(Җәлил һәм җәлилчеләрнең батырлыклары турында)
Вложение | Размер |
---|---|
dokument_microsoft_office_word_5.docx | 27.61 КБ |
МИНИСТЕРСТВО ОБРАЗОВАНИЯ РЕСПБЛИКИ БАШКОРТОСТАН
БАКАЛИНСКИЙ ОТДЕЛ ОБРАЗОВАНИЯ
ТЕМА РАБОТЫ:
Җырга әйләнгән исем.
(Җәлил һәм җәлилчеләрнең батырлыклары турында)
Выполнили:
Сулейманова Эльвина- 7 класс
Краснова Лиана – 8 класс
Руководитель:
Краснова З.Т.
учитель татарского языка
и литературы
МОБУ ООШ с.Новые Маты, 2014
Син яшәмә җирдә файдасыз бер
Түмгәк булып тигез урында.
Янып калсын гомрең маяк булып,
Үзеңнән соң калган буынга.
Кереш.
Халык хәтерендә җуелмас эзләр калдырган вакыйгалар була. Аларнын әһәмияте вакытлар узу белән кимеми. Кайберләре исә, торган саен игътибарны ныграк жәлеп итә…
Бөек Ватан сугышының меңләгән корбаннары арасында Җәлил һәм җәлилчеләр аерым бер урын алып тора. Алар фашизмга каршы чыкканнар һәм шушы рәхимсез көрәштә үлемсезлек дигән биеклеккә ирешкәннәр.Аларның батырлыклары, «Моабит дәфтәрләре» шигырьләре, инде ярты гасырдан артык вакыт узса да, безне бүген дә тирән дулкынландыра, рухыбызны ныгыта, туган жиребезгә, халкыбызга, туган телебезгә карата булган хисләребезгә кайнарлык өсти, кешелекнең дошманы булган фашизмга нәфрәт уята.
Эшебезнең актуальлеге шул: дәресләрдә әлегә кадәр тиешенчә яктыртылмаган кайбер мәсьәләләрне тирәнрәк ачыклау.
Бу эшебездә без Муса Җәлилнең һәм җәлилчеләрнең гражданлык һәм патриотик рухларын чагылдыруны, батырлыкка бару юлын өйрәнүне максат итеп алдык. Шагыйрь Муса Җәлилнең Волхов фронтындагы көрәшләрдә аңын югалткан хәлдә әсирлеккэ алынган минутыннан гильотинага хәтле булган адымынача юлына күзәтү ясадык. Аның тормыш һәм көрәш юлын, иҗатын бөтен тулылыгында ачыклау, фәнни эшкәртүгә көч куйган язучыларның, галимнәрнең әсәрләре, фәнни эшләре белән таныштык. Җәлил һәм җәлилчелэәрнең батырлыклары белән халкыбызны бөтен дөньяга танытуларын, мәдәниятебез, әдәбиятыбыз өчен мәңгелек мирас кадыруларын ачарга тырыштык.
Чәнечкеле тимерчыбык артында…
1941 нче ел. Илебезгә фашист илбасарлары басып керә. Совет халкы үзенең намусын, иреген, бәйсезлеген яклау өчен көрәшкә күтәрелә. 1942 нче елдан башлап политруклар әзерли торган курсларда булып,Муса Җәлил дә Совет Армиясе сафларына баса. «Отвага» газетасы журналисты буларак,ул фронтның алгы сызыгында еш була. Бервакыт анын күз алдында укучылар батальонының командиры һәлак була. Муса хәрби чины буенча батальонда ин өлкәне булып чыга һәм сугышчыларны атакага кутәрә, шул рәвештә солдатлар куелган бурычны үтәп чыгалар. Ватан алдындагы бурычын Муса аңлап эш итә, үзенең үткен каләмен фашизмны тармар иту өчен көрәштә иң көчле коралга әйләндерә.
Җәлил турында бер хәтирә. 1942 елнын язында аның генерал К.Калашников белән очрашуы да кызыклы була. Кемлеген белмәсә дә, генерал Мусаның сугышчыларнын батырлыклары турында сөйләвеннән соң, аңа олы бәя бирә. Күренекле шагыйрь М.Җәлил булганлыгын ул соңыннан гына белә.
