"Минем әбием - хезмәт ветераны" темасына очерк
Вложение | Размер |
---|---|
evelina-ocherk.doc | 34 КБ |
Дәү әнием – хезмәт батыры.
Минем дәү әнием - Вәлитова (Насыйбулина) Гөлмәрьям Сәмигулла кызы - “Хезмэт батыры” дигән мактаулы исемгә лаек булган. Ул егерме алты ел буе Баулы шәһәренең “Райпо” компаниясендә сатучы булып эшләгән. Бәләкәй чактан ук сатучы булырга хыялланган. Лэкин әбиемнең туган җирендә -Тукай районының Таулык авылында – теләген тормышка ашырырга мөмкинлекләр булмаган. Шуңа күрә сигезенче сыйныфны бетергәч, әбием Казан шәһәренә килә. Анда сәүдә көллиятенә укырга керә. Көллиятне тәмамлагач, аны Баулы шәһәренә эшкә җибәрәләр. Анда ул минем булачак дәү әтием белән таныша. Вакытлар үткәч, алар гаилә корып җибәрәләр һәм аларның ике баласы дөньяга килә. Шуларның берсе – минем әнием Луиза.
Дәү әнием бик тырышып эшли. Халык белән дә аралашу өчен уртак тел таба. Аның тырышлыгын, эш сөючәнлеген җитәкчеләре дә вакытында күреп алалар, хезмәтен югары бәялиләр: берничә мактау кәгазе, Ленин ордены бар. Яхшы эшләгәне өчен аңа хәтта фатир да бүләк итәләр. Хәзер инде әбием лаеклы ялда, яшь чакларын, эш урынын, бергә эшләгән хезмәттәшләрен ул якты хатирәләр белән бик еш искә ала.
Дәү әнием үзе Таулык авылында туа, шунда балачагын үткәрә. Ләкин язмыштан узмыш юк, әбием Татарстанның бөтенләй башка җирендә яши. Бүгенге көндә әбиемә 67 яшь. Күпме вакыт үтсә дә, туган авылын бик сагына. Безгә, Яр Чаллыга, кунакка килгәч, гел аның туган авылына барып киләбез. Ул анда авылдашлары белән очраша, хәлләрен белешә. Әбиемнең балачагы үткән туган нигезенә дә бик барасы килә, ләкин анда чит кешеләр яши. “Матур булса да торган як, сагындыра шул туган як”, - дип авыр сулап куя ул.
Озак яшә, әбием! Мин синең белән горурланам. Синең кебек кешеләр күбрәк булса, бу дөньяда яшәве дә җиңелрәк һәм күңеллерәк булыр иде.
Девочка-Снегурочка
Развешиваем детские рисунки дома
5 зимних аудиосказок
Три коробки с орехами
За чашкой чая