Гаҗәеп бер җай-рәхәттер җиһанда бу Казан шәһәре!Галәмдә юктыр бу тикле туганлык вә иминлек шәһәре.Казандай төзек шәһри булмас дөньяда һичвакыт,Казаннан көч алалардыр ничаклы бу җиһан шәһәре. Кол Шариф
Вложение | Размер |
---|---|
kol_sharif.doc | 42.5 КБ |
Эчтәлек
1.Кереш
2. Казан ханлыгы чоры
3. Йомгак
4. Файдаланылган әдәбият исемлеге
Гаҗәеп бер җай-рәхәттер җиһанда бу Казан шәһәре!
Галәмдә юктыр бу тикле туганлык вә иминлек шәһәре.
Казандай төзек шәһри булмас дөньяда һичвакыт,
Казаннан көч алалардыр ничаклы бу җиһан шәһәре.
Кол Шәриф
“Колшәриф һәм аның заманы”
Кол Шәриф... Аның исеме Казан ханлыгының соңгы патшабикәсе Сөембикә белән бәйле. Бу исем татар халкының бәйсезлек өчен көрәше тарихына алтын хәрефләр белән язып куелган. Кол Шәриф дигәндә безнең күз алдына бөтен гомерен, талантын, белем-зиһен куәсен, тырышлыгын һәм ахыр чиктә газиз җанын да үз халкының азатлыгы өчен изге көрәшкә биргән мәһабәт озын буйлы, ак сакаллы, горур, олпат бер акыл иясе, философ, шагыйрь, дипломат һәм дин эшлеклесе, Казан ханлыгының иң күренекле имамнарының берсе килеп баса. Ул Казан ханлыгы санламаган Шаһ Галигә 1546 елда кискен каршы чыккан Мансур Сәетнең улы була. Сәет дип, гадәттә, үзенең чыгышын Мөхәммәт пәйгамбәрдән яки шул чордагы изге кешеләрдән алып санаган руханиларны атыйлар. Кол Шәриф яшьтән үк күңеленә иман нуры сеңдереп, әтисенең шифалы йогынтысында тәрбияләнеп үсә. Тиздән ул әхлаклы, тирән белемле, укымышлы булып җитешә һәм аны 1546 елда, әтисе Мансур үлгәннән соң, Казан ханлыгы руханиларының башлыгы, ягъни баш имам итеп билгелиләр. Кол Шәриф Казан ханлыгы халкы өчен әдәп-әхлак үрнәге, белемлелек билгесе булып санала һәм хезмәтендә дә шуны гамәлгә кую өчен тырыша. Үзе яшәгән патшалыкта гына түгел, аны чит мәмләкәтләрдә дә ихтирам иткәннәр. Бу олы ихтирам, хөрмәт гасырлар буена, ничәмә-ничә буыннар алышынса да, халкыбыз күңелендә югалмыйча сакланып килә. Ул хис, риваять-легендаларга әверелеп, әле бүген дә халкыбыз хәтерендә яшәп килә. Шундый риваятьләрнең берсендә, мәсәлән, Кол Шәрифнең ак атка атланып йөрергә яратканлыгы турында сөйләнә. Атка атланып, ул үзенең якыннары белән урамнан үткән вакытта, урамдагы бар халык хөрмәт йөзеннән аны, бил бөгеп, сәламләп үткәреп җибәрә торган булган. Хәтта хан булып хан да, Кол Шәриф янына килеп, аның чапанының итәген үбеп үткәреп җибәрә, аңа саулык-сәламәтлек теләп кала торган булган.
Кешеле тарихына күз салсак, милләтләрнең, халыкларның, уңышлары, шатлыклары көтелмәгәндә килгән бәла, афәт белән чиратлашып бара.тарих кешелек дөньясының бик күп афәтләрен хәтерли. Әмма шунысы күңелдә өмет уята-хакыйкать иртәме-соңмы өстен чыга. Шулай итеп, кишелек тарихының кыйммәтле мирасы яңа буыннар тарафыннан кабат торгызыла кабат өйрәнелә.
