Елныӊ һәрбер фасылы да безне бик шатландыра.Ямьле җәй көннәрен дә, матур көз фасылын да, ак буранлы кышын да, кар-сулары гөрләп аккан язын да без бик теләп каршы алабыз.
Вложение | Размер |
---|---|
el_fasyllary.docx | 11.38 КБ |
Ел фасыллары
Җәй көннәре бик ямьле,
Һәркем җәйне ярата!
Кояш якты нурларын
Жәлләмичә тарата.
Ә көз үзенчә ямьле:
Сары яфрак яӊгыры.
Муллык, байлык җиргә иӊә
Бик матур көз фасылы.
Ап-ак бураннары белән
Көзне кыш алыштыра.
Бик матур кар бөртекләре
Күзләрне камаштыра.
Кар-суларныӊ гөрләп агар
Чаклары да җиткән бит.
Яз - табигать уянуы,
Өмет уянган чак бит.
Елныӊ һәрбер фасылы да
Шатландыра бик безне.
Бик теләп каршы алабыз
Яз, кыш, җәйне һәм көзне.
Заповеди детства и юности
Горка
Есть в осени первоначальной...
Цветок или сорняк?
Круговорот воды в пакете