Речь идет о том, как кошла спасла человека.
Вложение | Размер |
---|---|
"Мәрхәмәтле рәхмәт" хикәясе | 19.22 КБ |
Мәрхәмәтле рәхмәт.
Быел яз да Марат язгы каникулында әбиләренә кунакка кайтырга булды. “Нишләп әле авылның саф һавасын сулап, әбиемнең тәмле коймаклары, бәлеш-гөбәдияләре белән сыйланып килмәскә... Ә иң мөһиме: “Улым, бер генә булса да дәресләреңне тотып кара инде! Кибеткә чык, тузан суырт! Кит копьютер каршыннан” дип кычкыручы булмаячак аңа.
Бу татлы уйларыннан аны әнисе Гөлсара ханым бүлдерде: “Нәрсә йоклап торасың инде, абыең ярты сәгатьләп сине көтә, ә син! Кая шарфың, анда бит салкын булачак! Кара инде, җылы носкиларын да кимәгән бит ул, ә!Ниләр генә эшләтим икән шуны! Ярый әле авылда кампютер юк... Алайса күзләреннән яшь акканчы шуның яныннан китмисең бит!” Шулай орыша-орыша, тик шулай да олы мәхәббәт белән карады ул улына... Гаиләдә бердән-бер баласы, сөеклесе, усалы...
Тышта выжылдап торган “девятка” көтә иде... Марат абыйсы белән кул биреп исәнләште дә, юлга кузгалдылар...Әй оча гына машина! Марат монда үзен ханнарның ханы итеп тоя башлады. Әнисенең яулык чите белән күз яшьләрен сөртүен дә, яшь аралаш бармак янавын да күрмәде ул...
Юл газабы – гүр газабы дип әйтергә ярата әбием... Гүре нәрсәдер инде аның, анысына әле төшенә алган юк, тик шулай да әйтем белән сөйләшү малайны башкалардан бер башка югары күтәреп куя иде... Шулай уйланып кайта, кайта марат йокыга китте... Абыйсы Әлмирнең юл буе ниндидер кыз белән талашып кайтуын ишетмәде дә, сизмәде дә...
Менә инде авыл күренә...Марат күзләре йомык килеш тойды моны...Ничек инде тоймыйсың, ди... Юлдан машинада барган төсле дә түгел, әйтерсең, атка атланып чабасың... дыңгыр-даңгыр...
ӘҺә, әнә безнең урам да күренә! Зоопарк урамы...Нишләп шулай атала дисезме?! Әй монда карга, куян, тавык, бүре әллә нинди кушаматлы кешеләр яши... Кушаматлары төрле булса да, үзләре әйбәт алар...Әнә бит, Маратны тәрәзә аркылы гына күрсәләр дә, ничек шатланалар! Сәлам, инде, сәлам дип, иренеп кенә кул селтәде малай. Ниһаять, алар әбиләре каршысына кайтып та җиттеләр. Әбиләренә әнисе шалтыратып хәбәр биргән булса кирәк, алар, бабай белән йөгереп үк чыкканнар.
“Улым, кайттыңмы бәбкәчем, исән-сау гына кайттыгызмы, күз нурларым?!”Маратка нәрсә,әбисен яратса да, бераз корырак шул...Сәлам! диюдән сүзе артмады.
Шулай сөйләшә-сөйләшә өйгә кереп киттеләр...Тәмләп сыйландылар, Маратның йокысы килә башлады...Әбисе аңа йомшак түшәк өстенә урын җәеп бирде... Ул шунда изрәп йокыга китте...
Менә ул зур, тимер киемле рыцарь икән... Бара да, унтугыз башлы аҗдаһа белән сугыша...тарткалаша, шабыр тиргә батып: “аааа...мин сине хәзер!” дип кычкырып җибәрә. Бу тавышка күрше бүлмәдән әбисе чабып керә. “...Иии...балам! Нишләвең бу! Нишләп саташып ятасың син!”
Марат: әбекәй, ә мин бер аҗдаһа белән сугыштым әле... Җиңдем аны... Әбисе Маратка сәер генә карап куйды да: тор балам, әнә бабаң мунча яга, син дә бераз булышырсың. Ярый диюдән кала башка сүз тапмадым...И-и-и әбекәй, контер стрейк уйнаганымны, вар-фейсларымны сагынуымны аңламыйсың шул син...
