Кеше һәм туган ил. Бу – ике төшенчә бер-берсенә шулкадәр тыгыз бәйләнгән ки, кеше илсез, ә илне кешедән башка күз алдына китерүе кыен. Ә нәрсә соң ул туган ил, туган як, туган җир? Каян башлана соң ул?
Халыкның теле, аның җирле үзенчәлекләре сакланган төбәкләрдә гореф-гадәтләр, йолаларның да борынгы үрнәкләре яши. Татар халкы төрле этнографик төркемнәрдән тора: казан татарлары, мишәрләр, нократ, касыйм, әстерхан, Пермь, себер, кырым, добруҗа, Литва татарлары. Шулар арасында керәшен таралары үзенең дини, милли һәм һәм этнографик билгеләре буенча гаять үзенчәлекле урын тота. Керәшеннәр килеп чыгышлары, формалашуы, саны, таралуы ягыннан иң аз өйрәнелгән төркем буларак та башкалар арасыннан аерылып тора.
Бу төркемнәрнең һәркайсының үзенчәлекле формалашу тарихы бар, шунлыктан тел-сөйләмдә һәм гореф-гадәтләрендә җирле үзенчәлекләр, беркадәр аермалар әле бүгенге көндә дә сакланып киләләр.
Вложение | Размер |
---|---|
konkursnaya_rabota.doc | 82.5 КБ |
Татарстан республикасы
Тукай муниципаль районы
инглиз телен тирәнтен өйрәнүле
Мәләкәс урта гомуми белем бирү мәктәбе
«Авылым тарихы…» дип исемләнгән
муниципаль конкурска материал
«Минем авылым - үткәне, бүгенгесе, киләчәге»
Эшнең авторы: инглиз телен тирәнтен өйрәнүле
Мәләкәс урта гомуми белем бирү
мәктәбенең 9 сыйныф укучысы
Сабиров Рәмзил Салават улы.
Җитәкчесе: Прокопьева Татьяна Илья кызы,
мәктәпнең тәрбия эшләре буенча
директор урынбасары, тарар теле
һәм әдәбияты укытучысы.
2011 ел
Авылым, - син бөек илкәемнең
Җанга якын газиз почмагы.
Җылытып яшәр гомер буе безне
Туган җирнең газиз почмагы.
Р.Закиров
Туган җир! Кыйммәтле энҗе мәрҗәннәргә, иксез-чиксез байлыкка, хәтта зәңгәр күк йөзендә балкучы якты кояш белән айга тиңе булмаган нәрсә ул! Нинди соң ул минем туган җирем, туып үскән газиз төбәгем? Моны гади сүзләр белән генә аңлатып бирү һич тә мөмкин түгел шул! Ерак җирләргә ургылып агучы елгалар да, камышлы зәңгәр күлләр дә - минем газиз туган җирем ул. Шулай ук дөньяда тиңе булмаган матур чәчәкләргә дә туган якның җылысы салынган.
Туган якның гүзәллеген, аның сихри матурлыгын кеше тоеп үсәдер. Табигатьнең пычрануын, чишмәләрнең кибүен күреп, урманның кеше, транспорт йөрүеннән тапталып бетүенә күңел ачына. Балачак ул кеше гомерендә бер генә була. Шуңа күрә аның һәр мизгеле кадерле, алар бервакытта да онытылмыйлар. Һәр кеше аны сагынып, юксынып искә ала. Туган авылның, керәшен халкының ел саен үткәрелеп килә торган изгедән-изге йолаларын, бәйрәмнәрен нечкәләп сүрәтлисе, аңа мәхәббәтне белдерәсе килә. Минемчә, нәкъ менә шул гореф-гадәтләре белән үзенчәлекле ул минем Туган ягым – Мәләкәсем.
Туган ягым – Мәләкәстә нинди генә бәйрәмнәр юк. Питрау дисеңме, Нардуган, Тройсын, Бәрмәнчек, Сабан туе, Олы көн (Пасха) бәйрәме, туйда килен төшерү, йөзек салу дисеңме… Алар һәрберсе кадерле.
Кеше һәм туган ил. Бу – ике төшенчә бер-берсенә шулкадәр тыгыз бәйләнгән ки, кеше илсез, ә илне кешедән башка күз алдына китерүе кыен. Ә нәрсә соң ул туган ил, туган як, туган җир? Каян башлана соң ул?
