Әни...Һәр кешенең бу кешегә рәхмәте зур, тууы, яшәве, кеше булуы өчен...тик кайчакта хыяллар җимерелә.
Вложение | Размер |
---|---|
sochinenie_lili.docx | 32.73 КБ |
Кечкенә ак чәчәкләр.
Гомер уза... Балачак инде артта калган, хәзер ул миңа ак томанда калган сыман тоела. Тик балачагымның бер хәтирәсе әле кичә генә булган кебек...
Җәй. Әй ул эссе көннәр! Көне буе болында, урманда йөрүләре, елгада коенулары! Бу бит һәр малайның, кызның иң бәхетле чагы!
Мин дә бик бәхетле идем. Әти-әни белән бергә җиләккә бара идек, әни белән мин болында матур ак чәчәкләр, ә әти белән печән чаба иде. Ул чабып бетергәч, бергәләп печәнне арбага төйи идек, ә мин тырмалап та барам. Кыш буе шул җыйган печәнне терлекләргә ашата идек. Аеруча бабаем белән бергә мал карап, әбием белән иртән сыерны көтүгә озатулар ошый иде миңа. Эх, балачагым...
Тик...бу бәхетле чагым бер көнне кинәт кенә юкка чыкты. Мин урамнан өйгә кайтып кергәндә, әтинең йөзен күреп аптырашты калдым: ул агарынып, ничектер кечерәеп калган иде. Әбием яшьле күзләрен сөртеп, калтыраган тавыш белән миңа: “Улым, әниең бераз авырып китте”, -дип, мине кочаклап елап җибәрде. Бүлмәдә, әни янында, ак халатлы бер абый басып тора иде. Ул миңа карап: “Мин әниеңне берничә көнгә хастаханәгә алып китәм”,- диде.
Өч-дүрт көн үтте. Әти көн саен шәһәргә, әни янына, барып йөрде. Мин әбиемнән әни турында сорап аптыратып бетерә идем. Ул мине битемнән сыйпап : “Әниең тиздән терелер,”-дип, мине, бәлки, үзен дә, шулай тынычландыра иде.
Әни бер атна узгач та кайтмады. Минем йөрәгем сагынудан әрни башлады, аны бик күрәсем килде. Кич, әти кайткач, аның янына утырдым да: “Мине дә әни янына алып бар,”-дип сорадым. Әти миңа озак карап торгач: “Ярар, улым, иртәгә барырбыз”,- диде. Мин бик дулкынландым. “Әниемә күчтәнәчкә нәрсә алып барыйм икән? ”-дип, төне буе баш ваттым.
Иртән иртүк болынга чаптым һәм әниемнең яраткан кечкенә ап-ак чәчәкләрен бер кочак җыйдым. Әти мине күргәч елмаеп куйды: “Улым, бик күп җыйгансын түгелме соң?” Мин, юк дигәнне белдереп, башымны кактым. Ике сәгатьтән без хастаханәгә килеп җиттек. Ак халатлар киеп, якты палатага кердек. Мин әнине башта танымыйча тордым: ул бу атна эчендә ничектер үзгәреп, кечкенә генә калган иде. Күзләре генә һәрвакыттагыча елмаеп, яратып миңа карадылар. “Әнием! Әнием!”- дип кычкырып җибәрдем дә, әни янына йөгердем. Бу минутта чәчәкләремнең кулымнан төшеп китеп, келәм булып сибелүенә дә игътибар итмәдем.Әнием: ”Улым, син бит миңа иң яраткан чәчәкләремне җыйган. Рәхмәт сиңа!” Ул шатлыгыннан көлеп җибәрде. Ә мин, яшьләремне сөртеп: ”Мин аларны тагын җыярмын, тик терел тизрәк”-дип, әнинең колагына пышылдадым. Без шулай кочаклашып озак кына утырдык. Әниемә минем сагынуым турында әйтергә кирәк тә түгел иде, ул аны болай да белә иде. Ә мин шул вакытта бала йөрәгем белән әниемә бик авыр булуын сиздем.
Эх, балачак, балачак. Менә шул караңгы палатада минем балачагым чәлпәрәмә килде...
Айлар үтте... Еллар үтте... Гомерләр узды... Тик ел саен, мин, авылга кайткач, әни янына кочагы белән шул ак кечкенә чәчәкләрне алып киләм...
Акварель + трафарет = ?
Растрёпанный воробей
Простые новогодние шары из бумаги
Сказка про Серого Зайку
Усатый нянь