Баланың исеме чәчәк исемен аңлата. Шуңа күрә, Азалия исемле кыз бала чәчәкләр турында яза. Үзе яши торган шәһәрнең чәчәкләргә күмелеп яшәвен тели.
Вложение | Размер |
---|---|
chchk_ile.docx | 15.08 КБ |
Чәчәк иле.
Борын – борын заманда яшәгән ди бер нәни генә кыз. Ул бик чәчәкләр яраткан ди. Нинди генә чәчәк күрсә дә, исе китеп карап тора торган булган. Бервакыт кыз аланда ромашкаларга карап сокланып йөри икән. Аның янына бер бабай килеп чыккан.
- Кызым, син монда нигә бер үзең йөрисең? – дип сораган ул.
Кыз исә:
- Чәчәкләр карарга килдем. Кара, бабай, алар ничек матурлар. Мин аларны яратам, - дигән.
- Чәчәкләр яраткан бала, нечкә күңелле була. Син, кызым, менә бу орлыкларны да ал әле, - дип кызга бер кечкенә төенчек тоттырган.
Кыз аңа рәхмәт әйткән һәм бабайны үзе яшәгән шәһәргә чакырган.
- Мин килермен, кызым, - син бу орлыкларны шәһәрегездәге башка кызларга да өләш. Алар да аны утыртсыннар, - дигән дә бабай кинәт юкка да чыккан.
Кыз исә өенә ашыккан. Кайткач, төенчекне ачса, анда бик күп орлыклар күргән.
Алар төрле һәм матур да икән. Кыз аларны иптәш кызларына, шәһәрдәшләренә өләшкән. Аларны чәчәргә кушкан. Үзе дә тырыша – тырыша чәчәк түтәлләре ясаган да орлыкларны чәчкән. Ә иртәгәсен түтәлләрдә кечкенә үсентеләр күренгән. Алар тиздән чәчәккә бөреләнеп чәчәк тә атканнар. Мондый чәчәкләрне әле берәүнең дә күргәне булмаган.
Башка кызларның да чәчәкләре күз явын алырлык булып үскән. Шәһәр халкы бу чәчәкләрнең орлыкларын сорап – сорап алган. Өй тирәләре, урамнар чәчәккә күмелгән. Шәһәр бик – бик матур чәчәк иленә әверелгән. Бу шәһәрне халык Алабуга дип атаган.
Рисуем одуванчики гуашью (картина за 3 минуты)
Девятая загадочная планета Солнечной системы
Как я избавился от обидчивости
Валентин Берестов. Аист и соловей
О путнике