Халыкның теле, аның җирле үзенчәлекләре сакланган төбәкләрдә гореф-гадәтләр, йолаларның да борынгы үрнәкләре яши. Татар халкы төрле этнографик төркемнәрдән тора: казан татарлары, мишәрләр, нократ, касыйм, әстерхан, Пермь, себер, кырым, добруҗа, Литва татарлары. Шулар арасында керәшен таралары үзенең дини, милли һәм һәм этнографик билгеләре буенча гаять үзенчәлекле урын тота. Керәшеннәр килеп чыгышлары, формалашуы, саны, таралуы ягыннан иң аз өйрәнелгән төркем буларак та башкалар арасыннан аерылып тора.
Бу төркемнәрнең һәркайсының үзенчәлекле формалашу тарихы бар, шунлыктан тел-сөйләмдә һәм гореф-гадәтләрендә җирле үзенчәлекләр, беркадәр аермалар әле бүгенге көндә дә сакланып киләләр. Әлеге үзенчәлекләр керәшен тормышында аеруча нык күренә.
Әйе, керәшеннәрнең башкаларга охшамаган үзенчәлекле киеме, яшәү рәвеше, йолалар, җыр –моңнары бар. Аларга игътибар белән карасаң, шул яхшы күренә: юк, бу халык татарларны көчләп чукындыру нәтиҗәсендә генә барлыкка килгән кавем түгел! Көчләп кешегә тел тагарга, дин тагарга мөмкин, тик шундый йола һәм җыр-моңнар барлыкка килсен өчен, тарихта күп гасырлар буе аерым халык булып яшәү, оешу кирәк! Керәшен халкының яшәү рәвешендә татарлык билгеләре – аларның төркилегеннән, христиан баилгеләре – диненнән, угро-фин халкы белән охшашлыклары – аларның тарихи бергәлектән, тормышларының һәр өлкәсендә көчле сакланып калган мәҗүсилек – борынгылыктан килә. Аларның һәркайсы турында озын-озак сөйләргә, күрсәтергә мөмкин булыр иде.
Җир йөзендә күпме керәшен бар,
Илдә-көндә күпме исәбе?
Кем әйтәлә, нәсел-нәсәбенең
Сау-тазамы тамыры, үзәге?
Карлы-бозлы яңгыр, заман җиле
Бәгыреңне өтеп исәме?
Яман телләр җанга салган яра
Үзәгеңне әрнеп өзәме?
Ирек ачып бер утырыйк әле,
Эчең бушар, зарың сөйләрсең.
Синдәй эчкерсез зат бүтән юк бит,
Карендәшем, асыл керәшен.
Инде ару гына яшә берүк,
Келәүләрең кирләп китмәсен.
Имәндәй нык таза нәсебеңне
Бөреләрен кырау өтмәсен.
Безнең Мәләкәс авылында элек-электән керәшеннәр яшәгәннәр. Бу авылның тарихы да бик тирәннән башланган.
… 1500 еллар тирәсендә, урманнан агып төшүче кечкенә чишмә суы буенда «Чәде» авылы урнашкан була. Бу авыл, хәзерге Мәләкәс авылының «Полевая» (татарча «Кыр») урамыннан чишмә буйлап урманга таба бер генә рәт йортлар булып тезелгән.
Анда татар халкы, мөселманнар яшәгән. «Чәде» авылы яныннан Алабугага баручы үзәк юл үткән. Юлчылар авыл ягыннан агучы чишмәнең суын «Святая вода» ди торган булалар. Авылның исеме дә шуннан ( - святы – чәде -) килеп чыккан. Татар картлары рус сүзләрен, уңайсыз булгач, бозып әйтә торган булганнар. Юлчылар, бу тирәдә юлга иң якын чишмә шул булганлыктан, анда ял итеп су алып китә торган булганнар…
Ләкин бу тормыш озакка бармый… Иван Грозныйның чукындыру заманнары килеп җиткәч, авыл халкы, чукынудан качып, еракларга күчеп китәләр, ди торган иде Михайлова Агрофена әби.
