Мансур Сафин иҗатында татар халкының күренекле шәхесләренә багышлап язылган шигырьләре бик еш күзәтелә. Шулар арасында Муса Җәлилгә багышлап язылган шигырьләре аеруча үзенчәлекле.
Вложение | Размер |
---|---|
mansur_safin_izhatynda_musa_zhlil_obrazy.docx | 44.14 КБ |
Мансур Сафин иҗатында Муса Җәлил образы.
Валиахметов Ренат , 8нче сыйныф укучысы.
Шагыйрь һәм тәрҗемәче Мансур Габдулла улы Сафин 1949 елның 11 маенда Кемерово өлкәсенең Анжеро-Судженск шәһәрендә шахтер гаиләсендә туа.
Мансур Сафин татар һәм рус телләрендә яза, тәрҗемә өлкәсендә актив эшли. Ул – ике дистәдән артык шигырь һәм проза җыентыклары, тәрҗемә китаплары авторы. Алар арасында «Мамадыш таңнары» (1992), «Хәерле иртә» (1994), «Надежда, Вера и Любовь» (1994, рус телендә) исемле лирик шигырь тупланмалары, «Кәнфиттән дә тәмлерәк» (1996), «Сербакчага сәяхәт» (1997), «Сыерчык бураны» (2004) исемле балалар китаплары, тәрҗемә бабында рус шигъриятеннән М.Цветаева һәм Н.Рубцов җыентыклары бар. Татар әдипләренең әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итү юнәлешендә ул аеруча нәтиҗәле эшли.
М.Сафин газета-журналларда, күмәк җыентыкларда, махсус басмаларда дөнья күргән төбәк тарихына, археологиягә, әдәби процесска кагылышлы язмалары, әдәби тәнкыйть һәм публицистик мәкаләләре, очерклары белән дә укучыларга яхшы таныш. Ул берничә тапкыр «Ел китабы» бәйгеләрендә призлы урыннар яулый, балалар әдәбияты өлкәсендәге уңышлары өчен Ш.Маннур исемендәге әдәби бүләккә лаек була. М.Сафин – 1997 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Мансур Сафинның иҗатында рус һәм татар халкының күренекле шәхесләренә багышлап язылган әсәрләре мине таң калдырды. Аларның һәрберсе югары каләм осталыгы белән язылган. Ул әсәрләрендә шул чорның мохитен, геройларның эчке доньясын һәм кичерешләрен бик оста күзалдына китереп бастыра. Без аның күренекле шәхесләребезнең биографиясенең кайбер нечкәлекләренә кадәр белүен тоемлыйбыз.
Минем халкыбызның горурлыгы булган, патриот шагыйребез ,Муса Җәлилгә багышлап язылган шигырләренә тукталасым килә. Кемнәр генә Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗаттагы батырлыгына багышлап мәкаләләр, фәнни хезмәтләр, монографияләр язмаган да, әдәби әсәрләр-шигырьләр, поэмалар, романнар, драмалар һәм сәнгать әсәрләре иҗат итмәгән.
Җәлил темасы әле озак еллар дәвамында татар каләм ияләрен язу эшенә алгысытып торыр, чөнки Җәлил темасы искерми.
“Моабитта уйлану” шигырендә Муса Җәлилнең нинди –уйлар белән тоткынлыкта яшәвен үзенчә тоемлап, фикерләп күрсәтә.
Муса Җәлил, көенеп, уйлагандыр
Гете, Гейнеларның зурлыгын...
Һәм җәһәннәм төзеп, җәллад булган
Немец милләтенең хурлыгын.
Белгәнебезчә, «Моабит дәфтәрләре» — Җәлил шигъриятенең иң югары ноктасы. Моабит шигырьләрендә шагыйрьнең шәхси образы, кичерешләре, фәлсәфи уйланулары аша кеше рухының бөеклеге, гуманистик табигате, гаделлек һәм хаклык тантанасына тирән ышанычы, туган халкына чиксез мәхәббәте гаҗәеп тәэсирле, эмоциональ көч һәм сәнгатьчә камиллек белән гәүдәләнә. Моабит шигырьләре Россиядәге барлык милли телләргә тәрҗемә ителүдән тыш, инглиз, француз, испан, алман, гарәп, төрек, кытай, япон, мадьяр, румын, чех һәм башка чит ил халыклары телләрендә дә кат-кат матбугатта басылалар.
