Иске Җияш авылы муллалары язмышы турында
Вложение | Размер |
---|---|
tamyrlary_beln_kochle_beznen_khalyk.docx | 17.21 КБ |
Тамырлары белән көчле безнең халык!
Кеше дөньяга килгәч үзенең кемлеген, туганнарын, узе яшәгән авлның тарихын, аның гореф гадәтләрен белергә тиеш. Әмма кызганыч хәзер кайсы-бер яшь буыннан сорама ул үз авылының тарихын әйтеп бирә алмыйчак. Чөнки аларның әби-бабалары сөйләгәнне күңелләрен биреп, ихластан тыңламыйлар. Һәм үзебезнең тарихыбызны белмәү шуннан килеп чыгада инде.
Минем туган ягым, кечкенә генә җирдә урнашкан- Иске Җияш авылы. Авылымның атамасы су, елга мәгънәсендә җи(си) топонигезгә –әш( әс) тепоформанты кушылып ясалган. Электәнге Минзәлә хәзерге Тукай төбәге Тугаш авылына нигез салган Тугаш бабайның улы Җияш кеше исеме икәнлеген , аның авыл атамасы да булуын раслый.
Шушы елга чаклы, мин туган авылымда мәчет булганлыгын белмәдем. Китаплардан укысамда, бик ышанып җитә алмадым. 1816нчы елдан авлыбызда кабат мәчетнең эшләве билгеле. Шул елның 21 апрелендә монда азанчы вазыйфасын Габдессәләм Салихов ути башлаган. 1834 елны аның улы Габбас авылда указлы азанчы була. Икенче мөэзин( азан әйтүче) вазыйфасын Нигҗмәтулла(1788) хәзрәт башкарган. Аларга кадәр азан әйткән Галикәй Сәбукаев 1831 елны 56 яшендә Раббабыз гозурына күчә. 1837 елның 24 мартында 47 яшьлек Мөххәмәтнасыйп Идрисов беренче имам вазыйфасына расланган, 1863 елда да шушы изге хезмәтен башкарган. 1839 елның 1 февраленнән икенче имам булып 37 яшьлек Баһман Габделвахитов ( Сатыев) эшли башлый.
Китапларда язылганча авылның мәчете Хуҗин Фаил абыйларның милке урынында булган. 1870 елда икенче имам йорты да салына, ул Харисов Гарифҗан абыйлар янында урнашкан була. Кызганычка каршы 1929 елның 25 сентябрендә ике мәчет тә яшвеннән туктатыла.Дин әһелләре репрессиягә эләгәләр.
Китап битләрен яңадан актара башладым. Һәм кинәт Җияш авылында туып ускән, әмма чит авылларда имам-хатыйб, мулла булган абыйлар турында укып киттем. Һәм берничәсен сезгә дә әйтеп китәсем килә:
Юкка чыгарылган Умәнәйдә Әхмәтзакир Мөххәмәтшин ул авылның соңгы имам-хатыйб була. Ул чыгышы белән муллалар затыннан. Бабасының әтисе Галикәйнең мөэзин хезмәтен башкарган. Үмәнәйгә киткәнче, Әхмәтзакир абыйның ике хатыны үлә. 1921 елны Адайдагы муллалар нәселеннән Оркыя исемле кызга өйләнә, аның туганнары Гайнелбгыйлем, Хикметелгаян, Сәйделгыйлем һәм Тәзкирә Атнаголовлар, аларның балалары арасыннан җирлекнең танылган шәхесләре үсеп чыгалар. Мулла өендә балаларга сабак өйрәтә. Әмма тыныч кына яшәп яткан җиреннән 1931 елны аларның йортын сүтеп, Тат. Суыксуга алып китәләр, хәзрәтнең үзен Алабуга төрмәсенә ябалар һәм шунда үлә. Аның балалары бик танылган кеше булып үсеп җитәләр.
Гали Бакиров-( улда безнең авыл кешесе) Яңа Кормашта имамлык итә. Шунысы кызык: Иске Бикчәнтәй мулласы кызының кулын сорап баргач, аңа ризалык бирмиләр, әмма купмедер вакыт узгач, Гали шәкертнең азан әйтүен ишеткән бабай кеше,аны чакырып алып, элекке фикереннән кире кайта. Гали мулланың 4 баласы була. 1938 елның 15 февралендә кулга алалар,1939 елның 26 гыйнварыында ҖК(58-10(1 бүл.)) мәддәсе буенча 10 елга ирегеннән мәхрүм итәләр.1941 елның 28 ноябрендә Зөя утравында тоткынлыкта үлә.
Әсләметдин Сатыев-дин әһелләре затыннан.Аның әтисе Габделнафыйк-Баһман улы. Ул таза, зур гәүдәле, нык көчле хәзрәт була.Әсләметдин бабайга” Элекке кулак, сәүдәгәр, мулла төркемендә катнашучы, күмәк хуҗалыкка каршы булганы өчен” дигән гаеп тагыла. 1930 елның 9 гыйнварында кулга алына, 18 мартта өчлек тарафыннан ҖК( 58-10,58-11) маддәләре буенча 8 елга концлагерьга хөкем ителә. 1933 елда иреккә чыгарыла. Әмма аңа иректә озак йөрергә язмагандыр курәсең:” Совет власте чараларын дикредитаөияләгән өчен” аны янә кулга алалар. 1937 елның 28 сентябрендә Минзәлә төрмәсендә атып үтерелә.1989 елның 30нчы июнендә
Галиев Хәсән Әбүбәкер улы(1898).Билгеле шул имамнар затыннан.Дин мәсьәләләрендә әтисе кебек көчле була,мәҗлесләрдә сүз көрәштерүдә өстен чыгарга яраткан була. Галиев Хәсән абый гаиләсе белән Мәскәү янындагы Подольск шәҺәрендә аннан Баулы, Чистай, Арчада яшәгәннәр. Ике уллары була.1938 елның 26 августында кулга алына, 1939 елның 26 ноябрендә ҖК(58-10(1 бул.)) 5 елга ирегенән мәхрүм ителә. 1940 елның 15 гыйнварында иреккә чыгарыла.
Шул елдан алып бүгенге чорга хатле 198 ел уткән.Авылыбызда төрле яклап узгәрде.Инде кайчандыр гөрләп торган Җияш авылы да кечерәйде, картаеп калды. Ләкин әле анда Мәдәният йорты, мәктәп, медпункт, кибет гөрләп эшли. Аның өстенә 2014 елның 20нче сентябрендә безнең авылда шатлыклы вакыйга булып узды. Безнең авылыбызда өченче мәчет ачылды. Фәрит Хуҗин үзенең якыннары, дуслары, авылдашлары белән авыл кешеләрен сөендерде. Әмма “ Иман йортыбызга” йорергә мулла юк. Җияш халкы уңган, тырыш ул. Мин ышанам тиздән безнең авылыбыз ның мәчете муллалы булыр. Бары тик сабыр итәргә генә кирәк.”Сабыр төбе-сары алтын”-ди безнең халык.
Упрямый зяблик
Три коробки с орехами
Как зима кончилась
Мост из бумаги для Киры и Вики
Нечаянная победа. Айзек Азимов