… Шуннан соң, берничә еллар үткәч, бу ташландык авыл турынарак, Чәде чишмәсенең Мәләкәс елгасына кушыла торган җиренә кешеләр күчеп килеп утыра. Башта Мәләкәс елгасының уң ярына, елгага каратып бер рәт өйләр салына (хәзерге Заречная – Аргы як урам). Анна соң елганың сул як ярына, елгага каратып өйләр салына. Өйләр белән елга арасында, ике як ярда да бакчалар була. Елгадан бакчаларга су сибүе уңайлы була. Ул вакытта әле елганы сикереп кенә дә чыгып булган. Елганың сул як ярындагы урам, хәзерге Центральная - Үзәк урам турындарак урнашкан була. Авыл акрынлап үсә башлый: поп килеп урнаша, чиркәү салалар…
Монда кешеләр, Мәләкәс елгасының түбәнерәк өлешендә, сул як ярда урнашкан Кенәр авылыннан килеп утырган була. Кенәр хәзерге Түбән Мәләкәс зыяраты турындарак урнашкан булган (хәзер аның урынында басу).
Ә әлеге кечкенә авылның исеме Муровей дип аталган була. Чөнки анда авылга урам бик якын һәм урамда кырмыска оялары күп була. Бу авылның кешеләре бик тырыш, уңган була. Алар уп төрле яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр, алма бакчасы да була.
Ләкин, бер авылда ун халыктан да аз яшәргә тиеш түгел кешеләр, дигән закон чыккач бу авыл тарала. Кешеләр Мәләкәс, Калинин һәм Куян авылларына күчәләр, ди Степанова Фекла әби.
Күңелең саф, тыйнак, рухың чиста
Һич тутыкмас көмеш тәңкәдәй.
Һәрбер кызың миңа сеңлем сыман,
Һәр әбекәй - туган әнкәдәй. (Гәрәй Рәхим)
1990 елларда халкыбызның милли аңы уяну, татар теленең дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрелү уңае белән, мәктәпләр алдына яңа бурычлар килеп баса. Халык йолаларын, гаилә этикасын балаларга кече яшьтән төшендереп, өлкәннәр үрнәгендә, буыннар бәйләнеше өзелмәслек итеп тәрбияләү сорала. Халкыбыз тарихындагы хаталарны төзәтү зарур булган кебек, балаларга милли юнәлеш бирү дә бик мөһим.
Йолалар халыкның тарихы белән бик тыгыз бәйләнгән. Халыкның рухи мәдәнияте дә җирле үзенчәлекләр белән баетыла, ә алар теге яки бу төбәктә яшәгән халыкның җанына якын, кадерле һәм изге, алар аның канына сеңгән. Үз нәсел-нәсәбе белән горурлану һәр милләт кешесенә дә хас. Шул хис туган илгә, туган җиргә, аның тарихына, мәдәниятенә ихтирам, хөрмәт тәрбияләүгә юл ача. Менә шуңа күрә дә безнең мәктәп коллективы, беренче чиратта, үзебез яши торган төбәкнең җирле гореф-гадәт һәм йолаларын, тарихын тирәнтен өйрәнеп, аларны бик урынлы рәвештә укыту һәм тәрбия эшендә бик урынлы файдалана башлый. Шулай итеп, коллективта авылның фольклор ансамбле төзү теләге туа.
Керәшен халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын, бизәнү әйберләрен, кием-салымнарын, бәйрәмнәрен өйрәнү, халыкка яңадан кайтаруга булышлык итү өчен, 1986 елның декабрендә, яңа гына Алабуга мәдәни-агарту уку йортын тәмамлаган Прохорова Раиса Семеновна тарафыннан фольклор ансамбле оештырыла. Ул үзебезнең авылның иң зур бәйрәм исеме белән - «Питрау» дип атала. Бу бәйрәм авылда бик зурлап үткәрелгән. Күрше-тирә авыллардан кунаклар килгән. Бәйрәм өч көн, өч төн барган, уен-көлке, җыр-бию, күңел ачу өзелеп тормаган.
Раиса Семеновна «Питрау» фольклор группасын башлап җибәрү белән өйдән-өйгә йөреп әби-бабайлардан, абый-апалардан инде халыкның онытылып бара башлаган гореф-гадәтләрен өйрәнә, керәшен җырларын язып ала. Беренче концерт – «Солдат хатлары» композициясе барлыкка килә.
Керәшен җыры, керәшен биюе
Алып килә халкым хәтерен.
Оялчан ул, ямьле, ягымлы ул –
Үзе салмак, үзе әкерен.
