Һөнәрләрнең бар җайлысы,һөнәрләрнең бар яхшысы,һөнәрләрнең бар авыры...Ә укытучы хезмәте - изге һөнәрләрнең берсе.Шулай булмыйча мөмкин түгел,укытучы шәхес тәрбияләүче,үзенең беренче адымын ясаучы,укучыга юл күрсәтүче.
Вложение | Размер |
---|---|
Укучының иҗади эше. | 33 КБ |
Укытучы һөнәре
9сыйныф укучысы Таҗиев Илнур
Һөнәрләрнең бар җайлысы,һөнәрләрнең бар яхшысы,һөнәрләрнең бар авыры...Ә укытучы хезмәте - изге һөнәрләрнең берсе.Шулай булмыйча мөмкин түгел,укытучы шәхес тәрбияләүче,үзенең беренче адымын ясаучы,укучыга юл күрсәтүче.Укытучы - ул юк кына “ташбаш малай”ны да игътибар белән кадерләп багучы, өметсез “сәләтсездән”дә,имансыз “юньсездән”дә җан җылысын җәлләмичә,һәрберсен шәхес итеп танучы.Әйе,хөрмәтле остаз белән бергә,аңа таянып ясалган беренче адымнар күпләргә тормышта үз юлларын салырга ярдәм итә.Үзе тәрбияләп, “зур тормышка” озаткан балаларның уңышларын,бөртекләп,барлап торган педагогның акыллы да,матур да фикерләре һәр укучының күңелендә урын ала.Ә укытучы күңелендә-горурлык хисе.Бакчачы гөлбакчада үскән гүзәл гөлләре белән мактангандай,чын укытучылар да чәчәкләре җимешләнгән укучылары белән соклана.Шулай булмый ни,бер бала тәрбияләп үстерү генә дә ни тора,ә дистәләгән-йөзләгән нарасыйны җәмгыятькә кеше итеп әзерләп бирү күпме көч,күпме сабырлык,никадәр нур сорый?! Шул фидакарьлек,күңел юмартлыгы элек-электән аерып торган бит инде аларны! Аларның изге күңеллелеге алиһәдәй бөек,әнидәй якын кеше дәрәҗәсенә күтәрә.Ә без,укучылар,үз чиратыбызда,үзебез ирешкәннәрне алар алдында горурланып күрсәтергә,алар белән уртаклашырга ашыгабыз.
Ю.Гагарин,М.Шәймиев кебек бөек шәхесләрне укыткан укытучыларның “Бу минем укучым!” дип горурланырга хакы бар,әлбәттә.Башка бер һөнәр иясенә мондый хокук бирелмәгән.Ә укытучы-җир йөзендәге һәрбер кешенең маягы,әйдәп баручысы.Әнә шуңа күрә бөек акыл ияләре дә,тиңдәшсез батырлык күрсәткән каһарманнар да,ачышлары белән дөньяга танылган галимнәр,атаклы сәнгать,әдәбият әһелләре дә,ирешкән уңышлары турында сүз чыккач ,иң беренче чиратта үзләрен хәреф танырга өйрәткән,зур тормыш юлына чыгарган укытучыларын, остазларын олы хөрмәт һәм ихтирам белән искә алалар.
Хәзер-яңарыш чоры,фән көннән-көн алга бара,укытучы кешегә зур бурыч йөкләнә.Укытучы,беренчедән,ул “олы йөрәкле” шәхес булса,икенчедән,ул-кемнеңдер әнисе,тормыш иптәше.
Мин аңлыйм,укытучыга да авыр,эшләре дә бетмәс-төкәнмәс.Һәр баланы үчтекиләп утырырга да вакыты юктыр.Әмма,шулай булса да,нинди генә заманча,җиһазландырылган сыйныф бүлмәсендә дәрес үтсә дә,йомшак телле,көләч йөзле,күркәм холыклы,белемле укытучы апабызны күрәсем килә.
