«Экологическая тематика в творчестве писателей и поэтов»
Вложение | Размер |
---|---|
kuz_yashlren_sortik_zhir_-nknen.docx | 47.09 КБ |
Региональная научно-практическая конференция школьников
«Наше наследие»
Секция: литературоведение
Исследовательская работа
Название работы : Күз яшьләрен сөртик Җир-әнкәнең!
Нугуманова Луиза
МБОУ “средняя школа №2” Елабужского муниципального района, 9Б класс
Научный руководитель:
Учитель: Ахметшина А.Ф
Елабуга-2013
Кереш...........................................................................................................3
1.Табигатькә балаларча эчкерсез соклану..............................................5
2. Табигатьне бөтен барлыгы белән ярату..............................................9
3.Табигать язмышы өчен борчылу ,кайгыру........................................11
4. Туган як табигатен якларга һәм сакларга омтылу,чакыру...........12
Йомгак........................................................................................................13
Кулланылган әдәбият...............................................................................14
Кереш
Һәр кеше күңелендә изге хисләр яши. Бу хисләрнең берсе-мәхәббәт. Ул күпъяклы була: әти-әниеңә, туганнарыңа, якын кешеңә һәм туган җиреңә. Кем генә яратмый икән үзенең туган җирен? Туган җиреңнең һавасы саф, кояшы күңелгә җылы,искән җиле дә ягымлы тоела. Туган җирдә үскән һәр агач, чәчәк, үләннәр, анда яшәүче җәнлекләр, кошлар,хәтта бөҗәкләре дә якын. Икенче төрле әйткәндә, туган җирнең табигате һәр кешегә кадерле һәм газиз. Шуңа күрә туган җир, табигать темасы язучыларыбыз, шагыйрьләребез әсәрләренә керә, җырларга әйләнә.
Мин Фирая Зыятдинова шигырьләрен яратып укыйм.Аның шигырьләренә язылган җырларны тыңларга яратам. Аларны укый, өйрәнә торгач, шуңа игътибар иттем:шагыйрә табигатькә битараф түгел һәм туган җирен өзелеп ярата икән бит.
Туган якта битләремнән
Назлап ефәк җилләр исә.
Кошлар минем өчен сайрый,
Гөлләр минем өчен үсә.
Туган якның һавасы да
Тәнгә сихәт, җанга дәва.
Монда минем җаным тыныч-
Борчуымны җилләр ала. [ 7, 456 ]
Иҗади эшемнең төп максаты Фирая Зыятдинованың Туган як табигатенә багышланган шигырьләрен тирәнтен өйрәнү. Бу тема бүгенге көндә бик актуаль дип саныйм, чөнки 2013 нче ел Татарстан Республикасында экологик культура һәм әйләнә-тирә мөхитне саклау елы дип игълан ителде.
Үз максатыма ирешү юлында түбәндәге бурычларны куярга булдым:
Фирая Зыятдинова иҗатыннан яктылык бөркелә кебек. Ул язган шигырь яки җыр үзенең эчке моңы белән күңелдә әллә нинди сагышлы хисләр уята, тормыш ваклыкларыннан өстен торырга,табигать белән бергә булырга, аңа сокланырга өйрәтә, аны яратырга һәм сакларга чакыра. Аның табигатькә мөнәсәбәтен, табигать белән бәйләнешен дүрт өлешкә бүлеп карарга мөмкин:
Фирая Зыятдинова туган җирен бик ярата, аның табигатенә сабый балаларча сокланып, гаҗәпләнеп карый. Мәсәлән,
Яз килә, яз көлә-
Йөзләрдә елмаю
Кояшым, алтыным
Сип әле нурларың! [7, 90]
Бу юллар аша без яз белән бергә кеше тормышына шатлык-куанычлар, бары тик елмаю һәм бәхет килүен аңлыйбыз. Әлбәттә, бу шатлыкны кояш алып килә. Кояш-ул яктылык алиһәсе. Кояш ул-безнең табигатебезнең иң төп байлыгы булган-үсемлек һәм агачларга җан өрүче. Без моны түбәндәге юлларда күрәбез:
Кыш буе йоклаган
Гөлкәем терелгән
Күр, ничек елмаеп,
Яктыңа үрелә! [4, 383]
Шулай ук кояшны олылау, кояш белән чагыштыру алымы, аның “Кояшка”дип исемләнгән шигырендә кулланыла:
Җылытырга диеп килгән Җирне,
Нигә Кояш кебек булмаска?!