Җыр, моң… Халык күңелен айкап алган, аның бөтен үткәнен әйтеп биргән, бүгенгесен сөйләгән нәрсә бар тагын?! Керәшенне җырларыннан башка, моңыннан башка күз алдына да китерергә мөмкин түгел. Керәшен һәр эшен, һәр бәйрәмен җыр белән бергә алып барган. Керәшеннәр җырны да үзләренчә сузып «җыру» дип атыйлар. Керәшеннәр җырны берничә тавышка җырлыйлар, бу җырлар татар җырлары кебек үк пентатоникага нигезләнсәләрдә, алар үзләренә генә хас аермалык белән әллә кайлардан аерылып торалар. Безнең җыруларда бормалар аз, борма урынына урыны-урыны белән сүздәге иҗеккә басым ясап җырлау бар һәм бу басым җырга үтә дә бер үзенчәлек, матурлык бирә.
Керәшен җырларында иң зур урынны аш-су җырлары алып тора. Бу җырларда бер-берсен мактап җырлау, бергә булырга чакыру, туганлыкның кадерен белергә өндәү тулып ята. Ә керәшен туйлары үзе бер могҗиза, монда башыннан азагына кадәр җыр патшалык итә. Килгән һәр кунакның үзенә, дәрәҗәсенә карап һәр кода, кодача, кияү, киленгә, һәр ризыкка үз җыруы бар. Монда һәр сүз җыруга әйләнә, монда инде сүз кирәкмәс нәрсәгә әверелә. Бәлеш ачу, каз бүлү, кодалар ашын, күчтәнәчен чыгару дисеңме, боларның һәрберсенең үз йоласы бар, болар бик тә матур күренеш; керәшен бәйрәмнәрен һәм туйларын күргән кешеләр аны һич онытмый, алар әкияти мизгелләр булып истә кала. «Татар опералары үзенең башлангычын керәшен туйларыннан, җыруларыннан алган», - диюе белән Татарстанның атказанган артисты Георгий Ибушев искиткеч хаклы.
Менә шушы кабатланмас байлыкны саклап калу, югала барган җыруларны башкаларга да ишеттерү ансамбль өчен зур бурыч була.
1990 елдан ансамбль белән Мәләкәс мәктәбендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Анисимова Анна Михайловна җитәкчелек итә башлый. 1990-1994 елларда ул тулысынча оешып җитә. Чөнки Анна Михайловна җитәкчелеге астында ансамбль максатчан эщли башлый. Максатка ирешү юллары озын һәм катлаулы була. Халык иҗатын сөйгән, җыр моңга мөккибән киткән 30 кеше җыела. Фольклор шунысы белән дә кызыклы: монда балалар белән бергә аларның әти- әниләре, әби- бабайлары да йөри . Иң өлкәненә 70, иң кечкенәсенә 7 яшь булган берләшмә гөрләп эшли.
Укытучыларыбызның күбесенең үскән, укыган чоры, бәйрәмнәрне, милли гореф-гадәтләребезне җимерү, бетерү елларына туры килде. Әмма авылның искиткеч зиһенле, матур итеп сөйли, җырлый, бии белә торган өлкәннәре, үзебезнең коллектив ветераннары, укучыларыбызның әбиләре Никифорова Анастасия, Трафимова Евдокия, Липатова Маруся, Моисеева Александра түтиләр бик теләп ансамбльгә ярдәмгә киләләр. Алар үзләре белән яшьлек дусларын, авылыбызның оста җырчыларын Терентьева Татьяна, Иванова Анна, Пантелеева Евдокиялар үтиләрнеияртәләр. Инде шактый еллар лаеклы ялда, яшьләре өлкән булуга карамастан, түтиләребезнең физик сәламәт, күңелләре белән яшь икәнлекләренә карап сокланасың. Алар бергәләшеп яшәүнең, арып эшләгәннән соң, туйганчы җырлашып утыруларның, биешүләрнең рәхәтлеген, ләззәтен тоеп яшәгәннәр. Авыр, фаҗигале елларда да кадерле бәйрәмнәребез аларның күңелләрен җылыткан, яшәүдән өмет өзмәскә булышкан.
Сандык бакчалары түтәл-түтәл,
Арасыннан былыбыл кош үтәр.
Бу гомерләр бездән үтеп китәр,
Бергә йөргәннәргә ни җитәр.