Марат әкрен генә тәмләп киерелгәч, әбисе белән чәйләп алганнан соң, тышка чыкты... Әнә, күрше Рәфис абзар башында йөри...Кар көрәргә кушканнар ахрысы... “Әй, тишек баш, бирегә кил, күрәсеңме, абзаң кайтты!” дип кычкырды ул. Рәфис тә бит, гади авыл егете инде, самими, әйткән сүзләргә үпкәләмичә, Марат янына йөгереп килде... Алар зурларча итеп, кул бирешеп, бер-берсенә поклон ясап исәнләштеләр.
- Сәлам, дускай, инде сине күрмәгәнгә! – диде Рәфис юешләнеп беткән бияләен кага-кага...
- Шулай, - дип җөпләде Марат.- Брат, кара әле, миңа бит мунчага су ташырга кушканнар иде, әйдә булыш әле...
- Миңа бит ни... теге... әни үземә эш кушты...
- Ярый алайса, айфон пятый белән үзем генә уйнарга туры килер ахры, - диде Марат.
Рәфис авыл малае булса да, телевизордан бу айвон дигән нәрсәне ишеткәне бар иде. Балалык белән булса кирәк, “Әй лә, ярамаган тагын, орышмас әле”, - дип Марат белән ияреп кое янына китте. Алар алмаш-тилмәш ашыга ашыга су ташыдылар. Шулчак Марат гаҗәеп бер хәлгә тап булды: бабасы Әхми (авылда аны шулай дип йөртәләр, бабасы үзе булмаганда,Марат аны әнә шулай атый) мунча мичен ягып җибәргән... Ә аңа утын өстәргә оныткан... Марат кечкенә чыраларны җыеп, кайрыларны барысын бергә мичкә тыкты... Янган утыннар дөрләп китте... Шулчак йөрәк өзгеч бер тавыш яңгырады: “мяууууу”... “Я, Аллам, песи харап була бит!” Маратның мич ишеген ачуы булды, тегеннән өч төсле бәхет песие йөгереп чыкмасынмы! Әбисенең яратканы бит ул! И-и-и, - дип әрнеде Марат...Бу хәл аның хәтерендә мәңгелеккә уелып калды...
Шул көннән бирле, бу хәл Маратның исеннән чыкмады. Шәһәргә кайткач та, шул хакта уйланды ул...
Менә инде җәйге каникуллар да җитте. Марат, җыенып, кабат авылга кайтты... Мондагы гүзәллек, мондагы рәхәтлеккә сокланып, тәмле җиләкләр ашап, көнен үткәрде... Ә беркөнне әбисе аңа мунчаны үзенә ягарга кушты... Бабасы, теше сызлап, район шифаханәсенә киткән иде.
Марат , көйли-көйли мунча якты. Җәй көне алар мунчага суны чиләк белән ташымыйлар иде, коега мотор төшереп, шланг белән генә суырталар... Ә Маратның “бәхет тә бәхет инде”. Әхми бабасы, беркөн кычыткан чабып йөргәндә, шлангка тиеп, кистергән иде... Инде нишләргә, Маратның башка чарасы калмады... Ул мунчага чиләк белән су ташый башлады... Инде соңгы чиләкне илтәм дигәндә, теге Бәхет песиенең әллә нинди пырхылдаган тавышлар чыгаруына шаккатты. Караса, чәчәкләр арасыннан, өйалдындагы кура җиләкләренә таба елан шуыша... “Аз гына калды бит, аз гына, өстенә баса идем!” – дип кычкырды малай. Кулыннан чиләкләре төшеп китте... Бу тавышка әбисе йөгереп чыкты:
Әбисе, быел яз булган хәлне белә иде.
Марат барысын да аңлады. Эх, хайваннар да рәхмәт әйтә белә икән дип сөенде ул... Аның тагын изге эшләр башкарасы, аның җавап булып кайтуын күрәсе килә иде...
Ә кояш, аның бу халәтен хуплап булса кирәк, елмаеп, авылга күз кысты...
«Яндекс» открыл доступ к нейросети "Балабоба" для всех пользователей
Сказки пластилинового ослика
Где спят снеговики?
Сказка об одной Тайне
Знакомые следы