В рассказе повествуется любовь ученицы к своему учителю..
Вложение | Размер |
---|---|
Укучы мәхәббәте | 50.43 КБ |
Камил Сәлимович! Мин сине яратам! - кара тактага шулай диеп язылган иде! Яшь укытучы кулына акбур алды да, Мин дә сине дип өч нокта куйды...Сыйныфта тынлык урнашты, бу вакытта тынлыкны бозарга бер кеше дә базнат итмәде. Серле нурлар Айсылуның самими йөзләрендә чагылды . Сүзләр әллә ничек артык тоелды. Айсылу да көтелмәгән хәлдән уңайсызланып китте, үзенә урын тапмады һәм дәрестән чыгып йөгерде.
Әллә ничек бу вакыйганы Айсылу күп еллар үткәч, тәрәзәгә карап, ябалак-ябалак кар яуган вакытта исенә төшерде. Еллар үтсә дә, беренче мәхәббәте йөрәгендә урын алган иде. Күз алдыннан энәгә тагылган җеп шикелле Айсылуның тормышы килеп басты. Әйе, Айсылу Аны мәктәпкә килгән көннән башлап күзәтеп йөрде. Аның һәр адымы, һәр әйткән сүзләре, үз-үзен тотышы, гомумән, гашыйк булды ул үзенең Укытучысына!!! Айсылудагы үзгәрешләрне әнисе дә сизде, әмма кызына ничек ярдәм итәргә, нинди киңәш бирергә бу очракта аптырап калды. Кыз Камил Сәлимовичның дәресләрен бер дә калдырмады, ул аларны зур түземсезлек белән көтте, сәгате тәүлеккә тиң иде. Һәрбер дәресне йотлыгып тыңлады, фикерләрен әйтеп, үзенә игътибар итүен теләде. Такта янына чыкканда Айсылу ялгыш кына кагылып китү юлларын эзләде. Яратуы шундый көчле иде шул аның...Тик укытучы гына һаман күрмәмешкә салышты, нигәдер бу очракта үзен гаепле санады. Укытучының да йөрәгендә мәхәббәт уты кабынган, йөрәге сулык-сулык тибә башлады. Үзенең мәхәббәтеннән Камил курыкты, ул бит укучы сабый, ул бит укучы сабый дип үзалдына кабатлый бирде. Авылда бу хәлне ишетсәләр һич дөрес кабул итмәсләр дип уйлады. Әмма кеше йөрәге бик тә үзенчәлекле. Аңа берничек каршы килеп, болай ярамый дип әйтеп булмый шул. Камил йөрәген тыңларга булды һәм бер фикер кабул итте. Ничек булса да, ул кызның кайнар, саф сөюен кабул итеп, үзенең дә йөрәге Айсылуныкы кебек бер ритмда тибүен әйтәсе, аңлатасы килде. Камил Сәлимович үзенең яраткан җырын исенә төшерде:
Нигә диеп мин карадым
Син йөзгәндә ак җилдә
Укучым идең лә минем
Нигә кердең күңелгә.
Мәхәббәткә бит яшь аермасы мөһим түгел. Әйтергә теләгән сүзләрне, белдертәсе килгән пакъ мәхәббәтенә вакыт та, уңайлы очрак та туры килде. Айсылу инде үзе беренче булып беренче адымын ясаган иде. Егеткә бу очракта я кабул итәргә һәм үзенең дә сөюен әйтергә, я араларны өзәргә кирәк иде. Ул мәхәббәтне шатлана-шатлана кабул итте.
Менә бит нинди саф, көчле мәхәббәт һаман Айсылуның йөрәген җылытып тора. Ишектә кыңгырау шылтырап, Айсылуны татлы уйларыннан уятып җибәрде. Ишектә Ул иде, аның яраткан Укытучысы - Камил Сәлимович күренде. Хәзер ул Айсылуның сөекле ире, балаларының яраткан әтисе!.
Как представляли себе будущее в далеком 1960-м году
Щелкунчик
Хитрый коврик
Загадка старого пирата или водолазный колокол
Любимое яичко