1994 елдан ансамбльнең художество җитәкчесе, аның солисты – укытучы Семенова Роза Петровна укучылар көче белән эзләнү эшләре алып бара. Ансамблебезнең ветераннары – өлкән түтиләр киңәше белән коллективка бәйрәм күлмәкләре тектерелә. Ситсы күлмәкләр, канатлы алъяпкычлар безнең Мәләкәс керәшеннәренең иң кадерле бәйрәм киемнәре булган.
Ансамблебезгә авылдашларыбыз бөтен гаиләләре белән тартылалар. Бу бик тә сөендерә. Мәсәлән, Никифоровлар гаилә ансамбле һәр бәйрәмнең йөзек кашы булып тора: әби кеше - Никифорова Анастасья, аның улы Анатолий, килене Римма, аларның уллары Николай һәм кызлары Ирина – барысы да матур итеп җырлыйлар, бииләр.
Ансамбльнең яшь җырчысы Тимофеева Ирина, әтисе Михаил Иванович белән бергәләп матур итеп җырлыйлар. Михаил Иванович баянда уйный, ә Ирина халкыбызның моңлы көйләрен күңелгә ятышлы, оста итеп башкара.
Ә инде әниле-кызлы Терентьевалар халкыбызның шаян җырларын, биюләрен бик теләп башкаралар.
Шул елларда ансамбль Зәй шәһәрендә «Туган ягым - Татарстан» дип исемләнгән смотр конкурында катнашып, дипломант исеменә лаек була. 1991 елда Казанда үткән III Бөтенроссия халык иҗаты фестивалендә чыгыш ясап, лауреат исеменә ирешәләр. Оешкан көннәреннән башлап, ансамбль республика, район күләмендә үткәрелгән бер генә бәйрәмнән дә читтә калмый, бик күп чыгышлар ясый, аларның чыгышлары Татарстан телевидениесенә дә язып алына һәм берничә тапкыр телевизордан күрсәтелә. Ансамбльнең һәр елы истәлекле вакыйгаларга бай, аларның һәрберсен санап китү мөмкин дә түгел.
«Питрау» фольклор ансамбле күп кенә еллар «Яңгыравык авазлар» ансамбле белән берлектә эшли. Шуның нәтиҗәсендә, зур берләшмә барлыкка килә. Анда балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән беррәттән, мәктәп укучылары да, урта яшьтәгеләр дә, өлкәннәр дә бик теләп йөриләр.
Ансамбльдә буыннар бәйләнешен бер-берсенә ялгаучы да – укытучылар. Мәктәпнең рус теле укытучылары Семенова Роза Петровна һәм Борисова Галина Константиновна, хезмәт укытучысы Самигуллин Айрат Асгатович, башлангыч сыйныф укытучысы Амирова Марва Гиздетдиновна кебек укытучыларыбыз укучыларны милли традицияләр үрнәгендә тәрбияләү өчен күп көч куялар. Мәктәп директоры Тимофеева Роза Михайловна үзе дә ансамбльнең эшендә турыдан-туры катнаша. Питраучылар белән беррәттән чыгышлар да ясый. Ул укучыларда милли хисләр культурасы, традиция үрнәгендә кешелеклелек, әхлаклылык, намуслык сыйфатлары тәрбияләүгә зур әһәмият бирә.
Берләшмә бик күп еллар Мәләкәс мәктәбе укытучысы һәм берләшмәнең җитәкчесе (1997-2007) Семенова Роза Петровнаның авторлык программасы нигезендә эшли. Программа, авылның өлкән яшьтәге кешеләр истәлеге һәм шушы җирлеккә караган тарихи чыганакларга нигезләнеп төзелә.
