Сочинение о любимой библиотеке.
Вложение | Размер |
---|---|
kitapkhan.docx | 19.41 КБ |
Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы
Башкарды:
Ямилова Әдилә Марс кызы
Татарстан Республикасы
Яшел Үзән муниципаль районы
Һич тә күңлем ачылмаслык эчем пошса,
Үз-үземне күрәлмичә, рухым төшсә,
Җәфа чиксәм, йөдәп бетсәм, бу башымны
Куялмыйча җанга җылы һичбер төшкә;
Хәсрәт соңра хәсрәт килеп алмаш-алмаш,
Күңелсез уй белән тәмам әйләнсә баш,
Күзләремдә кибеп тә җитмәгән булса
Хәзер генә сыглып-сыглып елаган яшь, -
Шул вакытта мин кулыма китап алам,
Аның изге сәхифәләрен актарам…
Китап безнең җаныбызга иңгән, каныбызга сеңгән. Китапсыз күңел – буш күңел, китапсыз йорт – нурсыз йорт, китапсыз милләт – кыйбласыз милләт.Бәхетебезгә, без андыйлар түгел! Әлегә…Күңелгә бөек Тукайның шигырь юллары килә.
Без – китаплы халык. Безнекеләр гыйлемле булган, борын-борыннан китап укыган. Бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән кулъязма китаплар шул хактасөйли. Ул кулъязмаларны махсус күчереп язучы осталар – хәттатлар барлыкка килгән. Аннары инде басма китаплар чоры башланган. Безнең әби-бабайларыбыз үз телләрендә гыйлем өстәгәннәр, шул ук вакытта фарсыча да, гарәпчә дә укый-яза белгәннәр. Шунысын да әйтеп китү мөһимдер: заманында без үзебез генә белемле булып калмаганбыз, мәгърифәт нурларын башка тугандаш халыкларга да өләшкәнбез.Якын тирәдә генә түгел, Урта Азиянең чүлләренә, далаларына кадәр үкбарып җиткәнбез. Монысы да халкыбызның игелекле гамәлләреннән саналырга тиеш.Без күп гасырлар дәвамында дөньяви һәм дини гыйлемне фәкать китап аша алганбыз. Иман нурын да, дөнья цивилизациясенең казанышларын да, халкыбызның гыйбрәтле тарихын да, рух ныклыгын да безгә китап сеңдергән.Шуңа күрә дә без Китап Галиҗәнабләренә чиксез рәхмәтле.
Китап дигән сихри дөнья белән танышырга безне, ул вакытта мәктәп укучыларын, татар теле укытучылары алып килделәр.Ә китапханәдә эшли торган мөләем ханымнар,Римма апа һәм Венера апа гыйлем нурын күрсәтүче булдылар.Безне кунакка чакырып,татар әкиятләрен,пьессаларын сәхнәләштереп күрсәттеләр.Мин аларны беренче укытучыларым кебек күрәм ,чөнки балада китапка мәхәббәт уяту дигән эш бик кыен,ә алар шундый рәхәтлек белән чын күңелдән башкаралар аны.
Китапханә... Бугенге көндә фәндә әлеге сүзнең гасырлар дәвамында формалашкан йөзләгән билгелемәсе бар. Ләкин китапханәләрнең кеше тормышындагы ролен, асылын бер генә атама эченә сыйдырып буламы икән ул? Минемчә, юктыр. Чөнки аларда гына барлык төр мәгълүмат, үткән тарихыбыз, олысына да, кечесенә дә ярдәмгә килерлек киңәшләр урын алган. Әгәр катаплар сакланмаган булса, галимнәребез, язучыларыбыз үзләренең ачышларын китап битләренә язып шәкертләренә өйрәтеп калдырмаган булса, тарихыбыз турында кеше сөйләгәннәрдән генә күп мәгълүмат алып булмас иде. Үткәне булмаган халыкның, киләчәге дә юк дип юкка гына эйтмәгән шул борынгылар. Китапханә ул – бер буыннан икенче буынга калдырылган рухи мирас. Бар да үзгәрә: кешелек, дәүләтләр. Ә китап – мәңгелек!
«Китапханә – ул һәрберебез өчен тудырылган өстәл, анда һәркем үзенә кирәкле азыкны таба ала» , - дип яза бөек акыл иясе Аристотель. Мин бу сүзләр белән тулысынча килешәм. Яраткан китапханәмдә якташларымның үткәнен дә, бүгенгесен дә, киләчәген дә табарга була. Балачактан ук миңа китап укымаган кеше җансыз булып тоела иде. Хәзер дә шулай, мин инде үзем укытучы һәм бу йортка укучыларымны алып киләм, яраткан китапларым белән таныштырам. Шуңа да китапханә минем өчен иң яраткан һәм кадерле урыннарның берсе.
Китапханәгә килеп кергәч тә, анда тудырылган җылы мохит, чисталык, уку залы узенә җәлеп итә. Мәктәп укучысымы син, студентмы, өлкән буын вәкилеме, һәр төркем өчен аерым бүлек булдырылган. Үзенгә кирәкле әдәбиятны табып укы гына!
Соңгы елларда җәмгыятьтә ике фикер каршылыгын очратырга була: берәүләр вакыт белән акрынлап китапханәләр юкка чыга дип исбатласа, икенчеләре киресен, китапханәләрнен яңа юнәлештә үсә баруын тәкърарлый. Беренче фикерне мин кискен кире кагыр идем. Әгәр китапханәләр рухи «агарту» белән бер рәттән, заман белән бергә атлап, үзләренең электрон мәгълүмати челтәрләрен булдырсалар, бу бер адымга алга китеш булыр иде. Яшел Үзән шәһәре китапханәсендә дә бу юнәлештә беренче эшләр башланган. Әгәр якын киләчәктә китапханәбездә күп компьютерлар, электрон китаплар урын алып, һәр кулланучының электрон карточкасы булдырылса, анда укылган китаплар исемлеге белән беррәттән, төрле китаплар, авторлар турында фикерләшүләр, тәкъдимнәр урын алса, бу чын мәгънәсендә алга китеш булыр иде. Бүгенге заман яшьләрен китапханәгә җәлеп итүнең төп юлын да мин нәкъ менә виртуаль китапханә челтәрен булдыруда күрәм.
Китаплар кайсы гына өлкәгә карамасын, безне матурлыкны күрергә, яшәргә, тормышны аңларга өйрәтә; тәҗрибә тупларга, акыл эшчәнлеген үстерергә, һәм гомумән, шәхес буларак формалашырга булыша. Китап чын мәгънәсендә безнең якын дустыбыз. Син аңа җанын теләгән сорау белән мөрәҗәгать итә аласын. Китаптан башка жәмгыятебездә белем, рухи байлык, сәнгать кебек төшенчәләр дә булмас иде.
Китапханәләргә ешрак йөрегез һәм сез үзегез өчен яңа сихри дөнья ачарсыз!
Сказка об одной Тайне
Снегири и коты
Осенняя паутина
Снеговик
Пустой колос голову кверху носит