Җитмәсә дә буем,
Җитми калмас уем,
Мин үреләм әле Кояшка!
Кояшка!
Кояшка! [ 3, 4 ]
Бу юллар аша без кешегә югарыга үрелергә, куйган максатларыңа ирешергә омтылырга кирәклекне аңлыйбыз.
Фирая Зыятдинова “Кояш”ның үсемлек һәм агачларга гына түгел, ә кошларга да бик мөһим булуын “Китмә Кояш”дип аталган шигырендә бик ачык сурәтли:
Китмә Кояш, Китмә Кояш
Качма болыт арасына.
Синең җылың, яктың кирәк
Былбыл-кошның баласына. [3, 59]
Әлбәттә, кояш бөҗәкләр тормышында да зур роль уйный. Мәсәлән, ”Күбәләк” шигырен генә алыйк:
Язгы иртә,Кояш балкый
Нурлар таган атына
Тәрәзәбез каршысында
Бер күбәләк талпына. [3, 30]
Чыннан да , яз кояшының нурлары күренүгә ,кышын татлы йокыга талган бөҗәкләр дә, үсемлекләр дә,җәнлекләр дә уяна. Шулай ук кеше күңелендә яз белән бергә өмет уяна, якты уйлар туа.
“Кояш Фирая Зыятдинова шигъриятенең үзәгендә тора. Аның бу дөньяда иң ышанычлы, таяныр нәрсәсе дә Кояш”-дип яза Фоат Галимуллин. [ 2, 65]
Без Кояш белән бергә суның, яңгырның да табигатьтә зур әһәмияткә ия икәнлеген беләбез. Су-ул тереклек чыганагы. Язын, бигрәк тә, иң беренче яуган язгы яңгырны, без шифалы дип атыйбыз.
Күк бабай бик юмарт
Җир дымга тиенсен,
Дип сипте иң эре
Бөртекле энҗесен. [3, 70]
Фирая Зыятдинова яңгырның бер тамчысын энҗегә тиңли.Димәк,ул җир өчен бик мөһим,кыйммәтле икән.
“Яңгыр”шигырендә ул яңгырга җирне үзенең шифалы суы белән туендырганы өчен, аңа рәхмәт укый.
Рәхмәт сиңа яңгыр дус,
Бик тә сизгер икәнсең
Бүтән җирләрне әйләнгәч,
Тагын килеп китәрсең. [ 3, 70]
Гомумән алганда, Фирая Зыятдинованың барлык шигырләрендә дә табигать күренешләрен сабый теле белән тудырылган сурәте сокландырмый калмый. Мондый итеп бары тик эчкерсез балалар гына сөйли белә. [1, 567]
Шагыйрәнең иҗатында без аның тормыштагы, көнкүрештәге халәтен, аның уй-кичерешләрен тоябыз. Шул кичерешләрнең берсен ул “Җил” образы аша яктырта:
Беркемгә чишмәс сереңне,
Ялан өстенә сибәр.
Дусларыңа түкмә зарың,
Җилләргә генә сөйлә.. [3, 12]
Җил –сер саклаучы, күңелгә якын бер образ буларак күрсәтелә.
Туган якның җиле йомшак,
Алар сине тыңлар иде.
Күңелемдә купкан буран,
Җил-давыллар тынар иде. [ 7, 417]
Бу юллар аша Фирая Зыятдинова үзенең Туган ягына булган мәхәббәтен сурәтли. Ул Туган җиреннән еракта, ул үзенең Туган ягын, хәтта аның җиленә кадәр сагына. Ә менә “Давыл килә”шигырендә ,”Давыл” образы уятучы, яңалыкка өндәүче буларак сурәтләнә.
Күпме йокларга була соң,
Болай яшәүләр нигә?!
Бар нәрсәне актарам ,дип,
Ишелеп давыл килә. [7, 417 ]
Фирая Зыятдинова “Яз” образын күңелдә өмет,якты уйлар уятучы буларак сурәтләсә,”Көз” образын ни өчендер моңсу итеп,соры итеп күрсәтә:
Көзләр килде күңел кырларыма,
Кырау сукты чәчкә гөлләрне.