Мәләкәс мәктәбендә җирле халыкның культура мирасын, бәйрәм-йолаларын, гореф-гадәтләрен, традицияләрен, тел үзенчәлекләрен өйрәтүгә игътибар зур. Мәктәп заманча төзелгән якты, җылы бинага урнашкан. Эстетик зәвык белән җиһазландырылган коридорларга, сыйныф бүлмәләренә, мәҗлесләр залына, биек спортзалына үткәч, монда укучы балаларга көнләшү аша сокланып карыйсың. Стендларга укучыларның белем күрсәткечләре , спортта, сәнгатьтә ирешкән казанышлары төшерелгән. Уңышлары белән танышкач, башкача була да алмый, булырга тиеш тә түгел, дип уйлыйсың. Һәркайда таләпчән җитәкченең уңган кулы, үткен карашы, хуҗаларча эш йөртүе күренә. Үз эшенә бирелгән, укучыларны яратучы, аларга изгелек кенә теләүче педагоглар укучыларны тирән фикерле, заман шартларында югалып калмаслык шәхесләр итеп тәрбияләргә тырышалар. Алдынгы тәҗрибәне өйрәнүгә, яңа технологияләр кертүгә зур әһәмият бирелә. Педколлектив база предприятиясе, мәдәният йорты, табигатьне саклау, физкультура-спорт учрежденияләре, шәһәр музейлары һәм уку йортлары белән даими элемтәдә тора.
90 еллар башында оешып, бүгенгәчә эшләп килүче «Питрау» фольклор ансамбле
үткәннәр белән бүгенгене бәйләп торучы бик кирәкле иҗади күпер вазыйфасын башкара.
Бадыяннар чәчәк атканда
Йөрсәк иде елга буенча.
Җаннарыбыз сөйгән туганнар белән
Йөрсәк иде гомер буенча.
Керәшен борын-борыннан кавем ишәйтүне, кеше белән туганлашуны, дуслашуны олылаган; аларны зирәк, затлы сүзләр белән бизәкләгән. Әйе, керәшен җыруларыннан әллә нинди каты, юозлы күңелең дә эреп, йомшарып китәчәк. Җор сүзле, татлы Телле инде ул керәшен. Бу кавем искиткеч ачык күңелле, гади; алардан золым күргән бер генә милләтне дә очратмассыз сез. Һәм шушы сыйфатлар аның җыруларына да күчкән. Керәшен җырулары турында сөйләгәндә, тагын шуны әйтергә кирәк: безнең Мәләкәснең үзендә һәр ыруның, данлыклы җырчыларның һәрберсенең үз көе булган.
Ни кызганыч, бу көйләр хуҗалары белән бергә мәңгелеккә китеп югалдылар...
Менә шуларның бүгенге көндә калганнарын булса да саклау өчен мәктәбебездә зур эш башкарыла. Башлангычлардан югары сыйныфларга кадәр керәшен җырларын өйрәнү, башкару буенча системалы эш алып барыла.
Ансамбль үзенең актуаллеген бүгенге көнгә кадәр дә югалтмады, үзенчәлекле, керәшеннәргә генә хас, моңлы җырулары белән халыкны әле дә сокландыра. Ансамблебезнең күпкырлы эшчәнлеген искә алып, 20 еллык юбилей уңаеннан 2006 елда «Халык ансамбле» исеме бирелде. Бу исемгә ул лаеклы. Питраучылар өчен тагын да зур киңлекләр ачылды: «Питрау»ны һәр җирдә дә таныйлар, бөтенроссиякүләм, республикакүләм кебек чараларга чакырып торалар. Хәтта хормейстер штаты да бирелде. Шуның нәтиҗәсендә, болай да зур берләшмебез тагын да киң колач алды. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән Шайхразиева Әлфия, мәктәп укучылары белән Прокопьева Татьяна Ильинична эшли, урта яшьтәгеләр белән Адамова Людмила Николаевна, ә өлкәннәр белән Иванова Ксения түти иҗат эше алып бара.
2007 елдан һәм бүгенге көндә Мәләкәс авылы «Питрау» халык ансамблен авылның «Яшьлек» мәдәният йорты директоры Адамова Людимила Николаевна җитәкли.
«Питрау» фольклор ансамбленең иҗат юлы.