Табигатьнең гаҗәеп матур вакыты-әбиләр чуагы.Төсләрнең байлыгыннан,чуарлыгыннан, җетелегеннән күзләр камаша.Әйләнә-тирәдәге матур җиһанның бер мизгеле-ул Белем бәйрәме.1нче сентябрь-һәрбер кеше күңелендә якты хисләр белән саклана.1нче сентябрь,1нче сыйныф,1нче мәктәп,1нче укытучы-онытылмас мизгелләр.Һичшиксез,бу минутлар унбер ел дәверендә кабатланып тора,ә беренчесе аның кабатланмый,ул күңелдә саклана.Шундый хисләр уяткан кешеләремнең берсе-татар теле һәм әдәбияты укытучысы Энҗе Сәрвәровна турында язасым килә.Ул безгә туган телебез,әдәбиятыбызның асылына юл ярды. Энҗе Сәрвәровна безгә үзенең ничек итеп укытучы һөнәрен сайлавы турында кызык итеп сөйләгән иде. “Мин кечкенәдән укытучы булырга хыялландым.Курчакларны рәткә утыртып,аларга үземчә “белем” бирә идем.Миңа бу һөнәр бик җайлы күренә иде”,- дигән иде дәресләрнең берсендә. Энҗе Сәрвәровна-минем яраткан укытучыларымның берсе.Һәр яңа теманы кызыклы итеп безгә җиткерә, дәресләрдә яңа алымнар куллана.Ул безне аңларга тырыша,безнең белән уртак тел таба белә.Укытучы һөнәре беренче карашка җиңел булып тоелса да,бу хезмәт бик зур җаваплылык таләп итә.Укытучыга һәрвакыт заманча булырга,белемен үстерергә,тәҗрибәсе белән уртаклашырга да вакыт таба алырга кирәк - бу заман таләбе.Укытучым - Энҗе Сәрвәровна – барсына да үрнәк:ул дәресләрен дә оста итеп оештыра,иҗади эзләнә,үзенең һөнәри осталыгын да күтәрә,икенче югары белемен дә ала,хәтта журналларга үзенең мәкаләләрен дә язарга өлгерә.2010нчы Укытучы елы Энҗе Сәрвәровна өчен бик уңышлы башланды.Ул “Мәгариф” журналының Дипломы белән бүләкләнеп, “Иң яхшы мәкалә авторы” дигән исемгә лаек булды.Мин аны чын күңелдән котлыйм.Үзенең әйтүенчә,әти-әнисеннән күчкән тырышлык, максатка омтылучанлык сыйфатлары - Энҗе Сәрвәровнаның гомерлек юлдашлары.Шушы ук сыйфатларны ул бездә дә тәрбияли.Ул сүз белән түгел, ә тырыш хезмәтенең нәтиҗәләре, уңышлары үрнәк булып тора.Урын кешене бизәми,кеше урынны бизи, ди халык мәкале.Нинди генә бәяләр алса да,ул искиткеч гади, кече күңелле укытучы минем өчен.Аның белән һәрвакыт борчыган соравыңа җавап табып,уй-хисләрең,кичерешләрең белән уртаклашып,күңелеңә кирәкле җавапны таба аласың.
Минемчә,ил башында торучы кешеләр,укытучы хезмәтенең абруен,миссиясен тирән аңлыйлар.2010нчы ел – Укытучы елы дип Президентыбыз Указы белән кабул ителгән икән,бу инде укытучы һөнәренең – иң кирәкле,иң гуманлы икәнлеген тагын бер кат раслый.Шуңа күрә,һәр ел укытучы елы булырга тиеш,чөнки укытучы җәмгыятьнең киләчәген әзерли.Укытучы илебезнең киләчәген кайгырта,ил һәм милләт гаме белән яши,шәхси тормышын мәктәп тормышыннан аерылгысыз итеп күрә.Укытучы хезмәте-сайлагын һөнәр генә түгел,бу-укытучы шәхесенең сайлаган язмышы да.
Привередница
Павел Петрович Бажов. Хрупкая веточка
Зимовье зверей
Сила слова
Несчастный Андрей