Кол Шәриф үз заманының күренекле дипломаты да булган, Казан ханлыгы өчен авыр елларда ул үзенең бөтен көче, белеме белән халык мәнфәгате өчен көрешкән. Рус елъязмаларында, мәсәлән, Кол Шәриф Казан белән Мәскәү арасында барган катлаулы дипломатия эшләрендә йогынтылы һәм дәрәҗәле рухани җитәкче буларак телгә алына. Мәсәлән, 1551 елның җәендә Казан ханлыгындагы иң буталчык вакытларның берсендә, Кол Шәриф, Себер кенәзе Бибарс Растов белән берлектә, Казан ханлыгыннан Рус Хөкүмәте кулындагы Зөя шәһәренә җибәрелгән илчелеккә җитәкчелек итә һәм Зөядә Казан тәхетенә утыруга өметләнеп көтеп торучы Шаһ Гали белән бик җитди сөйләшүләр алып бара. Шул Гали белән бик җитди сөйләшүләр алып бара. Шул ук елның 14 августында , Россиянең, Казан хөкүмәтенә әйтеп тә тормастан, Казан ханлыгының Тау ягын үзенә кушуы турындагы мәсьәләне тикшерүгә багышланган Корылтайда үз туган илен яклап, ялкынлы-ялкынлы чыгышлар ясый. Тәхеткә Ядегәр хан утыргач, Кол Шәриф хөкүмәт составына кертелә һәм Казан ханлыгының көндәлек эшләрендә дә актив катнаша башлый. Явыз Иван да, 1552 елның 13 августында, Зөя шәһәренә килгәч, Казан кешеләренә җибәрелгән мөрәҗәгатен Кол Шәриф исеменә күндерә. Ш.Мәрҗани Кол Шәриф турында болай яза: “Галимнәрдән, хөрмәткә лаек габбасилардан һәм бөек сәедләрдән күпмедер шәхесләр булып, аларның башында нәкыйбел-әшраф дип танылган мелла Шәрифкол исемле бер зат тора. Ул ислам ханнары һәм шәһәр халкы алдында ихтирамга һәм зур хөрмәткә лаек була. “Россия кенәзләре Казан ханнарына илчеләр аша хатлар күндергәндә, мелла Шәрифколга да махсус хат һәм бүләкләр җибәрә иделәр”, -дип сөйлиләр”.
Тарихи хезмәтләрдә сакланып калган менә шундый өзек-өзек кенә мәгълүматлар да безгә аның үз туган иленең чын патриоты булуы, ул гына да түгел, хәтта халыкара даирәдә дә танылган, күренекле, олы дәрәҗәле бер шәхес булганлыгы турында сөйлиләр.
Халкыбызның Кол Шәрифкә булган ихтирамы әле бүген дә чиксез. Мәсәлән, башкалабыз Казанның иң үзәк урамнарының берсенә Кол Шәриф исеме бирелде. Ханлык дәверендә Казан Кремлендәге иң зур җамигъ мәчет Кол Шәриф исеме белән аталган булган-“Кол Шәриф мәчете” дип йөртелгән. Җәмәгатьчелек ярдәме белән мәчет яңадан торгызылды. Язучыларыбыз, шагыйрьләребез Кол Шәрифкә багышлап поэмалар, шигырьләр иҗат иттеләр һәм хәзер дә иҗат итеп киләләр; аның образы тарихи романнарда чагылыш тапты.
Кол Шәриф иҗаты моңа кадәр бөтенләй диярлек өйрәнелмәде. Аның турында фәнни хезмәтләр дә язылмады, исеме дә Казан ханлыгы тарихына багышланган хезмәтләрдә сүз уңаеннан гына әйтеп киткәләнде. Аның иҗат мирасын барлау эше дә әле бары соңгы вакытларда гына башланып китте.
Безнең кулдагы бүгенге мәгълүматлар буенча, Кол Шәрифнең безнең көннәргә дүрт шигыре һәм бер зур күләмле, сюжетлы поэмасы-“Кыйссаи Хөбби Хуҗа” килеп җиткән. Ләкин әле бу Кол Шәрифнең бөтен иҗат мирасы шулардан гына торган, яки Кол Шәрифнең безнең көннәргә кадәр шул әсәрләре генә сакланып килеп җиткән дигән сүз түгел. Аның иҗат мирасының күләмен, шагыйрьнең нинди әсәрләр язган булуын, аларның кайсыларының бүгенге көнгә килеп җиткәнлеген ачыклау өчен әле безгә Казан ханлыгы дәверенә караган һәм моңа кадәр ныклап-җентекләп өйрәнелмәгән күпсанлы борынгы кулъязмалар катламын бик игътибар белән өйрәнергә, белергә кирәк. Марсель Әхмәтҗанов, Әнвәр Шарипов кебек галимнәребез Казан ханлыгы чорын өйрәнүне уңышлы алып баралар. Бу максатка ирешү өчен, әлбәттә, Казан китапханәләре һәм архивларындагы материаллар гына җитми, ә бәлки Казан ханлыгы дәверенә караган язма материаллар саклана торган башка күп кенә шәһәрләрдәге һәм чит илләрдәге китапханә-архивларны да файдаланырга, аларга да өйрәнеп чыгарга кирәк. Безгә, мәсәлән, Кол Шәриф шигырьләренең кайберләре Төркиядә саклана торган кулъязма җыентыкларда да булуы турында мәгълүм.