№п/п | Чараның исеме | Үкәрү урыны | Җитәкчесе | Вакыты | Бүләкләнүе |
1 | Халык иҗат фестивале | Зәй шәһәре | Анисимова Анна Михайловна | 1991 | I дәрәжә диплом. |
2 | Халык иҗаты конкурсы | Казан | Анисимова Анна Михайловна | 1991 | Почет грамотасы, 1 урын |
3 | III Бөтенсоюз иҗат фестивале | Казан | Анисимова Анна Михайловна | 1992, март | I дәрәжә диплом. |
4 | Казанның офицерлар йортында чыгыш, телевидениедә чыгыш | Казан | Анисимова Анна Михайловна | 1992, май | III дәрәжә диплом. |
5 | Тукай районы көннәре | Казан | Анисимова Анна Михайловна | 1993 | III дәрәжә диплом. |
6 | Татарстанда республика көне | Казан | Анисимова Анна Михайловна | 1994 | Рәхмәт хаты |
7 | Телепередача «Питрау» | Казан | Анисимова Анна Михайловна | 1994 | |
8 | Татарстанда республика көне | Казан | Анисимова Анна Михайловна | 1995 | Рәхмәт хаты |
9 | Казан шәһәрендә чыгыш ясау | Казан | Анисимова Анна Михайловна | 1996 | Рәхмәт хаты |
10 | «Уйнагыз, гармуннар!» | Казан | Семенова Роза Петровна | 1997 | Рәхмәт хаты |
11 | Халык иҗат фестивале | Зәй шәһәре | Семенова Роза Петровна | 2000 | Диплом |
12 | «Әйтер сузен халкым гомер буе гармуннарга, җырга кушкан гел» концерт программасы | Яр Чаллы шәһәре, С. Садыкова концертлар залы. | Семенова Роза Петровна | 2000 | Рәхмәт хаты |
13 | «Нардуган» бәйрәме | Яр Чаллы шәһәре | Семенова Роза Петровна | 2001 | |
14 | «Балкыш - IV» | Яр Чаллы шәһәре | Семенова Роза Петровна | 2001 | Грамота |
15 | «Питрау» бәрәме | Зәй районы Сарсаз-Баграж авылы | Семенова Роза Петровна | 2002 | Рәхмәт хаты |
16 | «Энергетик» мәдәният йортында чыгыш | Яр Чаллы шәһәре | Семенова Роза Петровна | 2003 | Рәхмәт хаты |
17 | Яна мәктәп ачу тантанасы | Мәләкәс авылы | Семенова Роза Петровна | 2004 | |
18 | Сабантуй бәйрәме | Тукай районы | Семенова Роза Петровна | 2005 | |
19 | «Питрау» бәйрәме | Зәй районы Сарсаз-Баграж авылы | Семенова Роза Петровна | 2006 | Рәхмәт хаты |
20 | Республикакүләм «Питрау» бәйрәме | Мамадыш районы, Җөри авылы | Семенова Роза Петровна | 2006 | Рәхмәт хаты |
21 | Республика форумында катнашу | Алабуга районы, Олы Шүрнәк авылы | Семенова Роза Петровна | 2006 | Диплом |
22 | «Питрау» ансамблена 20 ел. Казан шәһәреннән баш режиссер алдында чыгыш ясау | Мәләкәс авылы | Семенова Роза Петровна | 2006 | «Халык ансамбле» исеме бирелде |
23 | «Җырлыйк әле» җыр бәйгесе | Казан, ТНВ каналы | Семенова Роза Петровна | 2006 | |
24 | «Нардуган» бәйрәме | Яр Чаллы, С.Садыйкова исемендәге концертлар залы | Адамова Людмила Николаевна | 2007 | Рәхмәт хаты |
25 | «Татар ренессансы» | Яр Чаллы, С.Садыйкова исемендәге концертлар залы | Адамова Людмила Николаевна | 2007 | Рәхмәт хаты |
26 | Дәүләт Думасы кондидатларын һәм Мәгариф министры урынбасарын сәламләп каршылау | Мәләкәс авылы | Адамова Людмила Николаевна | 2007 | |
27 | «Ивана Купала» | Яр Чаллы | Адамова Людмила Николаевна | 2008 | Рәхмәт хаты |
28 | «Балкыш - XI» | Яр Чаллы шәһәре | Семенова Роза Петровна | 2008 | Грамота |
29 | Республикакүләм «Питрау» бәйрәме | Мамадыш районы, Җөри авылы | Адамова Людмила Николаевна | 2008 | Рәхмәт хаты |
30 | Галина Казанцеваның юбилей концертында чыгыш ясау | Казан | Адамова Людмила Николаевна | 2008 | |
