Сочинение про осень на татарском языке
Вложение | Размер |
---|---|
koz.akhunovdoc.doc | 24 КБ |
Ахунов Нияз,
11 лет,
Россия, Республика Татарстан,
г. Елабуга
учитель: Гаффарова Э.И.
Осень (на татарском языке)
Көз.
Менә мин яраткан ел фасылы – алтын көз килеп җитте. Ни өчен яратасыз дисезме? Чөнки, беренчедән, табигать үзгәреп, алмашынып тора, икенчедән, көз көне минем туган көнем.
Агачлар үзләренең матур төсләрен ала. Көз көне агачлар бик матур. Нинди генә төс юк анда: яшел, сары, кызыл.Ә кышка таба бу матурлык югала, агачлар үзләренең яфракларын коя, җир йөзенә сары юрган түшәлә.
Кырда кыр комбайннары эшли. Игенчеләр ел буе тырышып эшләгән хезмәт җимешләрен җыялар. Инде күп кенә хуҗалыклар бөртекләрне җыеп алып кышка әзерләнде.
Кешеләр дә бакчада үстергән бәрәңге, кишер, чөгендер һәм башка яшелчәләрне ала башлады. Быел бәрәңге уңышы бик мул булды. Без гаиләбез белән инде бәрәңге уңышын кышкы саклыкка салдык.
Озак та үтмәс минем туган көнем җитәр. Мин бу бәйрәмне ел дәвамында көтәм. Чөнки барлык туганнарым, дусларым җыела. Күп итеп бүләкләр бүләк итәләр, җырлыйбыз, уйныйбыз, күңелле ял итәбез. Чөнки безнең гаилә зур, тату. Менә шуның өчен мин көз айларын яратам!
Несчастный Андрей
Красочные картины Джастина Геффри
Кактусы из сада камней
Кто должен измениться?
"Не жалею, не зову, не плачу…"