1942 елнын жәендэ чолганышта калган чакта Муса әсирлеккә төшә.Аның ничек итеп әсир төшүе озак вакытлар дәвамында ачыкланмый кала. Соңрак уннарча эзләнученең тырыш хезмәте нәтиҗәсендэ түбәндәгеләр ачыклана: шагыйрь утырып барган редакция машинасына бомба эләгә. Өлкән политрукны кыйпылчыклар эләгүдән газета кәгазе рулоннары саклап кала. Шартлау дулкыны аларны 15 м ераклыктагы куаклар эченә ыргыта. Җәлил, немецлар табып алганга кадәр, тәүлектән артык аңсыз ята, умрау сөяге сынган була…
Яшәү белэн үлем арасында узган фаҗигале, әрнүле көннәрнең саны 791 дип исәпләнә. Бу көннәр тоташ ачлык, яралардан җәфа чигү,кыйналулар, ташны эретерлек кайнар күз яшьләренә күмелеп үтә.
Җәлил һәм җәлилчеләр эзләре буйлап йөргәннән соң батырлык турында уйланулар…
Хакыйкәтькә юл бик авыр. Шуның ин тасвирлы дәлиле булып җәлилчеләр язмышы тора. Аларның тормышы, көрәше һәм үлемсез үлеме. Шушы каһарманлыкны тәфсилләп ачыклау аның бөтен матурлыгын торгызып дөнья җәмәгатьчелегенә житкерү, туган иленә кайтару – үзе бер батырлык. Чөнки күп илләрдә яшәүче төрле гражданнарны берләштерде, житди эзләнуләргә китерде. Алардан фидакәрьлек таләп итте.
Нәтиҗәсе мөһим: М.Җәлил һәм аның көрәштәшләре сатылмаган. Әсирлектә, фашизмнын өнендә дә алар берләшә алганнар, көрәшү ысулларын тапканнар, чын ирләрчә үлә белгәннәр.
Инде бүген Муса Җәлил һәм җәлилчеләрнең көрәше икенче Бөтендөнья сугышының иң үзенчәлекле батырлыгы буларак танылды, иманның ныклыгына, рухның бөеклегенә үрнәк буларак кабул ителде.
Сугыш барышында фашистлар совет әсирләреннән төрле халык легионнары оештыралар. Тик татарлар гына фашист коралын фашистның үзенә бора алды. Бу җәлилчеләр көрәше, аларның оештыру көченең төп нәтиҗәсе.
Җәлилчеләрне шәхес буларак та, көрәшче буларак та бизи торган тагы бер асыл сыйфат- алар төрмәдә кем белән утырсалар да үзлэәренә карата хөрмәт уяталар һәм үзләре турында хак хәбәрне дөньяга чыгарырга тырышалар.Ни куаныч, ахыр чиктә уңышка да ирешәләр.
Эшебезне йомгаклап , шуны әйтәбез: Муса Җәлил –герой. Ул дошман төрмәсендә легион оештырып, татар ир-егетләренең батыр, тугры булуын дөньяга таныта. Муса Җәлил – герой шагыйрь. Шигырьләре батырлык эшли. Мусаны гына түгел, миллионлаган совет әсирләрен аклый – әсирлекнең хыянәтче булмавын исбатлый. Шигырьләренең тарихи әһәмияте шунда.
Татар халкының горурлыгы булган Җәлил һәм җәлилчеләрнең иң авыр шартларда да кеше булып калулары – бу үзе олы бәяләп беткесез батырлык. М.Җәлилнең «Бер үгет» исемендәге шигырен шагыйрь гөмеренең йомгагы дип кабул итәр идек.
Син яшәмә җирдә файдасыз бер
Түмгәк булып тигез урында.
Янып калсын гомрең маяк булып,
Үзеңнән соң калган буынга.
Безнең уебызча, бу үгетне бирергә шагыйрь Муса Җәлил тулысынча хаклы булган. Ул, чын мәгънәсендә, легендар шәхес, безнең горурлыгыбыз. Шуны барыбыз да тиешле дәрәжәдә аңласак иде.
Кулланылган чыганаклар:
kitap.net.ru›rifa-rahman/3.php
Сказка про Серого Зайку
Фокус-покус! Раз, два,три!
Астрономический календарь. Май, 2019
Рисуем осенние листья
Груз обид