Сочинение. Минем яраткан укытучым.
Вложение | Размер |
---|---|
Сочинение. Минем яраткан укытучым. | 15.36 КБ |
Минем яраткан укытучым.
Казан шәһәре 24нче мәктәпнең
5 А сыйныфы укучысы
Яше бер дә унҗидедән узмый
Әле унөч була, әле уналты.
Хисләре дә гел яшәреп тора,
Хыялы да һаман канатлы.
“Нәрсәдә соң сере?” – дип сорасаң,
Сере аның дустым бик гади:
Гел үсмерләр арасында яшим,
Мин аларның дусты – мөгаллим!
Әйе, сүзем олы җанлы, игътирамга лаек, безнең ечен җаннарын да бирергә әзер торган һөнәр ияләре - укытучылар турында. Бу шигъри юлларга аларның күңел халәтләре салынган. Укытучылар балалар һәм яшүсмерләр арасында, алар дөньясы белән яшиләр. “Мәктәп ул эш урыны гына түгел, мәктәп – яшәү рәвеше”, - диләр алар. Дөрес әйтелгән сүзләр! Бу юллар бигрәк тә минем татар теле укытучым Рәзилә Минвалеевнага туры килә. Рәзилә Минвалеевна чын мәгънәсендә безнең белән яши. Ул безнең арабызда аңлашылмаучанлык килеп чыгуын, авырып китүебезне яки кәефсез чагыбызны бик тиз сизеп ала. Һәрвакыт игътибар белән тыңлый, юата, ярдәм итә. Безнең тырышканны күреп мактый, кирәкле урында ачулана да белә. Кызганычка каршы без кайчакларда үзебезнең билгеләребез белән аның күңелен дә төшерәбез, әмма аларны шунда ук төзәтергә дә тырышабыз.
Ул ягымлы күз карашы һәм тыныч тавышы белән барыбызны да үзенә каратты. Укытучым дәресләрне мавыктыргыч, кызык итеп алып бара. Авыр темаларны җиңел һәм аңлаешлы итеп ачып бирә. Иң кызыгы шунда: “Тырышып укысагыз, ул сезнең миңа бүләгегез”, - ди. Әлбәттә, һәр укытучы үз укучысының яхшы укуын тели. Мин дә яраткан укытучымны яхшы билгеләрем белән сөендерергә тырышам. Әдәбият дәресләрен бигрәк тә яратам. Ул шундый матур итеп шигырьләр, хикәяләр укыганда үземне шул шигырьдәге бакчаларда кебек хис итәм. Ирексездән укытучы булу теләге туа. Ә инде язучыларның иҗатларын өйрәнгәндә безнең игътибарны үзенә җәлеп итә. Ничек кенә барысына да өлгерәдер!
Менә шушы сыйфатлары өчен мин укытучымны бик яратам. Безнең күңелләргә белем орлыклары салганга мин бик рәхмәтлемен. Аңа ныклы сәламәтлек, авыр эшендә зур уңышлар телим.
Нас с братом в деревню отправили к деду...
Вода может клеить?
Заповеди детства и юности
Компас своими руками
Марши для детей в классической музыке