Кол Шәриф барыннан да элек-суфый шагыйрь. Ул үзенең остазлары итеп урта гасырлар төрки поэзиясендә жуелмас һәм кабатланмас эз сызып калдырган мәшһүр суфый шагыйрьләр Хуҗа Әхмәт Ясәвине (1166 елда вафат) һәм аның шәкерте Сөлейман Бакырганины (1186 елда вафат) саный.
Хуҗа Әхмәт Ясәви, билгеле булганча, XII гасырда Урта Азиядә яшәп иҗат иткән күренекле дин эшлеклесе, шагыйрь, бөек шәхес. Ислам дөньясында танылган галим һәм мистик Шәех Йосыф Хәмәданинның шәкерте буларак һәм аның рөхсәте белән Әхмәт Ясәви Йәсе шәһәрендә үз исеме белән аталган Ясәви тарикатен (сектасын) төзи һәм Урта Азиядә яшәгән төрки халыклар арасында үз тарикатен һәм ислам өйрәтмәләрен тарата.
Әхмәт Ясәви эшен аңардан соң аның шәкерте, шагыйрь Сөләйман Бакыргани дәвам иттерә. Ул да сәнгатьчелек ягыннан бик камил эшләнгән күпсанлы хикмәтләр иҗат иткән. Шулай итеп, аларның икесе дә төрки телле поэзиядә суфыйчылык юнәлешендә иҗат иткән иң күренкле шагыйрьләрдән саналалар. Ул дәвердән бирле күп гасырлар үтү сәбәпле, аларның шигырьләрен кайвакытта бер-берсе буташтырып та йөртәләр.
Шунысы әһәмиятле, Ә.Ясәвинең, С.Бакырганиның бу хикмәтләре шул дәвердә үк Идел буена да килеп җиткәннәр һәм Идел буенда да бик популяр әсәрләргә әверелгәннәр. Татар халкы бу мирасны гасырлар буена кулдан-кулга күчереп, үз әсәрләре кебек укып йөрткән; күпсанлы кулъязма күчермәләрен барлыкка китергән. Шулай итеп, Ә.Ясәви, С.Бакырганилар поэзиясе урта гасырларда Идел буенда яшәгән татар шагыйрьләре иҗатына зур йогынты ясаган. Күп кенә татар шагыйрьләре аларны үзләренең остазлары итеп исәпләгәннәр, үрнәк алып иҗат иткәннәр. Алар арасында Казан ханлыгының баш имамы, шагыйрь Кол Шәриф тә булган.
Шунысы кызыклы, Кол Шәриф шигырьләре кулъязма җыентыкларда еш кына үзенең остазлары Ә.Ясәви һәм С.Бакыргани хикмәтләре белән бергә, алар белән рәттән күчереп йөртелгән. Мәсәлән, аның безгә билгеле булган дүрт шигыре С.Бакыргани әсәрләрен туплап чыгарылган җыентыкта-“Бакырган китабы”нда басылып чыккан (Казан, 1883 ел). Бу факт үзе генә дә Кол Шәриф поэзиясенең Ә.Ясәви, С.Бакыргани иҗатлары белән аваздаш, бер юнәлештә булуын тагын бер тапкыр дәлилләп, раслап тора......
Файдаланылган әдәбият исемлеге
1. Салям Алишев. История татар,-Казань, Татарское книжное издательство, 2002 г.
2. Нурулла Гариф. Казан Ханлыгы,-Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2006.
3. Һади Атласи. Казан Ханлыгы,-Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2005
4. Г.М.Дәүләтшин, Ф.Ш.Хуҗин, И.Л.Измайлов. Татарстан тарихыннан хикәяләр,-Казан “Мәгариф”, 1993.
Стеклянный Человечек
Зимовье зверей
Нечаянная победа. Айзек Азимов
Горячо - холодно
Два морехода