Ашыгып килер диеп кем уйлаган
Көтелмәгән кара көзләрне? [ 3, 43 ]
Кыш фасылына килгәндә, ул карны чисталык, сафлык билгесе буларак күрсәтә.
Шундый сусадым аклыкка,
Ак карларга гашыйк ич мин.
Гомерем буе шул аклыкны,
Сагыныплар яшим ич мин... [ 3, 45 ]
Кайсы гына ел фасылын алсак та, шагыйрә туган ягының һәрвакытта да матур, гүзәл икәнлеген дәлилли.Туган җире аңа шулкадәр газиз. Бу “Туган җирдә җаным тыныч” шигырендә бик ачык чагыла.
Туган якның һавасы да
Тәнгә сихәт,җанга дәва
Монда минем җаным тыныч
Борчуымны җилләр ала. [7, 456]
Фирая Зыятдинова туган ягына һәм туган ягының табигатенә сокланып, яратып карый. Ул анда көн итүче бөҗәкләр, җәнлекләр, кошлар тормышын да оста сурәтләүче.Шагыйрә дөньяда булган бөтен җанлылыкны күрү сәләтенә ия. Мәсәлән, ”Бал корты”шигырен генә алыйк:
Ниләр генә юк монда
Безнең яшел болында:
Кызыл чәчәк,ал чәчәк,
Ак чәчәк тә күк чәчәк-
Шундый-шундый күп чәчәк!
Һәрберсенә җайлап кына
Бал корты килеп куна
Бал кортларының җырыннан
Тирә-юнь гөжләп тора [5, 7]
Шагыйрәнең кошлар, җәнлекләр турындагы шигырьләренең теле җанлы һәм юморга бай.Алар балалар өчен язылган шигырьләр. Мәсәлән: “Куян” шигырендә кишер яратучы вегетариан куян турында сүз бара. Аны шагыйрә сусыл, тәмле кишер белән сыйлый. Ә “Куян гозере”шигырендә Фирая Зыятдинова балаларда җәнлекләргә карата сакчыл караш тәрбияли.
Бик авырта колакларым!
Тотма әле колакларымнан!
Уф! [4, 134]
Кошларга багышланган шигырьләре дә күп шагыйрәнең.
Мәсәлән: ”Кызылтүш”,”Күке”,”Кошлар туе”,”Унбиш чыпчык,бер туңдырма”.
Коштай очып канатланып
Чыгып китте урамга-
Үзе ясаган җимлекне
Талга элеп куярга .
Чыпчыклар да очып килгән
Күгәрченнәр җыелган.
Кем соң инде баш тартсын ди
Шундый кунак сыеннан. [4, 138]
Әлбәттә, бу шигырьләрнең нигезендә кошларга булышу, аларны саклау проблемалары ята .
Тәрәзәгә бер кош килеп кунды,
Әй талпына инде,куана!
Мин гашыйкмын шушы дөньяга.
Нинди гүзәл җирем-яшел бишегем,
Һич сокланып туймыйм мин аңа. [6, 16]
Фирая Зыятдинова туган җирен яшел бишеккә тиңли. Бишекнең никадәр уңайлы, җылы, якын булуын беләбез.Димәк, шагыйрә туган җирендә үз-үзен бик уңайлы хис итә. Ә ни өчен ул аны яшел бишеккә тиңли соң? Ул кайчан яшел була ала? Әйе, без үзебезнең туган җиребезнең табигатен саклаган очракта гына, ул яшел булып кала .
Туган як табигате елый! Бу мәсьәлә шагыйрәне бик тә борчый.
Күз яшьләре ява Табигатьнең
Ник сагышлы болай ул һаман?
Кургаш ява төсле йөрәкләргә
Ник кайгыра болай Җир-анам? [7, 418]
Шагыйрә безнең алда проблемалы сорау куя. Бу сорауга җавап эзләп табигатьнең үзенә мөрәҗәгать итә.
Су буенда йөрим өзгәләнеп
Йөрәгемне телгән сагыштан,
Кыштыр-кыштыр ниләр серләшәсез?
Сез дә сагышлы камышлар. [3, 18]
Каен кызы ник боеккан?
Нигә сынган? Кем сындырган?
Нигә җирдә бәргәләнә?