31 | «Иделдән алып Уралга кадәр» халыкара фестиваль | Казан | Адамова Людмила Николаевна | 2008 | Диплом 1 степени |
32 | «Изге Тройсын» бәйрәме, республикакүләм | Менделеев районы, Иске Гришкино авылы | Адамова Людмила Николаевна | 2009 | 1 дәрәҗә диплом |
33 | «Питрау» бәйрәме | Районкүләм чара. Мәләкәс авылы | Адамова Людмила Николаевна | 2009 | Рәхмәт хаты |
34 | Республикакүләм «Питрау» бәйрәме | Мамадыш районы, Җөри авылы | Адамова Людмила Николаевна | 2009 | Рәхмәт хаты |
35 | «Мы вместе» республика акциясе | Минзәлә шәһәре | Адамова Людмила Николаевна | 2010 | Диплом |
36 | Республикакүләм «Питрау» бәйрәме | Мамадыш районы, Җөри авылы | Адамова Людмила Николаевна | 2010 | Рәхмәт хаты |
37 | «Питрау» бәйрәме | Яр Чаллы шәһәре | Адамова Людмила Николаевна | 2010 | Рәхмәт хаты |
38 | «Халык яшәгәндә - Илһам яшәр» И. Шакировның 75 яшенә багышланган районкүләм мероприятиедә чыгыш ясау | Тукай районы Яңа Бүләк авылы | Адамова Людмила Николаевна | 2010 | Диплом |
39 | Район Сабантуй бәйрәмендә чыгыш | Тукай районы Яңа Бүләк авылы | Адамова Людмила Николаевна | 2010 | Рәхмәт хаты |
Әй керәшен, карендәшем минем –
Халкымның бер асыл бизәге.
Синең көйне бер тыңлаганнарның
Гомерлеккә өзелә үзәге. (Гәрәй Рәхим)
Менә шулай, бүгенгесе көндә дә бу эшнең кирәклеген тоеп, бергәләп эшлиләр алар. Милли бәйрәмнәребезне яңарту, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны торгызу кебек эшләрне өлкәннәрдән түкми-чәчми кабул итеп алып, яшь буынны шул матур, күркәм традиция үрнәгендә тәрбияләргә тырышалар.
Керәшен халкы йолаларга, гореф-гадәтләргә бик бай. Алар барысы да безнең әби-бабаларыбызның күңел сандыгын күрсәтә торган дәлилләр. Нәрсә генә эшләсәләр дә, алар бер-берсенә таянганнар, эшне күмәкләшеп башкарганнар. Шул ук вакытта үз күңелләрен үзләре күргәннәр. Уен-көлке, җыр-бию белән авыр эштә җиңелрәк тоелган.
Гореф- гадәтләрнең, кайберләре онытылып бара бүгенге көндә. Менә шул йөрәкне әрнетә. Әле алар гына түгел, табигатьне пычрату, аңа зыян китерү очраклары да артты. Эчә торган суыбыз эчәргә яраксызланды, чишмәләр кибә, тургайлар сайравы сирәгәйде, урманда киек-җанварлар үлеп бетә башлады, меңьяшәр имәннәр кипте. Болар барысы да – һәлакәт. Әгәр вакытында аңыбызга килмәсәк, табигатькә якынаймасак, үзебез казыган чокырга үзебез төшмәбезме? Менә шулар турында уйлагач, күңел ачына. Олы көндә (Пасхада) йомырка тәгәрәтүчеләр дә, йөзек салырга утырмага килүче яшь кызлар да, сөлге чигүче яшь киленнәр дә бетсә, күңелләребез катмасмы? Юк, боларны онытырга ярамый! Газиз халкымның рухи байлыгын онытырга ярамый! Бүгенге көндә, инновацион технологияләр заманында да, халкыбызның гореф-гадәтләрен, матур йолаларын, искиткеч бай бәйрәмнәрен күңел түреннән чыгарып ташламыйк. Алар гасырлар аша безнең хозурга килеп ирештеләр. Без, 21 нче гасыр буыны, боларның барысын да түкми-чәчми киләчәк буынга җиткерергә тиешбез.
Минем бөтен теләгем, хыялым шул – чәчәк ат син, минем яраткан, сөекле, бердәнбер авылым – Мәләкәсем. Ләкин чәчәк кебек шиңмә һәм кипмә. Чәчәккә су сибеп торучы кеше кебек, кырыеңда һәрвакыт кешең, су сибүчең – синдә яшәүче халкың булсын.
Солдатская шинель
Юрий Алексеевич Гагарин
Нас с братом в деревню отправили к деду...
Ласточка. Корейская народная сказка
Лягушка-путешественница