Ә менә Мансур Сафинның “Моабит дәфтәрләре”нә үз карашы бар. “Унөченче батыр” дигән балладасында ул аны, батырлар рәтенә бастыра. Бу фикер белән килешмәү мөмкин түгел, чөнки булган ул унөченче батыр.
Әйе, булган ул Унөченче батыр!
Ул, билгеле, исән бүген дә-
Балкый, мәңге сүнмәс йолдыз булып,
Татар шигърияте күгендә.
Муса белән бергә тоткын булып,
Әдип җанын үзенә сеңдергән;
Уч төбедәй изге шанлы дәфтәр
Җәлил күңелен чорга иңдергән.
Чыннан да, Муса Җәлилнең бөтен хис-тойгыларын, җанын , рухи ныклыгын, туган иленә, халкына бирелгәнлеген, кичерешләрен үзенә сеңдереп кайткан. Бүген дә ул көрәш сафында. Моабиттан исән-сау әйләнеп кайта алганы өчен, баш ия ил аның каршында.
Минем, Мансур Сафинның шушы ук темага язылган “Моабит дәфтәре”н искә төшерү” дигән шигыренә тукталасым килә.
Җиде йөз дә туксан бер көн
Әсирлектә, төрмәдә
Язылган бу изге дәфтәр,
Утлы чор-өермәдә.
Җиде йөз туксан бер көннең
Дәфтәрдә эзлим эзен.
Тоям кебек һәрбер сүздә
Әдип- батырның үзен.
1942 елның июнендә, Волхов юнәлешендә барган канлы сугышлар вакытында, хезмәттәшләре белән бергә чолганышта калып, М.Җәлил каты яраланган хәлендә фашистлар кулына эләгә. Шул көннән аның тоткынлыктагы газаплы һәм каһарманнарча кыюлык белән узган 791 көнлек гомер этабы башлана. Әсирлектә иҗат итүен дәвам итә. Тоткынлыкта язылган ике җыентыгы исән-сау туган илебезгә әйләнеп кайта алу бәхетенә ирешкән.
Җәлилнең өченче дәфтәре дә булган дигән фикер бар. Ләкин әлеге көнгә кадәр ул әле табылмаган. Аларны эзләү дәвам итә.Мансур Сафин өченче дәфтәрнең язмышы турында бик борчылып түбәндәге юлларны иҗат итә.
Барысы да кайталмаган
Туган якка тоткыннан,
Югалганнар бер хәбәрсез,
Җырларын да атканнар.
Берничә йөз шигырь шәме
Сулган кара чоңгылда...
Поэмалар, сез исәнме?
Кайтырсызмы? Кай чорда?-дип борчылуы бик урынлы, чөнки М.Җәлилнең әдәби мирасы, бигрәк тә тоткынлыкта иҗат иткән шигырьләре бөтендөнья поэзиясенең үзенчәлекле бер казанышы булып тора. Аның әсәрләре кешеләрдә матур, гуманистик тойгылар уята, аларны яшәешнең матурлыгын күрергә, аны кадерли белергә һәм аның өчен көрәшергә чакыра.
Мансур Сафин бүген дә актив иҗат итә. Аның тормыш турында тирән уйланулары, төрле шәхесләргә мөнәсәбәтен белдергән тирән эчтәлекле әсәрләре әледән-әле шигърият сөючеләрне шатландыра.
Муса Җәлилгә багышланган шигырьләрендә, аның шагыйрьнең биографиясен энәсеннән-җебенә кадәр белүен, аның хис-кичерешләрен үз йөрәге аша уздырып безгә җиткерергә омтылуын күрәбез. “Гасыр-заманалар үзгәрсә дә, Муса Җәлилнең моңы әле дә бар . Ул моң изге җырга бәрабәр”,- дип яза Мансур Сафин.
Батыр җыры, чор чишмәсе булып,
Хәтер елгасына коядыр.
Җәлилчеләр, каһарманнар бәгырен
Йөрәккәем бүген тоядыр.
Астрономический календарь. Май, 2019
Прекрасное далёко
Снежная зима. Рисуем акварелью и гуашью
Дельфин: сказка о мечтателе. Серджио Бамбарен
Самодельный телефон