Укучылар иҗаты
Вложение | Размер |
---|---|
ashytym.doc | 31.5 КБ |
Әтнә муниципаль районы
Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбе
Шигырь “Ашытым”
“Парклар маршы-2014” конкурсына
(лукоморье номинациясе)
Автор: Вафина Зәлия, 2сыйныф
Җитәкчесе: Гатауллина Гөлназ Рахиман кызы
2014 ел
Ашытым.
1.Колач җәеп каршылыйсың, Ашыт,
Көтеп ала аккан суларың.
Ашыт ашыгып үзенә дәшеп ала,
Чишмәләрдәй җырлый җырларын.
2. Суларыңа сусап битем юам,
Камышларың шаулый җилләрдә.
Синдәгедәй серле гүзәллекне
Таба алмыйм йөргән җирләрдә.
3.Һәр ел саен ,Ашыт, яннарыңа
Аккошларың оча кагынып.
Яз җиткәнен түземсезлек белән көтеп
Алар кайта сине сагынып.
4.Янәшәңдә төрле җәнлек яши,
Кошкайларың сайрый өздереп.
Төнбоеклар матур чәчәк ата
Бөдрә таллар тора тезелеп.
5.Яр буенда яшел печәнлекләр
Җәй җитүгә үсә үкереп.
Кайчакларда җәнлек, кошларыңны
Миһерсезләр китә үтереп.
6.Мәрхәмәтсез һәм дә вәхши җаннар
Очрамасың иде синең юлыңа.
Бу байлыкны тапшырасы иде
Бездән соң да килгән буынга.
Әтнә муниципаль районы
Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбе
Шигырь “Ашыт буенда”
“Парклар маршы-2014” конкурсына
(лукоморье номинациясе)
Автор: Хафизов Гали ,2сыйныф
Җитәкчесе: Гатауллина Гөлназ Рахиман кызы
2014 ел
Ашыт буенда.
1. Ямьле Ашыт буйларында
Шаулап үсә тал- тирәк.
Сандугачлар сайрый анда
Җылы май ае җиткәч.
2.Төнбоеклар чәчәк ата
Куе камышлар үсә.
Кышын- җәен балыкчының
Монда күп көне үтә.
3.Киек каз-үрдәкләр кайта
Туган ягын сагынып.
Бәбкә чыгарырлар алар
Үсәр канат кагынып.
4.Шундый матур, шундый ямьле
Безнең Ашыт буйлары.
Кадерлик бу матурлыкны
Саклыйк Ашыт буйларын.
Зимний лес в вашем доме
Старинная английская баллада “Greensleeves” («Зеленые рукава»)
Хрюк на ёлке
Рождественский венок
Неньютоновская жидкость