җиңү көненә багышланган инша
Вложение | Размер |
---|---|
mnge_khterd.docx | 12.74 КБ |
Мәңге хәтердә
Язды: Баһавиев Самат
Казан шәһәре Совет районының
175нче урта мәктәбенең
Укытучы:Баһавиева Гөлгенә Мөнир кызы
1941нче ел, 22 нче июнь... Бу көн күпме кешенең йөрәгенә утлы ук булып казалды икән? Меңнәрнең, миллионнарның, мөгаен. Бөек Ватан сугышы барлык кешеләр күңелендә аяныч һәм сагыш уята, гаиләләргә кайгы-хәсрәт китерә.
Фашистлар хатын-кызларны, карт-корыны, хәтта балаларны да кызганмый. Йортлар җимерелә, авыллар яндырыла. Бу зур югалтуларны туган халкым ничек кичерде икән?! Совет халкын бу авырлыклар куркыта алмады, аның күңелен сындырмады.Ач-ялангач булса да, урман кисү, окоп казу кебек авыр эшләр дә аларны җигенергә мәҗбүр итә алмый. Чөнки артта туган ил, Ватан!
1945нче ел, 9нчы май! Бу көннең күпме шатлык, сөенеч китерүен күз алдына китерү мөмкинме соң? Күпме йокысыз төннәр, күпме кояшсыз көннәр үтте.
Сугыш тынганга да 69ел. Еллар узса да, халык хәтерендәге яралар әле дә төзәлеп бетә алмый.Сугыш аһаңе әле озакка җитәр.Күпме аналар балаларын, күпме балалар аталарын югалтты. Бу ятимлек авазы әле дә безнең колакларда яңгырый.
Һәр елны 9нчы май көнендә Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм парады үткәрелә. Бәйрәмнең иң зур кунаклары- ветераннар.Ләкин елдан-ел аларның саны азая бара. Безгә тыныч тормыш бүләк иткән чал чәчле ветераннарга олы рәхмәтебезне әйтергә соңга калмасак иде. Алар алдында баш иеп рәхмәт әйтик. Батыр йөрәкле, изге күңелле ветераннар, без сезне бервакытта да онытмабыз. Озак яшәгез, ветераннар!
Три коробки с орехами
Рисуем ветку берёзы сухой пастелью
Хитрость Дидоны
Рисуем крокусы акварелью
Ласточка. Корейская народная сказка