Иң татлы тел – туган тел,
Анам сөйләп торган тел.
Вложение | Размер |
---|---|
in_tatly_tel.doc | 37.5 КБ |
Иң татлы тел – туган тел,
Анам сөйләп торган тел.
Тирә - як тып – тын. Тукта! Кайдадыр бер кош талпынып – талпынып сайрый.Аңа җил белән искән яфрак тавышы да кушыла. Ә һава шул тиклем зәңгәр! Бер болыт кисәге булса икән? Әнә, теге кечкенә инеш, шул болытның зәңгәрлеген үзенә генә алган , диярсең.
Әйе, төшенгәнсездер, бу минем туган авылым табигате. Ә авылым соң, әллә ни зур булмаса да, елгасы да, чишмәләре дә бар. Ә халкы – моңга – җырга бай керәшен татарлары. Ә үзем – шул авыл баласы. Кечкенәдән җырлы, моңлы, гаҗәеп гүзәл табигатьле Әрнәш авылында үсеп киләм. Авылымның шаулап торган серле урманнары, игеннәргә бай басу – кырлары, газиз кояшның беренче нурларын каршылаучы авыл эшчәннәре – болар бар да минем йөрәгем түрендә. Чөнки мине әти - әнием, укытучыларым туган якның матурлыгын аңлый белүче, туган телен яратучы, аңа гашыйк булган кеше итеп тәрбияләргә тырышалар. Үз халкымның яшәү рәвеше, гореф - гадәтләре каныма сеңә. Бигрәк тә, киләчәктә татар теле һәм аның үсеше өчен зур эшләр эшлисем килә.
Ана һәм туган тел! Мәңге аерылгысыз төшенчәләр. Татарда бит туган тел дип тә, ана теле дип тә әйтелә. Кешегә нәселнең, халкының асыл сыйфатларын да иң әүвәл тел тәме, тел кодрәте ярдәмендә ана бирә. Бала табу вазыйфасын беркемгә дә тапшыра алмаган кебек, баласына тел ачкычы бирү бурычын да ана беркемгә дә ышанып тапшыра алмый.
Әйе, бу эштә әти дә, әби – бабай да, туганнар да, мәктәп тә катнаша, алар да җаваплы, әмма бала күңеленә тел орлыгы чәчү – бары тик ана җаваплылыгында. Мәкальдә әйтелгәнчә: «Ана сөте белән кермәсә, тана сөте белән кермәс». Бик дөрес сүзләр. Минемчә бу сүзләр бүгенге көндә ата- -анага, үзебез аралашкан телебезгә карата мәрхәмәтсез карашта торган яшьләргә кагыла. «Иртән тору белән үз телеңдә өйдәгеләргә хәерле иртә теләдеңме? Ана пешергән икмәккә кулың сузасың. Ашап туйганнан соң Анаңа рәхмәт әйттеңме соң? Нинди телдә әйттең микән, карының ач чакта үз телеңдә, ана телендә, туйганнан соң башка милләт теленә күчмәдеңме икән? Менә шул гади генә төшенчә дә безнең нинди тәрбия алганыбызны күрсәтеп тора. Безнең керәшен татарларының дине башка булса да, бер дә руслашып китмәгәннәр. Бүгенге көнне авыл гына түгел, районыбыз сәхнәләреннән төшми, йөрәккә үтеп кергән җырулары белән халыкны кинәндергән апаларга карап сокланам. Буыннан буынга күчсен, дип, инде безне дә үзләре белән ияртәләр.
Мин үзем быел сигезенче сыйныфны гел дүртле - бишле билгеләренә генә тәмамлыйм. Мәктәптә үткәрелгән чаралар татар телендә уздырылганга микән, укытучымның җылы карашы, туган телемә сөю хисе тәрбияли алганына микән, яраткан фәннәрем арасында татар теле һәм әдәбияты дәресләре беренче урында тора. Моның өчен укытучыма, аралашып үскән иптәшләремә, ата – анама мең рәхмәтлемен.
Кайберәүләр: «Татар теле белән кая барып була?»-диләр. Ә кытай, япон телләре белән дә кая барып була соң?
Һәркемнең үз теле, үз көе, ә минем ул – татар теле – туган телем – анам теле. Ходайдан теләгем шул - һәр милләт кешесе үз туган теленнән аерылмасын иде, чөнки туган телеңнән аерылу - ата – анадан аерылу белән тиң ул. Киләчәк буынга, бүгенге яшьләргә карап, оран саласым килә: «Телегезне онытмагыз! Илеңне сатуга тиң ул!»
Бакалинский районный отдел образования
администрации муниципального района
Бакалинский район РБ
Творческая работа на тему:
Храни, мой друг, родную речь, чтоб на земле себя сберечь!
Выполнила:
ученица 9 класса
МОБУ ООШ
с.Новые Маты
Терентьева Ландыш
Учитель:
Краснова Зиля Табрисовна.
(татарский язык и литература)
МОБУ ООШ с.Новые Маты, 2013г.
Ласточка. Корейская народная сказка
Лиса Лариска и белка Ленка
Прекрасное далёко
Самый богатый воробей на свете
Учимся ткать миленький коврик