Память о тех, кого забрала война
Вложение | Размер |
---|---|
yamle_may_ae_irtse.docx | 19.83 КБ |
Очты җаннар чәчәк атар өчен,
Кызыл йолдыз булып җиребездә.
Юк, очмаган хәтер бакчабызда,
Арабызда алар – тере безгә.
Ямьле май ае иртәсе. Бүген ял көне булгач, тәрәзәдән төшкән җылы кояш нурларына иркәләнеп,ятасы да ятасы килә. Ә башка әллә нинди уйлар килә,күңел дә дәртсенеп тора. Дәртсенеп кенә түгел, кайдадыр ашкына, талпына. Нилектән бу?
Һәм шул вакыт радиоалгычтан дикторның тавышы ишетелә: «Хөрмәтле радио тыңлаучылар! Сезнең өчен Наил Шәймәрданов башкаруында җыр. Рәхим итеп тыңлагыз!». Өй эченә дәртле көй таралды. Җырның һәр сүзенә игътибар белән күңел салам. Дуслык, туганлык, татулык тик дөньялыкта булсын, Ходай бәхеттән, изге юллардан, яхшы кешеләрдән аермасын,ди җырчы. Ә бит укытучы апабыз да гел шул сүзләрне кабатлый. Әллә укытучы апабызның җырчы авылдашы булгангамы икән? Чөнки Шафран эшчеләр поселогында туып үскән Наил абый турында бик күп сөйләгәне бар.
Ни өчен боларны яза микән, дип уйлыйсыздыр. Чөнки аның җырлары саф татар телендә башкарыла. Шуның өчен күңелгә, йөрәккә якын ул җырлар. Әйтергә онытып торам. Мәшһүр җырчыбыз Айдар Галимовның да «Шафран чияләре» дигән җыры белән танышбыз. Чыннан да бүгенге көнне ул поселок искитмәле ап – ак чәкәгә күмелеп утыра,ди. Ә бит бу бакчаларны шунда яшәгән халык авыр сугыш елларыннан соң торгызган. Гел аклык, сафлык, тынычлык булсын, дигәннәрдер, бәлки.
Әйе, укытучы апабызның сүзләре күп. Барын да истә дә калдырып бетереп булмый. Ул үзенең безнең кебек мәктәптә укып йөргән чагында һәр ел кызлар белән җыелышып Туганнар каберлегенә барганын, андагы бәйрәмнең күңелле дә, һәм шул ук вакытта нинди тетрәнгеч икәнен ачынып әйтә. Тиккә Шафран эшчеләр поселыгыннан сүзебезне башламадык. Монда иң зур Шафран шифаханәсе бар. Ә сугыш вакытында мондагы биналарда эвакогоспиталь урнаша. Меңнәрчә яралылар аякка баса, терелә, ә кайберләре шушы җирдә мәңгелеккә күзен йома. Шафран авылы Туганнар каберлегендә 400гә якын ак мәрмәр плитә тезелеп киткән,ди ул.
Нинди генә милләт кешеләре күмелмәгән бу җирдә. Бүгенге көнне дә туганнарны барлау, архивлардан эзләү эше дәвам итә.
Сугыш… Никадәр кайгы – хәсрәтне эченә алган бу сүз.Никадәр кешенең гомерен өзгән, балаларны ятим калдырган. Күпме шәһәрләр җимерелгән, гөрләп торган авыллар юкка чыккан, чәчәккә күмелгән җирләр янып, көлгә әйләнгән.
Үзебезнең Әрнәш авылыннан да 419 ир - егет сугышка алынган, тик шуларның 190 гына кире әйләнеп кайта алган. Калганнары сугыш яланында мәңгегә ятып калган. Бүгенге көндә ветераннарыбыз саны елдан ел кими. Без алар алдында мәңге бурычлыбыз.
Без - бүгенге бәхетле тормыш балалары. Күгебез тыныч булсын, кояш үзенең шифалы нурлары белән җиребезне коендырып торсын. Ходай беребезне дә бәхеттән мәхрүм итмәсен. Барыбыз да бу матур дөньяда бер –беребезгә ярдәм итешеп, туган илебезгә файдалы кешеләр булып яшик!
Бакалинский районный отдел образования
администрации муниципального района
Бакалинский район РБ
Творческая работа на тему:
«Наша святая обязанность – сберечь память о войне»
Выполнила:
ученица 7 класса
Сулейманова Эльвина.
Учитель:
Краснова Зиля Табрисовна
МОБУ ООШ с.Новые Маты, 2014г.
Сказки пластилинового ослика
Акварель + трафарет = ?
Мальчик и колокольчики ландышей
Как представляли себе будущее в далеком 1960-м году
Прекрасная химия