Сочинение о родной деревне, о ее людях
Вложение | Размер |
---|---|
о родной деревне, о ее людях | 17.07 КБ |
insha.docx | 17.07 КБ |
Бакалинский районный отдел образования
администрации муниципального района
Бакалинский район РБ
Творческая работа на тему:
Туган ягым – яшел бишек
Выполнила:
ученица 7 класса
МОБУ ООШ
с.Новые Маты
Уршеева Карина
Учитель:
Краснова Зиля Табрисовна
(татарский язык и литература)
МОБУ ООШ с.Новые Маты, 2013г.
Туган авылым,Әрнәш, сине мактап,
Йөрәгемдә моңлы җыр язам.
Күңелләрем күтәрелеп китә,
Әрнәш буйларында җырласам.
И, туган як! Никадәр җылылык, ягымлылык, туганлык бөркә синнән. Чит җирләрдәге тәртипкә, чисталыкка, табигатькә соклансам да, туган ягымның әче әремен дә, чокыр – чакырлы юлларын да, ургылып аккан Әрнәш суларын да бернәрсәгә дә алыштырасым юк. Ә инде авылымның аллы- гөлле чәчәкләрен,мәтрүшкәләрен иснәсәм, кошлар сайраганын тыңласам, минем кебек нечкә күңелле кешегә шул да җитәдер кебек.
Бер уйласаң, авылның күркәмлеге, аның йөзе хезмәт сөюче, тынгысыз кешеләргә бәйле бит. Безнең авылыбыз да уңганнарга бик бай. Менә Кудриннар гаиләсен генә алыйк. Өй хуҗасы гомере буена Яңа Маты совхозын җитәкләгән. Кайчандыр бу совхоз районда гына түгел, республикабызда да иң алдынгылар исәбендә булган. Бүген дә ул гаиләсе белән үз хуҗалыгында да бик күп терлек асрый, һәм шуның белән беррәттән умартачылык белән дә шөгыльләнә. Шундый уңган гаиләләр авылыбызда бик күп.
Җан тирләрен түгеп эшләп, авылдашларымның күңелләрендә якты эз калдыручы өлкәннәр аеруча күп. Красная Горка авылында яшәүче Тимашев Виталий Никифорович турында әйтми мөмкин түгел.Ул егерме елдан артык малчылыкны җитәкләгән. Эшләгән елларында Башкортстан Республикасының Почет грамотасы, 2,3 дәрәҗә Хезмәт Байрагы ордены белән бүләкләнгән.
Әйе, халык кул кушырып утырмый, һаман да эзләнә, тырыша. Яшь
гаиләләр, шуның белән бергә яңа йортлар барлыкка килә. Бүгенге көндә авылыбызда балалар бакчасы эшләп килә. Үзебез укып йөргән мәктәбебез бар. Авыл яши,яшәячәк. Шулай булгач, безнең киләчәк тә бар. Киләчәгебез булганга без бәхетле.
Туган ягым!
Чишмә суың синең җырдай тәмле,
Ялан – кырың тулы яшеллек.
Күңелемдә шуңа моңнар туып,
Бар тарафка нурдай чәчелә!

Флейта и Ветер
Как нарисовать китайскую розу
Рисуем зимние домики
Знакомые следы
Лиса-охотница