Борын-борын заманда Әтнә ягының Ашыт елгасында ямьле язлар җиткәч, берсен-берсе узыша-узыша бозлар киткәч, су өстенә берсеннән-берсе матур төнбоек чәчәкләре чыккан.Аларның матур,түгәрәк яшел яфракларына утырып бакалар үзләрнең язгы җырларын җырлаганнар.
Көннәрдән беркөнне бу якларга да кешеләр килеп урнаша башлаганнар. Алар арасында бик рәхим шәфкатьлеләре дә,шәфкатьсезләре дә бар икән.Ә,әйтергә дә онытып торам бит әле ул вакытта бу чәчәкләрнең исемнәрен кешеләр бөтенләй дә белмәгәннәр. Берләре “Матур чәчәк”дисә,ә икенчеләре “Су чәчәге” дип атап йөрткәннәр.
Менә айлар, еллар үткән.Бу тирәлекләрдә кешеләр дә күбәйгәннән-күбәя башлаганнар.Алар инде атларда түгел,күбесе машиналарда ,мотоциклларда җилдергәннәр.Асфальт юллар салдырылган.Шул Ашыт елгасы янында туктап кайбер табигать сөючеләр чәчәк янында фотога төшкәннәр.Ә кайберләре инде машиналарын шунда юып,елганы пычратып киткәннәр.
Бер матур язгы көндә елга янына бер ап-ак машина килеп туктаган.Ул машинадан әнисе белән кечкенә генә бер кыз төшкән. Ул кызның исеме Гөлшат икән. Ул елга ярына йөгереп килгән дә кычкырып җибәргән:
-Абау,әнием кара әле,нинди матур чәчәкләр.Әнием,әйдә берсен дәү әниемә алып кайтып бүләк итим әле-дигән.Әнисе бер төнбоек чәчәген алып кызына өзеп биргән. Кыз чәчәкне дәү әнисенә алып кайтып биргән,суга утырткан. Шулвакыт кызның күзе чәчәк таҗындагы тамчыларга төшкән. Ул чәчәккә куркып кына карап:
- Әй,матур чәчәк,әллә елыйсың инде?-дигән.
- Әйе,шул елыйм кызыкай.
-Ни өчен елыйсың,ни булды? Мин бит синең суларыңны алмаштырып,карап торам.Һәркөн иртән килеп синең хәлеңне беләрмен.Чәчәк бер минут кына тынсыз торган да аңа эндәшкән.
- Гөлшат, күзләреңне йом да,минем кебек үзеңне чит җирдә итеп күз алдына китер әле.Минем дә бит су өстендә әти-әнием,туганнарым бар.Сез,кешеләр үзегезгә матурлык тудырабыз-дип, безне бер-беребездән аерасыз,безне сез киметәсез!
Гөлшат эшләгән эшләре өчен бик үкенгән.Ул икенче көнне үк дәү әнисе белән Ашыт елгасына барып су чәчәген суга утырткан.Су чәчәге кызга рәхмәтләр укыган,үзенең чын исемен дә атаган.
-Әйдә,инде чын-чынлап танышыйк,минем исемем Төнбоек-дигән ул.Кыз аннан ни өчен шулай аталуын сораган.Ә төнбоек аңа шигырь белән җавап кайтарган.
-Көннәр якты булсалар да,
Төннәр караңгы боек.
Шуңа да минем исемем
Аталадыр төнбоек.
Кыз чәчәкләрдән кат-кат гафу үтенеп китеп барган.
Атналар,еллар,айлар үткән.Кыз зур үскән,мәктәпне тәмамлагач та
табигатьне яклаучы, саклаучы –эколог булырга укыган. Төнбоеклар турында бик күп мәгълуматлар туплаган,алар аз булу сәбәпле ”Кызыл китап”ка да керткәннәр.
Человек несгибаем. В.А. Сухомлинский
Рисуем подснежники гуашью
Рисуем лошадь акварелью
Космический телескоп Хаббл изучает загадочную "тень летучей мыши"
Бородино. М.Ю. Лермонтов