. Әмма, минем әнием бөтен әниләргә караганда да бу сүзләргә иң лаеклысы. Чөнки, әнием бар булган тырышлыгын, ягымлылыгын миңа багышлый. Иртән торып эшкә китә, кайтып тәмле ашлары, бәлешләре белән мине каршы ала.Эшем бетте дип ял итәргә ашыкмый, өй эшләремне дә дә эшләргә булыша. Мин авырап китсәм, төн йокыларын йокламый янымда утыра, ягымлы җылы сүзләре минем авыртуымны баса, тиз арада аякка басарга миңа көч бирә. Уңышсызлыкларым килеп чыкса, әнием һәрвакытта мине юата, дөрес киңәшләрен бирә.
Миңа гына түгел, әнием күп еллар буе балалар приютында эшләп, андагы әнисез балаларга да “әни җылысын” җиткерә. Хәзер инде үзләре әни, әти булган балалар, әле дә булса әниемә шалтыратып шатлыклары белән бүлешәләр, киңәшләр сорыйлар. Алар аны яратып хөрмәт итәләр. Минем шундый әнием булганга мин бик горурланам, һәм үземне бик бәхетле бала дип саныйм.
4 сыйныф укучысы
Фахртдинова Элина
Укытучы
Латыпова Гелфария Миннегалиевна
Акварель + трафарет = ?
Зимняя сказка
Никто меня не любит
Что есть на свете красота?
Астрономический календарь. Июнь, 2019