Бу кошчыкка ни булган? [4, 123]
Кем гаепле соң бу фаҗигале хәлләргә? Фирая Зыятдинова үз шигырьләрендә әнә шул сорауга җавап эзли.
Һәр кеше эшмәкәр, сәүдәгәр, үзе-кол
Азгынлык чорнады дөньяны.
Күгебез пычранды,әллә соң шундый дип
Күрергә теләдек без аны?
Батырып Җир өстен чүп-чарга, сөремгә
Без кая барабыз ашкынып?
Нинди көч туктатыр бу комсыз һәм әрсез,
Чарасыз хәрәкәт ташкынын. [3, 160]
Шагыйрә фикеренчә, табигатьтәге тискәре күренешләр бары тик кешелек җәмгыятенең битарафлыгы нәтиҗәсе.
Табигать үзе белән мәрхәмәтсез кылануны кичерми. Һәрнәрсәгә түләү бар, һәрнәрсәнең чиге бар. Без-табигать балалары.Үзебез утырган ботакка балта чабу нәрсәгә китерер? Киләчәк буыннарга нәрсә калдырырбыз? Уйланыгыз кешеләр!Үз шигырьләрендә Фирая Зыятдинова әнә шулай чаң суга, өнди, кисәтә.
Сулар сибеп үстерсәң,
Гөл кояшка үрләрме?
Сусыз калып сулмасыннар,
Тилмертмәгез гөлләрне. [3, 151]
Шагыйрә кешеләрнең табигатькә карата игътибарсыз булуларына бик борчыла. Ул кешеләрне, үзебезнең сәламәтлек булган –Табигатьне сакларга өнди.
Кайда калды тыныч, матур көннәр,
Килер микән алар тагы бер.
Күз яшьләрен сөртик Җир-әнкәнең-
Мин Кояшны үлеп сагындым.... [7, 418]
Шагыйрә табигатьтән башка тормыш, тереклек юклыгына, аның кирәклегенә басым ясый.
Туган туфрак кирәк миңа,
Тургайлар җыры кирәк!
Ятып кочаклап еларга
Арышлар кыры кирәк! [ 3, 28]
Әйе, туган туфрак, кошлар җыры, яшел урманнар шаулавы, көмеш чишмәләр челтерәве, чиста сулы елгалар-барысы да кирәк. Ләкин аларны без шул хәлдә сакларга да тиеш. Шагыйрә тагын шигырь юллары тезә:
Күңелемә ак нур булып тулды
Каеннарның ап-ак яктысы.
Шушы аклык, шушы гүзәллекне
Ахыргача иде саклыйсы. [7, 419]
Йомгак
Йомгаклап, минем шуны әйтәсем килә: иҗади эшемдә куелган максат һәм бурычларга ирештем дип уйлыйм. Беренчедән, Фирая Зыятдинованың бөтен иҗаты табигать белән бәйләнгән. Ул шигырьләрен үзенең йөрәге аша үткәреп, шәхси тәҗрибәсе, шәхси язмышы белән бәйләп, үзе һәм халык исеменнән сөйләшә.
Икенчедән, ул иҗат иткән шигырьләр үзәгендә экологик проблемалар иң төп урынны алып тора. Алар төрле сурәтләү алымнары ярдәмендә укучының үзаңына җиткерелә.
Өченчедән, Фирая Зыятдинова шигырьләре тәрбияви яктан бик зур әһәмияткә ия. Мәсәлән, шагыйрә кешеләргә мөрәҗәгать итә:
“Кешеләр,без табигать алдында бурычлы. Табигатьне елатмыйк, агачларны сындырмыйк, чәчәкләрне таптамыйк, җәнлекләрне һәм кошларны рәнҗетмик, аларга ярдәм итик! Шул вакытта гына безнең күкләребез аяз, көннәребез кояшлы һәм хәерле булыр”.
Хәерле көн, димен һәр бөҗәккә,
Хәерле көн телим гөлләргә.
Сөйкемлелек телим яшь кызларга
Һәм сабырлык телим ирләргә.
Таңнар саен хәерле көн телим,
Аяз күкләр телим Җиремә.
Кояшлы көн телим бар кешегә
Һәм иминлек телим илемә! [4, 115]
Кулланылган әдәбият.
У меня в портфеле
Волшебные звуки ноктюрна
Астрономический календарь. Май, 2019
Астрономический календарь. Июнь, 2019
Кто самый сильный?